“иншалла” в толковом словаре – Татарский язык

inşalla
иншалла (Cyrillic)
модаль сүз, гарәп теле
1) дини сүз Алла боерса, Алла теләсә, Алла язган булса
(берәр нәрсәнең үтәлүенә ыша нып әйтелә). – Юлда булуың әйбәт, – диде
Гөлсәйдә. – Урыны җәелсә дә, йокы алдырып булмас. Иншалла, аяк өсте дә
барып җитәрбез.
Ф.Яруллин.
...Зөләйха бугазына килеп тыгылган ачы төерне йотып җибәрә дә елмай-
гандай итә: – Әнә ич, кайтып-табылып торалар, иншалла, безнекенең дә
ризыгы киселмәгәндер әле, – дип куйгалый.
А.Гыйләҗев. Ихластан үкенгән,
тормышын яңадан «бисмилла» белән башлаган кешегә Аллаһ Тәгаләнең чиксез
ярдәме ирешер, иншалла.
Асылъяр
2) Ихтимал, бәлки, мөгаен, минем уемча. Бәлкем әле, Сафаны солдатка
алмаслар да, сугыш-орышы да алай кисәк кенә килеп чыкмас, иншалла.

М.Галәү. Кыз-хатын – ул туганнар сүзенә караучан халык, син ныгытып
әйтсәң, иншалла, күнәр ул.
Ш.Камал. Синең улларың дөнья күрмәгән егетләр
түгел, иншалла, җаен табарлар әле.
Т.Гыйззәт
message-reply
Алла телəсə, алла кушса, алла боерса (берəр нəрсəнең үтəлүенə
ышаныч белəн əйтелə) 2. Бəлки, мөгаен, минем уемча [анысын, и. , кичерерсең]
message-reply
favicon
Добавить опредение, картинку или аудио
Meaning of “иншалла” на Татарский язык – 1) дини сүз Алла боерса, Алла теләсә, Ал...
Запрос на перевод, если нет определений или определения недостаточно ясны для "иншалла"?
Задайте вопрос, если что-то непонятно по поводу слова "иншалла".