“баскыч” в толковом словаре – Татарский язык

baskıç
баскыч (Cyrillic)
исем
1) Менгәндә яки төшкәндә басарга рәт-рәт беркетеп тезелгән басма яки аратадан ясалган җайланма. Өйалдына аяк басу белән, озын баскыч күземә чалынды. К.Миңлебаев. Алар, бик матурлап эшләнгән агач баскычтан менеп, өйалдыннан икенче катка күтәрелделәр. Р.Кәрами. Гыйльметдин йөгерә-атлый тышка чыкты һәм, бермәлгә баскычта тукталып, тирә-якка күз салды. Ф.Сафин
// Менү һәм төшү өчен бер басмалы җайланма. Машина баскычы

2) Текә яки авыш өслектә, менәргә яки төшәргә уңайлы итеп, басмага охшатып ясалган чыгынты, киртләч. Яр кырыена җиткәч, баскычлы сукмаклардан, калтырана-калтырана, инешкә килде… Н.Хәсәнәв

3) күчерелмә мәгънәдә Үсү, үзгәрү, катлаулана бару, кыенлашу, дәрәҗәгә күтәрелүнең аерым этаплары, бер өлеше. Сүзлекчелек өлкәсендә яңа баскыч – татар теленең яңартылган 4 томлык аңлатмалы сүзлеге. Н.Хисамов. Олы алдану кичергәннән соң, ул инде чираттагы шаукымга сагаеп карый, тормыш баскычларыннан күтәрелү өчен, икейөзлелек кылып уйнарга мәҗбүр була. М.Галиев. Кәбир әфәнде «Мәгариф»не, инде үтелгән баскыч, шәкертлек мавыгуы, дип кенә карый. Ә.Фәйзи. Әхмәтсафа, бераз урысчасы сынату сәбәпле, әзерлек сыйныфының икенче баскычына кабул ителде. Ф.Сафин
message-reply
1. Гадəттə бер пар янəшə терəк киртəгə, тактага яки арканнарга
беркетеп тезелгəн араталардан, басмалардан тор. менү-төшү җайланмасы.
Менү өчен бер басмалы җайланма [кабина баскычы] 2. Баскыч басмасы
сыман киртлəчлəнеп торган рельеф; җир киртлəче, терраса. Текə битлəүгə
менə торган сукмакның киртлəчлəнгəн өлеше 3. күч. Үсү, күтəрелү дəрəҗəсен
билгели торган бүленешнең бер өлеше. Үсеш, күтəрелешнең аерым бер
өлеше дип исəплəнгəн вакыйга, чор, стадия. Катлаулану, кыенлашу дəрəҗəсе
message-reply
favicon
Добавить опредение, картинку или аудио
Meaning of “баскыч” на Татарский язык – 1) Менгәндә яки төшкәндә басарга рәт-рәт...
Запрос на перевод, если нет определений или определения недостаточно ясны для "баскыч"?
Задайте вопрос, если что-то непонятно по поводу слова "баскыч".