- Читать следующее литературное произведение - 5-й класс
- Аша, Чапаным, Аша
🕙 Минуты чтения - 1
Әллүки
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Общее количество слов 187
Общее количество уникальных слов составляет 157
44.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
61.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
67.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Рәҗәп авылында ике туган басуга карабодай чәчәргә чыгып китәләр. Чәчү тиз генә бетми - төнгә үк калалар болар.
Шул төнне күрше урыс авылында караклар чиркәүне талыйлар һәм, әзләрен яшерү өчен, алтын тәнкәләрне юл буйлап чәчеп баралар. Алар тәнкәләрне карабодай чәчүчеләр янында да калдыралар. Иртәгесен, эз буйлап килеп, урыслар Мөхәммәтҗан белән Бәлкәйне (карабодай чәчүче туганнарның исемнәре шулай була) кулга ала. Поп, староста боларны каторгага озаттыра.
Каторгада газап чигә торгач, беркөн туганнар, салга утырып,
Себер елгалары буенча качып китәләр. Җиде ай адашып йөреп, теге урыс авылына кайталар. Исәпләре — старостадан үч алу.
Бер карчыкка фатирга керәләр. Карчык боларны бик яхшы тәрбия итә. Тегеләр уйларын сөйләгәч, ул:
- Ай, улларым, үч алмагыз, кан кою - гөнаһ. Язмыштан узмыш юк. Качып ялгыш эшләгәнсез. Кире китегез, - ди.
Ике туган, моңа риза булып, Себергә китеп баралар. Йөрәкләре әрнүгә түзә алмыйча, авыл буйлап җырлап үтәләр болар:
Үтәдер дә гомер, ай, үтәдер,
Картайтып та әрәм итәдер.
Картаю да газабына түзеп була,
Илтеп, гүр куйнына кертәдер.
Әллүки, бәллүки, сарымсак,
Күрешә алмабыз инде, сагынсак.
Ике туганның хәсрәтле җырын халык бик тиз отып алган, ди. Ә туганнар һаман җыр суза:
Әллүки, бәллүки, без болай,
Тәкъдир язган безгә шушылай.

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.