Tartaroarrow-right-bold-outlineQashqai Impara Tartaro

“баскыч” sul dizionario Tartaro-Qashqai

baskıç
баскыч (Cyrillic)
Esempi di letteratura
Esempi di notizie
favicon
Aggiungi significato, immagine o audio
Tartaroarrow-right-bold-outlineTartaro open-in-new
исем
1) Менгәндә яки төшкәндә басарга рәт-рәт беркетеп тезелгән басма яки аратадан ясалган җайланма. Өйалдына аяк басу белән, озын баскыч күземә чалынды. К.Миңлебаев. Алар, бик матурлап эшләнгән агач баскычтан менеп, өйалдыннан икенче катка күтәрелделәр. Р.Кәрами. Гыйльметдин йөгерә-атлый тышка чыкты һәм, бермәлгә баскычта тукталып, тирә-якка күз салды. Ф.Сафин
// Менү һәм төшү өчен бер басмалы җайланма. Машина баскычы

2) Текә яки авыш өслектә, менәргә яки төшәргә уңайлы итеп, басмага охшатып ясалган чыгынты, киртләч. Яр кырыена җиткәч, баскычлы сукмаклардан, калтырана-калтырана, инешкә килде… Н.Хәсәнәв

3) күчерелмә мәгънәдә Үсү, үзгәрү, катлаулана бару, кыенлашу, дәрәҗәгә күтәрелүнең аерым этаплары, бер өлеше. Сүзлекчелек өлкәсендә яңа баскыч – татар теленең яңартылган 4 томлык аңлатмалы сүзлеге. Н.Хисамов. Олы алдану кичергәннән соң, ул инде чираттагы шаукымга сагаеп карый, тормыш баскычларыннан күтәрелү өчен, икейөзлелек кылып уйнарга мәҗбүр була. М.Галиев. Кәбир әфәнде «Мәгариф»не, инде үтелгән баскыч, шәкертлек мавыгуы, дип кенә карый. Ә.Фәйзи. Әхмәтсафа, бераз урысчасы сынату сәбәпле, әзерлек сыйныфының икенче баскычына кабул ителде. Ф.Сафин
message-reply
Tartaroarrow-right-bold-outlineRusso open-in-new
сущ.
1) лестница (со ступенями или с перекладинами); стремянка || лестничный
баскычтан менү — подниматься по лестнице
баскыч терәтү — прислонять/прислонить стремянку
баскыч басмалары — лестничные ступени
баскыч читлеге — лестничная клетка (в здании)
2) ступенька, подножка машины (автомобиля, трактора и т. п.) терраска, уступ (на земле) для ступания ногой; см. тж. басма I
кабина баскычы — ступенька кабины (машины, подъёмного крана и т. п.)
3) перен. степень, ступень, стадия; период; разряд; фаза
үтелгән баскыч — пройденный период
яңа баскычка күтәрелү — подниматься на новую ступень
югары баскычтагы асыл зат — аристократ верхней ступени
4) уст.; перен. средство или этап к достижению (высшей степени)
тормыш баскычлары — этапы жизни
••
гыйбадәт - җәннәт баскычы — посл. молитва - средство для достижения рая
5) с порядк. числ. (определённый) ступени
икенче баскыч мәктәп — школа второй ступени обучения
message-reply
Tartaroarrow-right-bold-outlineInglese open-in-new
и. staircase, stairs
message-reply
Tartaroarrow-right-bold-outlinetedesco open-in-new
treppe f.; leiter f.
message-reply
Significato di “баскыч” nella lingua di Qashqai – definizioni, immagini, pronuncia, esempi, sinonimi, contrari, scopri di più...
Richiesta di traduzione se non ci sono definizioni o le definizioni non sono sufficientemente chiare "баскыч"?
Fai una domanda se qualcosa non è chiaro sulla parola "баскыч".