“бистә” в толковом словаре – Татарский язык

исем
1) тарихи Россиядә, XI– XIII йөзләрдә, крепостной булмаган халык яшәгән зур авыл, шәһәрчек. Шәһәр ныгытмасының тышындагы бистәләрнең вак йортлары, рум бистәсенең чиркәү гөмбәзе күренде... Г.Гобәйдуллин. Ханнар булып ханнар көнләшерлек тамаша – сарайлардан тезелгән бай урамнар, үзәкнең күкрәген икегә ярып, бистәне көнбатыш һәм көнчыгыш өлешләргә бүлә. Сөембикә

2) Шәһәрнең эчендә яки кырыенда аерым урнашкан өлеш, район, шәһәрчек. Зур-зур яңа йортлар салына безнең Әмәт тавы бистәсендә. Ф.Хөсни. Тавы белән бергә өскә авам-авам дип торган нарат күләгәсендә үлән дә шытмый, дип, күрше-күлән бистәгә үк күченде. Н.Гыйматдинова. Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр күңелле бүләк алды. Ватаным Татарстан
message-reply
favicon
Добавить опредение, картинку или аудио
Meaning of “бистә” на Татарский язык – 1) тарихи Россиядә, XI– XIII йөзләрдә, к...
Запрос на перевод, если нет определений или определения недостаточно ясны для "бистә"?
Задайте вопрос, если что-то непонятно по поводу слова "бистә".