“абзар” в толковом словаре – Татарский язык

abzar
абзар (Cyrillic)
исем
1) Каралтыда терлекләр ябар өчен бүрәнәдән мүкләп эшләнгән яисә таштан салынган җылы урын; хуҗалык корылмасы. Хәзер кул астындагы барлык атларны карау, абзарларны чистарту --- кебек эшләр – барысы да Сабир бабай белән Газинур өстенә төшә. Г.Әпсәләмов. Ераккарак, аулаграк җиргә – абзарларга таба уздым да шундагы арт капкадан болынга, Түреш буена чыгып киттем. Ә.Еники. Ат абзарлары тирәсеннән барабыз. Яктырып килә. Ат абзарлары янында зур тирес өеме бар. М.Мәһдиев

2) Кыш өчен саманнан эшләнгән җылы урын

3) күчерелмә мәгънәдә Җыештырылмаган, пычрак урын. Сиңа монда кунаклар килә, ә синең өстәлеңдә – дуңгыз абзары. М.Мәһдиев

Абзар керү диалекталь сүз Көзен терлекне көтүгә кумый башлау, терлекне йортта асрый башлау
message-reply
Терлек һəм кош-корт яба яки асрый торган каралты
message-reply
favicon
Добавить опредение, картинку или аудио
Meaning of “абзар” на Татарский язык – 1) Каралтыда терлекләр ябар өчен бүрәнәд...
Запрос на перевод, если нет определений или определения недостаточно ясны для "абзар"?
Задайте вопрос, если что-то непонятно по поводу слова "абзар".