“гел” в толковом словаре – Татарский язык

gel
гел (Cyrillic)
рәвеш
1) Һәрвакыт, һәрчак, һаман. Гел тугры сөйлә, Балам, сүзеңне! Уйнап
та алдама, Тыңла сүземне!
М.Фәйзи. Ачык дәрестән соң әнә гел шулай була.
М.Мәһдиев. Эштән буш сәгатьләрдә аның кулында гел гармун булыр иде.
Г.Ахунов
2) Бертуктаусыз, өзлексез. Җилләрдә гел ишелә торды «Тормыш» дигән
кибәнегез.
Ф.Яруллин
3) Бары тик, гына. Улым – өйдә магнитофон, китап, кассеталар, пла-
стинкалар, гитара белән генә яшәгән, дөньяны гел алсу кершәндә генә күреп
өйрәнгән улым – чит җирләрдән хат яза.
М.Мәһдиев
4) Бөтенләй, тулысынча. Утызынчы елларда безнең авыл гел марксистка
әйләнде дә бетте.
М.Мәһдиев. --- игътибар белән укысаң, аларның, ки-
ресенчә, гел дөньяви рух белән сугарылган, хәтта кешеләрне гыйш-гашрәткә,
уен-көлкегә чакыручы «бидгатьләрдән» торган булуын күрәсең.
М.Госман.
Әллә соң мин гомерем буйларына Гел ят көйләр генә көйләдемме?
Х.Әюп
5) Төп-төгәл, нәкъ. Халык күңелен дәвалауда Гел табиблар төсле сез. Мә-
дәниятле, сәнгатьле, Рухиятле кеше сез.
И.Әширов. – Шахта бабай, бер
җырлыйбызмы? – диде. – Әйдә! – диде Габдрахман абзый, гел шуны гына көткән
кебек.
Ә.Галиев
6) Һәммәсе, барысы да, барчасы.
Тамашачы да – гел шул ук кешеләр,
«концертка» дигән акчалары җыелып өлгерми хәзер.
К.Кәримов
7) Бер дә, һич, әз генә дә. Һәрвакытта ул җиңгән. Мактаганнар аны
һәрчак, Бер дә төшерми телдән. Ләкин


Айгыр шатланмаган Бу мактауларга гел дә. Ф.Яруллин. Зәлия белән алар ин-
ститут коридорында гел көтмәгәндә очраштылар.
Р.Вәлиев. Авылда әле ту-
гыз баш ат бар. Аларның дүртесе гел җигелми, чөнки җигеп йөрер кеше юк.

В.Нуруллин
message-reply
-рəв.
1. диал. Гелəн -Һəрвакыт, еш. Өзлексез, туктаусыз 2. Бөтенлəй, тулысынча.
Барысы да [монда гел читлəр]
message-reply
favicon
Добавить опредение, картинку или аудио
Meaning of “гел” на Татарский язык – 1) Һәрвакыт, һәрчак, һаман. Гел тугры сө...
Запрос на перевод, если нет определений или определения недостаточно ясны для "гел"?
Задайте вопрос, если что-то непонятно по поводу слова "гел".