Latin

Алчын Һәм Кояш

Общее количество слов 1746
Общее количество уникальных слов составляет 942
45.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
61.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
69.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Бу мәгарәдә кешеләр инде күптән онытылган заманнардан бирле яшиләр. Тау куышы киң, түшәме биек, нәкъ урта бер өлрешендә Ут яши. Аның кайчан кабызып җибәрелгәне инде шулай ук онытылган. Ут берничә адымнарга җәелгән көлле учак өстендә тора, коры ботаклар белән туена. Учак тирәсендәге ялпак ташлар, тигез мәйданчыклар өстенә төрле җанвар тиреләре җәелгән. Стеналарга озын саплы таш балталар, ботаклы агачтан тупас итеп ясалган авыр чукмарлар сөяп куелган. Мәгарәдә күзгә иярердәй бүтән җиһаз юк.
Таш гасыры кешеләренең яшәү урыны әнә шундый.
Алчын — өстенә чуар каплан тиресе ябынган, тузгак чәчләре маңгаена төшеп торган алты-җиде яшьлек малай, шушы мәгарәдә туып үсте. Ул әле кечкенә чагында аны Кара Урман артыннан килгән Кылычтеш Юлбарыс алып китмәкче булды. Аягыннан кабып Урманга таба сөйрәде. Ярып әле, бу хәлне табыштан кайтып килүче аучылар күреп алдылар. Алар, кыргый тавышлар белән яман кычкырып, кулларындагы чукмарларын селтәп, Кылычтешкә төрле яктан һөҗүм иттеләр. Юлбарыс табышын алгы аяклары уртасына куйды да тирә-якны тетрәтерлек итеп үкереп җибәрде. Әмма ярсыган аучылар бернидән дә курыкмыйча һөҗүмне дәвам иттеләр.
— Әй, Кылычтеш! Оятыңа кил! Кеше баласын урлама, ;нк>, Кабан балаларын сагала! — дип кычкырдылар аучылар.
Ахырында Юлбарыс озын койрыгын болгап үзенең кабыргаларына китереп сукты, гаять биеккә сикереп аучылар боҗрасыннан котылды һәм Урманга кереп югалды.
Шуннан бирле Алчынның бер аягы зәгыйфь; ул башка малайлар кебек ауга йөри алмый.
Мәгарә халкы йокысыннан бик иртә, әле Кояшның үзен-иоп дә алда уяна. Аучылар тизрәк табыш эзләргә юнәлә-лор, таң белән кыргый җанварлар әле йокыда була, сизгерлекне киметә. Мәгарәдәге барлык малайлар да аучыларга иярә: алар бик авыр һәм куркынычлы бу эшкә кечкенәдән үк күнегеп, батыр йөрәкле булып үсәргә тиеш.
Куркакларга карата мәгарә халкының законы катгый: аларны Урманга, кыргый җанварлар арасына куып җибәрәләр. Хатын-кызлар, балаларын җилкәләренә асып, ашарга яраклы тамырлар һәм үләннәр җыярга китәләр. Шулай итеп Алчын мәгарәдә берүзе торып кала. Ләкин Алчын әрәмтамак та яисә куркак та түгел, һич тә юк! Киресенчә, аңа үтә дә җаваплы эш йөкләнгән. Ул мәгарә халкының дусты, яклаучысы һәм җылытучысы Утның үзен
саклый.
Менә бүген дә Алчын берүзе калды. Әле Кояш уянганчы ук якындагы Урманнан ике кочак коры ботаклар җыеп килде. Ут ул кеше түгел, аны аз-азлап, әмма бертуктаусыз ашатып тырырга туры килә.
Ә Урманда малай бик сак кына, әледән-әле тукталып, тирә-ягына каранып, һәр тавышка колак салып йөрде. Чөнки Кылычтеш аны эзләп әле тагын киләчәк, һичшиксез киләчәк! Бу Юлбарыс үзен бөтен дөньяга, хәтта кешеләргә дә хуҗа итеп саный. Ул үзе кайчандыр бер һөҗүм иткән кешесен инде беркайчан да онытмый, аны үзенең табышы итү җаен эзләп кенә йөри. Шулай итеп Алчынга даими куркыныч яный.
Малайның Урманга әле Кояш уянганчы ук барып килүенә тагын бер сәбәп бар. һәм бик җитди сәбәп. Эш шунда ки, Алчынның бу дөньяда иң яраткан шөгыле — Кояшны күзәтү. Аның офык читеннән иренеп кенә, кып-кызыл, бераз яньчелгән шар булып килеп чыгуын, Урман өстенә беренче нурларын сузып бөтен дөньяга сәлам бирүен, аннан гел биеккә күтәрелә һәм яктырак яна баруын карап
тору.
Алчын болай уйлый: Кояш ул, һичшиксез, тереклек һәм акыл иясе. Алай гына да түгел,, Кояш ул — бөек, мәрхәмәтле. Ул үзенең нинди юмарт, җылы, рәхәт, йомшак нурлары белән бөтен дөньяны, Урманны, суларны, җанварларны, хәтта бөҗәкләрне дә — бөтенесен, бөтенесен үз кочагына ала. Ә кешеләрнең исә Кояш иң зур, иң кодрәтле дусты. Әнә бит, ул һәр иртәдә бер дә калмыйча Урман артыннан күтәрелә. Кешеләрне өркетеп торган Кара Төнне куып җибәрер өчен эшли ул моны. Ул анда үзен богаула-макчы булган явыз көчләр белән көрәшә. Шуңа күрә иртән талчыккан, хәтта бераз яньчелгән була, нурларын да сибә алмый. Аннан ул кешеләрне һәм дөньяны җылыту өчен генә югары күтәрелә, йөзе дә яктыра, нурлары да кайнарлана бара. Әмма күк йөзендә шулай йөри торгач Кояш тагын хәлсезләнә, нәкъ ауда йөргән кеше кебек арый, ахырында офыкның теге ягындагы кара көчләр яшеренгән Урман артына егылып төшәргә мәҗбүр була. Тик Кара Тән барыбер Кояшмы үзенә тәмам буйсындыра алмый. Ул офык артында көрәшә-көрәшә озын юл үтә, көн дә иртән калка торган урынына килә һәм Кара Төнне тагын куып җибәрә.
Алчын әнә шулай уйлый.
Мәгарәдәге барлык халык, хәтта чәчләре инде кар кебек ак булган Акый карт үзе дә, һәр кич саен Кояш үлә, о иртәгесен инде бөтенләй икенче, яңа Кояш туа, дип беләләр. Ә менә Алчын моңа ышанмый. Ул бит күп, бик күп тәҗрибәләр ясады. Үзенең алга сузылган кулына аркылы итеп тал чыбыгы тотты да, иртән әле генә чыккан Кояш йөзенең киңлеген үлчәп карады. Күпме генә мәртәбәләр үлчәсә дә Кояшның киңлеге нәкъ бер төсле, анда бернинди үзгәреш юк иде. һәм малай мондый нәтиҗәгә килде: Кояш ул бер, бары бер генә! Әгәр дә һәр иртәдә яңа Кояш туа икән, алар арасында нинди дә булса аерма булыр, бик нәни, тырнак очы кадәр генә булса да аерма күзәтелер иде.
Әлегә Алчын боларны үзе генә белә. Ә менә дәү үскәч ул бу хакта бөтен мәгарә халкына сөйләп бирер әле. Әгәр дә ышанмыйлар икән, тәҗрибәләрен дә ясап күрсәтер.
...Алчын Утка коры ботаклар бирде дә үзе мәгарә каршындагы мәйданга чыкты. Бу мәйдан киң, күпме буын к е-шеләр яланаяклары белән таптап аны тип-тигез иткән. Аста якын Урман, киң болынлыклар, еракта ялтырап елга күренә иде.
Бу — җәй башы, әле һава шактый салкынча, Урман буенда җиргә- аксыл томан сырышкан. Инде офык чите кызарган, тиздән Кояш чыгар, һәм малай үзенең тәҗрибәләренә әзерләнде. Кичә Кояш мәйдан читенең нәкъ менә шушы турысындагы таш өстеннән күтәрелгән иде. Ә бүген ничек булыр икән? Малай мәйдан читеннән берничә адым артка китте дә җиргә тезләнеп утырды. Көтә башлады. Салкын таң җиле аның чәчләрен тузгыта, өстендәге тире астына үтеп керә иде. Ләкин малай түзде, җылы мәгарә эченә кереп китү турында уйламады да. Тик офыкны болытлар гына каплый күрмәсен!
Инде малай тәмам туңып тешләре тешкә тими башлагач офык читендә беренче сүрән нурлар чагылды һәм шунда ук Кояш үзе дә күренде. Әһә, менә! Кояш бүген дә икенче урыннан, мәгарәнең сул як стенасына таба бераз күчеп чыкты. Алчын тиз генә сикереп торды да ул урынны таш белән билгеләде, кичәгесе белән аерманы үлчәп карады. Ара тулы ике адым иде.
Алчын аяк астыннан ике чуерташ алды, аларны мәйдан читендәге үзе генә белә торган яшерен чокырга салып куйды. Монда чуерташлар инде байтак җыелган, малай аларны билгеле бер тәртиптә, бик пөхтә итеп тезеп сала.
Ул — таш гасыры малае, зәгыйфь аяклы Ут сакчысы, үзенчә төрле исәпләүләр алып бара. Ә Кояшны инде ул кыш уртасыннан бирле күзәтә. Әле зыкылы салкын көннәрдә Кояш мәгарәнең уң як стенасы ягыннан, анда да шактый читтәрәк күтәрелә иде. Кышын ул офыктан аерыла алмый диярлек, бик түбәннән бара, үзе хәлсез була, кешеләргә бернинди җылы бүләк итә алмый, шуңа күрә бик ояла, җәтрәк офык артына төшеп яшеренә иде. Аннан соң Кояш гүяки урыныннан кузгалып китте, гел мәгарәнең сул ягына таба күчеп күтәрелде, күккә дә һаман биеккә менде.
Боларны бик җентекләп күзәткән малай үзенә кызыклы ике ачыш ясады. Беренчедән, сул якка күчеп күтәрелгән саен Кояш күктә дә озын юл үтте, шуңа карап көн дә озыная барды. Икенчедән, Кояшның күпме җылы бүләк итә алуы аның күк йөзендә тоткан урыны белән турыдан-туры бәйле икән: никадәр биеккә менсә, җылыны да шулкадәр мул өләшә.
Малай артына борылып мәгарә эченә карап алды. Ут әле яна, ботакларны ашап бетермәгән. Малай тагын Кояшка текәлде. Менә инде ул Урман өстенә күтәрелде, йөзендәге алсулыгы да кими төште. Ә кара көчләр белән көрәшкәндә алган яньчеклеге инде тәмам бетте. Алчын белә, бүген ул күктә кичәгедән дә югары күтәреләчәк, бүген аның кайнарлыгы да мул булачак.
Алчын үзе күзәткәннәрне, туплаган тәҗрибәсен күңеленнән кичерә утырды. Ул укый-яза белми, әле уку-язу дигәннең төшенчәсе дә юк. Ә менә белем туплау бар инде. Таш гасыры малае табигатьне күзәтүдән үзе алган мәгълүматларны, онытылмасын өчен, күңеленнән кат-кат кичерә, хәтеренә сеңдерә. Ул бит киләчәктә мәгарә халкына аларның барысын да чәчми-түкми сөйләп бирәчәк.
Күп нәрсәләрне белми әле мәгарә халкы. Ул табигатьтәге һәртөрле күренешләрне: көчле җилне, яңгырны, эссене, салкынны, һавада йөзгән болытларны — барысын да җанлы әйберләр, хәтта үзбуйлы кодрәт ияләре дип карый. Аларның һәркайсыннан курка, һәркайсына табына.
Ә менә Алчын үзенең күзәтүләреннән мондый нәтиҗәгә килде: табигатьтә барысына да Кояш өстенлек итә, барысы да аңа буйсына. Кояш үзенең күтәрелешендә сул якка күчә бара, шуңа карап салкын да көчсезләнә, ә җылы гел иркенәя, көчәя бара. Алай гына да түгел, нинди кодрәтле Яз үзе дә Кояшка ияреп килде. Нинди тирән карларны, калын бозларны эретеп ташулар агызган Яз. Хәтта һавада ук сурәте ясап очкан кошларның да ук очы нәкъ менә Кояш атлаган якка юнәлгән иде. Кояш кыштан ялангач чыккан Урманны да тиз арада ямь-яшел киемгә төреп куйды.
Малай яхшы төшенә: таң алдыннан Урман кырыен каплап үләннәргә, куакларга сырышкан Томан да, Кояш чыгу белән, аның кодрәтенә буйсынып, җәтрәк һавага менеп китә. Ул анда Болытка әйләнә, ә ул Болыт Җилгә ияреп бик еракларга кадәр бара һәм Яңгыр булып ява. Безнең мәгарә турысына килеп яуган Яңгыр да кайдадыр Кояш күтәреп алган Томан ул...
Бу дөньяда иң бөеге Кояш, аннан да кодрәтле берни дә юк. Моңа малай тулысынча ышанды инде.
Алчын боларның барысын да сөйләп биргәч бөтен мәгарә халкының, Акый картның үзенең дә исе китәр әле.
...Шунда тирә-юньдә ниндидер бер үзгәреш булды, каяндыр шом килд е. Малай моны бөтен барлыгы, йөрәге белән тоеп алды. Ул кыргый җәнлек җитезлеге белән җиргә ятты, мәйдан читенә шуышып килде, башын күтәреп карады һәм... тораташ булып катты. Урман кырыенда, нибары биш-алты сикерү арасы ераклыгында Кылычтеш Юлбарыс үзе басып тора иде: Малай аның аскы һәм өске казналыгыннан тырпаеп торган коточкыч озын кискеч тешләрен, очкыннар ялтыраган яшькелт күзләрен ап-ачык күрде. Юлбарыс бер урында әрле-бирле килеп таптана, оятсыз һәм мәкерле карашы белән мәгарә эчен күзли. Ул аны — Алчынны эзләп килгән!
Никадәрле генә курыкса да малай югалып калмады. Ул Юлбарыстан күзен алмыйча акрын гына артка чиген-де, аннан ялт борылды да мәгарә эченә атылып керде. Җәтрәк учакка коры ботаклар, мондый куркыныч килеп чыкса дип үзе алдан әзерләп куйган коры үләннәрне ташлады. Ут шунда ук дөрлеп китте, кеше биеклеге күтәрелде.
Нәкъ менә Ут дусты малайның тормышын саклап калды да инде. Ул арада Юлбарыс мәгарә янына килеп җиткән, озын тырнаклы көчле аяклары белән мәйданда тибенеп тузаннар очыра, аның ярымачык авызыннан күк күк-р;>гон тавышлар чыга иде. Менә балалар аулаучы явыз арт аяк-ларына чүгәләп мәгарә эченә сикерергә әзерләнде. Әмма ул дөрләп янган Уттан курка, тешләрен ыржайта, озын койрыгы белән янтыгына сугып үз-үзен куәтли, тик барыбер Ут янына сикереп керүдән, шүрли иде. Малай да моны сизеп алды.
— Әһә, Алдаулы күз! Куркасыңмы? — дип кычкырып җибәрде ул һәм үз тавышыннан үзе батырлана төште. Учактан очкыннар чәчеп торган бер зур кисәүне алып, туп-туры Кылычтешкә атып бәрде.
Юлбарыс арт аякларына чүгәләде, ниндидер зарлану-лы, чйнаулы итеп үкереп җибәрде. Көчле давылда имән агачы каерылып сынганда шундый тетрәткеч тавыш чыга. Ул арада малай юлбарысның куркыныч, оятсыз һәм әшәке йөзенә икенче кисәүне тондырды. Шунда явыз дошман чигенде. Елак итеп шыңшып куйды да башын иеп Урманга таба атлады.
Ул киткәч тә байтак вакытлар мәгарәдә тын да алмыйча утырды әле Алчын. Аның күз алдында Юлбарысның ыржайган тешләре, колагында дөнья тетрәтеп үкергән тавышы иде.
Шулай да бераздан ул мәгарә каршысындагы мәйданга чыкты. Аның Кояшны күзәтәсе, төрле үлчәүләр, исәпләүләр ясыйсы бар иде.
Җир йөзендәге беренче астрономның кызыксыну хисе куркудан көчлерәк иде.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.