Latin

Гөл—былбылсыз...

合計単語数は 5222 です
一意の単語の合計数は 2727 です
30.9 の単語が最も一般的な 2000 単語に含まれています
45.3 の単語が最も一般的な 5000 語に含まれています
53.8 の単語が最も一般的な 8000 単語に含まれています
各行は、最も一般的な単語 1000 個あたりの単語の割合を表します。
Былбыл кунган гөлләргә,
Эч серләрен сөйләргә,
Кысып-кысып сөяргә,
Шашып-шашып үбәргә.
Иреннәрен тидерә—
Утлы ялкын көйдерә.
Гөлнең башы әйләнә,
Янып көлгә әйләнә.
Былбылы гаҗиз кала:
Кая барсын, соң, кая?!
Ары сугыла, бире сугыла
Беркайда да ямь тапмый.
Үз гөлен тапты— югалтты,
Башкаларга җан тартмый.
Әй кешеләр, югалтмагыз
Былбыл кунардай гөлне.
Гөл былбылсыз, былбыл гөлсез
Яши алмый, билгеле.
Түз, йөрәгем, түз инде,
Сиңа тиң гөл юк инде.
Тик бер мизгел...
Бер сүз җитә җанны җылытырга,
Бер сүз җитә хисне суытырга...
Күп кирәкмени соң кешегә?!.
Инде булып күптән онытылган
Бер вакыйга төште исемә.
Автобуста— мәктәп балалары...
Хәерле юл теләп кузгалдык.
Бөгелмәдә, иң беренче булып,
Балалар йортына тукталдык.
Мәйданчык гөж килә: күктә кояш көлә,
Берсен-берсе куа сабыйлар.
— Килделәр бит, апа! Килделәр!— дип,
Куанышып каршы алдылар.
— Өч яшьлекләр. Барысы сиксән бала.
Егермесе— тулы ятимнәр,
Калганнары,— диде тәрбияче,—
Әтиле-әниле ятимнәр.
Азнакайдан, Чаллы, Мөслимнән.
Күчтәнәчләр өләшенеп бетте,
Бүләкләр дә инде калмады,
Җырладык та, бергә биедек тә...
Вакыт ягы безнең чамалы,
Чыгар юлга таба атладык.
Тик бер мизгел...
Чуар, сылу кызчык
Аягыма минем сарылды.
— Оксана— мин. Синең Оксана,
Алырга килдеңме?! Алсана,
Алып китмисеңме?! Әйтсәнә,
Мин— әйбәт кыз. Калдырмасана!
Әнием минем! Мин бит— Оксана...
Зиһенем бетте. Сындым, сыгылдым—
Тигез җирдә абынып егылдым.
—Әниең түгел,— дия алмадым,—
Алып китәм,— дидем— алдадым.
Тимер рәшәткәле тимер койма,
Бер тактасы сынып каерылган.
Үксеп калды шунда, башын тыгып,
Канатлары сынык кошсыман,
И юксынам шуны, юксынам.
И Оксана, бәгырем, Оксана!
Кайларда син хәзер, Оксана!
Тик бер генә хәбәр бирсәнә,
Яннарыма минем килсәнә,
Яраларга дәва бирсәнә,
Чуар, сылу кызчык Оксана.
Сакла үзең
Бер Ходаем, сакла Үзең
Хагыннан, нахагыннан...
Кеше сүзе кеше үтерә,
Көчсезләрне ул бетерә.
Кемнәрнеңдер гайбәтеннән
Җаны сыкрый, яшен түгә.
Сөенәләр: «Бетте!»— диләр,
Көләләр шаркылдашып.
Берсен-берсе тәбриклиләр
Үбешеп, кочаклашып...
Кабыгын ярып ак каенның
Тәмләп-тәмләп су эчәләр.
«Сулсын! Кипсен! Корысын!»— дип
Ярсый-ярсый ут чәчәләр.
Йә, Ходаем! Бир сабырлык!
Көчле бит син, сылукай!
Бөгелмәскә, сыгылмаска
Сакла тамырың, кызыкай.
Тырышсалар да җирләргә
Тирәннән алып ләхет,
Аңламыйлар: тик кемгәдер
Түгел бәхет— синсез бәхет.
Каны саркый каеннарның
Карасыннан, агыннан,
Бер Ходаем! Сакла Үзең
Хагыннан, нахагыннан.
Әгәр, иркәм, сине югалтсам...
Саф сөюең белән сөендереп,
Юатасың тик син, юатсаң.
Күзләремнең нуры сүнәр инде,
Әгәр, иркәм, сине югалтсам.
Кайгыларның барсын оныттырып,
Елмайтасың тик син, елмайтсаң.
Серләремне кемгә сөйләрмен мин,
Әгәр, иркәм, сине югалтсам.
Сагышларның барсын юып алып,
Җырлатасың тик син, җырлатсаң.
Бу дөньяда яши алмам кебек,
Әгәр, иркәм, сине югалтсам,
Йөрәккәем күтәрә алмас инде
Әгәр бүген сине югалтсам.
Мәхәббәт ул кайчан көчле?
Мәхәббәт ул кайчан көчле?
Торыр җирең иркен булса,
Күктән акча явып торса,
Көч-куәтең ташып торса,
Икең дә сәламәт булса...
Мәхәббәт ул кайчан көчле?
Беренчесе малай туса,
Дүрт саны да төгәл булса,
Хәләл җефетең көлеп торса,
Самавыры чыҗлап торса...
Мәхәббәт ул кайчан көчле?
Өстәлеңдә күмәч торса,
Ягарыңа ак май булса,
Өсләрендә балы булса,
Ашказаны тулып торса...
Мәхәббәт ул кайчан көчле?
Хатын бераз иртә торса,
Торуыңа коймак булса,
Индийский чәең булса,—
Шундый гаилә ныклы була,
Мәхәббәтең көчле була:
Таһир-Зөһрә төсле була.
Шаяру
(Эштән алда китүчегә)
Өч дип тормый, дурт дип тормый:
Койрыгын һич тоттырмый.
Җаныкае каш сикертсә,
Чыгып тая— секунд тормый.

Ярый әле син бар...
Эчләремне бер бушатыр идем,
Ник сөйләшми икән бу рәсем?
Сабыр итүнең дә бер чиге бар—
Йөрәккәем, ничек түзәсең?
Туганда ук язылып куела, диләр,
Маңгаеңа ниләр күрәсең.
Кайгыларым диңгез, шатлыкларым— инеш,
Бер үзгәрми тора шул килеш.
Хәсрәтемне уртак итәр идем,
Нигә тынсыз калган бу рәсем?
Язмышлардан узмыш юк, диләр бит,
Язмышларым шулдыр, күрәсең.
Тик бер генә тапкыр, соңгы тапкыр
Җанлы рәсем килә күрәсем.
Могҗизалы күзләреңә карап,
Ярый әле син бар, диясем.
Ана монологы
Мин югалттым аны. Күзләремдә
Өмет чаткылары кабынмас.
Хәсрәт дәръяларын кичкән чакта,
Таянырдай беркем табылмас.
Тау астыннан чыккан чишмәләр дә
Элеккечә челтерәп акмаслар,
Минем өчен хәзер мәңге-мәңге
Сызылып алсу таңнар атмаслар.
Сандугачлар хәзер минем өчен
Элеккечә матур сайрамас.
Сайраса да, барыбер йөрәккәем
Алар телен бер дә аңламас.
Иң әүвәле алдың сөйгәнемне,
Ә аннан соң йөрәк парәмне.
Нинди гөнаһларым булды икән?—
Алдың миннән актык баламны.
Ул үзе дә бала атасы иде,
Нигә инде шуны белмәдең?
Нигә инде бераз кызганмадың,
Әз булса да гомер бирмәдең?
...«Әттә» диеп бөтерелә бала,
Нигә күзен ачмый әттәсе.
Үлем хәсрәтеннән, гаҗизләнеп,
Һушсыз ята рәттән әнкәсе.
...Синең өчен җирдә урын юкмыни соң,
Нишләп шулай ташлап китәсең?
Кайгыларым төтен булып урый,
Йә, Ходаем, нихәл итәсең!
Улым, бәгърем, нигә мине шулай
Кызганмыйча ташлап китәсең?
Сынап кара әле
Китәм инде, китәм еракларга,
Сөйгән ярым, синнән аерылып.
Китәм инде, китәм еракларга,
Сине тагын ялгыз калдырып.
Моңсуланып озатып кала мине
Күк йөзедәй зәңгәр күзләрең.
Сагынырмын сине көн-төн уйлап,
Истән чыкмас әйткән сүзләрең.
Сәламемне җибәрермен әле
Синең якка искән җил белән.
Сынап кара әле үзеңне бер:
Сөясеңме ихлас күңелдән?
Тигәнәк чәчәге
Кунып чәчәктән чәчәккә,
Карый татып нектарын.
Ул— бал корты, эзли күптән,
Табалмый тик үз парын.
Ачуыннан, ярсуыннан
Көне-төне безелди.
Хәлдән таеп, җиргә ава,
Күзләре берни күрми.
Ник берсе шул чәчәкләрнең
Күңеленә хуш килми,
Җан тынычлыгы бирми—
Синең парың— мин,— дими?!
Тагын дулап очып китте...
Шунда минем гаҗәпкә,
Болын уртасында үскән
Кунды бер тигәнәккә.
Күтәрелеп тә карамый
Һичбер башка чәчәккә.
Канатларын кагына,
Пышылдый колагына:
— Синнән тәмле беркем дә юк,
Сине эзләп яшәдем.
Син— тигәнәк чәчәгем—
Өметем, киләчәгем.
Үпкәләмә, газиз әнкәй...
Ничә тапкыр, әнкәй, ничә тапкыр
Без сорадык синнән бәхиллек.
Ә җавабың һаман бер үк булды:
Ул егеткә бирмим, бу— гарьлек.
Аңламадым, әнкәй, нигә шулай
Асла ризалыгың бирмәдең.
Аның мине өзелеп сөюләрен
Белмәдең шул, әнкәй, күрмәдең.
Без килештек: бу дөньядан
Аерылмый бергә китәргә,
Соңгы сулышыбызны бергә алып,
Йомгак очын шулай сүтәргә.
Бәйлә, җаным, һич кызганма:
Атып җибәр аннан үзеңә;
Синнән үткән пуля миңа тисен,
Соңгы тапкыр карыйм күзеңә.
Ава шунда икәү бер тән булып,
Бер-берсенә сарылып, сүрелеп.
Гөлләр үсәр кабер өсләрендә,
Гөлләр үсәр, гөлләр үрелеп.
Үпкәләмә, әнкәй, үпкәләмә,
Минем хакта начар уйлама.
Үзең шундый язмыш юлладың бит
Өзелеп сөйгән газиз балаңа.
Лизага
Газ шартлап, кызы, ике сеңлесе бергә вафат булды.
Авырлардан авыр нәрсә авыр?
Адәмнәргә килгән кайгы авыр.
Башларына төшмәгәннәр белми,
Кайгыларга чыдый ала күркәм сабыр.
Матурлардан матур нәрсә матур?
Ана өчен газиз бала матур.
Әйтегезче, бу дөньяда кем баласы
Аның газиз анасыннан артыр.
Ачылардан ачы нәрсә ачы?
Кешеләргә килгән хәсрәт ачы.
Үз хәсрәтеңнән ачыларны күреп,
Онытылып куя шунда барысы!
Гүзәлләрдән гүзәл нәрсә гүзәл?
Чиста сөю, чын ярату.
Ялгыз ана— Лиза ханым кебек
Кичермәсен беркем зур югалту.
Карамчык
— Килен, хәтерлә Азатны,
Нигәдер озаклады.
Кар бабай ясарга чыкты,
Кулына көрәк алды.
Баланы алырга вакыт,
Ул болай да кичекте.
Нәни сабый янына
Ясле-бакчага китте.
Менә кайтып җиттеләр,
Ян капкадан керделәр.
Ап-ак кар өстендә яткан
Бер карамчык күрделәр.
Йөгереп барса— кар чокыры,
Төшкән анда газиз улы.
Башты төптә, аяк өстә,
Кара итек— бер читтә.
Тартып алды— өнсез калды,
Күз аллары томанланды.
Суламый бит, дәшми улы,
Ә тәннәре җып-җылы,
Дәшми бит, дәшми улы.
Март кояшы нурын сибә,
Түбәдән тамчы тама,
Улының сулган йөзенә
Кайнар күз яше ага.
Ә йөрәк дөрләп яна,
Ялкын эчендә ана.
...Кулында— сүнгән бала,
Хәсрәттә яна ана.
Бала... чага
Сабый чакта, бары да— Бала,
Буйга җитүгә— Чага.
Изалана ата-ана,
Көн-төн артыннан чаба.
Кызлары кияүгә чыга,
Ә уллары өйләнә.
Оныклары вузда укый,
Әби-бабай чиләнә:
Итен, маен, күкәен,
Пенсиясен җибәрә.
Процентка акча таба,
Җәяү йөртми— машина ала,
Яшәргә урыннары юк;
Кызганыч бит: ссуда ала,
Шәһәрдә бер бүлмә таба.
Тагын, тагын, тагын да
Җибәреп тор тапканны,
Бер тиенен калдырмыйча,
Сыер, сарык сатканның.
Ярый әле, узынмыйча,
Тәүфыйклы булса бала.
Тайгак юлга кереп китсә,
Бала чага шул, чага.
Гомер буе җәфалана
Ата-ана— бичара.
Кая барсын? Нишләсен соң?
Бичарадан ни чара?!
Йә, дустым, уйлап кара:
Бу дөнья кая бара?..
Бала гына булып калыйк,
Чага бит бала-чага.
Бәхетләр ураламыни..
Сөйлиләр синең турыда:
— Бу кызыкай бик уңган,
Беләсезме? Бәхете аның
Аягына уралган.
И-и! Бәхетләр ураламыни...
Үзең көчле булмасаң,
Сөйгәнеңне саклар өчен
Янып, ялкынланмасаң.
Бәхетләр ураламыни...
Әгәр сабыр булмасаң.
Харап итә бозлы яңгыр,
Ышыкланып тормасаң.
Бәхетләр ураламыни...
Аз эшләп, күп йокласаң.
Ата-анаңны, туганыңны,
Кызларыңны, улларыңны,
Күршеләрне, өлкәннәрне,
Югары һәм түбәннәрне
Әгәр санга сукмасаң.
Бәхетләр ураламыни...
Күңелдә иман булмаса.
Абынганда, егылганда,
Йөрәккәең сызлаганда,
Үкси-үкси елаганда,
Язмыш сине сынаганда,—
Яратучың, юатучың,
Кочакка алып юатучың,
Синең өчен җан атучың,
Таянычың булмаса.
...Бәхетләр ураламыни?!
И язмыш, язмыш...
Унике мең сигез йөз көн
Карыйм гарип баланы.
Урамнарга чыгарып
Ташлап булмый бит аны.
Ашатасың, эчертәсең,
Йомышын үтәтәсең.
Җилкәңә кочып салып,
Мунчасын да кертәсең.
Чир бирермен, дигән Ходай
Сөекле бәндәсенә.
Сабырлыклар бирсен, дигән
Әткәсе, әнкәсенә.
Сабыр төбе— сары алтын,
Сабыр итми юк чара.
Чи тире кабынмый бит ул,
Янсаң да ялкыннарда.
Әнкәем гел әйтеп килде:
— Балаң гарип, күпсенмә—
«Ока» бирделәр безгә
Шул баланы йөртергә.
Бүген балам атлап китте
Алга таба бер адым.
Бер Ходаем бүләге дип,
Мин кабул итеп алдым.
И язмыш, язмыш, язмыш...
Кемне рәнҗеттем икән дип,
Иртәсен, кичен дә уйлыйм
Калган чакларда ялгыз.
Ник болай минем язмыш?!
Уразада— Кадер кичендә
Без— студент. Каникулга кайттык
Рамазан аеның башында.
Эңгер-меңгер вакыт. «Авыз ачтыралар»—
Ат чанасы ишек төбендә,
Ястык, юрган чана эчендә.
— Салих мулла йөри алмый, улым,
Китерергә кирәк ничек тә...
Соңгы сүзең әйтеп бетерә алмадың,
Пар атлардай җигелеп киттек тә.
Без— комсомол. Шүрләтә дә бераз:
Партком-мазар күрсә, нишләрбез...
Ходай кушмаган эш булмас әле,
Ни күрсәк тә, әйдә, түзәрбез.
Истә, әткәй, һәммәсе дә истә,
Ярты гасыр үткән булса да,
Урын тапмыйм үземә берара,
Хатирәләр һаман яңара...
Чабатасын, чикләвеген сатып,
Безгә юллык акча юнәттең.
Укып чыгып, кеше булыгыз, дип,
Хәерле юл теләп озаттың.
Ә Минзәлә ерак. Илле чакрым,
Тәпи-тәпи атлап барасы.
Туктап кала күрмә ярты юлда,
Түз, бирешмә, авыл баласы.
Исеңдәме, әткәй! «Уф алла»ңа төяп,
Бәрәңге, он алып килгәнең.
«Саумы, кызым!»— диеп, кочып алып,
Күзләремнән үбеп сөйгәнең.
Ә мин үксим. Тышта буран котыра.
Җаным сыкрый, сине кызганып.
Күзем— чабатаңда: «чәчәк аткан»,
Телгәләнеп беткән тулаоек.
И ул еллар... Аның авырлыгың
Үлчәү җитмәс салып үлчәргә.
Җир тырмашып, очны-очка ялгап,
Насыйп булды гомер кичәргә.
Язмышыммы, әллә ялгышыммы,
Бурычым калды сиңа өстемдә.
Төпчек улың тәрбиячең булды
Олылайган картлык көнеңдә.
Рәхмәт аңа безнең өчен дә.
Әткәй вафат булды, бәхиллеген биреп,
Уразада— Кадер кичендә.
...Гафу итте барысы өчен дә.
Мин юк инде
Иллә мәгәр кыланып та куйдың:
Йортың— пенобетон,
Мунчаң— газобетон,
Ишек алдың— асфальт,
Гараж ике катлы— гигант...
Иллә мәгәр тыңгы бирмәдең соң,
Йокы да юк, юньле кием дә.
Махсус дәфтәр алып исәпләдең,
Калдырмадың миңа тиен дә.
—Җитми,— дидең һаман,— житми,— дидең,—
Машина да кирәк, бакча да!..
Кеше ире кебек көрәп-көрәп
Кайтаралмыйсың бит акча да!..
Тагын әллә ниләр... Санап китсәң,
Томалана хәтта күз алды.
Котылдым— кабер алды,
Һәммәсе өелеп калды.
Еллар үтте. Син— байбикә.
Машинаң да булды, бакчаң да
Баштан аягыңа күмелерлек
Олы букча белән акчаң да.
Тик ни кызык: мин юк инде,
Мин юк инде синең яныңда,
Сөенеп кенә яшәр чагында,
Торасың син чумып кайгыга,
Сөялгәнсең ялгыз каенга.
Өнемме бу?
Көтмәгәндә, су чигенгән,
Ярда калган бер балык,
Ыңгыраша, бәргәләнә,
Ялгызы газапланып.
Өнемме бу, төшемме, ди,
Күз алды томан гына.
Тәнкәләрен сыйпап үтә
Искән җил талгын гына.
Күпме генә тырышмасын,
Күтәрә алмый ул башын.
Янәшәдәге үләннәр
Сөртәләр канлы яшен.
Хәйран калып карап торам,
Түзче, зинһар, түз йөрәк.
Кабат яшәп китәр өчен,
Балыкка бит су кирәк!
...Су балыкка ничек кирәк,
Миңа син шулай кирәк.
Китмә
Әзер оя. Куанышты балалары,
Уйламыйлар: ниләр көтә аталарын.
Күрми алар аның дымсу, моңлы күзен,
Искәрмиләр кучкылланган, сары йөзен.
Акча тапса, һаман шунда йөгерә,
Бер тиенен калдырмыйча бүлеп бирә.
Утын кисеп өй борынча, акча эшләп,
Ник укытты ул аларны, нигә, нигә?!
Төннәрендә саташулы төшләр күрә,
Йоклый алмый, борсалана, иза чигә.
Тынгы тапмый җанына һич, сугыла, бәрелә,
Бодай түгел, алабута үстергән лә.
Язмышмы бу! Нигә йортың ташлап киттең,
Үзеңә тигән бәхетеңнән син ваз кичтең?
Шырпы тартмасыдай бер бүлмәдә
Ялгызлыкта, караучысыз гомер иттең.
...Дөнья белән бәхилләшер вакыт җитә,
Карт атакай— хәл эчендә. Әҗәл көтә.
Бер килмәсә, бер килерләр, диеп,
Ике күзен тәрәзәдән алмый,
Зарыгып-зарыгып кызын, улын көтә.
Зәңгәр күккә карап инәлә ул:
— Ташлап китмә, ялгыз торна, китмә,
Артларыңнан инде оча алмыйм,
Көтмә мине, хуш, бәхил бул, көтмә,
Сабыр итче бер минутка— китмә,
Соң минутта мине ялгыз итмә,
Китмә, мине ташлап китмә.
Бу җырыум сиңа соңгысы
Ялгыштыммы, әллә адаштыммы,
Сукмакларның кайсын сайларга?
Яратам бит һаман, утларыңда янам—
Башларымны куйыйм кайларга?
Берни кирәк түгел бу дөньяда,
Җан сөйгәнең булса яныңда.
Еллар үтәр. Күздән кичерерсең
Бергә үткән көннең барын да.
Болындагы нәфис чәчәкләрнең
Безгә калган бары сарысы.
Кабат очрап, мине газаплама—
Бу җыруым сиңа соңгысы.
Ташлап китсәң...
Агачларның башын киссәң, төбе калыр,
Төпләренә утлар яксаң, көле калыр.
Адәмнәрнең җаны шәһит китсә,
Җыры калыр, эзе калыр, эше калыр.
Ташлап китсәң, җаным газапланыр,
Йөрәгеңдә сөюемнең эзе калыр,
Ул терелер, үткәннәрнең шомы булып,
Соңгы юлга сине озата барыр.
Кеше күңеле— пыяла
Кеше күңеле— пыяла,
Саксыз булсаң— уала.
Бер сүз дөрес түгелме—
Ни әрнетә күңелне?
Иң элек тупас сүзләр,
Бүредәй усал күзләр,
Мәңге елмаймас йөзләр—
Әйтче, моңа кем түзәр?
Икенчесе— мин-минлек,
Өченчесе— мин кемлек.
Эшсезлек һәм ялкаулык,
Уй-фикердә— таркаулык.
Иң авыры— хыянәт,
Бозылуы изге ант.
Менә инде шул чакта
Арага елан ята,
Күңелең таштай ката,
Чүкеч алып кем вата?
Гайрәт белән бер кизәнсәң,
Җирдәге таш уала,
Ә күңелгә утырган таш
Белмим, ничек югала,
Кайсыгыз әйтә ала?
Кеше күңеле— пыяла,
Саксыз булсаң— уала.
Ачы сабак
Табынмый яшәми кеше—
Янында алласы бар.
Кем беләндер бүлешергә
Саклаган алмасы бар.
Үз бәхетен таба кеше,
Иманын тапламаса,
Шул алмасын, саксыз тотып,
Ятларга вакламаса.
Шырпы
Ашыга-ашыга нарат чыра теләм,
Бармагыма шырпы кадала.
Йөгереп инә алып киләсең син,
Чыгармакчы булып аралап.
Ашыгасың шунда чокый-чокый,
Эчкә үтмәсен дип, янәсе,
Авыртуны бөтенләй дә сизмим,
Очсызмы соң әллә инәсе?..
Бармактагы шырпы шырпымыни?!
Чыгарасың аны аралап.
Бернәрсә дә булмагандыр кебек,
Тынычланып китәм яңадан.
Син— җанымның минем бер кисәге,
Сөя белмим никтер чамалап.
Җайсыз сүзең, саксыз хәрәкәтең,
Гомерлеккә чыкмас шырпы булып,
Йөрәгемә барып кадала.
Тора шунда җанны җәфалап,
Чәнчеп-чәнчеп ала җәзалап.
Һич чыгарып булмый аралап,
Тора һаман йөрәк яралап.
...Бармактагы шырпы шырпымыни?!
Дустыңның да дусты була
Ничә еллар саклап йөргән
Серне сөйләп ташладым.
Һич аңламыйм, нәрсә булды—
Әйләндердең башларым.
Белмим, көлүләреңме,
Әллә садәлегеңме,
Ерактан ук кулың сузып
«Саумы?»— диюләреңме?
Белмим, сабырлыгыңмы,
Әллә тапкырлыгыңмы,
Белмим, күңелең сафлыгы,
Әллә хисләр байлыгы?
Әллә көчле биокырың
Тартты үзенә күптән?
Әйткәнемне сизми калдым:
«Яратам сине иркәм».
Гомер буе бикләп тоткан
Яшел сандык ачылды,
Аннан серем чәчелде.
Тәгәри китте йомгагым,
Бәйле телем чишелде!
Егет бул син, уртак серне
Ача күрмә дустыңа.
Дустыңның да дусты була—
Ул да сөйләр дустына.
Юк
Югалттым да сине, таба алмыйм—
Сагынуым шундый көчле:
Көтмәгәндә, алларыма
Килеп чыгарсың төсле.
Тугзак ана кебек япа-ялгыз
Йөрим таңда болын буйлап.
Йөрим кичен, көндезләрен
Һаман, һаман сине уйлап.
Эзлим сине ак болыттан,
Карыйм сине аккан Ыктан.
Сорыйм сине искән җилдән—
Түзмим, эзлим бөтен җирдән.
Тик җаваплар бер үк,
Һаман шул ук:
— Бу дөньяда инде
Ул— күптән юк.
Юк! Юк! Юк!
Бәхет юлы
Әнкәй мине, тугач та,
Ак биләүгә биләгән.
Ак биләүләргә биләгән—
Мөгалим бул, димәгән.
Сиздермичә вакыт үткән,
Бер кыз бала үсеп җиткән,
Укытучы булам диеп,
Аркасына капчык асып,
Минзәләгә чыгып киткән.
Мөгалимнәр мәктәбендә
Көне-төне тормыш кайный.
Комсомолда чыныгу алып,
Остазларыңа таң калып,
Белем яулый армый-талмый.
Тормыш яңа сәхифәсен сызган,
Укучылар шау-гөр килә:
— Яңа укытучы килгән!
Укытучы апасының
Яңа унтугызы тулган!
...Кыңгыраулы мәктәп еллар чыңы
Кырык еллап инде йөрәктә.
Укытучы өчен бәхет юлы—
Монда икән, шушы мәктәптә.
Кем нәрсә ди?
Ак кофта да кара итәк
Укытучы кигәне.
Яшел сандыкларда ята
Күлмәкнең бердигәне.
Тегесен кисә— бигрәк чуар,
Ә монысы— кыска җиң,
Берсе үтәкүренмәле,
Балалар көләрләр, ди.
Итәк киеп үтеп китә
Кышлары һәм җәйләре,
Август аен көтеп ята
Күлмәкнең бер дигәне.
Сандыктан чыгалар алар,
Киңәшмәгә килгәндә,
Берсен сала, берсен ала
Белми кайсын кияргә.
Күлмәкләрнең ниндие юк,
Гуя чәчәк бәйләме.
Котлы булсын, кем әйтмешли,
Затлы күлмәк бәйрәме!
Кем— нәрсә ди, минем өчен,
Ул— чын хезмәт бәйрәме.
Елга бер генә була ул.
Көнләшмәгез сез, яме!
Каргыш
Эндәшәсем килә кешеләргә:
— Җирдә каргыш, җирдә рәнҗеш бар.
Зинһар, рәнҗетмәгез кешеләрне,
Кеше каргышлары бер тотар.
Балачакта әнкәй әйтә иде:
Кошның ояларын туздырма,
Баласына тия күрмә берүк,
Аналарын ялгыз калдырма.
Менә хәзер кабат искә төшә
Балачакта әнкәй әйткәннәр.
Әйтегезче, ничек барысын да
Алдан күрә икән әнкәйләр?!
Раббым-Аллам, дога кылып сорыйм,
Сорыйм Синнән, сорыйм илереп,
Кемнең әле бәхете булганы бар,
Кеше бәхетләрен җимереп?!
Без бит — Яңа Сәетләр
Туган авылым— Яңа Сәет,
Анда языла җыр, бәет.
Шигъри җанлы, миһербанлы
Гүзәл кешеләр яши, гаҗәеп.
Куз алдында балачак дусларым,
Истән чыкмый баштан кичкәннәр:
Әткәй белән икәү җәй буена
«Коргылды» да сыер көткәннәр.
«Зингер» машинасын кеткелдәтеп,
Әнкәемнең күлмәк теккәне.
Эт тешләүдән Әслах абыем үлгәч,
Канлы күз яшьләрен түккәнне.
Апам-кадерлемнең, кич утырып,
Челтәр бәйләп, яулык чиккәне.
Ничек кирәк алай паспорт алып,
Чит җирләргә чыгып киткәне—
Газиз гомере шунда үткәне.
Мин сокланам авылдашларыма—
Картларына, яшьләренә.
Кыю, тырыш, эшчәннәр,
Кирәк чакта сүзчәннәр.
Рәхимҗаннар, күршем Әсгатьләр,
Фәтхуллалар, Малик-Зөлфәтләр—
Иҗат итә шигырь-хикмәтләр.
Маҗара-әкиятләр.
Без бит— Яңа Сәетләр,
Серлеләр, гаҗәепләр.
Шулай булмый ничек булсын...
Шатлыгыбыз уртак булсын,
Игеннәребез мул булсын,
Бәхетебез ташып торсын,
Авылдашлар имин булсын,
Сезнең белән исән чакта
Күрешергә насыйп булсын.
Без бит— Яңа Сәетләр!
Ул түгел
Болар әле бик бәләкәй,
Берни белми, димәгез.
Без— замана балалары,
Барысын да беләбез.
Өч елдан соң китеп барды,
Китте яраткан Апа.
Озатып калды балалары,
Класста— Яңа апа.
«Бу— безнең Апа түгел,
Ул— миңа кирәк түгел»,—
Дип елый бит малаем,
Табып булмый уңаен.
Чәчләре дә матур түгел,
Җитмәсә күзлек кигән.
Шәмсуар белән Миллүрне
Аера алмый Фәнилдән.
Бер сүзе дә анлашылмый,
Мыр-мыр килә дә тора.
Әз генә кыймылдасаң да,
Чыгара да бастыра.
Аягындагы түфлинең
Кадагы очлы бигрәк.
Тыңлап-нитеп тә тормый,
«2» ле куя тизрәк.
Хурлаудан һич бушамый,
Сизеп торам: ошамый.
Ә, югыйсә, Яңа апа
Аерылмый аз гына.
...Нишләтәсең: сабый күңеле
Үз Апасын сагына.
Балачак мәрҗәне
Әрләмәгез берүк баланы!
Мең-мең төрле уе бар аның.
Ялгышса да, читкә какмагыз,
Һәр эшеннән гаеп тапмагыз.
Әрләмәгез берүк баланы!
Шуклык белән үтә балалык.
Үткән балачакның нәрсәсендер
Булсын сагынып искә алырлык.
Әрләмәгез берүк баланы!
Балачаклар— фәкать гүзәллек.
Нәкъ әнә шул гүзәллеген аның
Мәрҗән итеп җепкә тезәрлек.
Хәтер дистәләрен чүпли-чүпли
Балачакта тезгән шул мәрҗән
Олыгайгач була олы тәсбих
Балачакта йөргән эзләрдән.
Мең газап чик
Мин бәхетсез димә,
Иртән торып йөгерә-йөгерә китсәң эшеңә.
Мин бәхетсез димә,
Серләреңне сөйли алсаң якын кешеңә.
Мин бәхетсез димә,
Сөйгән ярың йөдәтмәсә кереп төшеңә.
Бәхет өчен көрәш, мең газап чик,
Ләкин кермә кеше өлешенә.
Талоннар саны — бихисап
Карчыккаем, сөенче,
Теттереп бер биече.
Менә сиңа ун талон,
Берсе—ярма, берсе— он.
Өченчесе— аракы,
Ике кызыл, бер агы.
Я булмаса, киресенчә,
Бер кызыл, ике агы.
Монысы эремчеккә,
Ә бишенчесе— иткә.
Ите кирәк булмаса,
Рәхим ит, ал колбаса.
Монысы булыр майга,
Тагын— карабодайга.
Җан биргәнгә җүн бирә ул,
Шөкерана Ходайга.
Талоннар саны— бихисап:
Монысы нәрсә тагын?
Искә төште, борчымый тор:
Күкәй белән маргарин.
Болай булгач һичнәрсәгә
Мохтаҗлыклар юк-югын.
Кунак килсә үзе белән
Алып килер паегын.
Берәү калган, монысы карчык,
Буладыр инде тозга.
Шаулый күрмә, тагын берәү:
Үземә— матур кызга!
Ялгыз хатын — ялгыз каен
Язмыш сине сынаса да,
Сынмадың, сыгылмадың.
Сикәлтәле юллар үттең,
Абынып егылмадың.
Ятимлек ачысын тоймый
Үстеләр балаларың,
Син бит, кызый, беркемгә дә
Борылып карамадың.
Теләгеңдә булса әгәр,
Синме кияү тапмаган.
Аллаһы Тәгалә сине
Кем өчендер саклаган.
Күзләреңнән нур сибелә,
Йөрәгең тулы ялкын.
Сабыр төбе— сары алтын
Хәзер син— ирле хатын.
Ялгыз хатын— ялгыз каен,
Яши сүнеп, сүрелеп.
Мәхәббәтең ташып торсын,
Туйма сөеп-сөелеп,
Иртә-кичен шөкерана кыл,
Ирем бар дип сөенеп.
Ялгыз хатын— ялгыз каен,
Ялгыз яшәүләр кыен.
Кадерен белегез
Әнисә Әхмәтбаева көе
Бергә чаклар, ай-һай, бик тиз үтте,
Белмәгәнмен, иркәм, кадерен...
Айлы төндә, беръялгызым торып,
Эзләп киттем аның каберен.
Кабер өстендәге ак чәчәкләр
Белмим, никтер, бүген сулганнар.
Әйтерсең лә, минем килүемне
Моңаешып көтеп торганнар.
Тезләндем дә каберең өстенә
Пышылдадым: «Зинһар гафу ит».
Гуя шунда ул җанланып китте,
Җавап бирде: «Ай-һай! Соң бит»,— дип.
Җаннарымны ярып бирер идем
Гафу итсә— шуны белегез:
Гомер иткән тормыш чәчәгенең
Кадерен исән чакта белегез!
Төшләремдә генә булса да
Кыш бер генә килә. Шат елмая, көлә.
Елга ике килми язлар да.
Гомеремнең алтын сары көзе
Шулай сүтелеп калды Сарманда.
Үткәннәргә бер борылып кара
Хыялыңда гына булса да.
Сезне күрәм, шашып-шашып сөенәм
Төшләремдә генә булса да.
Сандугачлар кунып сайрый торган
Сарман буйкайлары тирәктер.
Гомерләрне бушка уздырмагыз,
Ике килми гомер. Гомер— бер.
Урын тапмыйм үземә берара,
Хатирәләр һаман яңара.
Мин яд итәм: сезнең янга кайтам,
Төшләремдә генә булса да.
Сагынуымның чиге, чамасы юк,
Торган җирем җәннәт булса да.
...Барып, бер күрермен әле,
Төшләремдә генә булса да.
Оҗмах Мөслимдә икән
Гомер буе хыялландым
Яшәргә дип оҗмахта.
Гомер үтте үз куышым—
Мөслим дигән почмакта.
Анда кояш ягымлырак,
Иркәли йолдызлары,
Инсафлы хур егетләре,
Мөлаем хур кызлары.
Кызыл, кара карлыган,
Әче, татлы бөрлегән,
Кура җиләк, җир җиләк—
Җыеп ал күпме кирәк.
Камырлыгы, баланы—
«Ахирәтем» аланы.
Кызыл, кара миләше—
Күңелемнең сердәше—
Бары да оҗмах җимеше—
Бер Ходаем бирмеше.
Ык елгасы— сөт елгасы,
«Үзәкәй»— Кәүсәр чишмәсе.
Килә суын эчәсе,
Рәхәт гомер кичәсе.
Коръән-Кәримдә язылган
Нигъмәтләр синдә икән.
Чит җирдә йөреп аңладым:
Оҗмах Мөслимдә икән.
Бәхетем синдә икән.
Сүнә генә күрмә
Яраталмыйм күптәннән. Теләмим дә,
Син бу хакта барысын беләсең.
—Сине күрми барыбер түзалмыйм,— дип,
Нигә инде тагын киләсең?
—Ярату— чир бит ул. Син шуны да
Анламыйсыңмыни,— диясең.—
Савыктыру өчен ул даруны
Бары тик син миңа бирәсең.
Мин аңлыйм да... Йөрәк аңламый,— дип
Килә сиңа җавап бирәсем.
—Мин яратсам, сиңа шул җитә,— дип,
Белеп торам, тагын киләсең.
Бер янганда учак дөрләп янсын,
Явыз рухлар аңа өрмәсен.
Учак сүнсә, кабат кабызып була,
Сүнә генә күрмә инде син,
Беркемгә дә мине бирмә син—
Яратам ла, бугай, сине мин...

Сиңа
Шигыреңнән язлар табам, дисең,
Шигыреңнән назлар алам, дисең.
Язларны да, назларны да онытмагач,
Рәхмәт дими сиңа, нәрсә дим соң?
Сагынам сине, һәр көн көтәм,
Сәгать түгел, минут саен.
Назлар булмый һәр яз саен,
Язлар түгел, назлар көтәм,
Өзелеп көтәм һәр яз саен!

Кем соң син?..
Күзләреңнән үбә-үбә сорыйм,
Нигә инде җавап бирмисең?
Күпме еллар бергә яшәсәк тә,
Нигә инде, нигә серле син?
Күзләреңнән үбә-үбә сорыйм,
Нигә шулай, нигә моңсу син?
Кинәт килгән язгы ташу кебек,
Күп чакларда нигә ярсу син?
Күзләреңнән үбә-үбә сорыйм,
Нигә һаман шулай яшисең?
Минем өчен гомерем буйларына
Сүтелмәслек серле йомгак син.
Күзләреңнән үбә-үбә сорыйм,
Аңлый алмыйм: әйтче, нишлим соң?
Әйтче миңа, әйтче, кем соң син?

Үтте гомер
Хәйран калам: бер үк сөям сүзен
Уңга-сулга сибә әрәмгә.
Ышандыра, хәтта антлар эчә
Бирмим, диеп, башка адәмгә.
Шаккатырсың: йомшак саба җилен
Йөз сиксәнгә борып куя ул.
Лакмус кәгазедәй төс үзгәртә,
Әйтерсең лә, Анда— башка Ул.
Түземлеге бетте— хатын китте,
Яши алмый анда: сабырлыгы бетте.
Йөзе сытык, маңгай җыерылган,
Керфекләре хәтта дерелди.
Акылыннан шашканмы соң әллә,
Күзләренә берни күренми.
Ыңгыраша: туктап, чәчен йолкый,
Сүзен әйтми— мөгери.
Дуамалланып кылган гамәлләре
Җанына һич тынычлык бирми.
Көн-төн җәфалана, иза чигә,
Уйларының чиге күренми.
Сандугачлар булып сайрасаң да,
Үзәк өзгеч моңлы җырласаң да,
Иртә таңда тәрәз шакысаң да,
Бер мизгелгә генә чакырсаң да,
Башкаеңны тотып аһ орсаң да,
Җирне тырный-тырный еласаң да,
Яшь урынына күздән кан акса да,
Тезләнепләр гафу сорасаң да,—
Үткәннәргә кире кайту юк.
Үтте гомер аккан сулар күк.

Таныдыңмы?
Намусым саф диеп акланма син,
Түгел, димә, бала минеке.
Еллар узар, бар да ачыкланыр:
Синекеме, әллә—«Кем»неке?
Тән ярасы нәрсә?! Җан ярасы ачы,
Үтте гомерем көеп, уфтанып.
Яшьлек үткән, чәчкә бәсләр кунган,
Артыңа бер кара тукталып.
Таныдыңмы? Яле, исеңә төшер,
Син ваз кичкән кыз бит, ләбаса.
Һич тә үзгәрмәгән, күз, йөз шул ук,
Исәнләшми дә бит, ичмаса.
Янәшәдә атлаучысы кем соң...
Буйга җиткән улың Айзирәк.
Үкенәсеңме?! Тешләп булмый инде,
Бик якында булса да терсәк.
Ялгыз торна тавышы ишетелә,
Торна түгел, ул син— Байтирәк.
Ык буенда ялгыз тал-тирәк.
Ходай сиңа дәшә, Байтирәк.

Әнкәйгә
Нинди могҗизалар белән
Кайтарыйм, әнкәй, сине?!
Күрер идең, тыңлар идең
Син Тәлгать Таҗетдинне.
Исең китеп торыр иде:
Ни булган бу дөньяга?!
Пышын-пышын укыр идең
Рәхмәтеңне Аллага.
Өнемме, дип, төшемме, дип,
Торыр идең беркавым.
— Казан Гаетне күрсәтә
Түгелме, Габделкаюм?!
Һәй, гомерләр! Ник мин генә
Иртә кердем ул гүргә?
Йә, Иллаһым, кодрәтең киң,
Терелт әле мине дә
Шул гаетне күрергә.

Валлаһи
Яратам дигән була,
Елмаеп көлгән була!
Өрмәгән урыннарга да
Утыртмам, дигән була.
Нәрсә кирәк шуны табам,
Бәгырем, дигән була.
Синең өчен җаным фида,
Валлаһи, дигән була.
Җайлаштырып, майлаштырып,
Өенә кайтып китә.
Шулай итми, ни хәл итсен,
Син бит бары сөяркә.
Озак юангалап торсаң,
Хатыны килеп җитә.
Горур бул син, җебеп төшмә,
Үз-үзеңне кимсетмә.
Талашсаң да, сугышсаң да,
Үз иреңә ни җитә.

Рәхмәт сиңа
Шашып сөйгән кешеләрдән
Килә иде көләсем.
Ярату бармыни соң ул?
Юләр бит син, диясем.
Күрә идем гашыйкларның
Күз яшьләре түккәнен.
Күрә идем, белә идем
Йокысыз интеккәнен.
Яратуның ни икәнен
Белми чыктым кияүгә.
Бик инсафлы бала бит дип,
Әткәй-әнкәй биргәнгә.
Очрадың да, күзләремә
Бер елмаем карадың.
Бал кортының угын алып,
Йөрәгемә кададың.
Һич аңламыйм: ничек сине
Шулай өзелеп яраттым?
Нинди тылсымнарың белән
Үзеңә мине караттың?!
Караттың да ташлап киттең,
Чәчләремне агарттың.
Рәхмәт сиңа: яратуның
Ни икәнен аңлаттың.

Бары бер сүз
И сынап та куйды безне тормыш...
Хәсрәт-эчрә хәсрәт китерде.
Үтте гомер шунда: сыкрап-сыктап,
Явар-яумас яңгыр шикелле.
Җыеп барсаң, бер күл булыр иде
Синең белән түккән ул яшьләр.
Көчле рухың, моңлы җырың синең
Һавам булды чынлыкта, Зөфәр,
Рәхмәт сиңа, мең рәхмәт, Зөфәр!
Рәхмәтлеләр сиңа әткәй, әнкәй,
Балаларым, барлык туганнар,
Авылдашлар, күрше-тирәләрем
Изгелегең күреп торганнар.
Әллә нигә синнән курыктым мин,
Усал түгелсең бит, югыйсә.
Ялгышларны кабатламас өчен,
Җаннарыңны җәфаламас өчен,
Күзләремә текәп карап торып:
«Чистый!»— дип бер әйтсәң, шул җитә.
Усал түгелсең бит, югыйсә. Чистый...

Ничек китим дөньядан?
Әгәр миннән кинәт сорасалар,
Ник яшисең, дип, дөньяда?
Һич тә икеләнми әйтер идем:
— Ике кызым, улым янымда;
Укучылар— алтын бөртекләрем,
Хезмәттәшләр, бик күп шәкертләрем,
Авылдашлар— бергә гомер сөрүчеләр,
Күршеләрем— кайгы-шатлык бүлүчеләр;
Туганнарым— мине якын күрүчеләр,
Дус-ишләрем— миңа илһам бирүчеләр,
Сөйгән ярым— бергә гомер иткән парым...
Мин булмасам, барысы кемгә кала?..
Бу турыда тагын уйлап кара:
Әгәр китсәң, кайтып булмый яңадан.
Шулай булгач, ничек китим дөньядан.

Тормыш дустыма
Биокырың бигрәк көчле,
Тарта үзенә таба.
Әгәр аягыңа бассам,
Ябышып кала табан.
Ә беркөнне күкрәгеңдә
Күрдем унлап балкашык.
Бу ни хикмәт икән диеп
Карап торам шаккатып.
Мондый биокырлар белән
Дәваларсың сырхауны.
Мәктәптән куып чыгарчы
Грипп белән томауны.

Кем цитрамонга...
Борынгыдан килгән риваять бар
Дип сөйлиләр әби-бабайлар:
Ягымлылар, сөйкемле сөякләр
Көзен— октябрьдә туалар.
Белмим, нигә синнән шүрлиләрдер,
Усал түгелсең бит, югыйсә.
Күзләреңне мөлдерәтеп карап:
«Эшлик, кызлар!»— дисәң, шул җитә.
Пыр туздырып ала кайчагында:
Җилкенмәгән йөрәк җилкенә,
Шәләпинең бер кырыйда торсын,
Тәрәз пыяласы селкенә.
Чакматашның очкыннары сибелә,
Шул мизгелдә тагын суына.
Корыч— металл. Артык кыздырсалар,
Чыдый алмый. Ул да бит сына.
Үзем сайлап алган язмыш диеп
Түзә, чыдый адәм баласы.
Гел турыга гына бармыйбыз бит,
Бераз кыйгачлап та алабыз:
Кем почтага бара, кем цитрамонга,
Кем авырый башлый: төчкерә,
Бала ялы кирәк кичекмәстән,
Базарсыз да булмый һич кенә
Белми дисезме әллә...
Күрми дисезме әллә...
Каршыга килә дә чыга,
Сизми дисезме әллә?!
Мәрхәмәтле итеп тудырганга,
Рәхмәт яусын сиңа әнкәсе!
Сизеп торам, йөрәк белән тоям
Кайсы читтән генә,
Кайсы турыдан-туры
Гашыйк сиңа, гашыйк һәммәсе.
Тик син берәү— нихәл итәсе?!
Бар мөлкәтем бүләк итәр идем,
Сиңа бәһа булыр малым юк.
Җаннарымны ярып бирер идем,
Җаннан башка яшәр хәлем юк,— дип
Килә бер кычкырып әйтәсе!
Әллә инде сабыр итәсе...
Бергә эшләгән дус-ишләрең
Таянычың булсын гомергә.
«Килә!»— диеп йөгерешкән чаклар
Онытылмас инде гомергә.
Сау-сәламәт эшлик гел бергә,
Бәхет ташып торсын гомергә.
Ибне Хөснулла...
Куба инде күптән артта калды,
Каһирәгә ялга туктадык.
Көне кызу, һич түзәрлек түгел,
Бик эчәсе килде, сусадык.
Аптырашып шулай утырабыз,
Без, якташлар— барысы унтугыз.
— Кем бер генә дога укый ала,
Бисмиллаһ әйтә белә кайсыгыз?—
Дип сораша җитәкче.
Белмим, ни эшләтмәкче?
Берсе әйтә алмады,
Түзәр әмәл калмады.
Әйтеп куйдым тиз генә:
— Белер икән кем генә?
Нигә кирәк бисмиллаһ—
Белсә, белер Хөснулла.
Хөснулладан инәлдек,
Чәйханәгә юнәлдек.
Ишекне ача Хөснулла,
Сәлам бирә Хөснулла:
— Әссәлә дә әссәлә...
Чәйханәче җавап бирә:
— Вәгаләйкемәссәлә...
Нәрсә кирәк, олан, ди,
Син— безнең мөселман, ди.
Хөснуллага җан керә:
— Әгүзе бисмиллаһ, ди,
Мин— Ибне Хөснулла, ди,
Йә, Аллам, Ходаем, ди,
Чәй кирәк, сусадым, ди.
Башын иеп, тезен бөкләп
Утырды да каршыга,
Иреннәрен кыймылдатып
Укый да укый Хөснулла.
— Хуш, әгүзебисмиллаһ,
Эшләр уңар, иншалла...
Укый да укый Хөснулла...
Күзен сирпеп карап ала—
Чәй булганмы барысына.
Безне чәйгә кинәндердең,
Йөз ел яшә, Хөснулла!
Рәхмәт яусын әбиеңә
Сиңа өйрәткән бисмиллаһ!
Сусыз калып кибегүдән
Коткардың бит, Хөснулла.
Хисапчыга
Җәен, кышын, көзен дә
Күзебез синең күздә.
Акча исе чыкмыймы дип
Йөри бөтенебез дә.
Баш хисапчы кызыкайның
Кояш балкый йөзендә.
Ап-ак итекләрен киеп
Елмаеп йөри бездә.
Ягымлы да, сөйкемле дә
Күз тимәсен үзенә,
Хезмәт хакы, премия
Беркайчан да соңартмыйча,
Таратып бирә безгә.
Бүгенгедәй истә
Вакыты җиткәч, көзге яфраклар да,
Моңаешып, җиргә төшәләр.
Гомер уза, дуслар, сөйгән ярлар
Сагындырып искә төшәләр.
Бүген сиңа сәлам юллар иде,
Ике кызың, улың Айдарың.
Миргазиян Хәйдәров.
Онытмадык. Юк, Юк. Онытмадык
Синең җитмеш яшең тулганын.
Бүгенгедәй истә, онытылмый һич тә
Дәресеңдә вафат булганың.
Күз яшьләре укучыларның,
Салган мәктәбеңнен аһ-зары.
Нигә алай иттең, кинәт ташлап киттең,
Оныттыңмы җирдә мин барын?
Сумса
Безнең өйдә без җидәү,
Безнең песи — җиденчесе.
Г.Тукай.
Безнең өйдә без җидәү,
Безнең песи— җиденчесе.
Һәммәсе тәмлетамак,
Кара шуларга ярап.
Әби ярата чәкчәк,
Ашый ул аны чәп-чәп.
Әнием минем Алия
Ярата гөбәдия.
Сыпырттыра иртә-кичен
— Их, тәмле, дия-дия.
Энекәшләремә исә
Пешерәм мин кыстыбый.
Унбергә берәү тулмый.
Сыйлыймын кыстый-кыстый,
Торамын өсти-өсти.
Ә үземә... үземә
Тиз генә ясыйм «бармак».
Башкалар тора карап,
Кызыгып, ирен ялап.
Мияубикә! Пес-пес-пес,
Рәхим ит! Сиңа— кекс.
Син бит— безнең тәмлетамак.
Аша! Торма мыек ялап.
Әти эштән кайтуга
Пешереп куям сумса.
Җыйнаулашып, чөкердәшеп
Ашыйбыз Ходай бирсә.
Бик тиз суына сумса,
Һәй!!! Җылытам суынса.
Оста пешекче бит мин,
Ялкау түгел, иренмим.
Кемнеке?
Башын ыргыт, тиз бул, колагын кис,
Тамгасы бар, каһәр суккыры,
Сул колагын уйган— таныш тамга,
Авызыңны кортлар чаккыры.
Әйтмәдемме сиңа: юньләп кара,
Безнекеме, әллә түгелме,
Нинди гөнаһларга батырдың бит,
Туя белмәс ач күз, шыр-тиле.
— Син исерек төштең йөрәгемә
Суеп, барыбер сатып эчәм дип,
Тукып тордым: безнең тәкә түгел,
Сарыкларга ияреп кергән дип.
— Син гаепле түгел, мин гаепле,
Мин гаепле. Оста... Ә син— юк,
Безнеке түгелен белгәч, алайса, ник
Куып чыгармадың шунда ук.
Алар шактый тарткалаштылар,
Дуслаштылар, якалаштылар,
Ахыр килеп, тәкә итен
Өч яртыга саттылар.
Саттылар да, кәефләнеп,
Тынычланып яттылар...
Төн пәрдәсен ярып, күктә яшен
Аркылыга, буйга камчылый,
Бозлы яңгыр шак-шок тәрәз кага,
Җил котыра: эт кебек улый,
Рәнҗетүдән кемнәрдер елый.
Иртәнгесен буаз коба тана
Никтер кайталмады көтүдән.
Яман хәбәр бик тиз тарала ул:
Үлгән! Бозаулый алмый үлгән.
Үкерә абзаң, җиңгәң.
Йөрми хәсрәт агач башларыннан,
Кеше башларыннан йөри ул.
Кызыкма син кеше малларына
Меңе белән барыбер чыга ул.
Ходай биргән бу олы казага
Кирәк чыда, кирәк егылып үл.
«Сөлек»
Сабан туе. Атлар узышы,
Үтә данлыклылар ярышы.
Ялгыз имән— яраларга дәва,
Йөрәгемдә— «Сөлек» сагышы.
Берничә ел рәттән чаптар «Сөлек»
Дан-шөһрәттән соң Татарстанда.
Беркөн килеп, көч сынамак булды
Ут күршебез Башкортостанда.
Баш хөкемдар горур. Менеп баскан
Буй җитмәслек биек мөнбәргә.
Ата каздай леп-леп биеп тора,
Бер сүгенә, тотына әрләргә.
— Ура! «Сөлек» тагын уза.
Башкорт өчен оят. Бу— хурлык!
Алда— финиш! Яп тизрәк капкаң,
Түземем юк карап торырлык.
Тимер капка шартлап ябылды,
Ат сөрлекте, аяк кысылды.
Ике тавык авырлыгы Ислам
Өнсез калды— җиргә егылды.
Бер секунд та вакыт үтәмәгәндер,
Сикереп менеп кабат утырды.
Бер талпынды, ике талпынды,
«Сөлек» торды— алга ыргылды.
Тоягыннан чаптырып кан ага,
Күзләреннән кайнар яшь тама,
Тамашачы гөжли, кул чаба.
Узды «Сөлек», аксый-аксый узды,
Иң беренче килде финишка.
Тик шул көннән, канлы шул көннән соң,
Чыга алмас булды ярышка.
Әй «Сөлек», «Сөлек», «Сөлек»,
Көчлене «яндыралар».
Атны түгел, корычны да
Шартлатып сындыралар.
Тегәрҗеп
— Танаңны ит нәрәтенә
Тапшыр син, Җамал түти,
Әйттем-бетте. Бүген үк илт,
Минем белән не шути.
Вәкилгә син әйтеп кара каршы,
Гомерең узар төрмә-михнәттә.
Шундук алып китте җитәктә
Җыю урыны— күрше Җәмәккә.
Нәкъ шул чакта «һау» да «вау»—
Күршенең эте чыкты.
Тыеп кала алмады,
Танасы торып чапты.
Тегәрҗеп бау бирешмәде,
Җамал тоткан бөтереп.
Чытырдатып ябышты ул,
Чыкты бармак киселеп.
Калды төшеп, өзелеп,
Урамның нәкъ уртасында
Ята аунап, бөтерелеп,
Авыл картлары җирләде,
Юып, кәфенгә төреп.
«Ясин» укый Җамал пышын-пышын,
Зират капкасына сөялеп.
— Рәхмәтләреңнән Үзең ташлама,— ди,
Ходайдан ялвара инәлеп.
Кулында— теге бау— тегәрҗеп.
Коллар болай да җитәрлек
— Фатих абый, нинди исем
Кушасың егетеңә?
—«Рәйхан»,— дидем,— бетте-китте,
Яз, тизрәк, төпченмә.
— И карткаем, малаеңның
Бишенчесе Рәйхан бит.
Дүртенчесе Илдархан
Өй эче тулы Хан бит.
Фатих аптырап каламы?!
Таныклыкны ачып сала,
Ике хәреф остәп яза,
Авыл Советына бара.
Сәркәтип кыз имза сала,
«Дөрес төзәтү»,— дип мөһер суга
Абзыйга таныклык суза,
Фатих абзый өйгә «сыза».
—Карчыккаем, сиңа тагын
Өстәп кайттым бер хан,— ди,
Малаебызның исеме—
Булды инде Гәрәйхан, ди.
Коллар болай да җитәрлек,
Булсын күбрәк ханнар,—ди.
Әйт әле, әйт, аппагым
Кайсы йортта яши икән
Сылу ханым Рүзилә,
Зинһар әйтә алмассызмы,
Бик беләсебез килә.
— Кем дидең син? Кабатла әле:
Рүзилә? Әә...Рүзилә...
Рүзиләләр күп бит алар,
Кайсысы кирәк сезгә?
— Кызымны кияүгә бирәм,
Чәкчәк кирәк иде лә.
— Күптән шулай диләр аны,
Теге— Чәкчәк Рүзилә.
Мин дә шуны эзләп барам,
Коръән укытасым бар.
Малаемның улы туды,
Исем куштырасым бар.
Һәм башкалар, һәм башкалар...
Һәркемгә чәкчәк кирәк.
Безнең татар халкында
Чәкчәксез бәйрәм сирәк.
Каударланмый, ипләп кенә,
Ял итеп алып чак-чак
Танылган рәссамнәр кебек
Чәкчәккә ясый чәчәк.
Теге— Чәкчәк Рүзилә,
Күз тимәсен үзенә!
Очкын сибә күзләре,
Әнис алма йөзләре.
Чәчәк кебек чәкчәге,
Ак мамыктай «бармагы»,
Аның кебек мәшһүр оста
Мөслимдә бармы тагын?
Әйт әле, әйт, аппагым,
Бармы Мөслимдә тагын?!
タタール語文献の1テキストを読みました。