“ачы” в толковом словаре – Татарский язык

сыйфат
1. 1) Лимон, миләш, балан, мүк җиләге, серкә кебек нәрсәләрнең тәмен хәтерләтә торган, шундый кискен тәмгә ия булган. Атасы ачы алма ашаса, улының теше камашыр. Мәкаль. Җир җиләге ачы була, Үз вакытында пешмәсә. Җыр

2) Әрем, борыч, хинин тәме кебек.

Ачы дару

3) Сизү органнарына бик начар тәэсир итә торган, агулы. Парпылый дәдәй, дилбегәне чанадагы саламга ташлап, тәмәкесен төрде, чакма чагып ут кабызды, җил тау битенә ачы тәмәке исе таратты. Р.Батулла

4) диалекталь сүз Бозылган, искергән, ачыган. Ачы катык кирәк булса, асраулардан сорарсың. Т.Гыйззәт

5) диалекталь сүз Махсус ачытылган. Саҗидәләрнең авылларына баручы бер-бер хатынны ишетсә, ул кичтән үк, авыл сатучысыннан гына он алдырып, ачы күмәчләр сала, биш-алты гына вак бәлеш ясый... Г.Исхакый

6) диалекталь сүз Кислотасы артыграк булган (җир, туфрак). Безнең үз колхозыбызда гына да әллә ничә төрле туфрак бар. Берсе ачы аның, берсе төче, дигәндәй, берсе структуралы, икенче төрлесе – тузан гына. Г.Бәширов

7) күчерелмә мәгънәдә Кайгы-хәсрәтле, моң-зарлы, бик күңелсез, бик авыр. Муса аны үзенең ачы хисләр тулган йөрәге белән, яртысын ярып бирердәй үз җаны белән тергезде. Ш.Маннур // Кайгы аркасында булган, кайгы китергән. Элеккеге ачы күз яшьләре хәзергенең тәмле ашларына таммасыннар әле. А.Әхмәт

// Каты авыртулы, үзәккә үтәрлек. Тик Борисов шул минутта ук күкрәгендә кинәт бер ачы сызлау сизде. Г.Бәширов

8) күчерелмә мәгънәдә Физик һәм рухи яктан зур түземлек сорый торган. Шул афәт-

тән соңгы беренче елларны ук без, ачлыктан кая барып бәрелергә, кемгә

сыенырга белмичә, аптырашып, ачы ятимлекнең ни икәнен татый башладык. Р.Хисмәтуллин

9) күчерелмә мәгънәдә Бик үзәк өзгеч, ярсулы. Аның җеназасын күтәреп чыкканда, нинди ачы тавыш белән: «Бәхил бул, бәхил бул!» – дип кычкырган иде. Г.Исхакый

10) күчерелмә мәгънәдә Бик көчле, үтә яңгырап торган. Авыл һаман үзенең тирән вә тыныч йокысында; тик сирәк кенә кайдадыр берәү ачы сызгырып җибәрә, кемдер өзек кенә җыр көйли дә музыка тартып куя. Г.Ибраһимов

11) күчерелмә мәгънәдә Ачулы, усал, үткен. Назыйр кереп китүгә, Җиһангир тагы ачы сүзләр ата башлады. Г.Ибраһимов

12) күчерелмә мәгънәдә Үткен, көчле. Г.Камал, ачы сатирасы аркылы, буржуа-мещан тормышындагы ваклыкларны, җитешсезлекләрне, тискәрелекләрне рәхимсез тәнкыйть уты астына ала. М.Гали

2. и. мәгъ. 1) Билгеле бер нәрсәләр составында булып, сизү органнарына начар тәэсир итә торган тәм, ис һ.б.ш.

2) Кислота, селте. Без эшләп чыгарган сабынның ачысы ашаган [синең кулыңны]. Ә.Фәйзи

3) Кискен авырту, сызлану. Әй казак камчысы, Сыртка тия ачысы. Җыр

4) күчерелмә мәгънәдә Кимсетелүләр тәэсирендә туган халәт, бәхетсезлек, уңышсызлык аркасында булган авыр хис. Илаһының юмарт бүләге – Чатыр тау тәхете бирелгән, Бөеклекнең данын, ачысын Тоемлау бәхете бирелгән. М.Галиев. Вакыт үткән саен, көндәшлек ачысы кимемәсә дә, Сәгыйдәнең ачыга чыдавы арта барды. Г.Исхакый

5) күчерелмә мәгънәдә Төрле газаплар, михнәт, кайгы-хәсрәт тәэсирендә булган авыр хәл. Ачыны татымаган – татлының тәмен белмәс. Мәкаль. Ярый, туган, дөньяның ачысы да булды, төчесе дә булды. Г.Ибраһимов

3. рәв. мәгъ. 1) ачыга диалекталь сүз Ачытып, чүпрә салып. Мәләкәс сөйләшендә «йывача – раштуага каршы кичтә, сарыклар күп булсын дип, арыш оныннан ачыга мич төбендә пешерелә торган бавырсак» дип күрсәтелә. Г.Мөгътәсимова

2) Үзәк өзгеч итеп. Шулвакыт кинәт Алтынчәчнең ачы кычкырган тавышы ишетелә. М.Җәлил

4. хәбәр функциясендә Зәһәр, усаллык, явызлык белән тулы. Келт-келт итеп, Гөлкәй көлеп куйды: «Ай-һай телең ачы, Харис!» – дип. М.Җәлил

Ачы белән авызлану 1) Авыр, газаплы, михнәтле тормышта туу, үсү. Василий ачы белән авызланды. Шактый озак татыды ул ачыны. А.Гыйләҗев;

2) Телгә ачы, усал булу. Ачы сабак кара ачы тәҗрибә. Киртә ватып алга ыргылырга маташканнарны, җәмгыятьнең язылмаган законнарын бозып, серне читкә чәчкәннәрне, телләренең урыннарын белмәгәннәрнең чәчрәп егылып төшүләрен Асаф күреп торды, күрде дә ачы сабак алды. Р.Батулла.
Ачы су Күңелдәге ачу, үпкә, рәнҗү. Алай да малайның күңел төбендә бүген ачы су тора: кемдер кергән дә ятим хатын Пикланы талап, Миңнешне матур күлмәксез калдырып чыгып киткән. Р.Батулла. Ачы тәҗрибә Баштан үткән нәрсәләр, яшәештә булган авыр хәлләр аша килгән тормыш тәҗрибәсе.
Ачы телле Усал, чәнчеп, «йөрәккә кадап», төрттереп әйтә торган кеше турында. Гөлләр, ап-ак сакаллы картның бу кадәр ачы телле булуына гаҗәпләнеп, сүзен дәвам иттерде. Г.Әпсәләмов.
Ачы тир кара әче тир. Безнең күпме ачы тир сыгылып салынган ул сабынга. Ә.Фәйзи.
Ачы-төчене тату кара әчесентөчесен тату
message-reply
-с.
1. Лимон, мүк җилəге, серкə кебек нəрсəлəрнең ачылыгын
хəтерлəтə торган тəм 2. Əрем, борыч, хинин тəме кебек тəм 3. Сизү
органнарына начар тəэсир итə торган [ачы төтен исе]. и. Шундый
тəм яки ис 4. Ачыган, ачытылган [ачы катык] 5. Җир, туфрак тур. :
ачылыгы артыграк (pH<7) булган 7. Кайгылы, моң-зарлы, бик
күңелсез, бик авыр [ачы язмыш]. и. Бəхетсезлек, уңышсызлык,
кимсетүлəр тəэсирендə булган авыр хис. Кайгы аркасында булган
[ачы күз яшьлəре] 8. Үзəккə үтə торган [ачы тавыш][ачы җил]
9. күч. Усал, үткен [ачы сатира]. АЧЫ БАЛ -Бал яки шикəр суына
чүпрə яки башка ачыткыч салып ачытылган исерткеч эчемлек. АЧЫ
КАКЫ -Күбесенчə кырда үсə торган, озынча яфраклы, вак кына
сары чəчəкле үлəн; сабагы ашарга ярый. АЧЫ ТОЗ -Эч йомшарткыч
дару; рус. Английская соль. АЧЫ ТОРМА -Тамыразыклы бакча
үсемлеге, яшелчə төре; рус. Редька
message-reply
favicon
Добавить опредение, картинку или аудио
Meaning of “ачы” на Татарский язык – 1. 1) Лимон, миләш, балан, мүк җиләге, с...
Запрос на перевод, если нет определений или определения недостаточно ясны для "ачы"?
Задайте вопрос, если что-то непонятно по поводу слова "ачы".