“җәяү” в толковом словаре – Татарский язык

рәвеш
1. 1) Үз аягы белән, ат лап. Атка атланып чыгып киттем, җәяү
кайтып киләм.
М.Әмир. Соңгы өч тиенен юл чатында утырган гарип кә биреп,
үзе, трамвайга утырмыйча, җәяү китә торган кеше иде Баграт.
М.Юныс.
Басу юлыннан җәяү атла ганда, я булмаса урманда җиләк җый ганда, мин,
кычкырып, шуны [Г.Ту кайның «Шүрәле»сен] сөйләп чыгам.
Казан утлары
2) күчерелмә мәгънәдә Хәерче хәленә төшеп; бар булган милекне югалтып. Тормыш бер кадәр
тигезләнде кебек – элеккедәй череп баючылар да, кара җәяү калучы ярлылар да
күренми диярлек.
Ә.Еники
2. и. мәгъ. Үз аягы белән атлап ба ручы, җәяүле кеше. Җәяүнең сукмагы тар, алай
да турылыгы бар.
Мәкаль
Җәяүгә калдыру Бөлдерү, мал мөлкәтсез калдыру, тәмам фәкыйрь леккә
төшерү. Җәяүгә калу искергән сүз 1) Ат сыз калу, аттан мәхрүм булу; 2) Ма шинасыз,
транспортсыз калу; 3) Алда барудан туктау, беренчелектән төшү, өстенлекне
югалту. И и, балалар, ат сыз, эшегез җәяүгә кала бит инде бо лай булгач.
З.Зәйнуллин; 4) Бар булган милекне югалтып, хәерче хәлендә калу. Әгәр болай
яуса, тагын бер кара җәяү гә калачакбыз бит.
М.Мәһдиев. Бала чагасы, мал
туары белән кемнең кыч кырып янасы, йә булмаса, кара җәяү каласы килсен?

Г.Бәширов. Җәяү йөрү Җил яисә буран карны, җирдән кү тәрми, астан себереп
йөртү
message-reply
favicon
Добавить опредение, картинку или аудио
Meaning of “җәяү” на Татарский язык – 1. 1) Үз аягы белән, ат лап. Атка атланы...
Запрос на перевод, если нет определений или определения недостаточно ясны для "җәяү"?
Задайте вопрос, если что-то непонятно по поводу слова "җәяү".