Search in Definitions

шапалак
1. Сакау, ашыгып һəм аңлаешсыз сөйли торган 2. с. Шапшак(1). ШАПАЛАК БИРҮ - Шап итеп сугу, уч төбе белəн сугу, кыйнау
сакаулау
I. Сакау тел белəн сөйлəшү. II. САКАУЛАНУ -Сакау чире белəн
авырый башлау
сакау
(САКАУЛАНУ) (САКАУЛЫК) I. с.
1. Кайбер авазларны (бигрəк тə
ш,ж,ч,с,з,р,л) əйтə алмый яки аларны бүтəн авазлар белəн алыштырып, бозып
сөйли торган (кеше һəм тел тур.) 2. Тавышы беткəн, сайрау сезоны үткəн (күке,
сандугач кебек кошлар тур.) . II. САКАУ -и. Атларда була торган йогышлы авыру:
борын эче һəм йоткылыкның лайлалы тышчасы шешү
пытылдау
1. Пыт-пыт итү 2. Аңлашылыр-аңлашылмас, сакау сөйлəшү;
бытылдау 3. күч. Бертуктаусыз сөйлəп тору, күп сөйлəү
пытый-патый
-сөйл. Сакау
күкселлек
1) Күксел булу
2) Күксел төс. Күңелгә, дөньяга ниндидер җиңел күкселлек тула... 
Ә.Баян. Арада буйга кайтышрак сакау Ахунның каратут тәнендә 
генә яман күкселлек ачык сизелми. Н.Хәсәнов. Билетларны кесәгә 
салып, культура йортының таш баскычыннан төшеп килгәндә, 
кояш офык күкселлегенә яртылаш чумган иде. Г.Мөхәммәтшин
интерденталь
Телне аскы һәм өске тешләр арасына куеп әйтелә 
торган; теш арасы (тартык аваз) (мәс., Минзәлә сөйләшендәге «сакау»
«з»). Башка урындагы «с» авазы --- интерденталь (сакау) «ç» авызына алма- » авызына алма- 
шынып әйтелә. Г.Алпаров
гыйфрит
1) мифология Зур, көчле, куркыныч җан иясе, дию. Вакыты-
вакыты белән Мидхәтнең машинасы аның күзенә сары шайтан, гыйфрит булып 
күренә башлый ---. А.Гыйләҗев. Бу гыйфрит, диюләрнең кайберләре белән хәзер 
иске китапларда гына очрашырга мөмкин, аларның заманы узды. А.Муранов. 
Имеш, тегермән буасында җиде башлы гыйфрит яши ---. Гыйфрит караңгы 
төннәрдә генә яр буена чыга ул. Р.Хафизова
2) күчерелмә мәгънәдә Мәкерле, явыз, рәхимсез кеше. Шуннан берәм-берәм аягүрә 
бастык, шундый гыйфрит каршында басмый чыдап кара. М.Кәрим. Гыйф- 
ритләрнең соңгысы чыгып китүгә, ханым, бер иптәшендә качып яткан
--- иренә шалтыратып, үкереп елыйелый, хәл-әхвәлне аңлатып бирә. Т.Га- 
лиуллин
3) күчерелмә мәгънәдә Тискәре сыйфатларның җыелмасы: ямьсез үзенчәлекләрне җыеп атау. 
Битарафлык гыйфритенең берсен
--- Камил Кәримов «Сакау күке» романында --- бөтен фаҗигасе, аянычлыгы 
белән ачык күрсәткән. Казан утлары
гыйбрәтлелек
Үрнәк алырлык, уйлатырлык, сабак булырлык эчтәлек, 
мәгънә. Битарафлык гыйфритенең берсен, әсәрләре яратып укыла, 
гыйбрәтлелеге белән күңелгә иңеп кала торган авторларның берсе
Камил Кәримов «Сакау күке» рома-

нында --- бөтен фаҗигасе, аянычы белән ачык күрсәткән. Казан утлары.
--- әкияткә дә һәм гыйбрәтле хикәягә дә гыйбрәтлелек хас, һәркайсында 
гыйбрәтле нәтиҗә бар. Казан утлары
быкылдау
1) «Бык», «бак»

яки шуңа охшаш тавышлар чыгару. Үрдәкләр быкылдау

2) сөйләм телендә Сүзләрне аңлап булмаслык итеп сөйләү (балалар, сакау кешеләр, исерекләр сөйләме турында)

3) күч. гади с. Такылдау, күп итеп сөйләү. --- малайны ул, күрәсең, тагын да нәрсә быкылдар, нәрсә сорар, нәрсә булыр, дип көтте. А.Хәлим. Ул, хәзерге кебек, микрофон янына кердең дә быкылдап чыктың, түгел иде шул. Р.Заһидуллина

Быкылдап утыру Әле, хәзер бераз быкылдау. Галиябану, тагын бераз быкылдап утырганнан соң, чыгарга җыенды. Ф.Яруллин