“бәхетсез” в толковом словаре – Татарский язык

сыйфат
1. 1) Бәхете булмаган, бәхеттән мәхрүм булган; кайгы-хәсрәт кичергән. Әмма үзем, Инессаны күрү белән, ай бичара, бәхетсез күбәләгем, дип тормадым. А.Хәсәнов

2) Бәхетсезлек китерә торган. Бәхетсез тормыш аның кешегә булган ышанычын көннән-көн какшата, ягымлы күңел хисләрен көннән-көн тупасландыра, саектыра бара иде. З.Фәйзи. Бәхетсез җир өстеннән поезд чаба. Ф.Садриев

2. и. мәгъ. Бәхете булмаган кеше. Бәхетсезне ат өстендә эт талар. Мәкаль. Бәхетле дә, бәхетсез дә Вакытны саный. Ә.Мәхмүдов

Бәхетсезгә җил каршы Уңышсызлыкка очрау, уңай туры килмәү. Ләкин, бәхетсезгә җил каршы, дигәндәй, чиртми генә бит балык. Таныш өянкеләр
message-reply
favicon
Добавить опредение, картинку или аудио
Meaning of “бәхетсез” на Татарский язык – 1. 1) Бәхете булмаган, бәхеттән мәхрүм б...
Запрос на перевод, если нет определений или определения недостаточно ясны для "бәхетсез"?
Задайте вопрос, если что-то непонятно по поводу слова "бәхетсез".