- Читать следующее литературное произведение - 8-й класс
- Бер Хәрабәдә...
🕙 Минуты чтения - 1
Ана Догасы
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Общее количество слов 91
Общее количество уникальных слов составляет 83
58.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
66.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
67.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып,
Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сахралар тора балкып.
Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган
Халык йоклый — каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган.
Урамда әрми әтләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк;
Авыл кырыенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут.
Әнә шул өй әчендә ястүеннән сонра бер карчык
Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып;
Күтәргән кул догага, яд итә! ул шунда үз угьлын:
Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!
Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;
Карагыз: шул догамы инде Тәңре каршына бармас?

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.