Latin

Акар күзем яше...

Общее количество слов 500
Общее количество уникальных слов составляет 317
33.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
46.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
51.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
"Акар күзем яше..."*

Иляһи, пәрдәи күтәр күземдән,
Ки фирак идәм1 дөнеме2 көндеземдән...

...Иляһи, мөбтәля калдым3, әлем дот4,
Ки бәңа һич мәдәд юк кәнд-үземдән5.

Ничә кем гаҗиз гайб-йазыгыма,
Бакарәм көлл, бизарәм бән үземдән6.

Янар эчем фирак, хәсрәт илә,
Акар күзем яше "аһ" сүземдән.

Гомер кичде тәләфдә,-кани хасыйл7
Бу кыш, яз, йәемдән, көземдәй?..

...Чө(н) тугры юл варымызым күрәрләр8,
Бу халык оемаз9 бәңа, качар төземдән.

Яраңлар илеген чук күрмешбез,
Вәли һич күрмәде бонлар беземдән10.

Әгәр бән дидегеме дота белсәм,
Дәхиләр11 хат ала иде һәр сүземдән.

Сүзендән аеругы йийга бел иде,
Камал Өмми кичә белсә үземдән.

Ходавәндә, бу илдә вә ул илдә,
Аерма бән колый калавызымдан12.

"...Кунды, кичде"

Бу йир үзрә13 ничә хан кунды, кичде14,
Ки хан үзрә15 ничә хан кунды, кичде.

Бу дөнья бер көһел кар(е)бансарайдыр16,
Ки ничә дөрле карбан кунды, кичде.

Бу өвдә17 чөн дәхи без бер кунагыз18,
Ки монда ничә миһман19 кунды, кичде.

Дүкәли20 хуҗа, кол, бай, юхсыл21,
Гидай22, шаһ йексан23 кунды, кичде.

Камусы аглайу24 килде вә күчде,
Әйт: канкысы хәндан25 кунды, кичде?!

И ничә натәван илә тәвана26,
Ничә дана27 вә надан кунды, кичде.

Бу җөмлә халкы28 бер-бер нәүбәт илә
Он итде бу дегермән, кунды, кичде.

Бу базар эчрә һәрбере мәтагын29
Сатубән30 корды дөкян31, кунды, кичде.

Бу зәһрә һич бере булмады тиръяк32,
Бу шәһрә33 ничә агъйан34 кунды, кичде...

...Җиһани хөкменә мәхкүм идәнләр35,
Әҗәл хөкменә фәрман, кунды, кичде...

...Кани ул Адәм, Хаува, ки әүвәл
Бу мөлкә килде гөръян36, кунды, кичде.

Кани Нух, Хәлил, Исхак, Йагъкуб,
Йа Йосыф-маһе Кәнган?! – Кунды, кичде...

...Кани Идрис йа Гыйса ибне Мәрьям,
Дәхи Муса ибне Гыймран37?!-Кунды, кичде...

...Кани Искәндәр, Кәсри вә Кайсар38,
Ничә фәгъфур39, хакан40 кунды, кичде...

...Бу таҗ-тәхтә һәргиз горрә улмаң41, –
Ки ничә шаһ, солтан кунды, кичде...

...Бу мәйдан(н)ы тотмады бере һич,
У(л) җөмлә пәһлеванан42 кунды, кичде...

...Камал Өмми җәһанә горрә улма,
Чө(н) сәнең бики чәндан кунды, кичде43...
* Китабе Өмми Камал. – Казан: 1897. – 73, 78-79 б.
1 Фирак идәм – аерам.
2 Дөнеме – төнемне.
3 Мөбтәля калдым – авыр хәлдә калдым.
4 Әлем дот – кулымны тот; ярдәм ит.
5 "Миңа һич ярдәм юк үз – үземнән".
6 "Тәмам карарсыз (ихтыярсыз), йөдәгән мин үземнән"
7 "Гомер юкка узды, – нәрсә таптым?"
8 "...Тугры юлдан барганымны күрерләр".
9 Оемаз – монда: исе китмәс, иярмәс.
10 "Без (үзебез) дуслар кулын (ярдәмен) күп күрдек,
Әмма алар бездән һич (игелек) күрмәде".
11 Дәхиләр – үзгәләр.
12 "Аерма мин (бу) колыңны юл күрсәтүчемнән".
13 Йир үзрә – җир өстендә (йөзендә).
14 Кичде – "теге дөньяга китте" мәгънәсендә.
15 Хан үзрә – мәмләкәткә.
16 "Бу дөнья – бер иске кәрвансарайдыр" (кунак йорты).
17 Өвдә – өйдә.
18 Кунагыз – кунакбыз; кунабыз.
19 Миһман – кунак.
20 Дүкәли – никадәр.
21 Юхсыл – юксыл.
22 Гидай – фәкыйрь, ярлы.
23 Йексан – бердәй; бер төрле рәвештә.
24 Камусы аглайу – һәммәсе елап.
25 "Әйт: кайсысы шат булып..."
26 "И ничә көчсез белән көчле (куәт иясе)".
27 Дана – белемле, белем иясе.
28 Җөмлә халкы – барлык халыкны.
29 Мәтагын – әйберен, малын.
30 Сатубән – сатып; сатар өчен.
31 Дөкян – кибет.
32 "Бу агуга һич булмады аны бетерә торган дәва" (противоядие).
33 Шәһрә – шәһәргә.
34 Агъйан – бай; затлы.
35 Мәхкүм идәнләр – хөкем ителгәннәр.
36 "Бу патшалыкка килде ялангач..."
37 Биредә дини-мифологик затлар санала.
38 "Кайда Александр (Македонский), Хөсрәү вә Цезарь".
39 Фәгъфур – Кытай императоры.
40 Хакан – төрки, монгол халыкларының императоры; каган.
41 "Бу таҗ – тәхеткә һич алданма (кәпрәймә)".
42 "Ул барлык пәһлеваннардан..."
43 "Өмми Камал җиһанга алданма,
Чөнки (ул) синең кебек ничәләрдән калды..."
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.