“әни” в толковом словаре – Татарский язык

äni
әни (Cyrillic)
исем
1) Үзеннән туган балаларга ана булган хатын-кыз (анага мөрәҗәгать иткәндә яки аның турында сөйләгәндә кулланыла). Хатны Әминәнең

әнисе язган иде. Р.Вәлиев // әнисе тартымлы формада Ирнең хатынына эндәшү, мөрәҗәгать итү сүзе. – Көрәш, улым, көрәш. Әхмәдулланыкы дисеннәр, име, картым! – Үзләре беләләрдер, әнисе. – Әхмәдулла абзый кырт кисте. Р.Бәшәр

2) Ирнең әнисе, каенана

3) Үзенең балаларына карата ана мөнәсәбәтендә булган хайван, кошкорт һ.б. [Бүре балалары] Мөлдерәмә күзләрен безгә төбәп калганнар да:

«Нигә безне әнисез калдырдыгыз?» – диләр сыман. Н.Хәсәнов
message-reply
favicon
Добавить опредение, картинку или аудио
Meaning of “әни” на Татарский язык – 1) Үзеннән туган балаларга ана булган ха...
Запрос на перевод, если нет определений или определения недостаточно ясны для "әни"?
Задайте вопрос, если что-то непонятно по поводу слова "әни".