Latin

Алты Яшьлек «Бабай» Малай

Общее количество слов 648
Общее количество уникальных слов составляет 397
54.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
64.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
68.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Хикәя
«Әгәр җил морҗа белән сөйләшеп иссә, иртәгә көн үзгәрә, әгәр дә җил сызгырып иссә, иртәгә көн җылына, хәтта кар эремәгәе, әгәр дә җил бүре кебек улап иссә, буран киләчәк, әгәр дә җил мыштым гына иссә, иртәгә яки бүген кичен туңдырачак, салкын булыр»,— дигән сүзләрне өлкәннәрдән ишеткәләгәнем сәбәпле, малай вакытымда мич башына менеп, тыңлаштырып утыргалый идем. Шул сәбәпле иртәгә нәрсә булачагын бүгеннән үк, алдан белеп торып:
— Әнкәй, иртәгә яңгыр явачак,— дигәч, миңа аптырап:
— Кыш уртасында нинди яңгыр инде ул, улым?— дип әйтә торган иде. Әмма фаразым рас килгәч, икенче көнне аптырашта йөри.
— Яңгыр яуды бит!— дип куркынып кайтып керә әткәй, башымны тотып карый, кулымдагы тамыр тибешен барлый.— Берәр җирең авыртмыйдыр бит?— дип сорый.
Шулай көннең җылыначагын да, карлы буран буласын да, егерме җиде-утыз градуска кадәр суыклар киләсен дә алдан әйтеп куя бардым. Ул вакытта безнең телевизорыбыз юк иде әле. Радиобыз да диварга эленеп торганы гына. Аннан да «һава торышы» дип хәбәрләр тапшыралар, күп кенә районнарныкын әйтәләр, әмма Сарманны да, безнең авылны да телгә алмыйлар. Әткәй:
— Безгә Азнакайныкы туры килә!— ди.
Бөтенебез дә аңа ышанабыз. Ә менә радиодан: «Буран булмый!»— дисәләр дә, мин әйтәм:
— Әнкәй, иртәгә буран чыга! Бөтен җиргә кар тутыра!— дим.
Радиодан: «Иртәгә көнне суыта!»— диләр. Мин дә шулай дим:
— Әнкәй, иртәгә суык килә!
— Ишеттек инде, ишеттек! Радиодан әйттеләр, колакларыбыз безнең дә бар!— диләр.
Ә мин тагын мич башына менеп китәм.
— Безнең «бабай» кая югалды?— дигән булалар. Өйдәгеләрнең миннән көлүләре инде бу. Һаман да мич башында утырырга яратканыма күрә мине шулай атадылар.
— Әнкәй, суык килгән!— дип төшеп әйтәм.
Ишек алдына чыгып керәләр.
— Әле генә җылы сыман иде,— диләр,— туңдырып та өлгергән. Катыра бүген. Төн суык булыр!
Аннары миңа шикләнеп карап алалар. Апаларым әйтә:
— Син нәрсә анда, малай актыгы, мич башында суык чакырып утырасыңмы әллә тагын? Иртәгә безнең чаңгыда чыгасыбыз бар иде. Тагын тау шуарга барып булмас микәнни?— диләр.
— Нигә иртәрәк миннән сорамадыгыз аны?— дим, күп белүемне сәбәп итеп:— Егетләрегезне ышандырмаган булыр идегез!
— Колагыңны борам!— дип сузылмакчылар, ә мин мич башына менеп качам. Әнкәй, бу хәлемә сөенеп, төтен юлларын ачтыра, мичкә ягып җибәрә.
Шушындыйрак хәлләр берничә тапкыр кабатлангач, апамнар да, хәтта әткәй-әнкәй дә сүзләремә ышана башладылар.
— «Бабай», иртәгә көн ничек була?— диләр.
Мин җавап бирәм:
— Шәп була: кар ява!
Икенче көнне нәкъ шулай дөньялыкның өстен һәм күген кар күбәләкләре биләп ала. Урамда шундый матур, шундый рәхәт, һавасы да саф.
Шулай бер көн, ике көн уза.
— Иртәгә буран була!— дип, өйдәгеләрнең котын алам.
Минем «баба» дигән мәртәбәм шулкадәр арта, хәтта күршеләр дә, башкалар да, анда-санда очравыма-күренүемә үк, йөрәкләренә ут алып, куркынып куялар. Әмма барыбер дә:
— Иртәгә көн ничек була?— дип сорыйлар.
— Җылыта!— мин әйтәм.
Алар, тагын да котлары очып, «агузе-билләһи»ләр укып, авызларын тотып, каршымнан тизрәк китү җаен карыйлар. Бары тик усал малайлар гына:
— Алдама, радиодан суык була диделәр! Дөрес ишетмәгәнсең!— дип, күкрәгемә төрткәләп, бераз үчекләп алалар.
Эһ, әгәр дә миңа алты гына яшь булмаса, бирешеп торыр идемме соң?
Әмма «дөрес ишетмәгәнсең» дигән сүзләре исемә төшә. Өйгә кереп, мич башына үрмәлим. Морҗабыз җил белән сөйләшә. Хәйләкәр бу суык, мыштым гына йөри, килгәнен сиздерми дә, хәтта егетләрнең изүләрен ачтырып, көнне җылыткандай итеп алдалый. Көтмәгәндә чана табаннарын ябыштырырлык итеп катырып куячак әле, күрерсез менә!
Ә радиодан, иртәгә дә көн җылы булыр, диделәр. Урыны белән буран да бар имеш.
Безнең авылда шул төндә үк тәрәзәләрнең икенче катына кадәр шыгырдап бозга каткан иде. Иртән торуга, апаларым:
— «Бабай», көнне җылыт!— дип бәйләнә дә башладылар.
Мин тагын мич башына менеп утырдым. Морҗа белән җил һаман да кичәгечә сөйләшә иде. Тиз төштем.
— Булмый, бүген-иртәгә генә җылытмас, озакка килгән, ахрысы. Суыкны озатып булмый!— дидем.
Шулай апаларымның да котларын ала торып, чак кына җен малаена әверелми калдым. Иң әүвәлдә әнкәй олы камыр күәсен мич башына утырту гадәтен уйлап тапты, аннары мин дә, озак вакытлар аралашмый торгач, морҗа белән сөйләшүче җил телен онытканмын.
— Иртәгә көн ничек була?— дип сорасалар:
— Радиодан әйттеләр,— диярәк тезеп китү гадәтен таптым.
— И-и-и,— дип, миңа кул селтәп, үземне үткән-сүткәннәр дә игътибарга алмый башладылар. Шулай «бабай» кушаматым да онытылды, кабат гади авыл малаена әверелдем дә калдым.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.