🕙 Минуты чтения - 1

Ак песи

Общее количество слов 181
Общее количество уникальных слов составляет 139
56.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
67.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
75.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  Көз җитте. Агач яфраклары саргайды. Яңгырлар ява башлады. Кошлар җылы якларга очып киттеләр.
  Бер яңгырлы көндә Айдар балалар бакчасына бармады. Киенеп, урамга чыгып китте.
  Урамда кояш юк иде. Һавадагы болытларны һәм җирдәге сары яфракларны куып, салкын җил генә исә иде. Айдар урамда кызык тапмады... Колаклары туңгач, өйләренә кереп китте.
  Ишекне ачкан иде, кемдер, нечкә тавыш белән:
  — Мияу-у! — дип кычкырды.
  Почмакта ап-ак песи утыра иде. Айдарны күргәч, тагын нечкә генә итеп:
  — Мияу-у! — дип куйды.
  — Туңып беткәнсең бит. Әйдә, безгә керәбез, пескәй, мин сиңа сөт белән күмәч бирермен. Җылынырсың да, тамагың да туяр, — диде Айдар. Ләкин песи урыныннан кузгалмады.
  Айдар, тәлинкә белән җылы сөт һәм Иомијак күмәч кисәге алып чыгып, аның алдына куйды. Песи юка кызыл теле белән «челт-челт» итеп сөт эчә башлады. Аны бетергәч, кумачне дә ашап куйды. Тамагы туйгач, ал аякларына башын куеп, күзләрен йомды да тәмле йокыга талды.
  Айдар, аны тизрәк дусларына күрсәтү өчен, Галимнең, Рәзинә белән Рәзимәнең, Тимер белән Карачәчнең бакчадан кайтуларын көтә-көтә аптырап бетте. Кайтып керүләренә:
  — Безгә песи килде! — дип сөенче алды.
  Дуслары да песине бик яраттылар.
  — Ура! Ура! Безнең дә песиебез булды. Уртак песиебез булды! — дип шатландылар.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
  • Читать следующее литературное произведение - 1-й класс
  • Ак төнбоек