Latin

Әдәби телебез турында

Общее количество слов 2378
Общее количество уникальных слов составляет 1271
38.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
51.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
59.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Алдан ук искәрмә ясап үтик: <...> без әдәби тел мәсьәләсендә нинди дә булса Америка ачарга яки гамәлдәге әдәби телебезгә киң һәм тирән анализ ясарга җыенмыйбыз. Ул зур һәм мактаулы эшне тел белгечләребезгә һәм галимнәребезгә калдырып, монда без, әдәби телебездә даими эшләп килүче практик кеше сыйфатында, бу мәсьәлә буенча үзебез алып барган кайбер күзәтүләр турында сүз ачарга, фикер уртаклашырга телибез.
Әдәби телнең халык байлыгы булганлыгы барыбызга да билгеле. Мең еллар буена халык, материаль байлыкларны иҗат итү процессында, үзара аралашу һәм фикер йөртү чарасы буларак, үзенең телен, шул нигездә әдәби телен дә, иҗат итә, эшкәртә, камилләштерә килгән. Әллә кая чал тарихка китмичә, чагыштырмача соңгы вакытлардагы зур иҗтимагый вакыйгаларга күз салсак, аларны оештыруда да телнең, аерым алганда әдәби телнең, гаять зур урын тотканлыгын күрербез. Әйтик, царизмга каршы гомуми көрәш оештырып, хезмәт ияләрен — русын да, татарын да, чувашын да — барысын да шул гомуми көрәш байрагы астына тупларга кирәк булган бер вакытта, башка халыкларга да шулай булганы кебек, татар большевиклары да татар эшчеләрен әлеге шул интернациональ байрак астына туплау өчен, чаралардан берсе итеп, татар теленә мөрәҗәгать итәләр, Россия социал-демократлар (большевиклар) партиясенең лозунгларын, прокламацияләрен татарчага тәрҗемә итеп тараталар. Һәм татар теле әнә шул интернациональ бурычка бик яхшы хезмәт итә.
Революция давылына татар эшчеләре һәм татар хезмәт ияләре:
Кузгал, уян, ләгънәт ителгән, Коллар һәм ачлар дөньясы,— дип, барыннан да элек, үз телләрендә җырлап кушылдылар. Татар укучыларын һәм татар тамашачыларын бөек рус культурасына якынайтуда мөһим рольне нәкъ әнә татар теле уйнады, бөек затларның әдәби җәүһәрләре белән татарның киң җәмәгатьчелеге беренче башлап тәрҗемә аша, димәк, әлеге дә баягы татар әдәби теле ярдәмендә танышырга тотынды. Мәсәлән, татар сәхнәсендә «Гроза» әсәре куелу уңае белән <...> Мулланур Вахитов 1914 елда «Мусульманская газета ода «Яңа кояшның беренче нурлары» дип язып чыккан икән, бу аның татарлар арасына да «яктылык нуры» төшә башлавы өчен чын күңелдән куануы иде. Ә ул куанычның тууына сәбәпләрнең берсе — һаман да шул әлеге дә баягы әдәби телебез булды.
Һи, нигә озын-озак сузып торырга. Башка һәр халыкның үз теле үзенә хезмәт иткәне кебек, безнең телебез дә үз татарына элек-электән бөтен кирәкле һәм файдалы хезмәтләрне күрсәтә килде. Башка һәр халыкның үз теле үзенә кадерле булган кебек, безнең телебез дә үзебез өчен бик тә кадерле. Чөнки югарыда әйтеп үтелгән әһәмиятле иҗтимагый-политик хезмәтләрдән тыш, безнең телебез үзебезгә санап бетергесез күп файдалы эшләр эшләде һәм эшли. Ул — безнең әнилә-ребезнең бишек җыры. Ул — безнең сөйгән кызларыбызга язган беренче хатларыбыз. Ул — безнең беренче башлап ипи соравыбыз. Ул — безнең беренче башлап: «берләшегез, бөтен дөнья юксыллары!»— дип кычкыруыбыз. Бик изге, бик зур, әйтеп бетергесез зур һәм мөкатдәс нәрсә ул ана теле. Безнең бөек шагыйребез Габдулла Тукай юкка гына аның турында:
И туган тел, и матур тел, Әткәм, әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем, Син туган тел аркылы,— дип, зурлап җырламаган!
Тукай заманыннан бирле ул инде күп кенә үзгәрешләр кичерде. Югарыда әйтелгәнчә, җыр булып, хезмәт ияләрен баррикадаларга чакыручы өндәү сүзе булып, татар байларының йөзләренә бәрелгән нәфрәт ялкыны булып революцион давылларга ташланды һәм бу давыллардан ул тагын да чыныгып, яңа революцион сүзләр хисабына тагын да баеп, чаяланып чыкты. Революциядән соң <...> телебезнең сүзлек составы нык кына баеды, грамматик төзелеше сизелерлек камилләшә төште. «Совет», «комсомол», «коммунист», «колхоз», «совхоз», «партия», «социализм», «коммунизм», «демократия» кебек иҗтимагый-политик тормышыбызның уртаклыгы нәтиҗәсендә телебезгә күп кенә яңа сүзләр урнашты. Шулар белән беррәттән, телләр һәм культураларның үзара аралашып торуы нигезендә кергән һәм шулай ук инде тәмам үзләшеп өлгергән әллә никадәр яңа сүзләр өстәлде безгә. Нәтиҗәдә безнең әдәби телебез марксизм-ленинизм тәгълиматының бөек әсәрләрен һәм Шекспир сонетларын, аларның бөтен мәгънә тулылыклары һәм шигъри нәфислекләре белән, тәрҗемә итеп, ана телебездә халкыбызга җиткезерлек көчле бер телгә әверелде. <...>
Шулай да әдәби тел һәм язу өлкәсендә барысы да инде үз урынына утырган дип әйтеп булмый әле. Әдәби телебездә, сөйләү һәм язу практикасында күп кенә чуарлыклар, төгәлсезлекләр, тиешенчә уйлап җиткермичә, җиңел кулдан сүз ясап шаярулар урын алып килә. Әледән-әле үзләрен сиздер-гәли торган мондый чуарлыкларны, «нәни шаярулар»ны күреп күңелдә билгеле бер хәвефләнү туа: халыкның мең еллар буена иҗат итеп, кадерләп, чарлап үстергән бөек мәгънәви хәзинәсенә, ягъни тел байлыгына без, матбугат һәм әдәбият кешеләре, һәр очракта да тиешле саклык һәм ригая белән карыйбызмы икән?
Әдәби телебезне һәм вакытлы матбугатны даими күзәтеп барганда, әледән-әле бер факт белән очрашырга туры килә: без еш кына хәлләрдә гомумхалык телебездә булган бай мөмкинлекләрдән тиешенчә файдаланып җитмибез. Татар телендәге сүзләрнең мәгънә бизәкләрен, төсмерләрен яки тиешенчә төшенмибез, яки төшенеп тә, игътибарсызлык күрсәтеп, сүзләрне ничек кирәк алай сибә бирәбез. Нәтиҗәдә кайбер сүзләргә үтә авыр йөкләр салып, аларны тәмам кыршылып беткәнче күп кулланабыз. Хәтсез генә очракларда урынсыз да файдаланып, бу сүзләрнең тәмам «эчке җелекләрен» киптерәбез. Мәсәлән, шундый сүзләрдән «гүзәл» һәм «горурлык» сүзләрен китерергә мөмкин. Кайда гына һәм нинди генә очракларда кулланмыйбыз без бу сүзләрне! Мәсәлән, Габд-рахман Әпсәләмов «Көмеш шәһәр» исемле хикәясендә:
«Кәрим абзый күзләрен йомды. Ике бөртек кайнар яшь күз кабаклары арасыннан сытылып чыгып, колак яннарына таба әкрен генә тәгәрәп китте. Дөньяда! тиңдәше булмый торган, беренче мәхәббәт яшьләре кебек кешегә күрсәтелми торган иң гүзәл, иң пакь, иң изге күз яшьләре иде болар»,— дип яза.
Күз яшенең кабаклар арасыннан сытылып чыгып, колак яннарына таба әкрен генә тәгәрәп китүе дә, әлбәттә, бер дә күңелгә ятышлы әйтелеш түгел. Әмма күз яшенә карата «гүзәл» эпитеты — анысы инде бөтенләй туры килми.
Мондый купшы сүзләрне бигрәк тә шагыйрьләр күп кулланалар. Гүзәл җыр, гүзәл моң, гүзәл йолдыз, гүзәл кыз, гүзәл бакча, гүзәл койма... Ә ныклабрак эзләнгәндә боларның һәрберсенең үзенә хас туры килә торган эпитетларын әлбәттә табарга булыр иде. Шул ук вакытта сирәгрәк һәм урынын сайлабрак кулланганда, ул матур сүзнең йогынтысы да көчлерәк булыр иде ләбаса!
«Афина — зур шәһәр, анда 1,5 млн халык яши,— дип басылган «Совет әдәбияты» журналында.— Шәһәрдә матур биналар күп: Афина университеты һәм Фәннәр академиясе биналары үзләренең матурлыклары белән гаять көчле тәэсир калдыра. Ләкин Афина кешеләре бу биналар белән генә горурланмыйлар. Аларның горурлыгы — борынгы заман памятник-лары, бигрәк тә «Акрополь».
Афинада, гәрчә ул бик зур шәһәр булса да, 1,5 млн халык түгелдер, 1,5 млн кеше яши торгандыр. «Халык» һәм «кеше» — икесе ике төшенчә бит! Афина университеты һәм Фәннәр академиясе биналары «гаять көчле тәэсир калдыра» дип раслагач, Афина кешеләре «бу биналар белән генә горурланмыйлар» дип язып китү мәгънәне көчәйтми, киресенчә, кечерәйтә. Теше чыкмаган кайбер укучыда хәтта икеләнү дә тууы мөмкин. Янәсе, Афина кешеләре университет һәм Фәннәр академиясе белән горурланмыйлар икән. Хәлбуки автор Афина кешеләренең әлеге «көчле тәэсир калдыра торган» биналар белән генә горурланып калмаулары, аларның башка мактанычлары да булуы турында әйтмәкче. Җөмләнең беренче яртысында бер сүз җитмичә калган, шуның аркасында җөмлә имгәнгән, үзенең тулы мәгънәсен табып җиткермәгән. Җөмләнең икенче яртысында, һич югы кабатлаудан качу өчен генә булса да, «аларның горурлыгы» дип алмаска иде (чөнки «горурлык» сүзе җөмләнең беренче яртысында да әйтелде), бәлки татар .теленең башка мөмкинлекләрен эзләп, мәсәлән, «аларның мактанычы...» дип алынган булса, җөмлә матуррак яңгырамас идеме? Чынлап та, «горурлыгы» сүзен урыны белән «мактанычы» синонимы бик иркен алыштыра ала ич! Шул ук вакытта бу нәкъ татарча да.
Әгәр сүзләрнең мәгънә бизәкләрен буташтыру, кайбер сүз белән үтә нык мавыгып китүләр яки татар теленең бай синонимнарын эзләүдә иренчәклек күрсәтүләр югарыда китерелгән бер-ике сүз тирәсендә генә күренсә, бу әле ул кадәр бәла дә булмас иде. Без ал арны әкренләп ничек тә җайга салыр идек. Кызганычка каршы, мондый хәлләр бүтән очракларда да үзләрен сиздерәләр.
Мәсәлән, республикабызның рәсми органы булган «Совет Татарстаны» газетасында аның редакторы Галим Рябковның «Еракка атканда...» дигән зур гына публицистик мәкаләсе басылды. Гомумән алганда ярыйсы гына язылган бу мәкаләдә әлеге шул синонимнар ярлылыгы үзен нык сиздерә. Автор, мәсәлән, болай дип яза: «Бездә гигант заводлар, комбинатлар төзү, күп катлы торак йортлар салу, озын юллар ясау инде элекке шикелле һич тә проблема түгел». Шуннан соң икенче җөмләдә үк без: «Зур һәм чал елгаларның агымын үзгәртергә, аларның куәтеннән электр энергиясе алырга, ясалма йолдызлар җибәрергә... атом көче белән эшли торган кораблар төзергә өйрәнгән совет халкына тормыш агымында гына кирәк булганнарны төзу һәм булдыру проблема була да алмый» дигән юлларны укыйбыз. Бәхәс юк, дөрес фикерләр. Ләкин уйлабрак һәм эзләнебрәк язганда, бу җөмләләрдә рәттән үк килгән өч «төзү» сүзенең һич булмаса берсен шундый ук мәгънәдәге икенче синоним белән рәхәтләнеп алыштырырга мөмкин булыр иде.
Әле ярый, Галим Рябков «күп катлы йортларны» шулай да «салган», ягъни халыкча әйткән дигән сүзебез. Югыйсә без хәзер заводларны да төзибез, йортларны да төзибез, бакчаларны да, күперләрне дә — барысын да, барысын да төзибез. Әмма халыкта боларның барысына карата да үз синонимнары бар лабаса. «Күпер суктык», «Бакча ясадык»,— ди. Аннары бик матур гына итеп «Өй салдык»,— дип тә җибәрә. Нигә әдәбиятта һәм матбугатта халык телендәге әнә шул синонимнар байлыгыннан тулырак файдаланмаска икән!
Шулай ук бездә — матур әдәбиятта булсын, вакытлы матбугатта булсын — татар теленең кайбер сүзләре ничектер законсыз рәвештә онытылып баралар яки бик сирәк очракларда гына кулланылалар. Галимҗан Ибраһимов әсәрләрен яңадан укып барганда, мин «Татар хатыны ниләр күрми» повестенда мондый җөмләләрне аеруча сокланып укыдым.
«Кибән башыннан чикмәннәрне кире ташладылар. Бераз гына сурыксын, бераз гына куллар хәл алсын дип, берничә минутка туктадылар да, яңадан тотынып, инде бик ашыкмыйча, беренче кибәнне зур, матур, коеп куйган кебек төз, тигез итеп очладылар»;
«Менә шул вакыт, гөр-р итеп күк күкрәде, күк йөзе болытлар белән капланды, караңгылык алды»;
«Фәгыйлә яшь җиңгәсенең чибәрлеген дә, өстендәге яңа күлмәген дә, чәченә үргән ал тасмасын да бик яратты, күңеле белән тартылып, һаман аның тирәсендә сырынды»;
«— Оятың бармы, юкмы синең? Атаң хәл эчендә: бүген-ир-тәгә үлем көтә. Анда, яланда, җыелмаган ашлыгың череп ята».
Г. Ибраһимовның телебездәге бизәкләрне оста тотып алып, урынлы куллана белүенә сокландым мин: «сурыксын», «хәл алсын», «яланда», «сырынды», «атаң хәл эчендә», «караңгылык алды». Нинди кыска һәм мәгънәле сүзләр!
Тел очына килгән кайбер сүзләрне генә булса да искә төшереп үтик: «ыспай», «нәзберек», «кыбырсык», «кымырҗу», «ярау алды», «томана», «мәнсез», «килбәтсез», тагын бик күп кенә шундый сүзләр һәм төшенчәләр. Берәүгә дә яшерен түгел, бик аз кулланабыз без андый сүзләрне. Әмма урыннарын белеп кулланганда, алар безнең бүгенге эшебезгә дә бик яхшы хезмәт итә алырлар иде. Шуңа күрә мин үзем, мәсәлән, яшь язучы Шамил Бикчуринның «Изге таш» дигән хикәясендә «урман кисәргә» (кайберәүләр язганча, «агач кисәргә» түгел), «галәмәт олы нефть резервуарлары», «иләмсез зур ташкискеч комбайннар» дигән юлларын укыгач: «Менә ичмасам, халыкча әйткән!»—дип сокланып куйдым. Игътибар итегез, бер җирдә «галәмәт олы», икенче урында «иләмсез зур». Аптырап калмаган егет! Шулай ук 3. Мансурның «Чын әкият» дигән шигырендә «былтыр» сүзен очратып та куандым. Димәк, без бик еш кабатлаганча, һаман «узган ел» гына түгел икән, Тукай абыебыз мактап җырлаган «Былтыр» егет тә исән икән.
Әдәби тел турындагы әңгәмә котылгысыз рәвештә тәрҗемә мәсьәләләренә килеп тоташа. Чөнки безнең чорда — культураларның һәм телләрнең үзара керешеп яшәүләре дәверендә — тәрҗемә эшенең гомум телгә зур йогынты ясаучы дәүләткүләм әһәмият казанганлыгы барыбызга да билгеле. Бу зур эштә безнең уңышларыбыз юк түгел. <...> Л. Н. Толстой, А. М. Горький, А. П. Чехов әсәрләрен тәрҗемәләүдә, хәзерге заман рус совет әдәбияты үрнәкләрен һәм башка әдәбиятларның кайбер танылган әсәрләрен татарчага күчерүдә без телебезнең эчке җегәреннән шактый туры файдалана алганлыгы-бызны күрсәттек. Вакытлы матбугатта, бу эшнең үзенә хас спецификасы гәрчә беркадәр ашыгырга мәҗбүр итсә дә, без бик әһәмиятле документларны вакытында татар укучысына җиткереп барабыз. Моның өчен үзебезнең туган телебез алдында тагын бер мәртәбә тәгъзим-хөрмәт белән башыбызны имичә һәм тәрҗемә өлкәсендә намус белән эшләп килүче кешеләргә рәхмәт әйтмичә узу мөмкин түгел. Шушы уңайдан тәрҗемә иткәндә, табигый рәвештә, телнең үзенең дә җитди үзгәрешләргә дучар булуын, бу үзгәрешләрнең күп очракларда яхшы якка, әдәби телебезне яңа сүзләр, уңышлы калькалар, бизәкләр-төсмерләр, яңа грамматик әйләнмәләр белән баетуга ярдәм күрсәтүен дә әйтергә кирәк.
Әмма һәр эштә шулай булганы кебек, тәрҗемә эшендә дә барлык кешеләр дә бердәй җитдилек белән эшлиләр дип әйтеп булмый әле. Ашык-пошык башкарылган тәрҗемәләр мәйданга шактый күп чыга. Мондый тәрҗемәләрдә, бердән, оригинал үзенең «җанын» югалтса, икенчедән — иң куркынычы — әдәби тел бозыла. Әйтерсең дә аны, бичараны, үтмәс пычаклы ит машинасы аркылы үткәрәләр дә, пешәр-пешмәс килеш өстәлгә китереп куялар. Һәм укучыга ашарга тәкъдим итәләр. Табигый хәл, укучы моны, гәрчә йотарга бик тырышып караса да, булдыра алмый.
Хатыны, бала кебек бөгәрләнеп, Чәнечкеле одеял эчендә Йоклый хәзер, ләкин балаларча Шуклык эзе арыган йөзендә.
Тәрҗемәдән китерелгән «үрнәк» бу. Ләкин бу шигырьнең оригиналы ничек? Тәрҗемә оригиналга ни дәрәҗәдә туры килә? Аларына кагылып тормастан, хәтта эстетик зәвык би-реп-бирмәвенә дә тукталмастан, тик шуны әйтеп үтәсе килә: бу татарча түгел. Бәлки, кайда булса «чәнечкеле одеял»лар да була торгандыр, әмма татарга һич таныш нәрсә түгел бу! Аннары татар дигәнең одеялның эченә дә кереп ятмый (чөнки аның эче юк), бәлки аны ябынып, бөркәнеп яки төренеп ята.
Хәер, монда сүз тәрҗемәләрнең яхшысы турында да, яманы турында да түгел. Әгәр без сүз уңаеннан тәрҗемә мәсьәләсенә кагылганбыз икән, моның икенче ягы бар: бездә хәзер еш кына хәлләрдә ана телендә язганда һәм сөйләгәндә дә әлеге шул начар тәрҗемә исе килә торган итеп язу яки сөйләү модага кереп бара. Бу — яшьләрдә дә бик көчле, бу — олырак -ларыбызда да юк түгел.
Әдәби телебез турында сүз чыкканда, соңгы вакытларда кайбер язучыларның һәм журналистларның инверсия (кире җөмлә) белән артык мавыга башлауларын да әйтмичә булмый. Татар теленең грамматик төзелешенә инверсия бөтенләй үк ят нәрсә түгел. Аның теге яки бу формасын татар әдәбиятының киң танылган осталарында — классикларның әсәрләрендә дә очраткалыйбыз. Әмма һәрнәрсәнең урыны һәм чамасы була. Без соңгы вакытта бу мәсьәләдә бераз арттырып җибәрә башладык кебек. Әйтик, ике-өч авыз сүзлек диалог биреп, шуның артыннан килә торган сызыкчадан соң чорнап-чорнап ике-өч юллык аңлатма-тасвир килүне без хәзер еш очратабыз. Өйрәнчек каләмнәрдә генә түгел, бүгенге әдәбиятыбызның танылган осталарында да күренгәли бу сөртенү. Мин үзем Әмирхан Еникинең «Саз чәчәге» повестенда: «Бик ярата иде ул тәмле аш исе таралган өйдә оекчан гына сәкегә менеп, җиңги кайнар шулпа сосып китергәнне көтеп, хуҗа белән дөнья хәлләре турында ашыкмыйча сөйләшеп утыруны» дигән тасвир җөмләне укып шаккаттым. Бу бит әле диалоглар арасындагы аңлатмаларда түгел, бу — авторның үз тасвирында. Инверсия белән үтә нык мавыгуны без шулай ук М. Әмирдә дә очратабыз. Кайбер вакытта, сирәк-сирәк кенә, җөмләгә һәм текстка интонацион төрлелек кертү рәвешендә үзен аклый торган инверсия алымы белән үтә нык мавыгып китү тел файдасына да, мәгънә файдасына да түгел. Моны без, ниһаять, төшенергә тиешбез.
Гадәттә, инверсияләрне дә һәм башка «шуклыкларны да» халыкның сөйләм теленә якынаю өчен дигән сылтау белән эшлиләр. Мәсәлән, шундый зур сүзләр кулланып, «безнең якта нәкъ менә шулай сөйлиләр, мин халыкча язам» дигән булып, язучы Нурихан Фәттах үзенең «Ә сезнеңчә ничек?» дигән романында сугыштан соңгы колхоз авылы кешеләрен иң артта калган архаистик тел белән сөйләүчеләр итеп чыгарды. Арада бер яки ике кеше генә шулай сөйләсә, ул әле ярым бәла булыр иде. Юк, алай түгел, аның картлары да, комсомол яшендәге яшь-җилкенчәкләре дә, авыл активы да, яки җәйге каникулга кайткан студент Сәгыйте дә, «донҗа», «җөрим», «калхуз», «катын», «ничегие», «кайткание», «киткәнне» дип сөйлиләр.
Бу очракта без, халыкча язам дигән булып, катып калган иске тел чараларын яңадан тергезергә маташуны гына күрәбез.
Гомумән алганда, үсү һәм камилләшү юнәлешендә чыныгып бара торган әдәби телебезнең чарланасы, яхшыртыласы яклары юк түгел әле. Бу турыда сөйләшергә, мәкаләләр белән чыккаларга, телебез һәм тәрҗемә практикасында тупланган уңышларны, кимчелекләрне гыйльми нигездә өйрәнеп, уңышларны тагын да арттыру, кимчелекләрне бетерү өстендә актив-рак эшли башларга, шәт, вакыттыр. Халыкның борынгыдан килгән мәгънәви байлыгы булган тел культурасы, аны тагын да баету һәм үстерү өстендә эшләү — дәүләткүләм әһәмиятле бер эш. <...>
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.