Latin

Әмерикәгә Ярый

Общее количество слов 317
Общее количество уникальных слов составляет 238
57.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
70.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
76.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Хикәя
Авылда яшәгән вакытым иде. Малай чагым. Аръяк урамыннан берәүнең оча торган чыпта ясавын, аны очарга өйрәтүен сөйләделәр. Дусларым шуны карарга йөгерделәр. Мин аларга иярмәдем, чөнки үзләренә әйтеп:
— Оча торган келәм дисәгез — бер хәл булыр иде! Әмма оча торган чыпта? Ишеткәнем дә, китаплардан укыганым да юк, дөрес сүз түгел бу!— дип киреләнәсе иткән идем.
Әмма хәбәрнең чыннан да хак булуын өлкәннәр авызыннан ишеткәч, барырга, күрергә уйладым. Һаман да үртәлә-үртәлә генә атладым: «Оча торган чыпта, имеш! Оча торган чыпта!..»
Капка төпләренә барып җиттем. Урамда берәр кеше күренмәсме дим. Казлар гына көтүләре белән үзара төртешеп-чукышып йөренәләр, тавыклар-әтәчләр койма буйларында әлсерәп, тузан тибенеп-коенып яталар. Башка этле җан да юк.
Шулай да көтәргә булдым.
Тегеләрнең капка төпләрендә эскәмия иде, шунда утыра бирәм. Җил дә искәләп куя. Ә аннары ишетәм, ата кеше ишек алды ягында сорый:
— Малай кая?— ди.
— Тагын тауга китте,— ди ана кеше.— Чыптасын очырта!
— Очамы шул?
— Оча икән, оча! Ике бавы асылынып тора. Берсеннән тарта икән — өскә менеп китә ди, икенчесеннән тартса — аска төшерә!
— Һи-и, алай да була микәнни?
Сүзләрен ишеттем, колакларым янгандай кыздылар, йөрәгем урыныннан купты. Тауга таба йөгердем.
Анда, тау өстендә, тип-тигез болын иде. Яз булдымы, аръяклар шушында туп тибеп, уйнап рәхәтләнәләр инде...
Баш очымнан гына выжылдап кап-кара олы чыпта очып узды. Котым качты диярлек.
— Тот койрыгыннан, тот! Ычкынды!— дип кычкырдылар миңа.
Кая ди инде ул, сикереп тә, йөгереп тә карадым, ә чыпта һаман да югарыга, биеккә таба очып күтәрелә-күтәрелә ары таба ерагая барды. Бер көтү малай-шалай шаулашып аның артыннан ташландылар. Мин карап калдым.
Чыпта әүвәле авыл өстеннән очып узды. Аннары борылды да урман ягына, таулар арасына китеп югалды. Малайлар аның артыннан дөнья бетереп, урамнарда-тыкрыкларда шаулашып чаба бирделәр. Тамашаның ахырын шул рәвешле генә күреп калдым.
Икенче көнне дусларым миңа сөйләделәр, чыпта Әмерикәгә очып барып җиткән имеш, шуңа күрә аны куып тота алмаганнар.
Шунда мин дә әллә кем булып әйтеп куйдым:
— Борчылмагыз, чыпта гына бит ул! Келәм булса — кызганыч калыр иде!— дидем.
Моңа инде барыбыз да чиксез сөенештек.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.