“гер” - Татарский-Кумыкский словарь

favicon
Добавить опредение, картинку или аудио
исем, рус теле
1) Әйберләрнең төгәл массасын үлчәү өчен кулланыла торган,
билгеле авырлыктагы металл коелма. Бизмән белән гер бергә, Хатын белән
ир бергә.
Мәкаль. Абыстай менә шул эре чикләвекне бөкләп салган тастымал
өстендә ике кадаклы гернең чокыры белән бәреп вата да, төшен чүпләп,
күрәгә һәм йөзем белән кушып, кыстый-кыстый, малаена ашата ---.
Ә.Еники.
Кайчак аны әз-мәз генә Майладылар, Герләренә ташлар өстәп Җайладылар.
Ф.Яруллин
2) физкультура һәм спорт Авыр атлетикада махсус спорт снаряды. Профессорга да әйттем:
Гөлфәния килгәч, иң башта йөз илле мәртәбә гер күтәреп күрсәтәм, дидем.

Ә.Галиев. Башына бер потлы гер белән китереп органдай булды! Г.Ахунов.
Көрәш, бау тарту, гер күтәрү, капчык белән «сугышу» һәм
башка уеннарның уртак кагыйдәләре эшләнә.
Казан утлары

3) Каршы авырлык бирү яки механизмны хәрәкәткә китерү өчен асылып куелган
йөк. Миңа һәм минем кебек иң кырыйга туры килгән бер малайга сәгать гере
сыман бер цилиндр тоттырды.
А.Расих
message-reply
сущ.
гиря || гиревой
герләр комплекты — комплект гирь
сәгать герләре — часовые гири; гири часов
- гер күтәрү
- гер күтәрүче
message-reply
gewicht n., waagestück n.
message-reply
Перевод “гер” на Кумыкский язык – значения, определения, изображения, произношение, примеры, синонимы, антонимы, узнать больше...
Запрос на перевод, если нет определений или определения недостаточно ясны для "гер"?
Задайте вопрос, если что-то непонятно по поводу слова "гер".