Latin

Ак Әбиләр Догасы

Общее количество слов 1013
Общее количество уникальных слов составляет 654
48.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
63.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
70.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(Хикәя)
Мең тугыз йөз җитмеш өченче елның җәе бик эссе килеп, иген һәм үләннәр генә түгел, хәтта урман һәм агачлар да июль башыннан саргылт-кызыл төскә керде. Ил өстенә ачлык куркынычы төшеп, көннәрнең яме бозылды, маллар да җәйләүдә кипкән үлән эзләнеп, арыкланганнан-арыклана бардылар. Корылык һәм ачлык бәласеннән котылу мөмкин түгел кебек иде инде. Коткарса, бары тик могҗиза гына коткара ала. Ул да булса — яңгыр, атна буе явып торган яңгыр гына...
Корыган чишмә һәм елга үзәннәре комга әверелгән шундый көннәрнең берсендә ак әбиләр тау-сырт өстенә җыелып Коръән чыга икән дигән хәбәрдән Дүсем авылы тынып калды. Заманында Әүлияләр зираты һәм Әүлияләр чишмәсе белән дан тоткан тауда икән алар!
Без, малайлар, тау итәгенә йөгерештек. Могҗизаны үз күзебез белән күрәсебез килә иде. Мәктәптә «Алла юк!» дип, өйрәтсәләр дә, өйдә «Аллаһы әкбәр!» дип, өстәл янында амин тотып үскәнлектән, Аллаһы тәгаләнең кодрәтенә ышана идек без.
Тау сыртында ак әбиләр: Сәкинә, Нурлыхода, Икълимә, Мәүлидә һәм тагын ун-унбиш абыстай, актан киенгән, намазлыкларын җәеп салып зекер әйтәләр һәм Коръән чыга иделәр.
Без тау итәгеннән ары күтәрелмәдек. Мыштым гына күзәтеп тордык та, кире үз очларыбызга таралышып, яңгыр көтә башладык. Ак әбиләр догасы яңгыр яудырачак!
Ләкин күктә хәтта ак болыт әсәре дә күренми иде.
Ак әбиләр, көннәр буе ураза тотып, дога кылып, шул тау башында кыйбла тарафына йөз сөртүләрен дәвам иттеләр. Бер көн, ике көн, өч көн үтте. Яңгыр килмәде. Безнең, авыл малайларының, күңеле икегә ярылды. Бер яртысы — дәһри, динсез, икенчесе әле һаман пакь һәм иманлы хәлендә иде. Могҗизага бик тә, бик тә ышанасы килә иде.
Дүртенче көн инде. Без капка төбенә өелгән бүрәнәләр өстендә утырабыз. Моннан догадагы ак әбиләр яхшы күренеп тора. Ә күктә исә сыңар болыт әсәре дә юк.
Дәһрилеге белән танылган ата коммунист, тәбәнәк буйлы, башын пеләшкә кырдырган, гомер бакый култык астына кызыл папка кыстырып йөрүче Гыйльметдин абзый безнең янга килеп утырды һәм:
— Юк эш, ишетер, бар, көт. Намаз укып, ураза тотып кына яңгыр чакырып булса, электән шулай эшләрләр иде. Гарәп чүле күптән гөлбакча булыр иде,— дип, җайлы-җайсыз сөйләнгәләп куйды.
Без эндәшмәдек. Мин генә, бераздан соң телгә килеп:
— Гыйльметдин абзый, шулай...— дип сүз башлаган идем, янымда утыручы абыем касыгыма шундый итеп төртеп куйды ки, сыным катты, телсез калдым.
«Бу баланы Алла сукты!»— дип, уйладымы, әллә үз сүзеннән үзе өректеме, Гыйльметдин абзый җәһәт кенә урыныннан купты, безгә карап куйды һәм ашыгып үз очларына таба китеп барды.
Ә без могҗиза көтеп кала бирдек. Күктә болыт әсәре дә күренмәде. Әмма өмет белән тулы җаннарны Гыйльметдин абзый вәсвәсәсе дә шактый чайкалдырган Һәм түккән иде. Күңелебез бозылып калды. Шулай сәерсенеп утырганда урам буйлап җен туен йөгертә-йөгертә җил үтеп китте. Ул тузына, кәгазь вә чүпләрне биеккә-биеккә бөтереп күтәрә, әле еландай нечкәреп югарыга ашкына, әле түбәнәеп, юанаеп китә.
Ишеткәнебез бар иде, мәгәре шушындый җен туена килеп эләксәң, күтәреп ала да, еракка-еракка илтеп, үтереп ташлый икән...
Без бүрәнәләргә ябыштык. Җен туе безнең яныбызга якын да килмәде, югары очка таба менеп китте. Әмма ул үзе артыннан яңгыр исе, дымлы һәм җиңел һава калдырган иде. Безнең сулышлар иркенәеп китте, авызлар ерылды.
Әмма ул көнне дә яңгыр булмады. Ак әбиләрнең дүртенче көн ураза тотып, эсседә, тау сыртыңда һаман да догада булулары сәбәпле, алар өчен күңелләребез сызлый иде. Теләкләре кабул булмас микәнни? Үтенечләренә күкләр колак салмас микәнни?
Югары очтан Абзалый абзый төшеп килә иде. Башындагы киез эшләпәсен салып, кесәсеннән ак чүпрәк чыгарып маңгаен сөртә-сөртә безнең янга килеп утырды.
— Хәлләр ничек, угланнар? — диде ул, күңелдәгесен теленә чыгарып.— Радиодан бер дә яңгыр булыр дип әйтмәделәр. Игеннәр көя, басулар каралып килә икән. Болайга китсә, бәласе күп булыр,— дип, башын күтәрмичә генә сөйләде дә, утырган җиреннән торып, юлын дәвам итте. Юыла-юыла агарып беткән кәчтүм-чалбары, чалбар балакларын кыстырып куйган оекбашлары, йомшак башмаклары, киез эшләпәсе һәм дә кызу-кызу адымнары аңа бик килешеп тора иде. Әйтерсең лә йөзьяшәр карт ул.
Бүген көтү, ни сәбәптәндер, иртәрәк кайтты. Сыерны абзар астына куып керттем дә читән араларыннан әрекмән җыеп кайттым. Әнкәй:
— Кигәвен ашап бетергән малкаемны,— дип, йомшак тавышы белән иркәли-иркәли сыер сауды.
— И малкай, сөтең һаман кими, җәйләүдә дә тукланыр әйбер юктыр инде,— диде.
Мин аңладым һәм тагын әрекмән җыярга киттем. Ашасын әле.
Капчык тутырып кайтканда, кич иңгән иде инде.
— Күп бирмә, эче китәр,— дип әйтте әткәй.— Он ялатсаң иде аңа!
Малларга түгел үзебезгә дә он бетеп килә инде. Шунлыктан мондый сыйдан малкаебыз мәхрүм калачак. Мин моны аңлый идем. Аңа бераз әрекмән бушаттым да өйгә кердем. Йокларга вакыт җитеп килә иде инде.
— Бүген дә яңгыр яумас микәнни? — дип әйтеп куйдым мин чәй янында.
— Яңгыр җилләре искәли, булмас микән, төнлә явып китәр төсле,— диде әткәй, минем сүземне игътибарга алып.
— Яхшы булыр иде. Озакка китте бит,— диде әнкәй, әткәйнең әйткәннәренә кушылып.
Могҗизаны минем күрәсем бик килә иде. Чәйдән соң ишек төбенә, болдырга чыгып утырдым. Яңгыр җиле исеп куйды. Ерактан гөрелдәгән тавыш ишетелде һәм дөнья тынып калды. Минем күңелгә курку йөгерде. Нишләп ялгызым гына болай батыраеп утырам соң әле?! Абый әллә кайчан яткан бит. Өйгә кереп, юрган астына тәгәрәдем. Җылы, бик җылы иде. Изрәп йоклап киткәнмен.
Иртәгесен мин уянганда, кояш шактый биеккә күтәрелгән иде. Абый өйдә юк. «Бүген дә яңгыр яумаган икән!» — дип уйлап куйдым. Битемне юарга ишегалдына чыктым...
Чыктым һәм сәерсенеп калдым. Туйганчы, тәмам сеңдереп һәм гөрләвекләр йөгертеп, бөтен дөньяны суга батырып яңгыр явып үткән иде. Гүяки җир йөзендә барысы да алмаштырып куелган. Һава саф һәм чиста, кошлар шатланышып тавыш бирә, агачлар һәм куаклар кабаттан яшәү дәрте белән тураеп киткәннәр. Кичә сары булып күренгән урманга да бүген ямь-яшел иде.
— Һай, могҗиза!
Яланаяк кына урамга йөгердем. Бүрәнәләр өстенә басып, Әүлияләр тавы сыртын күзәттем. Анда кеше юк иде. Ак әбиләрнең догасы кабул булды бит!
Берничә көн рәттән килеп шулай яңгыр яуды. Хәтта кечкенә-кечкенә болытлар да авыл өстендә явыштырып китә торган булдылар.
Игеннәргә корылыктан шактый зыян килгән икән, шулай да аларга да яңгырның файдасы тиде, тәмам корып-янып бетүдән сакланып калдылар. Әмма дә бәрәңгегә шәп булды инде. Күкрәп үстеләр. Маллар да көтүдән тук кайта башладылар.
Доганың кайчан зыянга булганы бар? Ак әбиләр күрсәткән могҗизадан соң безнең — балаларның да күңелләре ныгып калды. Бу тормышта үзебезгә ышанычлы терәк барлыгын күрдек. Аны мәңге югалтмаска иде...
Бу вакыйгадан соң шактый күп сулар акты, дөньяда олы-олы кискен үзгәрешләр булды. Ак әбиләрнең күбесе инде ахирәткә күчтеләр. Әмма алар биргән сабак һаман да күңелемдә саклана минем. Аларга рәхмәтем зур! Әгәр дә ул ак әбиләрнең Ходайга ялваруы белән могҗиза булмый калса, хәлләр яманга, бик яманга чыгачак иде бит.
1993.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.