🕥 Минуты чтения - 33
Әлдермештән Әлмәндәр - 17
Общее количество слов 4309
Общее количество уникальных слов составляет 1737
32.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
43.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
50.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Гөлчирә. Бәтәч… Нишләп утырасыз?
Хәдичә чыгып китә.
Кара син боларны, мыштым гына. Нигә ташып ашата дисәм, кулга ияләштерә икән.
Рәхмәтулла (кискен итеп). Узынма, Гөлчирә.
Гөлчирә (каушап калган). Син усал да була беләсеңмени, Рәхмәтулла абый?
Рәхмәтулла. Беләм.
Гөлчирә. Гафу ит инде, алайса. Йомыш белән генә кергән идем. (Чыгарга борыла.)
Рәхмәтулла. Йомышыңны әйт.
Гөлчирә. Ярый инде. Фәритем дә, баудан ычкынып китсәм, узынма дия иде. Зинһар, гафу ит, Рәхмәтулла абый. Мин чыннан да йомыш белән кергән идем. Рузалия җылый.
Рәхмәтулла. Ни булган?
Гөлчирә. Ни булсын, йөргән егете шылтыратмый.
Рәхмәтулла. Ә минем ни катнашым бар?
Гөлчирә. Кара бу оятсызны, ни ди. Аңа, җылый, дип әйтеп торалар. Ул, ни катнашым бар, ди. Син бит аның әтисе урынына калган кеше. Ул бит синең һәр сүзеңне йотып утыра. Аның тома ятим үскәнен белмисеңмени?
Рәхмәтулла. Белмим.
Гөлчирә. Белмәсәң бел. Детдом баласы ул. Әрәм булмаганына рәхмәт әйт. Эшли, тәртипле.
Рәхмәтулла. Егете нигә шылтыратмый?
Гөлчирә. Каян белим? Белеп буламыни сезне. Яраттырасыз да качасыз.
Рәхмәтулла. Кайчаннан бирле шылтыратмый?
Гөлчирә. Ике көн, ди, инде.
Рәхмәтулла. Ике көн күп түгел, шылтыратыр.
Гөлчирә. Кара моны… Ике көн синең белән миңа күп түгел. Аңа бит унтугыз гына яшь. Аңлыйсыңмы – унтугыз.
Рәхмәтулла. Миңа нишләргә кушасың?
Гөлчирә. Менә ул егетнең телефон номеры. Шылтырат.
Рәхмәтулла. Ни дип?
Гөлчирә. Нәрсә, мин өйрәтер көнгә калдыңмыни?
Рәхмәтулла. Нигә үзең шылтыратмыйсың?
Гөлчирә. Ярамый. Мин хатын-кыз. Хатын-кыз черелди башлый. Черелдәгән хатын-кызны кем тыңласын. Шылтырат, Рәхмәти. Рузалия, шылтыраткач, «номер не отвечает» дигән язу чыга, ди. Юри алмый инде. Кесә телефоныңны бир әле. (Рәхмәтулла кесәсеннән телефонын алып номерлар җыя.) Мә, Рәхмәти, мә, җаным. Әйбәт бит син. (Кесә телефонын Рәхмәтулланың колагына куя.)
Рәхмәтулла. Исеме ничек егетнең?
Гөлчирә. Әй, Алла, сорарга онытканмын. Хәзер.
Атылып чыгып китә. Ул арада Рузалиянең йөргән егете телефонны ала.
Рәхмәтулла. Алло! Исәнмесез! Рәхмәтулла абыегыз бу. Хәзер белерсез. Ә сез Рузалия исемле кызны беләсезме?.. Безнең бухгалтериядә эшли. Искиткеч акыллы һәм искиткеч чибәр кыз. Арада иң чибәре. Беләсезме андый кызны?
Гөлчирә (атылып керә). Тимур. Тимур аның исеме.
Рәхмәтулла. Тимур бит әле сезнең исемегез? Бик матур исем. Рузалия әйтмичә, кем әйтсен. Мин аның әтисе урынына калган кеше. Ул сезнең турыда гына сөйли. Сезне очратуын зур бәхет дип саный. Ул сезнең бәхетегез, Тимур улым. Кулдан ычкындырмагыз. Андыйлар хәзер еш очрамый. Нигә шылтыратаммы? Нигә сез аңа шылтыратмыйсыз, шуңа шылтыратам. Рузалия кушмады, үзем шылтыратам. Телефон номерын ул бирмәде, үзем сорап алдым. Энекәш, сез көлмәгез әле. Көлмә әле син. Кеше җылаганда көлү килешми. Рузалияң җылый. Кызларның күз яшеннән куркырга кирәк, Тимур энекәш. Шылтырат син аңа. Сүзгә килгән булсагыз, очрашып аңлашыгыз. Хатын-кыз кәпризле була ул. Чөнки аларның күңелләре нечкә. Скрипкә кылы кебек. Көйләмәсәң, әче тавыш чыгара. Аңладыңмы? Көлмә син. Минем яшькә җиткәч көлмәссең.
Гөлчирә (Рәхмәтулланы кочаклап алып). Менә ничек яратмыйсың инде сине. Әле дә син бар әле дөньяда. Килешсәләр ярар иде инде. Бәхетле булсыннар иде. Минем кебек бәхетле булсыннар иде. Сине яратканымны кызым да белә. Элек мин аңа әтисе турында гына сөйли идем. Әтисен хәтерләми бит ул – яшь ярымлык кына иде. Хәзер синең исем дә ычкынгалый икән. Бервакыт әйтә, Рәхмәтуллаң ни хәлләрдә яши, ди. Егылыплар китә яздым. Синең исемгә ияләште инде. Яратканымны сизә, кунакка чакырыйк, ди. Чакыра алмыйм шул. Чыгарып җибәрмәм дип куркам. Кызыбызны нишләтербез икән, Рәхмәтулла?
Рәхмәтулла. Ничек «кызыбызны»?
Гөлчирә. Хәзер синең кыз да инде ул. Мәктәпне тәмамлый, кая укырга кертербез икән… Нигә алай карап торасың, Рәхмәтулла, әллә ярамаган сүз әйттемме? Узынма дип әйтергә җыенасыңмы? Ник дәшмисең, Рәхмәтулла? Ни уйлыйсың?
Рәхмәтулла. Юк-юк, сөйлә, сөйлә…
Гөлчирә. Юк инде, сөйләмим, ошатмадың. Сау бул. Рузалия өчен рәхмәт.
Рузалия (атылып кереп, Рәхмәтуллага ташлана, кочаклый). Рәхмәтулла абый! Рәхмәтулла абый…
Гөлчирә. Кысыбрак кочакла. Ике яңагыннан үп. Булды. Инде мине кочакла.
Рузалия. Гөлчирә апа!..
Гөлчирә. Менә шундый инде без, Рәхмәтулла абый. Ә син безне әллә кем дип уйлыйсың. Күктәге йолдыз! Тулган ай! Фәлән-төгән, өч тиенлек бер дурак өчен акылдан шашучылар димисең.
Рузалия. Өч тиенлек түгел, Гөлчирә апа. Дурак та түгел. Рәхмәтулла абый кебек әйбәт егет ул.
Гөлчирә. Нәрсә, Рәхмәтулла абыең шулай бик әйбәтмени?
Рузалия. Искиткеч! Чудо!
Гөлчирә. Нәрсәсе чудо инде?
Рузалия. Мин каян белим инде? Кызык бит аның белән, күңелле.
Гөлчирә. Нәрсәсе күңелле инде?
Рузалия. Ну, Гөлчирә апа. Сез беләсез бит инде.
Гөлчирә. Нәрсәне беләм?
Рузалия. Ну сез, Гөлчирә апа. Үзегез дә яратасыз ич инде Рәхмәтулла абыйны.
Гөлчирә. Ни өчен яратам соң мин аны?
Рузалия. Ну, Гөлчирә апа.
Гөлчирә. Бар, чәй куя тор, мин хәзер чыгам. (Рузалия чыгып киткәч.) Рәхмәт сезгә, Рәхмәтулла абый.
Рәхмәтулла. Нишләп әле «сез» дип сөйләшә башладың?
Гөлчирә. Гаебем бар синең алда. Син миңа шулай әйткәләп тор, ярыймы, Рәхмәтулла абый. Ә миңа шундый рәхәт булды, син узынма, дип әйткәч. Ирләр сүзе җитми шул безгә, Хәдичәгә дә ирләр сүзе җитми. Күпме әйттем «сайланма» дип. Әллә кемне эзли. Син аның ризыкларын тәмле дип аша, Рәхмәтулла абый, күңеле булсын. Ир кирәк шул хатын-кызга, ир кирәк. Хәзер кочаклаттырмассың инде, әйеме?
Рәхмәтулла. Син миннән уенчык ясап бетердең. Рәхәтләнеп уйныйсың.
Гөлчирә. Уйныйм, Рәхмәтулла абый. Уйнарлык уенчык барында нигә уйнамаска. Әгәр дә бик беләсегез килсә, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович, бер генә бала да яратмаган уенчыгы белән уйнамый, яраткан уенчыгы белән генә уйный. Минем сүзләрем сезләрнең баш шәрифләренә барып җиттеме?
Рәхмәтулла. Җитте.
Гөлчирә. Менә шулай. Мин булмасам, нишләпләр бетәр идең син? Әле мин уйныйм гына, чынлап тотынсам – һу-һу-һу!.. Син дә уйна, Рәхмәтулла абый, мин яраткан уенчыгың булырга риза бит. Менә мин – синеке, теләсәң нишләт. Тездән түбән, кендектән югарысы барысы да синеке.
Рәхмәтулла. Бар, чыгып кит!
Гөлчирә. Чыгып китсәм, сагынасың бит.
Телеграм баганасы –
Олы юлга маяк ул;
«Сагынасыңмы» дип сорыйлар,
Сагынмаган кая ул.
(Боргаланып чыгып китә.)
Рәхмәтулла (Гөлчирәнең җырын дәвам итә).
Телеграм баганасын
Саныйсым калган икән;
Күз керфекләрем талганчы
Карыйсым калган икән.
(Кесәсеннән кесә телефонын алып саннар җыя.) Исәнме, алтыным. Борчылма, бик яхшы. Укып бетердеңме әле китабыңны? Әйе, бик яхшы язучы ул. Кит инде… Яле, яле укы… Искиткеч, алтыным. Тагын яз. Китап итеп чыгарырбыз. Мин дә шагыйрь ире булып мактанып йөрермен. Сау бул, күгәрченем. Борчылма.
Гөлчирә (ишектә күренеп). Бу мин түгел, курыкма. Әйдә, Нина. Менә Нинаның синең янга керәсе килә. Оялам, ди. Үзе марҗа – үзе ирләрдән ояла. Утыр әйдә, Нина. Сөйләш туйганчы.
Нина. Балаболка син, Гуля. Исянмесез, Рахматулла Хурматуллович.
Рәхмәтулла. Пока живой, Ниночка.
Гөлчирә. Мин чыгам, Нина. Смотри, не трогай Рахматулла абыйны. Марҗаларга ир ышанып калдырсаң… Марҗа күрсә, татар ире акылдан шаша бит ул.
Нина. Потому что без матурлар. Әйеме, Рахматулла абы?
Рәхмәтулла. Әйе.
Гөлчирә. Кара, кара, монысын. Кил, башта кызыгыңны үзем күрим. (Рәхмәтулланы кочаклап чыгып китә.)
Нина. Ә мин беләм нигә Гуля кочаклый сезне. Она – вампир. Ул сездән ни… жизненный тонус высасывает. Шуңа ул такая весёлая. Ул сезгә ошыймы?
Рәхмәтулла. Ошый. Все вы мне нравитесь. Я всех вас люблю.
Нина. Сез со мной татарча сөйләшегез, Рахматулла Хурматуллович. Сез ошыйсыз миңа, кайчан татарча сөйләшәсез. Сез сөйлисез, все мне понятно. Язык, наверно, красив тогда, когда на нём красиво говорят. Минем ирем булды татар, аның сөйләшүе татарча меня раздражал. «Раздражал» ничек татарча.
Рәхмәтулла. Ачуны китерә иде.
Нина. Вот, вот, ачуны китерә. Мин уйлый идем – какой грубый язык. Сез сөйлисез, ласкает слух сезнең сүзләр. Какие-то мягкие они. Сез үзегез дә такой йомшак. Вот сез прикоснётесь руками, кулыгыз белән, әйеме, и по всему телу вот такая теплота, җылы. Вроде бы вы уже не молодой. Яшь кеше түгел бит, да? Менә вот сезнең объятие… Кочакка керәсе килә. Гуля ул такая хитрая. Сез гафу итегез мине алай сөйләгәнгә. Мне вот захотелось в любви объясниться. Юк, мин бернәрсә теләмим, сорамыйм. Сезне выгнали безнең бүлмәдән и так скучно мне стало. Откуда у вас такая положительная энергия?
Рәхмәтулла. Белмим инде, Ниночка. Сез үзегез яхшы булгангадыр ул.
Нина. Какой уж яхшы. Үзем беләм. Правильно я говорю – үзем беләм. Кстати, не такая уж я стерва, да, Рахматулла абы?
Рәхмәтулла. Синме, Ниночка? Син арада иң чибәре, иң яхшысы.
Нина. И иң бәхетсез. Самая несчастная, наверно.
Рәхмәтулла. Алай димә, Ниночка. Бәхетне аны үлчәүгә салып үлчәп булмый.
Нина. Как, как?..
Рәхмәтулла. Ну как сказать. Счастье невозможно положить на весы и взвесить.
Нина. Интересно. Может быть. Вот мин, Рахматулла абы, дүрт иргә чыктым, да? Беренче чыктым. Любила. Яраттым. Сигез ел нормально жили. Аннан начал эчәргә. Беспробудно. Вроде бы и причина да юк. Эчә дә сугыша. Кыйный. Үз баласын да кыйный. Аерылдым. Икенче чыктым – такая же картина. Өченче татарга чыктым. Вроде бы трезвее народ. Ну эчте. Хуже других может. Исереп под трамвай попал. Четвёртый раз за еврея вышла. Ну этот же народ абсолютно трезвый. Умный, рассудительный. Ну откуда мне попался такой экземпляр. Пьяница. Мин хәзер уйлыйм, Рахматулла абы, мы всем миром дышим перегаром. Минем дүрт иремнән өч балам бар. Как аларны уберечь? И у меня хәзер такое ощущение, что мин постоянно йокладым с бочками, наполненными водкой. Гафу итегез, что мин инде болай… Зашла вот объясниться в любви и объяснилась. Сез әйтәсез, что сез старый. Вот если сез әйтәсез миңа, Ниночка, выйди за меня, дип, побежала бы.
Рәхмәтулла. Читтән караганда гына шулай ул, Ниночка.
Нина. Нет, Рахматулла Хурматуллович. Юк, Рахматулла абы. Кайтыгыз безгә, вернитесь. Мы уговорим эту кикимору. (Нурзидә Мөбәрәковнаның кергәнен күреп.) Извините. (Чыгып китә.)
Нурзидә. Сез мавзолейда яткан кебек, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович. Чират торып керәләр.
Рәхмәтулла. Нишләтим инде аларны. Ничә ел бергә утырдык бит, ияләшкәннәр.
Нурзидә. Ияләшү генә түгел бу. Сөйкемле сөягегез бар, күрәсең.
Рәхмәтулла. Кем белә инде анысын, Нурзидә Мөбәрәковна. Яратам бит мин аларны. Алар яратуга мохтаҗ. Эшли-эшли сезне дә яратырмын, мохтаҗ булсагыз.
Нурзидә. Ләкин бит эш бүлмәсе балаган түгел. Анда ниндидер тәртип булырга тиеш.
Рәхмәтулла. Эш бүлмәсе төрмә камерасы да түгелдер инде. Монда бит җинаятьчеләр утырмый.
Нурзидә. Комедия театры да түгел инде бухгалтерия.
Рәхмәтулла. Үз эшләрен эшлиләр бит алар. Мин дә калышмыйм.
Нурзидә. Сез өлкән яшьтә бит инде. Алар сезне уенчык итеп уйныйлар.
Рәхмәтулла. Уйнасыннар. Сез баскетбол дигән уенны беләсезме? Мин аны яратам. Менә шул уенда уйнаучылар бар, туп бар. Уйнаучылар әллә нинди булсалар да, тупсыз уйный алмыйлар. Мин шул туп. Уйнасыннар, аннан кемгә зыян? Нигә алай карап торасыз? Бу абзый акылында микән дипме?
Нурзидә. Нигә минем турыда начар уйлыйсыз? Бәлки, теге кызларыгыз кебек сокланып карап торамдыр.
Рәхмәтулла. Охшамаган. Сез кирәгеннән артык җитди, Нурзидә Мөбәрәковна. Телисезме, мин сезгә Нурзидә дип кенә дәшәм. Сез әле миннән күпкә яшь. Чибәр. Беләсезме, бездә ничә хатын-кыз эшли, арада иң чибәре сез. Нигә елмаясыз? Телисезме, мин сезгә бер мәзәк сөйлим. Ишеттем дә бүген көлә-көлә үлә яздым. Көтүдән бер сыер кайтып килә икән. Капка төбендә бер песи баласы утыра, ди. «Кит юлдан, – дигән сыер, – үзең бәләкәй генә, үзең мыек үстергән булгансың», – дия икән. «Үзеңне бел, – дигән песи баласы, – тубал хәтле ими үстереп лифчиксыз йөрисең». (Нурзидәнең көлгәненә куанып.) Шәп бит, әйеме?
Нурзидә (көлүдән туктап). Ә бит сезнең тормышыгыз мәзәк сөйләп йөри торган түгел, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович. Сезнең туганыгыз белән без бер йортта торабыз. Сез унбиш ел буена паралич суккан хатыныгызны тәрбиялисез.
Рәхмәтулла. Алдаша ул.
Нурзидә. Алдашмый. Сез аны берәүгә дә әйтмисез.
Рәхмәтулла. Нигә сез аны миңа әйтәсез? Ул бит аны сер итеп сөйләгәндер. (Югалып калып.) Кемдә кемнең ни эше бар? Әллә сезнең тормыш тоташ бәхеттән торамы? Бер үтенечем сезгә. Моны миңа сөйләп бер ахмаклык эшләдегез, бүтәннәргә сөйләмәгез. Кемдә кемнең ни эше бар? Кешеләр кайгы түгел, шатлык уртаклашырга тиешләр.
Нурзидә. Гафу итегез. (Ишектә Гөлчирә башын күреп.) Керегез, Гөлчирә Нәҗиповна.
Гөлчирә (кереп). Әллә кермәмме?
Нурзидә. Сау булыгыз, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович. Гафу итегез. (Чыгып китә.)
Гөлчирә. Нигә гафу үтенә ул?
Рәхмәтулла. Мине синнән аерганга.
Гөлчирә. Ха!.. Аерып карасын. Ишекне бикләп куйса, тәрәзәдән керәчәкмен. Сиңа ни булды? Сөмсерең коелган сыман.
Рәхмәтулла. Озак керми тордың бит.
Гөлчирә. Көлмә инде, чыкканым да юк. Нинага ни әйттең, очынып йөри. «Яратам» дидеңме?
Рәхмәтулла. «Үлеп яратам» дидем.
Гөлчирә. Оятсыз! Кочаклап үтерәм бит үзеңне. (Рәхмәтулланы кочаклый.) Җылыйсым килсә дә, җыламыйм әле. Җылый белмим бит. Нигә алай икән, Рәхмәтулла абый? Ә син мине бер тапкыр җылаттың. Хәтерлисеңме, Яңа ел каршылаганда. Коллектив белән. Кал безнең янда, дидем – калмадың. Ялындым – калмадың. Хурлыгымнан җыладым. Нишләтәсең, үземнеке түгел шул. Кеше кешесе. Уйныйсың, дисең мине. Уйнамыйм, бик нык яратканымны сиздермәс өчен уйнаган булып кыланам. Һәр кешегә Ходай ярату хисе салган. Миндә әле аның яртысы да сарыф ителмәгән. Син дә мине яратасың бит, әйеме?
Рәхмәтулла. Яратмаска сине мөмкин түгел.
Гөлчирә. Кирәкми, икенче юлы әйтмә. Соң түгел әле, соң түгел. Мин әле сине йөз яшькә хәтле яшәтәм.
Шаулашып, Фаягөл, Нина, Рузалия, Хәдичә керәләр.
Нина. Всё, Рахматулла Хурматуллович, вы – наш. Сез – безнеке.
Фаягөл. Нурзидә Мөбәрәковна рөхсәт бирде.
Рузалия. Күчерегез, диде.
Гөлчирә. Күчерергә ул бит сезгә шкаф түгел.
Нина. Всё, Гуля! Монополия уничтожена – Рахматулла абы общий.
Гөлчирә. Общий булмый торсын.
Нина. Рахматулла абы – всенародное достояние. Дөрес әйтәмме, девочки?
Рузалия. Дөрес!
Фаягөл. Дөрес!
Рәхмәтулла. Нәрсә, миннән сорап та тормыйсызмыни?
Хәдичә. Кайтыгыз, Рәхмәтулла Хөрмәтуллович.
Нина. Башла, Фаягуль. Һай, хилляу, хилляу…
Фаягөл җыр башлый, аңа башкалар кушылалар.
Алма сатучылар килгән,
Үлчәүләре бар микән;
Әҗәлгә дару бар, диләр,
Мәхәббәткә бар микән?
Һай, һилләү, һилләү, һилләү,
Алты кызга бер кияү.
Һай, һилләү, һилләү, һилләү.
Һай, һилләү, һилләү лә.
Пәрдә.
Гөргөри кияүләре
(Ике пәрдәле этнографик музыкаль комедия)
Комедия керәшен сөйләменең Кама аръягы диалектында язылды.
Катнашалар:
Гөргөри – Үрбаш авылының үҗәт кылыклы кешесе.
Кәтернә – Гөргөринең сүз тыңлаучан ипле катыны.
Үринә – Гөргөринең чибәр кызы.
Җаграп – Үрбашның «әтәче».
Бәчке – Үрбашның «эш аты».
Микуш – Үрбашның «бозавы».
Анук – Үрбашның кәттә кызы.
Гөрпинә – Микушның чәчрәп торган әнисе.
Палый – җаучы. Җәше туксан җагына авышкан, кәтере җугала башлаган карчык.
Әүдәки – ул да җаучы. Җәшен авылдашлары белми, ләкин үзе белә. Кәтере бик җакшы карчык.
Беренче пәрдә
Гөргөри җортының капка төбесе. Өч тәрәзәле ызба. Ызба каршында – рәшәткәле бакча. Пәрдә ачылганда, капка төбендәге эскәмиядә Гөргөри белән Кәтернә җыр сузып утыралар. Җәй башы. Кичке эңгер-меңгер.
Аклылардай җаулыккай шул бик, әй, ямьле, әй, әләй,
Җәйге көнне җәеп бәйләргәй;
Үрбашның буйлары да шул бик ямьле, әй, әләй,
Уйнап-көлеп җәйне җәйләргәй.
Әкрен генә тәрәзә ачыла. Үринәнең аяклары күренә, аннан – гәүдәсе. Оста гына шуып җиргә төшеп җитәм дигәндә, әтисе Гөргөри аны күреп ала.
Гөргөри. Кая барасың?
Үринә туктап кала.
Кая барасың?! Кер!..
Үринә (телләшергә җыенып). Кая керим?
Гөргөри. Каян чыктың?
Үринә. Ызбадан.
Гөргөри. Ызбага кер. Нәстә дип әйттем?
Үринә. Ызбага кер, дидең.
Гөргөри. Ник кермисең?
Үринә. Керәсем килми.
Гөргөри (җирдә җаткан чыбыкны алып). Кәзер керәсең килер.
Кәтернә (Гөргөринең кулына җабышып). Җә инде, җә…
Гөргөри. Сиңа да кирәкме?
Кәтернә (рәшәткә кырына барып). Бар, кызым, бар, тыңла атаңны, колкын беләсең.
Үринә (ызбага керә. Тәрәзәдән башын тыгып). Сез җоклагач, барыбер качам мин.
Гөргөри. Җап тәрәзәне! (Тәрәзә җабылгач, бүленгән җырын дәвам итә.)
Ак та каеннарның да шул бөресен, әй, әләй,
Кулларыңа тотып җөрерсең.
Төшләреңдә мине дә шулай күрерсең, әй, әләй,
Өннәреңдә җылап җөрерсең.
Кәтернә. Бигрәк инде без. Кансирттагы сыман. (Киемнәрен карап.) Болай инде хәзер кансиртта гына киенәләр.
Гөргөри. Син әллә артистлардан кимме? Мин дә…
Кәтернә. Үринә әйтә, үтерсәгез дә кимим ул иске киемнәрне, ди.
Гөргөри. Әбисенең күлмәген кияргә җирәнәме?
Кәтернә. Җирәнүен җирәнмидер дә, ояладыр.
Гөргөри. Җалангач җөрергә оялмыйлар, җараусыз бәндәләр. Ничава, өйрәтәм мин аны.
Кәтернә. Гумер буена капка төбендә Үринәне саклап утырырбызмы?
Гөргөри. Кирәк булса утырырбыз.
Кәтернә. Үринә – җиткән кыз.
Гөргөри. Сез кыз-катыннар туганда ук җитлегеп туасыз. Үзең дә унсигез дә тулмас борын атылып чыктың кияүгә.
Кәтернә. Үзең җалындың бит.
Гөргөри. Җегетләр җалынган саен кияүгә чыгалармы? (Тәрәзә ачылып, Үринәнең аягы күренүгә.) Җап тәрәзәңне!.. (Тәрәзә җабылгач.) Суктырам мин синең ул кызыңны.
Кәтернә. Җә, җә, кызма. Җүри генә үрти ул сине. Ата казны үртәгән сымак.
Гөргөри. Җүри генә үртәргә мин кем аңа?.. Күрсәтермен ата каз.
Кәтернә. Әй Гөргөри, Гөргөри! Булмый инде, борын заманны кире кайтарып булмый инде ул. Алар үзләренчә җәшиләр инде.
Гөргөри. Җу-ук, минемчә җәшәп карасын. Ике кызың үзләренчә җәшәп ни булды? Икесе дә әтисез бала үстерәләр.
Кәтернә. Нишләп?.. Әтиләре бар ич аларның.
Гөргөри. Читтә җәшәгән әти әтимени ул? Җу-ук, монысын кияүгә үзем бирәм. Әүвәлгечә итеп – бөтен җоласына туры китереп бирәм. Мәңге бергә җәшәрлек итеп бирәм.
Үринә (тәрәзәдән башын тыгып). Мин барыбер син тапкан кияүгә чыкмыйм.
Гөргөри. Чыгарсың. Җап тәрәзәне! (Тәрәзә җабылгач.) Җөргән җегете бармы аның?
Кәтернә. Булмый диме, көтүләре белән җөриләр.
Гөргөри. Көтүләре белән?
Кәтернә. Кызлар матур булгач, шулай инде ул. Үзе кайсын җаратадыр, белмим.
Гөргөри. Көтүдә кемнәр бар?
Кәтернә. Топыйның Җаграпы.
Гөргөри. Топый малаемы? Тапкан икән җегет. Нәстә була инде бу? Топый үзе синең арттан җөрде, малае кызыңның артыннанмы?
Кәтернә. Нигә аны миңа әйтәсең, кызыңа әйт.
Гөргөри. Әйтермен дә, җөрмәсен шалапутлар белән… Тагын кем бар көтүдә?
Кәтернә (агач күләгәсендә басып торган Микушка күрсәтеп). Берсе әнә.
Гөргөри. Кем ул?
Кәтернә. Ибан Микушы.
Гөргөри. Шул да Үринә артыннан җөриме?
Кәтернә. Җөрми нишләсен, җегет бит.
Гөргөри (агач җанына барып). Никәл, җегет? Чык монда, нигә анда постың? (Агач артыннан чыккан Микушка.) Нишләп җөрисең монда? Сиңа әйтәм, әллә ишетмисеңме?
Микуш. Ишетәм, Гөргөри дәй.
Гөргөри. Ишеткәч әйт, нишләп җөрисең монда? Минем җанга килдеңме?
Микуш. Җук, Гөргөри дәй.
Гөргөри. Кәтернә тутаң җанына килдеңме?
Микуш. Җук, Гөргөри дәй.
Гөргөри. Үринә җанына килдеңме? Ник дәшмисең?
Микуш. Әйе, Гөргөри дәй.
Гөргөри. Үринә җанына килгәч, нигә анда посып торасың? (Микуш дәшмәгәч.) Бар, бактың уздырып җөрмә. Үринә чыкмый урамга.
Микуш. Ник, Гөргөри дәй?
Гөргөри. Мин чыгармыйм.
Микуш. Ник, Гөргөри дәй?
Гөргөри. Синең белән җөрттерәсем килми.
Микуш. Ник, Гөргөри дәй?
Гөргөри. Син – җебегән җегет. Җегет кеше бозау кебек ник-мик дип тормый ул. Бар, бар, җөрмә безнең ызба тирәсендә. (Китә башлаган Микушка.) Туктале, тукта. Кил әле монда. Җаратасыңмы син Үринәне?.. Әйт инде.
Микуш. Җаратам, Гөргөри дәй.
Гөргөри. Бик җаратасыңмы?
Микуш. Бик, Гөргөри дәй.
Гөргөри. Бик җараткач, нишләргә җыенасың инде?
Микуш. Ничек инде нишләргә?
Гөргөри. Менә мин, Кәтернә тутаңны бик җараткач, өйләндем.
Микуш. Мин әле уйлаганым җук, Гөргөри дәй.
Гөргөри. Синең өчен кем уйлый инде, әниеңме?
Микуш. Мин уйлыйм инде анысы.
Гөргөри. Бар инде, алайса, Микуш, әйбәтләбрәк уйла. Аннары Үринә җанына килерсең, җарыймы?
Микуш. Җарый, Гөргөри дәй. (Чыга башлый да җаңадан әйләнеп керә.) Мин уйладым, Гөргөри дәй.
Гөргөри. Нәрсә уйладың, Микуш?
Микуш. Мин Үринә артыннан өйләнер өчен җөрим. Өйләнергә бакыт, дип, әни дә әйтә.
Гөргөри. Җакшы, Микуш, җакшы. Алайса, әниеңә әйт инде син, без Үринәне әүвәлегечә итеп, җоласына туры китереп бирәбез кияүгә.
Микуш. Нәстә соң ул әүвәлегечә җола?
Гөргөри. Синең әниең бик күпне белә. Аңардан сора, җарыймы?
Микуш. Җарый, Гөргөри дәй. (Китә.)
Гөргөри. Җарый, Микуш, җарый.
Кәтернә. Җолаңа туры китереп, шуңа бирәсеңме инде Үринәне?
Гөргөри. Бирәм, ике дә уйламыйм.
Үринә (тәрәзәне ачып). Мин барыбер сез тапкан кияүгә чыкмыйм.
Гөргөри. Җап тәрәзәне.
Кәтернә. Бигрәк быламык шул инде бу Микуш. Әнисенә бераз да окшамаган, бигрәк быламык.
Гөргөри. Бүтән кияүләрең бик җакшы инде. Ташладылар да киттеләр кызларыңны. Җакшымы, җаманмы, әүвәлегечә итеп, җола буенча бирәм Үринәне. Бетте-китте…
Кәтернә. «Җола» да «җола», дисең… Үзең беләсеңме сун ул җоланы?
Гөргөри. Бөтен кешене дә үзең кебек надан дип уйлама.
Кәтернә. Шул надан белән җәшисең бит әле.
Гөргөри. Шуңа җәшим дә инде. Күпне белсәң, бер көн дә тотмаган булырыем. (Җыр тавышы ишетеп.) Кем ул матур итеп безнеңчә җырлый?
Кәтернә. Мәтүш Бәчкәсе түгелме сун?
Гөргөри. Ул да көтүдәме? Үринә тирәсендә җөриме?
Кәтернә. Җөри инде, җөри, барысы да җөриләр. Әйдә, керәбез.
Гөргөри. Тукта!.. (Җырны тыңлый.) Монда килә. (Читкәрәк китеп, Кәтернәне чакыра.) Кил мондарак. (Койма чатына посалар.)
Бәчке (җырлап керә).
Күлдә балык җөзәдер лә,
Су салкынын сизәдер, ай, сизәдер;
Авылыбызда бер чибәр бар,
Үзәгемне өзәдер, ай, өзәдер.
Әкрен кирәк, ипләп кирәк,
Ишетергә сандугач сайрауларын.
Кара шомырт чәчләре лә
Шомарадыр тараса, ай, тараса;
Ушларымны җибәрәдер
Бер җылмаеп караса, ай, караса.
Әкрен кирәк, ипләп кирәк,
Ишетергә сандугач сайрауларын.
Җырлап-җырлап та Үринәнең нурлы йөзен күрү бәхетенә ирешә алмагач, Бәчке җырлый-җырлый моңаеп китә башлый.
Гөргөри (җәшеренгән җиреннән чыгып). Әй, Бәчке, туктале, тукта…
Бәчке. Исәнмесез, Гөргөри дәй.
Гөргөри. Сине күргәнче исән идем әле болай, дәлше ничек булыр. Син Үринә җанына килдеңме? Әйтмә, әйтмәсәң дә күренеп тора. (Тәрәзәгә карап кычкыра.) Үринә… Үринә, сиңа әйтәм!.. (Өйдән бернинди тавыш ишетелмәгәч.) Җоклаган, урамга чыгармаганыем, үпкәләп җоклаган. Нигә чыгармадың дип ник сорамыйсың? Әйтермен. Син миңа шуны әйт: җаратасыңмы Үринәне? Оялма, әйт.
Бәчке. Җаратам.
Гөргөри. Чынлап җаратасыңмы, болай гынамы?
Бәчке. Болай гына җаратмыйлар инде.
Гөргөри. Маладис! Кыз – синеке.
Үринә (тәрәзәне ачып). Мин барыбер аңарга кияүгә чыкмыйм.
Гөргөри. Җокламаган икән. Чык әле монда, чык, чык…
Үринә. Чыкмыйм.
Гөргөри. Кәтернә, кайда минем чыбык?
Бәчке. Кирәкми, Гөргөри дәй.
Гөргөри. Нәрсә кирәкми, Үринә кирәкмиме?
Бәчке. Аны әйтмим… Мин үзем…
Гөргөри. Нәрсә үзең?.. Үзең җырлап карадың бит. Чыкмады бит. Үринә!.. (Кәтернәгә.) Бар, алып чык. (Кәтернә капкадан кереп киткәч.) Син, Бәчке, оялма, җегет бул. Җырлавың ошады. Үзебезчә җырладың.
Бәчке. Мин әрбакыт үзебезчә җырлыйм.
Гөргөри. Маладис. (Капкадан чыккан Үринәнең кулыннан тотып.) Утыр шушы эскәмиягә. Син дә утыр, Бәчке. Беркая да китмисез, шушында гына сөйләшәсез… Әйдә, Кәтернә. (Кәтернәне җитәкләп, чыбыгын сөйрәп кереп китә.)
Бәчке. Нишләгән ул Гөргөри дәй?
Үринә. Белмәдеңмени, сизмәдеңмени? Мине сиңа кияүгә бирә. Җырлавың бик ошады бит.
Бәчке. Син нигә миннән көләсең, Үринә?
Үринә. Син нигә минем арттан җөрисең? Җаратмыйм мин сине. Җырласаң да җаратмыйм. Җырлаганыңны әти җарата, аңа өйлән. Мине урамга чыгармый… Син килгәч чыгарды. Мин барыбер сиңа кияүгә чыкмыйм.
Бәчке. Мин бит әле сиңа, миңа кияүгә чык, дип әйткәнем җук.
Үринә. Алай булгач, ник килдең?
Бәчке. Җаратканга.
Үринә. Әллә бүтән сүз белмисең дәме?
Бәчке. Беләм.
Үринә. Белсәң, әйт бүтән сүз.
Бәчке. Әйтәм.
Үринә. Әйт, нигә әйтмисең?
Бәчке. Мин сине җаратам, Үринә.
Үринә (көлә). Җырлап та күрсәт инде. Булгач булсын.
Бәчке. Җырлап та күрсәтәм. (Җырлый.)
Кара бөдрә чәчкәйләрең
Шомарадыр тарасаң, ай, тарасаң;
Җөрәгемә җал буладыр, ай,
Бер җылмаеп карасаң, ай, карасаң.
Әкрен кирәк, ипләп кирәк,
Ишетергә сандугач сайрауларын.
Үринә. Җырлавын әйбәт җырлыйсың да, тик әллә кайчангы җырлар. Искереп беткән җырлар.
Бәчке. Җыр искерми, Үринә.
Үринә. Син мине өйрәтмә, җарыймы… Син Җаграптан куркасыңмы?
Бәчке. Нигә мин аңардан куркыйм?
Үринә. Ул синнән көчлерәк.
Бәчке. Булса соң…
Үринә. Ул да мине җарата.
Бәчке. Җаратса соң…
Үринә. Ул сиңа әйтсә, Үринә җанында җөрмә, дисә?
Бәчке. Дисә сун…
Үринә. Син нәстә дип әйтәсең?
Бәчке. Ә син нәстә дип әйтәсең?
Үринә. Мин нәстә дип әйтәмме? Мин болай дип әйтәм… (Сикереп тора да җөгереп чыгып китә.)
Гөргөри (капкадан атылып чыгып). Үринә!.. Борыл кәзер үк!.. (Үринә борылмагач.) Кәтернә!.. (Капкадан чыккан Кәтернәгә.) Бар, алып кайт кызыңны. Әгәр дә кайтмаса, үзең дә кайтма. Аналы-кызлы икәү бергә гүләйт итеп җөрерсез.
Бәчке. Гөргөри дәй…
Гөргөри. Син тик тор. (Кәтернәгә.) Бар!.. Мә чыбыкны! (Кәтернә чыбыкны сөйрәп чыгып киткәч.) Син җегетме? Җегет булгач, кызлар белән шулай сөйләшәләрме?
Бәчке. Җәшләр сүзен тыңлап тору килешми инде, Гөргөри дәй.
Гөргөри. Тыңларлык сүзегез булдымы сун сезнең?.. Җырлавың әйбәт. Кыз – синеке. Качып бер җиргә китә алмас. Син нигә аңа, кияүгә чык, дип әйтмәдең? Үзең, җаратам, дисең? Үзең кияүгә чык димисең.
Бәчке. Ничек инде…
Гөргөри. Җаратасың икән өйләнәсең, җаратмыйсың икән җөрмә. Аңладыңмы?
Бәчке. Аңладым, Гөргөри дәй.
Гөргөри. Ашыкма, әле мин бөтенесен дә әйтеп бетермәдем. Җиңел генә өйләнмәкче буласың, ә? Җу-ук… Шәли-иш… Мин, беләсең килсә, кызым Үринәне әүвәлегечә итеп, җоласына китереп кияүгә бирәм. Беләсеңме җоланы?
Бәчке. Кем белә инде аларны, Гөргөри дәй?
Гөргөри. Әүвәлеге җырларны беләсең ич.
Бәчке. Аларын җырлап торалар бит аның.
Гөргөри. Беләсеңме, Бәчке? Мин сине җаратам. Син ат кебек эшлисең. Эшләгән кешене җаратам мин. Тик, ни инде, Үринәне әүвәлегеләр җоласы белән бирәм. Син үзең белмәсәң, берәр карчыктан сора. Үзем әйтер идем дә, җарамый. Әти кеше бит мин.
Бәчке. Әүдәки әби белә микән?
Гөргөри. Кая инде ул! Белгәнен дә оныткан. Палый карчык белән сөйләшеп кара син, Бәчке. (Үринәне җитәкләп кайтып кергән Кәтернәгә.) Бар, өйгә кертеп биклә.
Кәтернә белән Үринә кереп китәләр.
Бәчке. Гөргөри дәй, әллә әүвәлегеләр кызларны бикләп тотканнармы?
Гөргөри. Син мине тикшермә, Бәчке кияү. Үринәне аласың килсә, мин әйткәнне эшлә. Сау бул, Бәчке кияү.
Бәчке китә.
Кәтернә (капкадан чыгып). Оятка калдырасың син мине. Бозау җитәкләп җөргән кебек кыз җитәкләп җөрергә…
Гөргөри. Кыз җитәкләп җөрисең килмәсә, кыз тапмыйлар аны. Ничә кыз табып, бер җегет юк.
Кәтернә. Мин кызларымны җилдән тапмадым. Үзең кайда идең?
Гөргөри. Күп сөйләмә! Бар, кер, кызыңны җаныңнан җибәрмә.
Кәтернә. Үзең дә кер.
Гөргөри. Әйткәнне тыңла.
Кәтернә. Бигрәк җауызландың, Гөргөри. Алай түгел идең. Аерым җоклый башладың.
Гөргөри. Синең җанга җатсам, уйларга мишәйт итәсең. Үринәне кияүгә бирәбез дә, кочагыңнан да чыкмам.
Кәтернә. Шулай итәрсең, җарыймы, Гөргөри? (Гөргөригә сыена.)
Гөргөри (Кәтернәне иркәләп алганнан соң). Булды-булды, җитте, бар. Мин дә кәзер керәм. (Кәтернәне озата да утыргычка утыра. Офыктан тәгәрәп чыккан түгәрәк айга карап әкрен генә җыр суза. Ул башлаган җырны кемдер дәвам итә. Үрбаш авылы кызы Анук икән. Аның җырын Гөргөри сихерләнеп тыңлый. Менә Анук үзе дә күренә. Бөтен урамны бер итеп җырлап килә.)
Урман авызлары – тарлар авыз,
Агач башы – сары балавыз.
Вак балыклар уйный
Агыйделнең җәмле суында.
Сагынган да саен күрешергә
Җырак булыр безнең арабыз.
Вак балыклар уйный
Агыйделнең җәмле суында.
Анукка каршы Җаграп килә.
Җаграп. Прибет, Анук!..
Анук, аның сәламен дә алмыйча, җырын өзмичә, җулын дәвам итә. Җаграп аның җулына төшә.
Мине ишетмәдең мәллә? (Анук игътибар итмәгәч.) Нишлисең син, ә?
Анук. Ишетмисеңмени, җырлыйм ич.
Җаграп. Мин синең җырлаганыңны ишетәм. Син ник мине күрмисең?
Анук. Менә күрдем ич инде.
Җаграп. Нигә исәнләшмисең?
Анук. Исәнләшәсем килми.
Җаграп. Ник килми?
Анук. Үринә белән исәнләш. Син бит аның җанына киләсең чаба-чаба. Аңа өйләнергә җөрисең, ди. Дөресме?
Җаграп. Дөрес булса нәстә?
Анук. Өйлән инде, өйләнеп кара.
Җаграп. Көнләшәсеңмени?
Анук. Бик исем китте. Барыбер минем кулга каласың.
Җаграп. Ничек калам?
Анук. Гөргөри дәй Үринәне сиңа бирми.
Җаграп. Кемгә бирә?
Анук. Синнән әйбәтрәккә.
Җаграп. Кем инде ул миннән әйбәтрәк?
Анук. Койрыклы җен. Җөрмә монда, әйдә су буена.
Җаграп. Бармыйм.
Анук. Ник?
Җаграп. Куркам.
Анук. Кемнән?
Җаграп. Синнән.
Анук. Мин шундый куркынычмыни?
Җаграп. Җук.
Анук. Алайса, ник куркасың?
Җаграп. Миңа өйләнергә кирәк. Болай җөреп туйдым.
Анук. Ник миңа өйләнмисең?
Җаграп. Сиңа өйләнергә җарамый миңа.
Анук. Ник?
Җаграп. Без икебез дә бертөсле. Синең белән җөрергә генә әйбәт. Мин Үринәгә өйләнәм, синең белән җөрермен. Үринә – көндәлеккә, син – кешелеккә.
Анук. Нәстә-ә-ә?
Җаграп. Кил әле монда, нәстә икәнен әйтәм.
Анук. Барыбер үптермим. (Үзе Җаграп артыннан бара. Агач артында аның чытлыкланып көлгәне ишетелә. Аннан, чыркылдый-чыркылдый чыгып йөгерә.)
Җаграп рәшәткә җанына килеп сызгыра. Аның сызгыруына Гөргөри сызгырып җавап бирә. Җаграп, аптырап, җак-җагына карана да тагын сызгыра. Гөргөри дә сызгыра. Шулай берничә тапкыр сызгырышкач, Җаграп, Гөргөрине күреп алып, аның җанына килә.
Җаграп. Прибет, Гөргөри дәй.
Гөргөри. Арумы, Җаграп, арумы?
Җаграп. Үринә кайда, Гөргөри дәй?
Гөргөри. Өйдә.
Җаграп. Нигә чыкмый?
Гөргөри. Чыгасы килмидер.
Җаграп. Бар әле, чакырып чык әле.
Гөргөри. Минме?
Җаграп. Сиңа әйткәч, син инде, Гөргөри дәй.
Гөргөри. Оялмыйсыңмы?
Җаграп. Җук, Гөргөри дәй.
Гөргөри. Шулай шул – сезнең нәселегез белән оятсыз нәсел. Шалапутлар.
Җаграп. Син безнең нәселгә тимә, Гөргөри дәй.
Гөргөри. Тисәм, ни диярсең?
Җаграп. Кызыңны алсам, киявең булам бит…
Гөргөри. Кызымны бирсәм, киявем булырсың.
Җаграп. Кәзер кызларны атасыннан сорап тормыйлар, Гөргөри дәй. Бар, чакыр инде, ату китәм бит.
Гөргөри. Сау бул.
Җаграп (рәшәткә җанына килеп кычкыра). Үринә-ә!
Тәрәзә ачыла, анда Үринәнең башы күренә. Кәтернәнең кулы аны тартып ала да тәрәзәне җабып куя.
Җаграп. Чыгармыйсызмыни кызыгызны минем җанга, Гөргөри дәй?
Гөргөри. Җук, Җаграп, җук.
Җаграп. Кемгә чыгарасыз?
Гөргөри. Кем әүвәлегеләр җоласын үтәп өйләнә кызыма – шуңа.
Җаграп. Ничек була инде ул әүвәлегеләр җоласы?
Гөргөри. Беләсең килсә, сораш.
Җаграп. Кемнән?
Гөргөри. Кемнәр белә – шулардан.
Җаграп. Син беләсеңме?
Гөргөри. Чамалыйм.
Җаграп. Өйрәт.
Гөргөри. Җук инде. Кыз да миннән, өйрәтү дә миннән булмый. Үзең өйрәнеп кил.
Җаграп (Гөргөрине күтәреп алып, рәшәткә баганасына утырта). Бигрәк җиңел икәнсең син, Гөргөри дәй.
Гөргөри. Куркытма, җарыймы? Атаң да минем белән булышып караганые – оттырды.
Җаграп. Ничек оттырды?
Гөргөри. Кәтернә тутаң минеке булды.
Җаграп. Алай булгач, синең безгә бурычың бар, Гөргөри дәй. Түлә. Чыгар Үринәне.
Гөргөри. Чыгармыйм.
Җаграп. Алайса, үзем кереп алам. (Капкага бара.)
Гөргөри (капкага аркылы төшеп). Кермисең, Җаграп.
Җаграп. Керәм, Гөргөри дәй. (Гөргөрине читкәрәк этеп, капкадан кереп китә.)

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Әлдермештән Әлмәндәр - 18
- Части
- Әлдермештән Әлмәндәр - 01
- Әлдермештән Әлмәндәр - 02
- Әлдермештән Әлмәндәр - 03
- Әлдермештән Әлмәндәр - 04
- Әлдермештән Әлмәндәр - 05
- Әлдермештән Әлмәндәр - 06
- Әлдермештән Әлмәндәр - 07
- Әлдермештән Әлмәндәр - 08
- Әлдермештән Әлмәндәр - 09
- Әлдермештән Әлмәндәр - 10
- Әлдермештән Әлмәндәр - 11
- Әлдермештән Әлмәндәр - 12
- Әлдермештән Әлмәндәр - 13
- Әлдермештән Әлмәндәр - 14
- Әлдермештән Әлмәндәр - 15
- Әлдермештән Әлмәндәр - 16
- Әлдермештән Әлмәндәр - 17
- Әлдермештән Әлмәндәр - 18
- Әлдермештән Әлмәндәр - 19
- Әлдермештән Әлмәндәр - 20
- Әлдермештән Әлмәндәр - 21
- Әлдермештән Әлмәндәр - 22
- Әлдермештән Әлмәндәр - 23
- Әлдермештән Әлмәндәр - 24
- Әлдермештән Әлмәндәр - 25
- Әлдермештән Әлмәндәр - 26
- Әлдермештән Әлмәндәр - 27
- Әлдермештән Әлмәндәр - 28
- Әлдермештән Әлмәндәр - 29
- Әлдермештән Әлмәндәр - 30
- Әлдермештән Әлмәндәр - 31
- Әлдермештән Әлмәндәр - 32
- Читать следующее литературное произведение - 8-й класс
- Алсу