“карама” в толковом словаре – Татарский язык

исем
1. 1) Элмәчәләр семьялыгыннан киң ябалдашлы агач;
русчасы: вяз. Әрәмәдә карама, Карамада

кондыз бар. Җыр. Тауның сөзәкләнебрәк сазлыкка барып
тоташкан битендә, куе ябалдашлары белән болытларны терәп,
куш карама үсә.
Ф.Шәфигуллин
2) Арба, чана кебек әйберләрнең аерым кисәкләрен бер-берсенә
беркетү өчен, йомшак, сыек агачтан, гадәттә яшь карамадан (1 мәгъ.)
бөгелгән җайланма. Мирвәли ике кулы белән дә арбаның шомарып,
ялтырап беткән сөяк төсле арт карамасына ябышып бара иде.

А.Гыйләҗев
2. с. мәгъ. Шул агачтан эшләнгән. Карама дуга, кара юрга, Каян
алдың бу атны?
Җыр
Карама көленә утыру Алданып, төп башына утырып калу.
Гитлерчылар бу эшне бик соң абайладылар һәм, карама көленә
утырып калуларын күреп, ачуларыннан шартлар хәлгә җиттеләр.

Г.Әпсәләмов
message-reply
1. Элмəсыманнар семь. ябалдашлы агач 2. Йомшак, сыек агачтан,
гадəттə яшь карамадан бөгелгəн һəм арба, чана кебек əйберлəрне аерым
кисəклəрен беркетеп тора торган бөгəлҗə
message-reply
favicon
Добавить опредение, картинку или аудио
Meaning of “карама” на Татарский язык – 1. 1) Элмәчәләр семьялыгыннан киң ябалда...
Запрос на перевод, если нет определений или определения недостаточно ясны для "карама"?
Задайте вопрос, если что-то непонятно по поводу слова "карама".