“итек” в толковом словаре – Татарский язык

исем
1) Озын кунычы күннән, кирзадан, брезенттан тегелгән, каты та банлы
аяк киеме. Кулына щётка тоткан Саттар тышта итек тазартты ---.
А.Таһиров. [Булатовның] Ишектән керер-кермәс беренче соравы шул булды:
– Нәрсә, Галиулла, баттыңмыни? – Булды ла шул, кадалгыры, – диде Галиулла,
резин итеген сала-сала.
А.Алиш. Агай бер ялтырап торган паркет идәнгә, бер
аяк очына карап алды да, иелеп, күн итекләрен сала башлады.
М.Галиев
// Күннән тегелгән йомшак аяк киеме, күн итек (борынгы болгарларда)
2) Озын кунычлы, йомшак табан лы, мех эчле күн аяк киеме. Өстендәге киеменә,
аягындагы мех итегенә караганда, очучы булырга тиеш иде ул.
А.Шамов
3) Йоннан басылган, балтырлы киез аяк киеме. Ахырда түзмәдем: бер
тәнәфес вакытында ул дөмеккере туфлиләрне укытучылар бүлмәсендә салып
калдырып, киез итектән йөри башладым ---.
Ф.Хөсни. Зират капкасы
төбендә, хатын-кыз арасында, итек кунычыннан карга баткан хәлдә,
ана басып калды.
М.Маликова. Быел

киез итек тә күп булыр, кыска тун да җитәрлек булыр, колакчыны да, башкасы
да – бөтенесе булыр, боерган булса.
Г.Бәширов
Итеген (итек табанын ) ялау (үбү ) Үз максатына ирешү өчен, түрәләргә
ярамсаклану, аларга түбәнсенеп баш ору; лакейлык, әләк белән көн күрү. Ул
шул максатларына ирешү өчен, теләсә нинди әшәкелеккә барыр, теләсә
кемнең итеген ялар.
Ә.Еники. Итек астында (булу, яшәү ) Кемнең дә бул са
хакимлеге астында булу, кемгәдер тулысынча буйсынып яшәргә дучар ителү.
Искәндәр, сөйгән Ленинградын, Мәрьяме белән Маратын Гитлер итек астында
күз алдына китереп, йөрәге әрнүенә түзә алмыйча, күзләрен йомды.
Г.Гобәй.
Мөхәммәт, аның сүзләрен куәтләгәндәй: – Урыс итеге һәм марҗа итәге
астында яшәгән милләт без, – дип кенә куйды ---.
З.Хөснияр. Фашист
ерткычлар итеге астында чыдап яшәр дип уйлыйсыңмы син әллә халыкны?

М.Маликова. Итек табанына тормау Берәр кешедән дәрәҗәсе, абруе түбән
булу турында. Насыйров Сәидәне дә тикмәгә күтәрми, шул кисәү агачы белән
абруегызны төшермәкче... Югыйсә, ул сезнең итек табаныгызга да тормый!..

А.Каһһар. Итек туздыру Файдасызга, бушка йөрү. Ике ел армиядә итек
туздырдым.
З.Фәтхетдинов
message-reply
1. Озын кунычы күннəн, кирзадан, брезенттан тегелгəн, каты табанлы күн
аяк киеме 2. Озын кунычлы, йомшак табанлы, мехы эчкə каратылган күн аяк
киеме 3. Йоннан басылган, балтырлы киез аяк киеме; киез итек. ИТЕК БАСУ -
Йоннан киез аяк киеме хəзерлəү
message-reply
favicon
Добавить опредение, картинку или аудио
Meaning of “итек” на Татарский язык – 1) Озын кунычы күннән, кирзадан, брезент...
Запрос на перевод, если нет определений или определения недостаточно ясны для "итек"?
Задайте вопрос, если что-то непонятно по поводу слова "итек".