“бүлмә” в толковом словаре – Татарский язык

исем
1) Йортта, фатирда: стеналар белән аерып эшләнгән бүлем. Бүлмә якты, чиста һәм җыйнак иде. И.Гази. [Лениза] --- чәчләрен бигуди кәтүкләренә чорный-чорный, йокы бүлмәсенә атлады. Х.Камалов. Бу бүлмәдә түгел, әллә коридорда, әллә күрше бүлмәдә тамаклары карлыгып беткән кешеләр сөйләшәләр. Г.Гобәй

2) Предприятие, учреждение һ.б.ш. урыннарда махсус бүлем. Бәлки, сезне спорт бүлмәбез кызыксындырыр. Ф.Яруллин. Сулда – чишенү бүлмәсе. Д.Аппакова. Канцеляриягә – үз бүлмәсенә алып керде. М.Әмир
message-reply
favicon
Добавить опредение, картинку или аудио
Meaning of “бүлмә” на Татарский язык – 1) Йортта, фатирда: стеналар белән аерып...
Запрос на перевод, если нет определений или определения недостаточно ясны для "бүлмә"?
Задайте вопрос, если что-то непонятно по поводу слова "бүлмә".