“бит” в толковом словаре – Татарский язык

исем
1) Кеше башының алгы өлеше; йөз. Адәмнең ояты – битендә.

Мәкаль. Шәрран яра кычкырудан аның йөзе кызарып чыккан, битендәге сипкелләре нәни тәңкәләр кебек җемелдиләр. Р.Хафизова. Ярулла, хикмәт, битенә кояш төшкәнче йоклый торган иде, җитмәсә, уянгач та иренчәкләнеп, иркәләнеп ятар иде. М.Хәбибуллин

2) Йөзнең яңак өлеше. Күзеннән түбән сул битендә төзәлгән бер җәрәхәт эзе дә бер карашта ук күзгә ташлана иде. Ш.Камал. Битеңнең чокырларына карап һуштан язарлар дисеңме әллә? М.Фәйзи

3) Өске өлеш, өскә карап торган, тышкы як. Чалбар аяк битенә чаклы тип-тигез булып салына. Г.Ибраһимов. Хатыны белән җиткән кызы, бармак бите кадәр генә вак-вак тиреләрне ялгап, бүрек эчлеге әзерлиләр, ике кечкенә бала аларга капчыктан тиреләр сайлап алып биреп торалар. М.Гали. Бер офыктан икенче офыккача күкнең бите карачкыл күгелҗем пәрдәгә төренә. Ә.Айдар. Вак таш җәйгән урам битенә. К.Нәҗми

4) Тау, калкулыкның һ.б.ш.ның авыш, сөзәк яны, өслеге. Кафил ямьяшел тау битен, тау итәге буйлап аккан киң елганы, аның аръягында урнашкан гүзәл каланы, каладагы бихисап алтын мәчет манараларын күрде. З.Мәхмүди. Тау битенә таралган көтү әкренләп җыела төште. М.Галиев. Әрәмәлек битендәге чишмәне беләсеңме? Казан утлары

Бит алмасы Яңакның күпереп, калкып торган өлеше. Фаягөлнең бу сөйләшүдән ризасызлыгы чыраена бәреп чыкты: бите – әлерәк кенә алсуга кабынган бит алмалары сулды, агарып китте. Г.Ахунов. Бит алмаңа коелыр яшьләрең. Ә.Ерикәй. Битеннән кан таму Сәламәтлеге ташып тору, таза, тулы канлы булу. Битен юмаган Әрсез, оятсыз, намуссыз. Бит ерту Тупас кимсетү, дәрәҗәсен төшерү, хурлау; әрсезләнү. Биткә бәрү, биткә бәреп әйтү Хәтер сакламыйча, ачыктан-ачык әйтү. Әле генә бөтен халык алдында хур итеп чыгардылар ич! Битемә бәреп әйттеләр. Г.Бәширов.
Биткә кара (корым) ягу кара биткә кызыллык китерү.Ни генә әйтим инде мин сиңа,

Ибраһим, – ди бабасы. – Бөтен нәселнең битенә корым яктың бит син моның белән. Г.Гобәй. Биткә олтан (ыштыр) каплау Оятсыз, намуссыз булу. Зифа айныган. Шунлыктан, һәммәбез дә, битебезгә олтан каплаган хәлдә, сезне өйгә кабул итми торырга туры килә. М.Фәйзи.
Биткә оят (оятлык) китерү кара биткә кызыллык китерү. Күз генә тия күрмәсен, болай булса әле, [Маһриҗамал] дус-дошман арасында биткә оят китермәс, дим. М.Гали. Биткә төкерү Кеше алдында оятка калдыру, хурлыкка төшерү. Инде син чәчкәнеңне урасың: бары да сиңа каршы баш күтәрде, синең үз балаң үзеңнең битеңә төкереп качты. Г.Ибраһимов.
Бит кызару, биткә кызыллык китерү Хурлыкка, оятка калдыру, уңайсыз хәлдә калдыру. Район, беренче мәртәбә, дәүләткә ашлыктан бурычлы булып калды. Моның өчен, иң беренче, Мансуровның бите кызара, колхозлар эшендәге бөтен кыенлыкны, иң башлап, ул күтәрә иде. Г.Бәширов. Дөрес, биткә кызыллык китерерлек итмәс Исмәгыйль. М.Фәйзи.
Бит очы кара бит алмасы. Сафаның бит очлары өшегәнен сизми калганбыз. Х.Кәрим. Киң кара чалбар, Итек шпорлы, Бит очы – алма, күзләре нурлы! З.Мансур.
Бит пешү Оятлы булу, уңайсыз хәлдә калу. Кунак килсә, ит пешә, ит пешмәсә – бит пешә. Мәкаль.
Бит сыптыру кара бит сыпыру. Безнең тачкачылар, балыкны бик күп тотып та, кырыгар сум акча эшләү хыялларына инде бит сыптырган иделәр. Ш.Камал.
Бит сыпыру (сыйпау) 1) Дога кылу. Мулла, тавыкны ашап, бер сумга ихлассыз гына бит сыйпап, мәһәр түләнгән, дип язып китте. Г.Ибраһимов; 2) Исәптә ялгышу; алдан билгеләнгән уй-хыяллар тормышка ашмау. Без алтыннарның урынын күрсәтәбез икән, аны рәхәтләнеп кенә сыпырып алачаклар. Синең белән безгә нәрсә кала: --- бит сыпырудан башка бер әйбер дә калмый. Ш.Камал
message-reply
исем
1) Китап-дәфтәрдәге һ.б.ш. лардагы кәгазь табагының бер ягы. Малай, башын аска иеп кенә, рәсемнәр белән чуарланган дәфтәр битен өстәлгә китереп салды. З.Мәхмүди.

Даруы табылса, тыйб китабының беренче битенә үк язып куяр иде Әбүгалисина галиҗәнапләре. Ф.Сафин. Шакмаклы дәфтәр битенә язылып, җыйнак кына итеп бөкләнгән дә өстенә

«Р.И. абыйга» дип язылган. Р.Ишморат

2) Китап-дәфтәрдәге һ.б.ш.лардагы кәгазь табагының тигез кисәкләргә бүлгәннән соң килеп чыккан өлеше. Кая, бер бит кәгазь бир әле. Р.Ишморат. Сезнең журналның һәр битен укып, үземә җан азыгы алам. Сөембикә. Матбугат битләрендә аларның кемлегенә, ниндилегенә кагылышлы бәхәс кузгалды. Шәһри Казан

3) күчерелмә мәгънәдә Нәрсәнең дә булса аерым бер чоры, бер өлеше; сәхифә. Карт тарихның меңләгән бите төсле мүкләнгән, Картайган, каралган, Ташланган, таушалган. К.Тинчурин. Гражданнар сугышының соңгы бите. К.Нәҗми
message-reply
исем, инг. информатика
Информатикада мәгълүмат күләмен санау берәмлеге; компьютер хәтеренең иң кечкенә элементы
message-reply
кисәкчә
1) Хәбәрнең тыңлаучыга мәгълүм булганлыгына ишарә итеп, яңадан раслау төсмере өстәп, фикерне куәтләү өчен әйтелә; ич. «Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит – Казан». Г.Тукай. Чөнки ул белә – мин бит башкарма органда эшләмим. Ф.Мөхәммәтшин. Аннары шунысы да бар: Татарстанда, башка төбәкләр белән чагыштырганда, хезмәт хаклары түләү үзенчәлеклерәк бит. И.Сафиуллин. Бу – туган илем көе бит, Кем шулай җыр суза? С.Хәким

2) Экспрессив әйтелешне өстәмә көчәйтү чарасы булып килә. Ә бит, уйлап карасаң, ул вакыттан нихәтле сулар акты. И.Гази. Өлгерер әле, ул бит хәзер шушында яшәячәк, теләсә, атна саен, хәтта көненә әллә ничә килергә була. Р.Кәрами. Югыйсә, ул бит бары тик китапларда – тузан эчендә ята торган бер көй генә булып калачак иде. И.Шакиров. Әйтәм бит, яклана белми торган, әйбәт малай ул. Тәмуг чәчәге
message-reply
I. и.
1. Кеше башының алгы өлеше; йөз 2. Йөзнең яңак өлеше 3. Нəр. б. өсте,
өске йөзе [аяк бите] 4. Тау, калкулыкның һ. б. ш. авыш, сөзəк яны, өслеге. БИТ
АЛМАСЫ (БИТ ОЧЫ) -Яңакның күпереп, калкып торган өлеше. БИТ
САБЫНЫ -Исле сабын. БИТ СӨЛГЕСЕ -Бит сөртə торган кечерəк сөлге.
II. БИТ -и.
1. Китаптагы, дəфтəрдəге һ. б. ш. кəгазь табагының бер ягы.
Китаптагы, дəфтəрдəге һ. б. ш. бер кəгазь табагы 2. күч. Нəр. б. аерым бер чоры,
бер өлеше; сəхифə [тарих битлəрен ачканда]. БИТКƏ САЛУ -Китап, журнал
һ. б. ш. басып чыгарганда җыелган гранкаларны битлəргə аерып салу; битлəү.
III. БИТ -кис. Җөмлəдə белдерелгəн фикергə аеруча басым ясап, ышандырып
əйткəндə кулл. [кыен эш бит]. Сорау җөмлəлəрдə фикерне тыңлаучыдан
раслату өчен кулл. [вакыттыр бит инде?]. Экспрессив əйтелешне өстəмə
көчəйтү чарасы булып килə [итек алып биргəнең юк бит əле]. IV. БИТ -
Информациянең иң кечкенə кисəге: бармы-юкмы (0ме-1ме) икəнне ачыклый
message-reply
favicon
Добавить опредение, картинку или аудио
Meaning of “бит” на Татарский язык – 1) Кеше башының алгы өлеше; йөз. Адәмнең...
Запрос на перевод, если нет определений или определения недостаточно ясны для "бит"?
Задайте вопрос, если что-то непонятно по поводу слова "бит".