“атмосфера” в толковом словаре – Татарский язык

исем, грек теле
1) Җир шарын һәм кайбер башка планеталарны чолгап алган газсыман тышча. Алар, әлбәттә инде, --- К.Я. Кондратьевның зур галим, атмосфера һәм аның состав өлешләренең Җир климатына тәэсирен өйрәнү өлкәсендә зур хезмәтләрнең авторы икәнен беләләр. Ф.Углов. [Фохис:] Бу планета җиргә караганда якынча өч тапкыр зуррак. Монда да атмосфера һәм яшеллек бар. Р.Мөхәммәдиев

2) сөйләм телендә Һава, һава торышы. Атмосфераны атналык күзәтү нәтиҗәләре

3) физика Газсыман җисемнәрнең басымнарын үлчәү берәмлеге. Әллә шул ярдәм итте, көчәнә торгач, пар басымын тиешле атмосферага күтәрдем. М.Юныс

4) күчерелмә мәгънәдә Чолганыш, мохит, шартлар. Ә чынлап әйткәндә, әдәби атмосфераның тәэсире булмый калмады. С.Сөләйманова
message-reply
1. Җир шарын чолгап алган газсыман тышча 2. Һава,
һава торышы 3. күч. Чолганыш, шартлар [дошманлык атмосферасы]
4. Газсыман җисемнəрнең басымын үлчəү берəмлеге
message-reply
favicon
Добавить опредение, картинку или аудио
Meaning of “атмосфера” на Татарский язык – 1) Җир шарын һәм кайбер башка планеталар...
Запрос на перевод, если нет определений или определения недостаточно ясны для "атмосфера"?
Задайте вопрос, если что-то непонятно по поводу слова "атмосфера".