“әллә” в толковом словаре – Татарский язык

кисәкчә
1. 1) Хикәя һәм сорау җөмләләрдә ялгыз гына килеп, билгесезлек мәгънәсен белдерә һәм сорауның катгыйлыгын йомшарту өчен кулланыла. Әллә инде, хәвеф-хәтәрдән саклангандай, капкаларны эңгер-меңгердә үк шартлатып бикләү гадәткә керде. Т.Әйди. Матайның да җанытыны юк. Аны кабызгалап карадым: әллә көч җитмәде, әллә тимер тәкәм

киреләнде – кабынмады. Ф.Яруллин

2) -мы/-ме икән (микән) сорау кисәкчәләре белән бергә килеп, фараз итү, гөманлау, чамалау мәгънәләрен белдерү өчен кулланыла. Тәңре үзе шулай яздымы икән әллә аңа? М.Хәбибуллин. Кешегә мәхәббәт шулай сиздерми килеп, сөю ялкыны шулай искәрмәстән кабынамы икән әллә? Г.Тавлин. Күпме күрдек инде без дә, алай зурлап яратуны күргән булмады, гомере кыска икәнен сизде микән әллә күңеле бичараның! М.Маликова

3) Кем, нәрсә, нинди һ.б.ш. сорау алмашлыклары алдыннан килеп, билгесезлек алмашлыклары ясау өчен кулланыла (әллә кем, әллә нәрсә, әллә нинди һ.б.) Әллә нәрсә сизенә күңелем, әллә ниләр уйланам. Һ.Такташ. Ул Хисами Галимҗаныннан әллә ни көтәргә була, юаштан юан чыгар, диләр. А.Гыйләҗев

4) Җөмләдә бирелгән сорауга, бу турыда бернәрсә белмим, мәгънәсендә җавап кайтарганда, инде, тагы(н) сүзләре белән кулланыла. – Композиторы кем? – Әллә тагы. Г.Әпсәләмов. Әллә инде, Мәгъфүрә апа. Р.Төхфәтуллин. [Нургаян:] Телеңә чыдый алмагач, малайларың киленнәреңне берәм-берәм алып качты. [Әнвәрия:] Әллә тагын, телең бик яман, диләр шул. А.Гыйләҗев

2. терк. мәгъ. Тезмә кушма җөмләдә һәм тиңдәш кисәкләр янында килеп, бүлүче теркәгеч функциясен үти һәм җөмләнең эчтәлегенә икеләнү, ышанып бетмәү төсмерен өсти, саналып киткән берәр нәрсәнең булуына яки үтәлүенә шикләнү белдерә. Кара инде, өн микән бу, әллә төш микән? Р.Төхфәтуллин. 1956 елның әллә җәй ахыры, әллә көз башы иде, минем шәһәр

читендәге кечкенә агач өем алдына Язучылар Союзы машинасы килеп туктады. Ә.Еники. Ләкин сүз кушарга өлгерә алмадыммы шунда, әллә көндәлек ыгы-зыгы йотты, әллә теге вакытта, депутат чагында, беркадәр масаебрак йөрүеннән күңелдә юшкын утырып калганмы – төгәл генә белмим. Г.Кашапов
message-reply
favicon
Добавить опредение, картинку или аудио
Meaning of “әллә” на Татарский язык – 1. 1) Хикәя һәм сорау җөмләләрдә ялгыз г...
Запрос на перевод, если нет определений или определения недостаточно ясны для "әллә"?
Задайте вопрос, если что-то непонятно по поводу слова "әллә".