“килен” в толковом словаре – Татарский язык

исем
1) Улының яки энесенең хатыны. Көзге катык, көмеш
кашык – кызым белән киявемә; язгы катык, ярык кашык – улым
белән киленемә.
Мәкаль. [Мәхүп әби:] Дөресен әйтим, киленне башта
яратмаган идем, хәзер күз ияләште. Нишлисең, урыс та бит, ахирәт,
ата баласы...
А.Алиш. Ат булгач, бер йөреп кайтыйм дип, әнкәй дә
бармакчы иде, Сафа бабайның килене бәбәйләргә тора, шуңа
булышырга кеше кирәк дип чакырдылар ---.
Г.Ибраһимов
2) Әле яңа гына кияүгә чыккан яшь хатын. Таңда су алганда, яшь
киленнәр, Туктап, таң җилләрен тыңларлар. Һ.Такташ. Яшь
киленнәр утырып җеп эрлиләр ---.
С.Хәким. Шул туфракта ата-
бабаларының сөякләре ята, шунда аның гомердәшләре Миңлебай
картлар, Минҗиһан корткалар, шунда аның күз


алдында үсеп җиткән яшь ирләр, яшь киленнәр ---. Ә.Еники
3) Өлкән буын кешеләренең яшь хатыннарга мөрәҗәгать итү сүзе.
Ә, синмени әле бу, Акбикә килен? Шөкер! – диде карт, тукталып.
Җитмештән узган карчык аның өчен һаман да килен иде әле ---.

Ә.Еники
message-reply
1. Улының яки энесенең хатыны 2. Яңа гына кияүгə чыккан яшь хатын
3. Гомумəн өлкəн буынның яшь буын хатыннарына дəшə торган сүзе
message-reply
favicon
Добавить опредение, картинку или аудио
Meaning of “килен” на Татарский язык – 1) Улының яки энесенең хатыны. Көзге кат...
Запрос на перевод, если нет определений или определения недостаточно ясны для "килен"?
Задайте вопрос, если что-то непонятно по поводу слова "килен".