🕥 Минуты чтения - 35
Әни килде (Кыскартып алынды) - 1
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Общее количество слов 4500
Общее количество уникальных слов составляет 1932
37.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
50.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
59.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
(Әниемнең ак күлмәге)
(Кыскартып алынды)
Өч пәрдәле драма
Катнашалар:
Ана - 75 яшьтә.
Максуд - Ананын беренче улы, 58 яшьтә.
Сайма – Максудның хатыны, 51 яшьтә.
Альфред - аларның улы, 82 яшьтә.
Ислам - Ананың икенче улы, 51 яшьтә.
Расиха- Исламның хатыны, 85 яшьтә.
Рәйхан — аларның кызы, 7 яшьтә.
Инсаф - Ананың өченче улы, 47 яшьтә.
Сәяр - Ананың төпчек улы, 27 яшьтә.
Римма- Сәярнең хатыны, 21 яшьтә.
Гөлчирә – Ананың кызы, 85 яшьтә.
Зөләйха - Сәярнең квартир хуҗасы.
Әлмөхәммәт - Зөләйханың каенатасы, 89 яшьтә.
Гөлсем - авылдан килгән кыз.
Баянчы егет- сүзсез.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
Ике бүлмәле квартирның аркылы киселеше. Сулда - зал, ул сәхнәнең өчтән ике өлешен биләп тора. Зал төрле елларда төрлечә эшләнгән мебельләр белән җиһазландырылган. Уңдагы бүлмә бик кечкенә. Андагы бар җиһаз - иске тимер карават, тумбочка, ике урындык, ак пәрдә белән капланган кием элгеч һәм иске этаҗерка. Пәрдә ачылганда, сәхнә буш. Бераздан Сәяр белән Римма керә.
Икесенең дә өсләрендә туй киемнәре. Римманың куены чәчәкләр белән тулы.
Сәяр. Туй күлмәге нинди килешә сиңа! Яле, утыр әле менә шунда! Туйганчы бер карыйм әле үзеңә!
Римма. Рестораннан ашыгыбрак киттек. Иптәшләр гаеп иткәннәрдер.
Сәяр. Итсәләр инде!
Римма. Тагын бераз утырасы калган. Тагын берәр сәгать.
Сәяр. Җүләркәем! Тагын бер сәгать түгел, бер минут та көтәр хәлем калмады! Берәүне дә күрәсем килми! Гомеремнең иң бәхетле көнендә синең белән икәү генә буласым килә! Бүген дөнья безнеке, Римма!
Залга Зөләйха керә. Ул, аны-моны уйламастан, уңдагы бүлмәгә уза, яшьләрне күреп, кире чыга башлый, ләкин Сәяр аны тотып кала.
Зөләйха. Исәнмесез!
Римма. Исәнмесез!
Зөләйха. Берәр хәл булмагандыр бит?
Сәяр. Берни дә булмады, Зөләйха апа! Үзебез шулай тиз тоттык. Язылышып чыккач, иптәшләр белән азрак ресторанда утырдык та кайттык. (Бокалларга эчемлек сала.)
Зөләйха. Мин сезне соң гына кайтырсыз дип тора идем, бигрәк тиз... Ярый, никахыгыз котлы булсын!
Сәяр. Рәхмәт!
Зөләйха. Рестораннан ияреп кайтучылар булса дип, пәрәмәчлек камыр куйган идем, хәзер өлгертәм...
Сәяр. Кирәкми, Зөләйха апа! Мин бит әйттем сиңа, туй дигәннең «т» хәрефе дә булмый, дидем. Гомернең иң бәхетле көнендә эчеп-исереп утыруны аңламыйм мин. Бүген мин болай да исерек! Берәүне дә күрәсем килми!
Зөләйха. Өйләнештек дип, әллә инде хәзер ашамый да, эчми дә яшәргә уйлыйсызмы? Мин кич кунарга сеңлем янына китәм, өйдә үзегез генә каласыз. Иртә торуга, ашханәгә чапмассыз бит! (Чыга.)
Сәяр. Ошыймы сиңа минем хозяйкам? Искиткеч апа! Менә күрерсең, бу өйдә безгә яхшы булачак!.. Яратасыңмы? (Римма яратуын аңлатып баш селки.)
Озак итеп, кыңгырау шалтырый. Артта шау-шу, көлешү. Залга Максуд, Саймә, Альфред, Инсаф һәм баянчы егет керә. Максудның кулында зур кәрзин.
Альфред пирог куелган поднос күтәргән. Инсаф таякка таянган һәм, ике аягы да протез булу сәбәпле, шактый аксый.
Максуд. Bər безобразие хәзерге яшьләр! Кая качтылар әле? (Ике булмә арасындагы ишектә Сәяр белән Римма күренә.) Ха-ха-ха! Әле сез бездән яшереп өйләнешеп йөрисезмени? Барып чыкмады! (Ишек төбенә килеп кычкыра.) Әйдәгез, әйдәгез, бирегә кертегез! (Ике кеше диван-карават күтәреп керәләр.) Куегыз шунда! (Ике кеше диван-караватны идән уртасына куеп чыгып китәләр.) Ха-ха-ха! Туйларыгыз котлы-мөбарәк булсын, законлы никах белән! (Көлешә-көлешә яшьләрне котлыйлар.)
Саймә. Әтисе урынына калган абыйсына да әйтмәгән, ай-һай! Оялмыйсыңмы, энем, бер дә? Максуд, әйдә, тотып кыйныйбыз үзен! (Шаярып Сәяргә суккалап алалар.)
Сәяр (аптырап). Кайдан белдегез сез?!
Максуд. Әйтмибез!
Саймә. Әйтмә, әйтмә, Максуд! Зурайган, зурайган! Институт бетергән, янәсе, инҗенер булган! Ай-һай!
Сәяр. Мин бит гел әйтә килдем, Сайма җиңги, туй ясамыйм, дидем! Егерме җиде яшькә җитеп, бик күп туйларда булдым, күрдем. Җыелалар да эчәләр, эчеп исерәләр дә «Алмагачлары» көенә җырлыйлар. Нәрсәсе кызык шуның?
Максуд. Җүләр! Бер җырлашып та утырмагач, өйләнеп тә тормыйм мин аны! Өйләнү көн саен булып тормый лабаса ул! Шул, күп булса, гомер эчендә бер-ике була инде ул өйләнү!
Сәяр (ачуланып). Синеке ничә булгандыр - белмим, ләкин минеке бер генә булачак!
Саймә (кабаланып). Шаяра ич ул, энем! Абыеңны белмисеңмени инде?
Сәяр. Урынын белеп шаярсын!
Максуд (тиешсезрәк сүз ычкындыруын аңлап, гаепле елмая). Ха-ха-ха!.. (Диван-караватка тотынып.) Ягез, кая куябыз?
Зөләйха. Әнә теге якка! Аларның бүлмәсе әнә тегендә!
Күмәкләшеп, диван-караватны күтәреп алалар да уңдагы бүлмәгә узалар, андагы тимер караватны җыеп алып, урынына диван-карават куялар.
Римма (диван-караватка утырып ). Рәхмәт сезгә, зурлагансыз! Гафу итегез безне, уңайсызрак килеп чыкты!
Сәяр. Чыннан да, кем әйтте сезгә?
Максуд. Әйтмибез!
Сәяр (Инсафка). Ә син, абый, ничек Казанда?
Инсаф. Туйга килдем!
Максуд. Туйга килгән, сезнең туйга!
Сәяр. Бөтен планны бозып йөрисез шунда!
Максуд. Әле тагын кунаклар була!
Сәяр. Кемнәр тагын?
Максуд. Ислам белән Расиха!
Сәяр. Тьфу, чёрт! Соң, мин бит әйтә килдем сезгә, өйләнсәм, туй ясамыйм, дидем! Безнең бернинди сыебыз юк! Үзебез дә ресторанда гына ашап чыктык.
Максуд. Оятсызлар! Бүләкнең өстенә менеп утырдылар да бер чынаяк чәй дә кызганалар. Үпкәләдек! (Килүчеләрне зал ягына куалап чыгарып, ишекне бикләп ала.) Кияү келәте! Саймә, юкмы шунда берәр таяк? (Саймә
Инсафның таягын,тартып алып, Максудка бирә. Максуд таяк белән ишекне бикләп кул.) Кияү келәте! Менә, утырыгыз шунда!
Сәяр (ишекне тартып). Абый, ач!
Максуд. Абыең ач булмас ул, абыеңның ризыгы үзе белән. Саймә, бушат кәрзиннәрне!
Көтелмәгәндә килеп чыккан ситуациядән килүчеләр бик канәгать. Көлешә-
көлешә, үзләре алып килгән кәрзиннән өстәлгә ашамлыклар чыгаралар.
Зөләйха савыт-саба һәм приборлар китерә.
Сәяр (ишекне тартып). Абый, дим, кара!
Максуд. Карамыйм, энем, карамыйм! Кияү келәтенең ярыгыннан карап йөргән чаклар узган инде. Оятсыз, абыйсын каратып тормакчы!
Сәяр. Абый!
Максуд. Абыең булсам, туеңа чакырыр идең. Бәлеш исе чыккач кына куштанланма!
Сайма. Ачыйк мәллә, Максуд?
Максуд. Ачмыйбыз!
Саймә. Киленнән яхшы түгел!
Кыңгырау. Ислам, Расиха, Рәйхан керә.
Расиха. Исәннәрмесез!
Максуд. Бик озак җыендыгыз, бүләкнең хәтәрен сайладыгыз, ахры!
Ислам. Чакырмаган туйга нинди бүләк ди аңар!
Расиха. Өй сакларга кеше табып булмады. Рәмзияне барып алып кайттым, Каравайдан.
Зөләйха. Бикләп кенә килергә ярамадымыни?
Расиха. Кайткан төшеңә бөтен өеңне утап куярлар! Безнең посёлок — шпана оясы бит ул! Җыен карак-бандит төрмәдән чыга да шуннан йорт ала. Менә шуның кебек малаена хәтле шпана! Чын! Әле кичә ипи кибетенә барып килгән арада, өч алманы шартлатып өзеп алдылар!
Максуд (тәрәзәдән үрелеп,нидер күзәтүче Исламнан ). Сез нәрсә, машинагыз беләнме?
Ислам. Шулай иде лә. Янында ике малай маташа. (Тәрәзәдән йодрык селки.)
Зөләйха. Тимәсләр лә, тимәсләр! Безнең тирәдә караклар юк!
Расиха (тәрәзәдән үрелеп карап). Киттеләрме? Халык бик әшәке хәзер. Әле беркөн капка төбендә өч минут торган арада, кадак белән тырнап, машинаның өстенә оятсыз сүз язып киттеләр. Чын! (Саймәнең колагына әйтә, Саймә шаркылдап көлеп җибәрә.) Яшьләр кайтып җитмәдемени әле?
Максуд. Кайттылар, кайттылар!
Расиха. Чын! Яшьләр кайда соң? Әй, Максуд абый сүзенә ышанып йөрсәң — мыскыл итеп чакыргандыр әле! (Сәяр ишек дөбердәтә.) Ай Алла, бу ни хәл бу?
Сәяр. Безне Максуд абый бикләде, Расиха җиңги! Ач әле!
Максуд (ишеккә бара башлаган Расиханың юлын бүлеп). Сабыр ит!
Безнең белән утырасылары килсә чакырсыннар иде...
Ислам. Абый, инҗенер булгач, понимаешь, туганнарыннан хурланадыр ул, бәлкем! Тик без хатынны кеше почмагына алып кайтмаган идек, кесәдә диплом булмаса да. Я булмаса хатынымны күреп туймам дип куркадыр!
Максуд. Яшь шул әле, тәҗрибә юк. Хатынның күзгә пәри булып күренгән чакларын белми... Әйдәгез, утырышыгыз! Альфред! Ачыгыз шампанскийларны!
Сәяр (ишекне кагып). Ачмасагыз ватып чыгабыз!
Максуд. Борынына шампанский исе керде тегенең - нинди ярсый! Кычкырма, энем, кычкырма! Менә үз өең булгач ватарсың, кеше ишеген вату - егетлек түгел ул!
Расиха. И, болай күңелле түгел лә, Максуд абый!
Максуд. Бик күңелле! Илле өч яшькә җитеп, мондый кызық туй күргәнем юк иде әле. Равил, сайрат, әйдә, сандугачыңны! (Баянчы «Алмагачлары» көен уйный.)
Әй икегез, икегез лә,
Икегезнең битегез,
Икегез дә пар килгәнсез,
Тигез гомер итегез!
Күмәкләп.
Ай, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары!
Расиха. Пар килгәннәрдерме, юкмы - киленне күрмәгән бит әле! Саймә. Килен чибәр!
Расиха. Эшлиме, укыймы?
Саймә. Укый! Сәяр бетереп чыккан институтта!
Көлешү, шау-шу. Пәрәмәчләр күтәреп, Зөләйха керә.
Зөләйха. Шаярдыгыз, җитәр. Чыгарыгыз инде яшьләрне!
Максуд. Чыгармыйбыз!
Саймә. Чыгар, чыгар, Максуд!
Альфред. Әти, чыгар!
Максуд. Тавышка куям! Кем дә кем... (Сузен әйтеп бетерми, төрле яктан «Чыгар!», «Чыгар!» дигән тавышлар ишетелә.) Равил, музыка! (Баянчы туш уйный.)
Максуд ишекне ача. Сәяр белән Римма чыга.
Саймә. Менә кызык иттеме абыегыз үзегезне?!
Расиха. Ярар инде, җитәрегез! Утырыгыз, сеңлем! Энем, утыр! Яшьләргә эчемлек салыгыз!
Яшьләрне турга утырталар. Альфред бокалларга эчемлек сала.
Максуд. Әйдәгез, җәмәгать, пәрәмәч алдыннан берәрне тотабыз! (Бокалын күтәреп.) Яшьләр исәнлегенә!
Расиха. Озын гомерле булсыннар!
Инсаф. Өй тулы балалары булсын!
Саймә. Әче.
Альфред. Горько!
Расиха. Ярарыгыз инде, оялтмагыз яшьләрне!
Максуд. Оялтырсың син хәзерге яшьләрне! (Аяк тибеп кычкыра башлый.) Горь-ко! Горь-ко!
Күмәкләп. Горь-ко! Горь-ко!
Максуд (Зөләйханың кемнедер каршы алуын күреп). Кем бар анда, Зөләйха ханым?
Зөләйха. Әткәй ул. Туганнарны күрергә дип, авылга кайтып киткән иде, шул кайтты.
Максуд. Табын янына чакырырга кирәк!
Зөләйха. Килешерме икән соң?
Сайма. Нишләп килешмәсен! Сәяр, бар, алып кер бабайны!
Сәяр чыга. Әлмәхәммәт картны ияртеп керә.
Сәяр. Әйдә, утыр, бабай!
Әлмөхәммәт (утырып). Бу кемнәрең була соң инде синең, Сәяр?
Сәяр. Туганнарым, бабай. Менә бусы — иң олы абыем, заводта мастер булып эшли. Монысы - аның хатыны Саймә җиңги, трамвай йөртүче.
Әлмөхәммәт. Ничәнче трамвайда эшлисең?
Саймә. Сигезенче маршрутта, бабай, нәкъ мәчеткә илтә торган трамвай!
Әлмөхәммәт. Мәчеткә барганда, билет алып тормыйбыз икән болай булгач.
Сәяр. Менә бу — минем икенче абый, бабай. Әле күптән түгел генә пенсиягә чыгып, Магадан өлкәсеннән кайтты. Йорт алып, Казанда тора хәзер.
Әлмөхәммәт (Исламга). Бик яшь күренәсең түгелме соң?
Ислам. Минем стаҗ горняцкий, бабай, подземный. Шахтерлар пенсиягә илле яшьтән чыгалар.
Сәяр. Бусы - анын хатыны Расиха җиңги. Ә менә монысы, бабай, өченче абыем - Инсаф абый. Ватан сугышы инвалиды. (Инсафка.) Абый, син, чыннан да, минем туйга килдеңме?
Инсаф. Әйе!
Саймә. Әй, юк ла! Бу туганыбыз бик авырый безнең, бабай. Сугышта алган яралары төзәлеп бетми. Больницага ятарга килгән.
Әлмөхәммәт. Туганнарың күп икән, Сәяр...
Сәяр. Әле монда барысы да түгел, бабай. Без тугызау! Унау булганбыз да, бер абый сугыштан кайтмады.
Әлмөхәммәт. Сөбханалла, бай егет икәнсең! Туганнар - байлык ул, туганнарның күп булуы яхшы. Менә бит нинди зур байлык бүләк иткән үзегезгә әти-әниегез!
Рәйхан (алгарак чыгып). Ә мин - Рәйхан!
Альфред керә.
Альфред. Ә шулай да дөньяда яшәү күңелле!
Саймә. Монысы минем улым, бабай! Исеме - Альфред!
Әлмөхәммәт. Исеме матур икән егетнең. Чын мөселманча исем - Әлфәрит.
Саймә (хихылдап ). Әлфәрит түгел, бабай, Альфред!
Расиха. Я, карт кеше белән сүз көрәштереп утырма, киртәсенә керсә ярар!
Әлмәхәммәт. Дөрес итеп әйтсәң – Әлфәрит ул. Бу дөньяда тиңдәше булмаган, бердәнбер нәрсә дигән сүз. Минем үз исемем дә шулайрак - Әлмөхәммәт. Ә менә Фәрит сүзе белән Мөхәммәт алдыннан килүче «әл» - гарәпләрдә тагъриф дип йөртелгән бер нәрсә ул. Безнең татар теле белән урыс телендә андый хикмәтле нәрсә юк. Гарәпләрдә бар! Немечләрдә дә бар! Унбишенче елны плен төшеп, дүрт ел буе бер немеч марҗасының сыерларын карап тордым мин. Унике сыер! Менә немеч халкының да телендә тәгьриф кебек нәрсә бар. Әнә укыган кешеләр беләдер. Ничек була немеччә икмәк? Дас брот?
Сәяр. Дөрес, бабай!
Әлмәхәммәт. Менә шуның «брот» дигәне икмәк дигән сүз инде аның. «Дас» дигәне - гарәпләрдә тәгьриф дип йөртелүче бер хикмәт. Их эшпрәйхен дойч бит!
Саймә. Һай, бабай дигәнебез бездән галимрәк булып чыкты ич!
Альфред. Әссе! Барыгыз да күрдеме минем пидҗакны? Күрсәгез салып куям! ( Пидҗагын, салып, урындык аркасына әлә.)
Әлмәхәммәт. Алай дисәң, ыштаныңны да күрдек инде, энем!
Расиха. Иптәшләр, тыңлагыз! Хәзер сезгә Сабирова Рәйхан җыр җырлап күрсәтә! Яле, кызым, теге җырны җырлап бир әле үзләренә!
Рәихан (урындык өстенә менеп басып, җир җырлый).
Келешу, кул чабулар. Кунаклар җырны күтәреп алалар. Кыңгырау, Зөләйха ишек ачарга чыга. Бераздан ишектә Ана белән Гөлсем күренә.
Сайма (абына-сөртенә Анага каршы йөгерә ). Һай, җаным, эни килде ич! Әни килде, Максуд!
Барысы да ишек төбенә җыелалар. Ананы уратып алалар.
Гаҗәпләнү авазлары, исәнләшү.
Зөләйха. Бәхетленең кунагы да дөрен-дөрен булыр ди - менә бит!
Саймә. Сәлрен өйләнде ич, әни! Менә бу синең кече киленең була!
Белеп килдеңме соң син, әни, белмичә генәме? Һай, җаным, күр әле бу тамашаны!
Максуд. Төпчегең өйләнде бит, әни! Туй бүген!
Сәяр (алгарак чыгып). Юк-юк, эни, туй мәҗлесе түгел бу!.. Мин туйсыз гына өйләнергә булган идем дә, әни... менә алар әллә кайдан ишеткәннәр дә бәреп керделәр! Син рәнҗемә инде, эни, туй түгел бу!.. Менә таныш бул, эни, бу минем... бу синен киленең була. Исеме - Римма. Рәнҗемә инде син, әни, мин бит шау-шусыз гына өйләнәсе булган идем... (Риммага.) Я, таныш инде — эни бит!
Ана акрынлап үзен кулга ала. Алгарак узып, Сәяр белән Римманы күкрәгенә кыса. Яшьләрне аралап, Ананың итәгенә Рәйхан сарыла.
Ана (Рәйханны күтәреп алып). Кызым Рәйхан лабаса бу! Нинди зур булып үскән минем кызым!
***
Зөләйха. Үрә каттылар! Табын янына чакырыгыз әниегезне!
Сәяр. Әни, менә бу апа - минем квартир хозяйкам!
Зөләйха. Исәнмесез! Танышу качмас. Башта әниегезне табын янына утыртыгыз!
Ана (Инсафны күреп). Син дә Казандамы, улым? Үзең генәме соң?
Инсаф. Үзем генә, әни!
Ана. Килен белән балалар исән-саулармы?
Инсаф. Исән-саулар, әни!
Саймә. Әйдә, утыр, әни, утыргач сөйләшербез!
Ана. Өстемне алыштырам.
Саймә. Соңыннан алыштырырсың, әни, соңыннан!
Ана. Юк, соңыннан түгел, хәзер алыштырам! Улымның туенда бу килеш утырырга, мин соң...
Сәяр. Туй түгел бу, әни! Монда ничек тә ярый!
Ана. Юк, ярамый! Өстемне алыштырам! (Саймә белән бергә чыгалар.)
Максуд (Сәярдән ). Әнигә дә хәбәр итмәгән идеңмени?
Сәяр. Юк дип әйттем бит инде!
Максуд (Гөлсемгә). Бик озак эзләп йөрмәдегезме соң, сеңлем?
Гөлсем. И, сорамагыз инде, абый! Көне буе Казан буйлап чаба-чаба әбине үтерә яздым. Башта әбинең олы малаена барган идек...
Максуд. Менә мин ул - әнинең олы улы.
Гөлсем. Адресыгыз белән барып төшсәк - унбишенче йорт юк!
Максуд. Безнең йортларны сүттеләр бит, сеңлем!
Гөлсем. Шуннан әбинең посблоктагы малаен эзләп киттек...
Максуд (Исламга күрсәтеп ). Анысы менә ул була инде!
Гөлсем. Көч-хәл белән эзләп тапсак - аларның да капкалары бикле, ишекләрендә ат башы хәтле йозак.
Расиха. Йозак?!
Гөлсем. Әйе!
Расиха. Теге чукынган кыз ишеккә йозак салып чыгып киткән икән! Ислам!
Максуд. Я, өегезне күтәреп китмәсләр инде! Соң, шуннан, сеңлем!
Гөлсем. Шуннан әби әйтә, Казанда минем тагын бер улым бар бит әле, кызым, янымда адресы гына юк, ди. Киттек справочный әзләп. Шунда әйтеп бирделәр тагын...
Ананы култыклап, Саймә керә. Ананың өстендә озын итеп тегелгән ап-ак ефәк күлмәк, зәңгәрсу камзул, башында ак ефәк яулык белән ефәк шәл, аякларында чигешле читек. Бу киемнәрдә Ана бөтенләй яшәреп, матурланып киткән.
Саймә. Әйдә, эни җаным! Урынның иң мәдехлесе! сиңа бүген, әни! Утыр әле менә шунда! (Ананы өстәлнең иң туренә, Сәлр белән янәшә утырта.) Күрегез әле, күрегез әле, безнең әнинең матурлыкларын! Кызлар кебек ләбаса безнең әни, һай, җаным, күз тимәсен! Һай!.. Сәяр, син тагын әнине бикәчең белән бутама!
Максуд. Bər безнең әни! Әни нинди дә, без нинди! (Корсагын бәргәләп куя.)
Саймә (соклануында дәвам итеп). Һай, кыз чагыңда ниндирәк булдың икән син, әни?! Яман да чибәр булгансың син кыз чагыңда, сөйләп тә бетерерлек булмагандыр. Тирә-як авылларның егетләре сиңа гыйшык тотып үлгәннәрдер!
Ана. Әллә тагын, алай үлгәннәре үк ишетелмәде.
Сай мә. Үлгәннәрдер, үлгәннәрдер, эни, әйтмисең генә. Ничәдә кияүгә чыккан идең?
Ана. Егерме бердә.
Саймә. Ə, менә бит! Ул заманда унбиш-уналтыдан чыга булганнар, син күпме сайлап утыргансың!
Ана. Сайламадым! Әти рөхсәт бирмәде!
Саймә. Иртә чыгаргамы?
Ана. Атагызга чыгарга. Ахрысы, чыннан да, чибәр булганмын, яучылар күп килде. Әти гел үзенә ошаган якка тартты, хәллерәк кешегә бирәсе килде. Мин үзем теләгән якка тарттым. Менә шулай, әти белән тарткалаша-тарткалаша үземнекен иткәнче, егерме бер тулды да куйды.
Зөләйха. Ярый, кунакны сүз белән сыйламыйлар. (Гөлсемгә.) Сеңлем, нигә анда басып торасың? Кил, утыр!
Ана (үз кырыннан урын биреп). Кил, кызым, үземнең янга!
Саймә. Ә, юк, әни янында үзем утырам! Синең белән янәшә утыру - бик зур дәрәҗә бит ул, әни! Мин синең олы киленең, синең кырыңда мин утырырга тиеш! (Ана янына утырып, Голсемгә урынны Альфред кырыннан курсәтә.) Менә шунда утыр, сеңлем! (Гөлсем утыра.) Чибәр кызны улым янына утыртыйм әле. Белмәссең!
Максуд. Утырма, сеңлем, моның янына, утырма! Бу инде хатын аерган татар!.. Эни, безнең Альфредны хатыны куалап чыгарды бит әле!..
Уңайсыз пауза.
Саймә. Чыгарса тагын! Әллә минем улыма кызлар беткәнме!.. (Максудка.) Үз улының гайбәтен чәйнәп утырган була тагын, о!..
Ана (сүзне икенчегә бору кирәклеген аңлап). Бик сусадым, кызым, берәр чынаяк чәең булмасмы?
Расиха. Чәй! Әнигә чәй китерегез, чәй!
Ислам. Әнигә чәй ясап китерегез инде, понимаешы
Зөләйха чыга.
Ана. Ягез, исән-сау торасызмы, балалар, авырмыйсызмы?
Максуд. Юк, әни!
Расиха. Авырмыйбыз, әни! Барыбыз да тап-таза, ат кебек!
Ислам. Сабан туенда батыр калырлык куәт бар әле, әни, пенсиядә булсак та!
Расиха. Әни, ничек болай бер дә хәбәр итмичә киләсе булдың?
Ана. Иптәш булгач, борчып тормадым иде. Киләсе дә түгел идем. Бүгенле-иртәгәле уракка төшәргә торалар — эш өстендә кем йөри Казан юлында! Менә Гөлсем. Әйдә булгач, әйдә дип, күземне дә ачтырмады.
Саймә. Яхшы булган! Шулай итеп кенә алып килмәсәң, китереп буламыни безнең әнине! Рәхмәт сиңа, сеңлем, әнине алып килгән өчен!
Расиха. Бик әйбәт булган, бик әйбәт булган...
Зөләйха Анага чәй кертеп бирә.
Саймә (куштанланып, шул ук вакытта азрак иркәләнеп тә). Әни! Яшь киленне яраттыңмы соң, әни, нигә бер дә дәшмисең?
Ана (акланган кебегрәк). Ул хакта сөйләшергә вакыт юк лабаса әле... (Торып басып.) Төкле аягы белән килсен! Улымны яраткан кешене мин яратырмын. Минем улымны яратып килгән ләбаса ул, шундый кешене ничек яратмыйсың! (Муеныннан гәрәбә муенсасын салып,Риммага кидерә.)
Римма. Рәхмәт!
Ана. Киленнәрдән бәхетем бар минем, берегездән дә авыр сүз ишеткәнем юк!
Максуд. Бергә тормаганга күрә генә шулай ул, әни!
Ана. Нишлисең бит, улым, бергә торырга насыйп булмаган. Лачындай җиде малай үстердем - җидесе җиде якка очты да таралды. Канат чыгарганнарын да сизми калдым. Өч кыз бала үстергән идем, алары да туган ояларын ташлап очып китте... Карасана, абыстай шикелле җәелдем дә утырдым! Күчтәнәчләремне чыгарырга онытканмын лабаса! (Гөлсемгә.) Кызым, әйдә, булыш әле миңа! (Гөлсем белән коридорга чыгалар.)
Саймә. Һай, җаным, бигрәк күңелле көн булды ич бу!
Гөлсем чемодан кертеп куя. Ана зур кәрзин күтәреп керә.
Максуд (Исламга). Эни әйтә, киленнәрдән бәхетем бар, ди. Безнең генә хатыннардан бәхет булмады!
Саймә. Өйгә кайтасың барын онытма! (Ана күчтәнәчләрен чыгара башлый ). Һай, бу тиклем җиләкне кем җыеп бетергән моны?
Ана. Үзем җыйдым. Кәрим тугаенда җиләк бик күп быел. Менә куегыз әле шунда табынга. Берсендә - каен җиләге вареньесы, икенчесендә - җир җиләгенеке.
Саймә. Һай, бу тиклем дә хуш исле итеп кайната белерсең икән, әни! (Варенье савытларын иснәп.) Исен күрегез әле, исен!.. (Ананың колагына иелеп.) Әни, күчтәнәчләреңнең барысын да чыгарып бетермә, безгә дә алып барырсың!
Ана (төргәк биреп). Менә монысы — каклаган каз. Берәрегез кайтмасмы дип саклаган идем, кайтмадыгыз да быел... Әллә ни күчтәнәчем юк, кызым. Сыерны сатқаннан бирле, килә башласаң аптыраш - ни алып килергә белмисең.
Ислам. Безгә монда берни дә кирәкми, әни! Безнең барысы да бар!
Расиха. Әйе, барысы да бар! Аллага шөкер, ач ятмыйбыз!
Ана. Ач ятмасагыз да, ана булган кешенең алып килеп авыз иттерәсе килә шул. (Чемоданга күрсәтеп.) Әнә өчегезгә өч йөз күкәй, санап алырсыз. (Инсафка.) Синең Казанда икәнеңне белмәдем инде, улым...
Саймә. Шаярып әйткәнне чынга алма тагын, әни. Синнән күчтәнәч көтмибез. Син үзең безгә күчтәнәч!
Ана (Рәйханга күкәй биреп ). Мә, кызым, пешкән күкәй сиңа!
Ислам. Ашамый ул күкәй, әни! Безнең үзебездә егерме тавык, коеп кына торалар!
Рәйхан Ананың, итәгенә менеп утырып, муенына урала, колагына нидер пышылдый.
Саймә. Нәрсә серләшкән булалар соң болар?
Рәйхан. Әбием! Без утырткан алмагачларның алмасы бармы инде?
Ана. Юк әле, кызым! Алмагач өч-дүрт елсыз җимеш бирми әле ул.
Зөләйха. Бигрәк ярата икән инде бу кыз әбисен!
Саймә. Яратмаска - әни устергән Рәйхан ич ул! Сигез айлык чагында энига кайтарып аттылар да, алты ел буе әбисендә үсте ич ул Рәйхан! Әбиеңне яратасыңмы, Рәйхан?
Рәйхан (Анага уралып). Яратам!
Саймə. Әбиең картайган ич инде, аның кай җирен яратасың?
Рәйхан. Картаймаган!
Саймә. Картайган шул! Әнә бит чәчләре ап-ак!
Рәйхан. Синең үзеңнеке ак, гел буятып йөрисең!
Максуд. Ярый, сүзне туктатыйк! Мәҗлес дәвам итә!
Саймә. Әни! Өстәлгә шәраб куелганга рәнҗемисеңдер бит?
Ана. Шушындый көнне дә куелмагач, ул ни була ди инде аннары! Аллага шөкер, ул яктан мактанычым зур - эчми минем улларым! Җиде малай үстердем, җидесенең берсе аракы эчеп, ил күзендә рисвай булып йөрмәде. Эчми минем улларым! Эчмиләр дә, тартмыйлар да!
Саймә. Сәярең тарта, әни!
Сәяр (Ананың йөзе кинәт үзгәреп китүне күреп). Юк, әни, юк, тартмыйм! Саймә җиңги юри генә әйтә!
Саймә (хихылдап ). Тартасың! Тартасың!
Расиха. Тарта, тарта, әни!
Альфред. Ну, тартса?!
Уңайсыз пауза.
Зөләйха. Картаеп беткән кешене үчекләп утырырга бер дә оялмыйсызмы? Тартмый, әби, тартмый. Малаең елга якын миндә тора, тартканын күргәнем юк.
Саймә (хатасын аңлап). Юк-юк, әни, тартмый, шаярып кына әйттем... (Тәрәзә янына килеп.) Уф, әллә яңгыр яварга җыена — авыраеп торам!
Максуд. Син авырайган саен, яңгыр ява башласа, Җир йөзен әллә кайчан су баскан булыр иде инде!
Көлешү.
Саймә (Инсафка ). Син нишләп сөйләшми утырасың - телеңне йоттың мәллә! Әни, бөтен балаларың ядрә күк чәчрәп торалар, нишләп бу Инсаф кына мондый юаш булган?
Ана (Инсафның башыннан сыйпап). Кечкенәдән шулай оялчанрак булды шул ул Инсаф. Оялчан булса да, батыр йөрәкле иде үзе. Бервакыт Инсаф белән Ислам, янә дә Кәрим Иделгә су коенырга төшеп киткәннәр. Кәрим бата башлаган. Ислам җан-фәрманга чабып кайтып керде. Кәрим Иделгә төшеп батты, ди. Шуннан олылар Идел буена йөгереп төшсәләр — Инсаф Кәримне яр кырыена сөйрәп чыгарган. Ничә яшьтә булгандыр инде ул чакта, унөч-ундүрттән артык түгелдер. Кәрим үзеннән зуррак бит әле, ул Ислам белән бер елгы... (Исламга ымлап.) Монысының шунда, иптәшен коткару өчен, суга сикереп төшәргә йөрәге җитмәгән, үкереп авылга кайткан!..
Көлешү.
Ислам. Ярый инде, эни, үткән эшкә салават! Син менә шуны әйт: кайчан үзеңне Казанга алып киләбез? Берүзеңә генә анда күңелсездер бит синең. Яшең дә шактый. Әйдә, Қазанга күчеп кил, әни! Үземдә торырсың!
Расиха. Шулай шул, әни, чын! Үзебезгә кил!
Ислам. Сине әллә кайчан аннан алып киту тиеш иде дә, понимаешь, миннән башка моны эшләүче булмады. Инде менә мин кайттым, әни. Күп акча белән кайттым, баеп кайттым!
Саймә. Малаеңның байлыгын сейлап тә бетерә торган түгел, эни, яман да баеп кайтты малаең. Өйләренә барып керсәң, әйләнеп чыга торган түгел - шул тиклем байлык!
Ислам. Җиткән, эни, сиңа тирестә казынып яту! Алып киләм мин сине, әни!
Ана. Белмим шул, улым. Атагызны ташлап китү авыр.
Ислам. Әллә кайчан череп беткән кешенең каберен берәү дә саклап утырмый, әни. Каберне күтәреп китмиләр аны.
Ана. Нигезне дә нәүмиз калдырасым килми. Ничә бәбкә типкән, күпме гомер иткән нигез бит ул!
Ислам. Синең ул чалшаеп беткән нигезеңне, әни, ут төртеп яндырасы гына калган!
Расиха. Чын! Ут төртәбез дә яндырабыз!
Ислам. Бер ялгызың яшәп, акылдан шашарга мөмкин бит анда, понимаешь Әгәр теләсәң, әни, үзеңне менә хәзер үк машинама утыртам да выҗт иттереп өемә алып кайтып куям! Түр башына менгезеп утыртам!
Машина әнә тәрәз төбендә генә тора!
Саймә. Кара боларны! Сездән алда әнинең олы малае белән олы килене бар шул әле монда, алар нәрсә әйтер бит. Ийе бит, Максуд? Юк-юк, әни, киләсе булсаң, беркемгә дә түгел, үзебезгә киләсең!
Расиха. И Ходаем, үзләренең кеше сараенда яшәгәннәрен белми!
Саймә. Яшәсә! Яңа йорт салынып беткәнче генә ич ул, көзгә хәтле генә! Тиздән безгә яңа квартир бирәчәкләр, әни. Җәй өчен бакчабыз да күңелле. Алмагачлар арасында җырлап кына йөр!
Расиха. Һа, бөтен бакча эшен әнидән эшләтеп ятар иде бугай!
Саймә. Ятса! Җиләк җыешканнан гына әллә ни булмас әле әнигә. Ийе бит, әни?
Ана. Эштән курыккан юк ла анысы.
Ислам. Алып киләсе булгач, әллә кайчан алып киләләр аны! Нигә мин кайтканчы суздыгыз?
Инсаф. Әти үлгәч, мин аны Чистайга алып китмәкче идем - бармады.
Саймә. Әйе! Үзе теләми ич ул! Юк-юк, әни, киләсе булсаң, олы малаеңа киләсең, үзебезгә!
Ислам. Абыйга килсәң, рәтле тормыш булмаячак сиңа, әни! Саймә ул ашаган табагын юарга да иренә!
Саймә. Иренсә! Син килеп юмыйсың ич аны! Икенче ашарга кирәк булгач юыла ул шунда... Синең Расихаң аш та пешерә белми әле!
Расиха. Белмәс инде!
Саймә. Белмисең шул! Әллә әнине ни өчен үзегезгә китерәсегез килгәнне белмиләр дип уйлыйсызмы? Бөтен йорт эшен энига ташлап, эшкә кермәкче була ич ул Расиха! Картайган төшкә стаҗы юк ич аның!
Инсаф. Үзебезгә кил, әни! Бездә сиңа бер эш тә булмаячак.
Римма. Туктагыз әле, абыйлар, апалар! Әнине безгә кил дә, безгә кил дип тарткалыйсыз, ә безне санга да сукмыйсыз. Без дә бар ич әле монда! Әллә сез әнине бездән артыр дип уйлыйсызмы? Шулай бит, Сәяр?
Сәяр. Шулай булмыйча! Күңелсезләнә башласа, үзенә кибеттән бер бәби алып кайтып бирербез - тик уйнап утырсын!
Ислам. Анысын булдырырсыз ла!
Расиха. Әнидән бала каратып ятмакчы - хитрый!
Саймә. Әй, юк ла, булмаганны! Сез әле үзегез дә кеше өендә торасыз.
Римма. Кеше өендә дип, алай кимсетеп ташламагыз әле сез, апа. Гел кеше өендә булмабыз, үзебезгә дә бирерләр.
Ана. Тәмле сүзләрегез өчен рәхмәт, балалар! Бәхәсләшмәгез, килмим. Турысын гына әйткәндә, кирәгем бар әле минем анда.
Ислам. Кемгә кирәк син анда?!
Ана. Кемгә булсын - колхозга! Тизрәк кайт, әби, дип өзгәләнеп калды бригадир әле менә хәзер дә. Районнан берәр кеше килсә, я булмаса Казаннан, барысы да кич кунарга миңа килә.
Ислам. Әти шул колхоз, колхоз дип үлгәнче йөргән иде, инде син! Ни кырдыгыз соң гомер буе шул колхозга эшләп, баедыгызмы?
Ана. Баедык шул!
Ислам. Кайда ул сезнең байлыгыгыз? Книҗкедәме?
Ана. Менә бит барыгыз да - шул колхоз икмәген ашап үскән балалар! Шуннан да зуррак нинди байлык бар?!
Максуд. Ярый, җитте, җәмәгать, туктатыгыз! Аптыратмыйк әнине! Үзе теләгәнчә яшәсен. Инде бер үземә генә авыр дип әйтә икән - килсен. Без тугызау. Тугызыбыз өчен дә әни - кадерле кунак. Әйдәгез, бер биеп алабыз! Равил, музыка!
Баянчы вальс уйный. Сәяр белән Римма, Альфред белән Гөлсем вальс әйләнә башлыйлар. Ана алдагы планда утырып калган Әлмөхәммәт янына килеп утыра.
Ана. Син кем буласың соң, бабай?
Әлмөхәммәт. Мин - Зөләйханың каенатасы. Зөләйха - синең улыңның фатир хуҗасы. Әле менә синең язмышыңа сокланып утырам. Улларың әйбәт, әни, дип өзелеп торалар.
Ана. Минем улларым алтын шул, бабай!
Әлмөхәммәт. Бәхетле ана булгансың шул син. Картлык көнеңдә газиз балаларыңның таза-сау булуларын күрүдән дә зуррак ни бәхет бар!
Ана. Дөрес, бабай!
Әлмәхәммәт. Без дә мәрхүмә карчыгым белән арыслан-арыслан дүрт малай үстергән идек, дүртесе дә сугыштан кайтмады... Чыдаса да чыдый икән ата-әнкә бәгыре!
Ана. Ата-әнкә чыдый инде ул, бабай. Безнең дә бер улыбыз сугышта югалды. (Инсафка ымлап.) Икенчесен әнә гомерлек гарип итеп кайтардылар... Карчыгың үлдемени инде, бабай?
Әлмөхәммәт. Күптән! Унсигез ел инде килен белән икәү генә торабыз. Ул — тол, мин - тол. Ике сабый белән утырып калган иде, бергә-бергә шуларны үстердек. Кызыбыз буйга җитте дә кияүгә чыкты. Улыбызны, укуын бетергәч, ерак җибәрделәр, кайтып кына җитә торган да түгел. Шулай итеп, тагын без ике ятим үзебез генә калдык...
Ана. Башы исән булсын диген, бабай. Башы исән кеше әйләнә дә бер кайта ул.
Әлмөхәммәт. Анысы хак. Исән кеше әйләнә дә бер кайта. Үлгәннәр кайтмый!..
Вальс бетә. Баянчы бию көе уйный. Зөләйха белән Гөлсем савыт-сабаны җыеп чыгалар. Максуд бии. Башкалар, урындыкларны читкәрәк тартып, зал уртасын бушаталар. Максуд Саймәне чакыра. Саймә алпан-тилпән бераз бии дә Ананы чакыра. Ана, урыныннан күтәрелеп, җай гына биеп китә. Аның хәрәкәтләрендә — искиткеч матурлык һәм грация, күзләрендә — яшьлек шаянлыгы.
Саймә (бии-бии). Һай, җаным, безнең әни гомердә дә картаймас та, үлмәс тә!..
Килен белән Ана икәүләп бииләр. Яшь аралары шактый булган бу ике хатынның биюендә күзгә ташланып торган контраст. Саймә килбәтсезлек, биюнең табигатен аңламау һәм тупаслык мисалы булса, аның янында биегән Ана - матурлык һәм шигърият гәүдәләнеше. Шуңа булса кирәк, Ананың күзләрендә - шук елмаю. Ул берсеннән-берсе нәзакәтлерәк хәрәкәтләр ясап бии дә бии - әйтерсең лә безнең алда җитмеш биш яшълек карчык түгел, яшь бер сылу кыз.
Саймә (көчкә бии-бии). Ух! Уф! Һай, җаным, үтерәсең ич, әни! Уф, үләм!.. Расиха, тор тизрәк, монда киленнәрне биетеп үтереш китте!..
Түгәрәккә Расиха сикереп чыга. Саймә, хәлдән таеп, урындыкка егыла. Ана белән Расиха бии. Ниһаять, Расиха, үзенең Ана белән ярышырга чамасы юклыгын аңлап, кул селти дә утыра.
Саймә. Күр әле, җен икән безнең әни! (Сикереп торып, яңадан Ана белән бии башлый.) Барыбер сине ардырам, әни! Барыбер ардырмыйча туктамыйм!..
Бию иң кызып җиткән моментта Гөлсем йөгереп керә һәм Ананы кочаклап ала.
Гөлсем. Туктатыгыз! Хәзер үк туктатыгыз! Акылдан язмагансыз лабаса! Төне буе йокламаган карчыкны үтермәкче буласызмы әллә?
Саймә. Үтерерсең безнең әнине! (Яңадан бии башлап, баянчыга.) Әйдә, туктама, Равил!
Гөлсем. Апа, дим, туктагыз! Әбигә урын җәеп бирегез, пароходта төне буе йокламый килде бит ул!
Саймә. Шулаймыни. Ярый, алайса, бераз ятып ал, әни! (Ананы, култыклап, уңдагы бүлмәгә алып чыгалар, диван-караватка утырталар. Сәяр мендәр китереп сала.) Менә бу диван-караватны без салдык, әни, туй бүләге итеп. Яртысын Инсаф түләде. Әле беркемнең дә йоклаганы юк биредә. Матурмы?
Ана. Рәхмәт, кызым... Сез миңа карамагыз, күңел ачыгыз. Мин менә шунда азрак башымны гына терәп торам.
Сәхнә әйләнә. Сул яктагы бүлмә тамашачы күз алдыннан югала. Залда күңел ачу дәвам итә. Баянчы шейк! уйный. Альфред белән Римма бөгелә-сыгыла шейк бииләр. Максуд белән Ислам, шактый кәефләнеп, ниндидер көй сузалар. Ана яныннан Гөлсем, Саймә, Расиха, Рәйхан чыгалар. Гөлсем Максуд янына килә.
Гөлсем. Абый, бер генә минутка бире килегез әле!.. (Максудны ияртеп, алгы планга чыга.) Әйтсәм дә уңайсыз инде, абый, әйтмәсәм дә... Вакытсызрак чакка туры килдек... Әбинең эш начар бит, абый. Бик начар авыруы бар әбинең. (Сумкасыннан бер кәгазь чыгарып бирә.) Менә.

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
- Читать следующее литературное произведение - 7-й класс
- Әнкәй