“котып” в толковом словаре – Татарский язык

исем, гарәп теле
1. 1) Җир шары (һәм башка планеталар) күчәренең
шар өс леге белән кисешкән ике шартлы нок тасының берсе; полюс.
Чү, күләгә! Нур бөркегән кояш Кергән кебек булды болытка, Түгел,
Амундсенның дирижабле Очып бара Төньяк котыпка...
Ф.Кә рим.
Ильич булыр җирнең һәр чигендә, Котыпларда, сахра, тауларда ---.
И.Шәфиев
2) Шуның төньякта урнашканы, төньяк полюс. Әгәр шушы Күктау
булмаса, Мәскәү дә, экватор да, котып та гап-гади географик
төшенчәләр булып кына калырлар иде.
А.Гыйләҗев.
--- Себер өчен монысы да гаҗәп түгел, чөнки котып белән чүл
арасында ята бит ул, монда җәй көне кар яварга, ә кыш көне яңгыр
коеп китәргә дә мөмкин.
Ф.Бәйрәмова

3) Гомумән, шул урын тирәлегендәге мәйдан; төньяк. Безне хаҗга
алып барам, ди бит, ә үзе, бәдбәхет, --- безне әллә нинди зәмһәрир
салкыннары булган җирләргә, котып якларына алып киткән!

А.Расих. Кыш ияртеп, котып якларыннан Килә кошлар – карабүрек-
ләр ---.
Ә.Баян. Бар да пардан... – Ап-ак кардан Кырлар юрган
ябынган. Салкын җилләр Әкрен генә Исә котып ягыннан.

Җ.Тәрҗеман
4) иск. күч. Ниндидер бер өлкәдә зур уңышларга ирешеп танылу
алган абруйлы кеше. Үзе яшәгән дәвернең котыбы булу
5) күчерелмә мәгънәдә Капма каршы якларның берсе. Мондый кыю тәвәккәллек тиз
арада халыкны социаль яктан ике котыпка аерды да куйды.

Ә.Еники. «Мөгаллим» һәм «Мөгаллимә» – әлеге фаҗиганең ике
котыбы.
М.Гайнетдинов
6) күчерелмә мәгънәдә Салкын урын; салкынлык.
Тагын котып эчендә кыш чыгасыз инде. – Ха-ха-ха! – дип кешнәп
кычкырды --- [Тимерҗан].
В.Имамов. Тора-бара бу йорт котыпка
әйләнгәндәй тоелды.
Р.Мулланурова. Ил кодрәте – кылган догабызда,
Кыйбла тарафына йөз тотып... Изге дога... намаз вакытында Эри
йөрәктәге мең котып.
Ф.Гыйззәтуллина
2. с. мәгъ. Котыпка 1. (1 мәгъ.) бәй ле. [Бату хан:] --- Минем Урдам
котып яктан, туң даладан алып Каф тауларына, Кырын Атауга
хәтле сузылачак.
В.Имамов. Алар [таулар] Зәйтуганны котып яктан
искән салкын җилләрдән саклап торалар кебек.
Ф.Бәйрәмова
Котып кебек Бик салкын. Котып кебек суык дәрьясында Ничек
кенә яшәп калырга?
Л.Шәех. Котып сал кынлыгы кара котып
салкыны
. Үзем сораган ихлас киңәшкә син әйткән боздай салкын
сүзләрне ишеткәч, --- бөтен тәнемә котып салкынлыгы иңде!

М.Вәли Барҗылы. Котып салкыны Үтә салкын һава, ачы, зәмһәрир
суык. Чүпрә саткан өчен тотып япканны, андый кыланмышлар өчен
утырталар да утырталар инде... һәм аның [Заһидәнең] бәгыренә,
котып салкыны булып өерелеп, утыз җиденче еллар-
ның шаукымы бәреп кергәндәй булды.


М.Маликова. Гамирның күз күреме тарайганнан-тарайды,
колакларында бертуктаусыз су шаулады, котып салкыны бөтен
тәнен биләп алды.
Х.Шир мән. Өйдә котып салкыны: мичкә ягыл-
маган, ашарга пешерелмәгән.
Ватаным Татарстан
message-reply
Җир шарының полюсы, шул тирəдəге урын; полюс
message-reply
favicon
Добавить опредение, картинку или аудио
Meaning of “котып” на Татарский язык – 1. 1) Җир шары (һәм башка планеталар) кү...
Запрос на перевод, если нет определений или определения недостаточно ясны для "котып"?
Задайте вопрос, если что-то непонятно по поводу слова "котып".