“әләк” в толковом словаре – Татарский язык

исем
1) Оешма җитәкчеләренә, хөкүмәт вәкилләренә һ.б.ш. югары органнарга, кемне дә булса берәр нәрсәдә гаепләп, яла ягып язылган яки телдән хәбәр ителгән яшертен шикаять. Шымчылык итү, яла ягу, әләк язу – болар аның [Шоманың] канына сеңгән, яшәү рәвешенә әйләнгән. Ф.Сафин. Нәҗес куллар тарафыннан язылган күпме әләк! И.Юзеев. Ксенофонтов, үзенә алиби өчен, әти өстеннән әләк яздырта. Х.Камалов

2) Берәр кеше яки нинди дә булса вакыйга яисә гамәл турында ризасызлык белән җиткерелгән сүз, хәбәр. – Әлеге әләкне актив утырышында тикшерик!

--- – Бик хуп. Тик менә «әләк» диюегез

генә ошап бетми. Әләк түгел, үтенеч бу. Г.Бәширов
message-reply
favicon
Добавить опредение, картинку или аудио
Meaning of “әләк” на Татарский язык – 1) Оешма җитәкчеләренә, хөкүмәт вәкилләр...
Запрос на перевод, если нет определений или определения недостаточно ясны для "әләк"?
Задайте вопрос, если что-то непонятно по поводу слова "әләк".