“кон” в толковом словаре – Татарский язык

kon
кон (Cyrillic)
50436 самое распространенное слово
исем, рус теле
1) Отышлы уеннарда акча яки шул акча бәрабәренә
торырдай башка әйбер салына торган махсус урын. Зурлары [карта
уйныйлар]. Һәркайсының шырпы тартмасында, коннарында
[кырыена дегет сыланган калай банкада] – кызыл таракан.
Г.Гобәй
2) Отышлы уен барышында махсус урынга җыелган акча. Карта
уйнаштыргалыйм. Этлекне дә белә башладым. Күз ачып йомганчы
бер картаны икенче карта белән алыштырып куям. Күрсәләр – ипи
шүрлегенә эләгә, күрмәсәләр – бөтен кон минеке.
Ф.Хөсни
3) Карта, шахмат һ.б.ш. уеннарның бер партиясе
4) Чүрәкәй, кузна һ.б.ш. уеннарда сага яки аткый төшәргә тиешле
урын
message-reply
исем, искергән сүз
Тышкы кыяфәт; күрек, ямь (кешегә карата). Адәм
дисәң – коны юк, хайван дисәң – йоны юк.
Мәкаль. Колда кон булмас,
йөгерек атта сын булмас.
Мәкаль
message-reply
Конар -диал.) I. Кыяфəт, төс; күрек, ямь. II. КОН 1. Кузна, чүрəкəй һ. б. ш.
уеннарда аткый яки сага барып төшəргə тиешле сызык 2. Отышлы уенда акча яки
башка əйбер салына торган билгеле бер урын. Шул урынга уен барышында
җыелган акча 3. Кəрт, шахмат һ. б. ш. уеннарның бер партиясе
message-reply
favicon
Добавить опредение, картинку или аудио
Meaning of “кон” на Татарский язык – 1) Отышлы уеннарда акча яки шул акча бәр...
Запрос на перевод, если нет определений или определения недостаточно ясны для "кон"?
Задайте вопрос, если что-то непонятно по поводу слова "кон".