🕙 Минуты чтения - 1

Ак төнбоек

Общее количество слов 123
Общее количество уникальных слов составляет 112
41.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
55.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
61.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  Төннең озынлыгы бер саплам. Суның май кебек талгын вакыты, үләннең нәкъ тулып җиткән чагы. Без печәнгә төштек. Печәнлегебез тын инеш буенда, аның да киң булып җәелеп, бормаланып киткән урынында — болында.
  Ял иткән арада без, малай-шалай, су янына йегерабез, битләребезне, муеннарыбызны юабыз, бер-беребезгә су чәчрәтәбез, чыр-чу киләбез. Ә берзаман тирә-актагы тынлыкка, су өстенең гузәллегенә сихерләнеп тынып калабыз. Төнбоекларны өркетмик дибез. Көннең нинди буласын шуларга карап беләбез. Куш йодрыктай чәчәк төймәләре бергәләп өскә калыкса — көн менә дигән булачак, күтәрелми торса, көн бүген йезен чытачак, яңгыр башланачак...
  Бүген алар кояштан иртә өскә калкалар. Ачылмыйча, кояшны көтәләр. Кояшны үзебез дә көтәбез. Озакламый акты кояш күренер, сусыл үләннәрдәге чык тамчыларын киптерер, шунда печән җыя башларбыз. Ә күзләр... күзләр һаман чәчәк төймәләрендә! Матурның матурын — аларның ачылуын күрми калмыйк дибез.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
  • Читать следующее литературное произведение - 1-й класс
  • Әпипә