“әрлән” в толковом словаре – Татарский язык

исем, зоология
1) Кимерүчеләр отрядыннан, бөртекле үсемлекләр белән тукланып (шул рәвешле иген культураларына зыян китереп), җиргә өн казып яши торган җәнлек. Һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши. Г.Тукай. Укытучы әйтүгә, балаларның күбесе, башак өеменнән утыз-кырык адым читтә бер әрлән күреп, шаулаша башладылар. Г.Гобәй. Еракта ялгыз җайдак шәүләсе күренеп кала, әллә кайда гына әрлән сызгыруы ишетелгән кебек була… Ә.Еники

2) күч. ирон. Югары урында эшләүче һәм, урыныннан файдаланып, үзенә мал-мөлкәт туплап яшәүче кеше. Ах, бик тә вакытсыз килеп төште бу Мәскәү әрләннәре! А.Гыйләҗев
// Гомумән үзен генә кайгыртып яшәүче кеше. Хәзерге заман кешесе кәҗә түгел, аны бүре белән генә куркытып булмый! Хәзер әрләннәр заманы. М.Маликова
message-reply
favicon
Добавить опредение, картинку или аудио
Meaning of “әрлән” на Татарский язык – 1) Кимерүчеләр отрядыннан, бөртекле үсем...
Запрос на перевод, если нет определений или определения недостаточно ясны для "әрлән"?
Задайте вопрос, если что-то непонятно по поводу слова "әрлән".