LatinSetiap baris mewakili persentase kata per 1000 kata paling umum.
Гөлниса - 2
Jumlah total kata adalah 4258
Jumlah total kata unik adalah 2101
35.6 kata termasuk dalam 2000 kata yang paling umum
51.1 kata termasuk dalam 5000 kata yang paling umum
59.2 kata termasuk dalam 8000 kata yang paling umum
Бигрәк тә безне җирәндергәне әбинең төнге кәсебе иде. Нәрсә икән ул? дип аптырап калырсыз, һәм бу аптырарлык та - безнең хуҗа әбиебез төннәр буе өеннән аракы сату белән шөгыльләнә икән. Укучыларның исенә төшереп үтим, без яшүсмер чак заманнарда сәүдә итү эше хупланмый гына түгел, хәтта законга сыймый торган кәсеп иде. Ә хатын-кыз кеше аракы белән сәүдә итү башка да сыймый торган нәрсә-бар җәмәгатьчелек каршында яман хурлыкка тиң хәл иде.
Хуҗа әбиебезнең мондый хәерсез кәсәбен монда яшәвебезнең икенче төнендә үк үзебез күреп, ишетеп шаһит булдык.
Хуҗа әбиебез чыгып киткәндә, кич белән генә кайтырмын, төштә дә, кичен дә шул бәрәңге белән тукланырсыз, дигән иде. Шулай эшләдек тә. Төштә дә, кичтә дә шул әби калдырган бәрәңге белән тукландык.
Китергән әйберләребезне, - азык-төлекләре-безне дигән сүзем, - Сәлихә апа чорнап бирүенчә калдырып, күмәчтән башкасына тимәдек. Кулына тапшырганда әбиебез барысын да китерүебезгә шик-ләнмәсен имеш.
Әби караңгы төшкәч, без йокыга яткач кына кайтып керде. Йокламый идек әле. Тәрәзә төбендәге лампасына ут кабызгач, өй ишеген ачык калдырып, ах-ох килеп, пыяла савытлар бәрелү тавышы чыгарып, нидер эшләп маташты, аннан өйгә кереп озак кына ятагында кыштырдады. Утын баса төшеп, тынды. Йокларга ятты ахры.
Төннең кайсы вакыты булгандыр инде, белмибез, урамъяктан әбинең тәрәзәсен какканга уяндык.
Мин Галигә төрттем:
- Ишетәсеңме?
- Ишетми соң, - диде ул пышылдап.
Әбинең ятагының шыгырдаган тавышы ишетелде, әби торды ахры.
- Кем анда? - диде әби карлыккан тавышы белән.
- Мин, Самакат... Сәлих.
- Ни кирәк?
- Яртыны гына, Сантый әби, яртыны гына.
- Башта бурычыңны кайтар.
- Бир инде, Сантый әби, иртәгә икесе өчен дә түләрмен, валлаһи, дип әйтәм, үтенеп сорыйм.
- Мә, тончык... Иртәгә шушы вакытларда китерерсең...
Йоклап китәргә өлгермәдек, ачык тәрәзә аша әбинең тагы да кем беләндер сөйләшкәне безне сискәндерде.
- Ник килдең?
- Аракы кирәк.
- Син бит лаек исерек инде.
- Булса соң? Җитмәде.
- Бурычыңны оныттың мени? Элек шуны түлә.
- Бүген акчам юк,
- Юк, дисеңме?
- Юк шул, обәзәтелне түләрмен.
- Хәзер үк түлә, түләмәсәң, юлыңда бул.
- Бирмисеңме?
- Бирмим.
- Бирмәсәң, убырлы карчык, мин синең тәрә-зәңне ватам.
- Батырланма, егет, ватмассың... Моның өчен Хәлеш белән Кәлеш башыңны ватарлар.
Сөйләшү тукталды. Киткән егет тагы әйләнеп килде, ахры - аның тавышы чыга. Ул хәзер таләп итеп түгел, үтенеп сорый:
- Бир инде, Сантый әби, хәлем бик авыр бит...
- Юк, бирмим, бар йокла.
Тәрәзә ябылды. Лампа уты сүнде. Тагы да әбинең ятагы шыгырдады. Әби йокларга ниятләнде, ахры.
Безнең өчен иң яманы һәм куркытканы өченче төнне булды. Көндезге көнкүрешебез дә шәптән түгел иде. Көнсаен без иртән мәктәпкә барырга торганда әби үзенең безгә билгесез юлына чыгып киткән була. Ашап-эчкәнебез шул беренче көндәгедәй - иртә белән кайнар, төштә, кичтә салкын бәрәңге һәм салкын су. Безгә әби Сәлихә ападан китереп тапшырган азыкларыбыздан берничә телем кара күмәчтән башка бер кабым бернәрсә калдырылмый. Кая ак маебыз, кая йомыркаларыбыз, кызыл эремчегебез? Тары ярмасы хакында уйламыйбыз да инде. Көндез әби өйдә булмый, таңнан торып безгә ботка, аш пешереп калдыра алмаганын да аңлыйбыз. Ничек тә булса чәй кайнатып эчәргә тырышыр идек - чәебез, шикәребез дә юк. Эзләп тә карадык - башта өйдә, әбинең ятагы тирә-сендә эзләдек, таба алмадык. Аннан, өй алдындагы чоланыннан карарга чыктык, ә ул ат башы кадәр элмә йозак белән бикле.
Ашау-эчү мәсьәләсендә без әби белән бүген җитди сөйләшмәкче булдык. Болай ачлы-туклы яши алмыйбыз бит инде.
Йокларга яткан булсак та, шул нияттән йокыга китмәскә тырышып, аны-моны сөйләшеп, әбинең кайтканын көттек. Ләкин әби бик соңлап кайтты, күрәсең, ята торгач, үзебез дә сизмичә йокыга кит-кәнбез.
Яман сүзләр белән сүгенеп әбинең тәрәзәсен каты дөбердәткәнгә уяндык.
Әбинең лампасы кабынган. Тәрәзәсе дә ачык, күрәсең, тыш яктан дорфа сөйләшкән тавыш ачык ишетелә. Тавышны шунда ук таныдык - Сәләхетдин абзыйның тавышы бит бу!
- Әй, убырлы карчык, кая минем мальчуганнар?
- Акырма, күршеләрне уятырсың.
- Уянсыннар, мин алардан курыкмыйм. Кая минем малчуганнар?
- Синең нинди мальчуганнарың бар? Үстергән балаң булганы юк бит әле.
- Белмәмешкә салынма, Сантый кортка, мине алдый алмассың. Миндә яшәүче малайлар...
- Алар йоклыйлар.
- Уят хәзер үк. Мин аларны алып китәм.
- Уятмыйм. Аларга иртән торып мәдрәсәгә ки-тәргә, уятсам да алар сиңа кайтырга теләмиләр.
- Уят, дигәч, уят. Ату ишегеңне ватып керәм.
- Вата алмассың, совет власты иртәгә үк кой-рыгыңа басар.
- Мине куркытма, убырлы карчык, үзеңне бел, хәмер сатуың хакында бер генә сүз әйтермен, юк булырсың.
- Әйтмәссең, артың пычрак. Колхоз байлыгын сатып эчүеңне монда бар да белә...
- Алай икән. Әшәке карчык икән син. Чыгара-сыңмы малайларны?
- Юк. Аларны синең исерек башың туйдырган инде. Шуның өстенә аларны үзең куып чыгаргансың.
- Чыгармыйсыңмы?
- Юк.
- Но, ярар алайса, иртәгә сөйләшермен мин синең белән.
Сәләхетдин абзыйның тавышы тынды. Китте ахры.
Әби үз эченнән мыңгырдап сөйләнде дә, тәрәзәсен ябып, утын сүндерде. Ятты, күрәсең.
Аракы, хәмер белән сәүдә итүче хуҗа-әбидә яшәү безнең тәрбия-әхлагыбызга сыймый, вөҗданы-бызны мыскыл итә. Хәзер генә әби белән Сәләхетдин абзый арасында булган талаш-тиргәшү безнең җаныбызны тагы да ныграк әрнетте. Безне әлеге бер нәрсә - ничек безгә тәрбия-әдәбебезгә туры килгәнчә тыныч яшәрдәй фатир табарга? Шул мәсьәлә безне бүген тагы озак йоклатмады.
* * *
Әтиемнең безне Аксуда Сәләхетдин абзыйда яшәргә калдыруын без күктән төшкән бәхеткә санаган идек. Ят кешедән торудан чыбык очы гына туган булган үз абзыебызда яшәүне уңайлырак булыр дип уйлаган идек. Бигрәк тә Сәләхетдин абзыйның: «Укысыннар, укысыннар… Бер кыш түгел, биш кыш яшәсеннәр», - диюе, нәкъ безнең максатыбызга туры килгән иде һәм без үзебезне бәхетлегә санаган идек.
Ләкин, белгәнегезчә, Сәләхетдин абзыйда яшәү шартларыбыз кебек мондагы өч көнлек тормышыбыз да безнең хыялыбызга һәм әхлагыбызга туры килмә-де. Шуның өстенә азык-төлегебез була торып бер бәрәңге белән генә тукланып яши алмыйбыз бит ин-де.
Аксуда яшәвебездән дә, укуыбыздан да куңе-лебез нык төште.
Бер кичне, Сантый әбинең кайтканын көтеп йокыга китә алмый азапланганда, әллә укуны калдырып туган авылыбыз «Өчөйлегә» әти, әниләребез янына кайтып китик микән дигән фикерне дә уйлаштырып алдык. Моңар кыюлыгыбыз җитмәде.
Ләкин бәхет дигән нәрсә бар икән ул. Хөзер Ильяс үзе ярдәм итте, диярсең, безнең монда яшәве-без кинәт кенә яхшылыкка үзгәрде. Ә ул болай булды.
Укый башлавыбызга ярты ай гына вакыт узуга карамастан классташларыбызның кайберләре белән без дуслашып өлгергән идек инде. Сәләхетдин абзыйдан ник китүебез, ә Сантый әбигә ничек барып керүебез хакында яшермичә сөйләгән идек. Хәбәре-без мәктәп балалары арасында тиз таралган, хәтта класс җитәкчебез Флюра апага да барып ирешкән. Класста миннән уң яктагы янәшә партада утыручы Сәлим - ул безнең иң беренче якыннан танышып киткән шәригебез иде, әйтә: «Сезнең Сантый әбидә яшәвегезне белгәч, Флюра апа коты чыгып куркынган, ди. Шуннан ук директор абыйга кереп, сезнең хакта озак кына сөйләшкән», - ди.
Шәрикләребездән, ягъни классташларыбыздан, дигән сүзем, безгә тагын шул мәгълүм булды. Хуҗа әбиебезнең даны авылда яхшыдан түгел икән. Һәр көнне урамнан урамга, өйдән өйгә йөреп, кирәк-мәс хәбәр җыеп, аны гайбәткә әйләндереп йөрүдән гыйбарәт икән аның көнкүреше. Ашау-эчүе дә аның үз өендә түгел, ә авыл буенда ил өстендә икән. Бер гаиләдә иртәнге чәйне эчсә, өйлә ашына башка берәүгә керә, ди. Кызык-мәзәк итеп сөйлиләр: ул әбидә оялу, уңайсызлану дигән нәрсә юк икән. Телә-сә кемгә керә дә, кунакка чакырылгандай, рөхсәт-ни сорап тормый, түр башына менә дә утыра, ди, ашап-эчеп, тамагын туйдырмыйча китми, ди. Аның төнге кәсебен, ягъни эчкечеләргә аракы сату белән шө-гыльләнүен дә беләләр икән балалар. Авыл халкы аның яшьрәк чагында эчүчән булуын да онытмаган, ди. Шул ярамас яман гадәтләре өчен аны авылда, Сантый әби, дип, атаганнар, класс балалары хәтта аның чын исемен дә белмиләр икән.
Шушы көнне үк дәресләребез беткәч, класс җитәкчебез Флюра апа безне үзенә ияртеп авылның дала як очында, - Аксуның бер ягы урман буенда булып, икенче очы киң далага таба сузылган, - ялгыз яшәүче бер әбигә алып барып кертте.
Әбинең өенә кереп, сәләм әйтеп, исәнлек-саулыгын сорашкач, Флюра апа:
- Менә, Гөлҗиһан түти, сезгә вәгъдә иткән кунак егетләрне китердем, - дип ишек төбендә басып торучы безгә күрсәтте.
- Шушы егетләрмени алар? - диде әби безне зурлау һәм сөйкемле елмаю белән күз йөртеп, - хәере белән килсеннәр, миңа иптәш булырлар, - диде ул безнең ишек төбендә уңайсызланып торганыбызны күреп. - Узыгыз, курыкмагыз, үз өегездәге кебек хис итегез, - дип түргә чакырды.
Гөлҗиһан әби безгә беренче күрүебездә үк уңай тойгы калдырды. Әби, олы яшьтә булуына кара-мастан, сөйкемле йөзле, мөлаем карашлы карчык икән. Яңа фатирыбызга икенче көнне үк күчтек.
- Мине, Гөлҗиһан әби, дип атарсыз - диде безгә хуҗа әбиебез һәм безне үзенең кечкенә дөньясы белән таныштырды.
Өе зур булмаса да, һәрнәрсәсе тәртип белән җыелган, уңай урынга куелганлыктан тарлык-тыгыз-лык сизелми. Халкыбыздагы кебек өенең түрендә дивардан диварга сәке сузылган. Без күчкәч, аны әби чуар бизәкле чаршау белән икегә бүлде: мичкә каршы ягында мин, теге ягында сез яшәрсез - диде. Без шатланып риза булдык - безнең як зуррак та, яктырак та иде. Сәкенең теге очында тәрәзә янында кечкенә өстәл тора - дәресләребезне хәзерләргә әйбәт булыр.
Барыннан да бигрәк безне куандырганы әби-нең холык-тәбигате булды. Ул йомшак телле, күңелгә җиңел кеше. Әбиебез безне беркайчан да исемебез белән атамый, балакайларым, гына, ди, ә инде аерым беребезгә мөрәҗәгать иткәндә, балакаем, дип кенә дәшә. Тора-бара бездә дә әбигә тирән, җылы ихтирам уянды. Без аны исеме белән атарга уңайсызлана башладык. «Гөлҗиһан әби» диюебездән «әбекәй» дигән мөрәҗәгатенә күчтек һәм ул «әбекәй», дип атавыбыз белән хәтеребездә калды да.
Сәләхетдин абзыйда, аннан соң Сантый әбидә яшәвебезгә чагыштырганда мондагы тормышыбыз болытлы көннәрдән соң кояш чыгып дөньяны яктырткандай булды. Күңелебез күтәрелде, укуга да ныграк тартылдык, өлгерешебез дә әйбәтләнде.
Изгелек җирдә ятмас, диләр олылар, шулайдыр ул. Әбекәебезгә без дә яхшылык кылырга тырыштык. Йомыш кушса, аны тиз генә эшлибез. Соң-рак, өй-йорт мәшәкатьләрен белгәч, әбекәебезнең әйткәнен көтмичә, үзебез башкара башладык. Әбе-кәйнең өч кәҗәсе бар иде, аларны ашату, эчерү, асларын йомшартып торуны үз өстебезгә алдык. Йортта утын кисү ир-ат эше - моны да без эшлибез. Аркылы пычкы белән утын кисәбез, аны балта белән ярып, якканчы кибеп торсын, дип, өйгә кертеп мич белән стена арасына тутырып куябыз. Суны әбекәй урамдагы җәмәгать коесыннан ала икән - моны да без үзебезгә йөкләдек. Кыш көннәрендә кар яуган саен ишек алдын чистарту, урамга сукмак ясау хакында әйтәсем дә юк, бу инде үзеннән үзе безнең вазифабызга керде.
Азык-төлекләребезне әтием китереп китә.
Каникул көннәрен туган авылыбызда үз өебез-дә әти, әниебез янында уздырабыз. Гомумән, уку-белем алуыбыз җиңелдән булмаса да, монда безнең башка кайгыбыз да, мәшәкатьләребез дә юк. Тормышыбыз монда ал да гөль бара. Һәр иртә әбекәебез безне чәй эчереп, тукландырып, мәктәпкә озата, кайтуыбызга өйлә ашы хәзерләп көтеп ала, кичкә я тары боткасы, яисә бәрәңге измәсе хәзерли. Сирәк кенә булса да сагындырган тары каймагы белән дә хөрмәт итә.
Әбекәйдә яшәвебездән без бик риза идек. Ул да безгә үзенең кара йөзен күрсәтмәде. Әбекәйне без үз туган әбиебез кебек яраттык һәм ихтирам иттек. Аңар рәхмәтләр генә укыдык.
Бер кәмитрәк вакыйганы дә истән чыгарып булмый. Шуны да хикәя итеп узыйм әле.
Һич тә көтелмәгән һәм башыбызга килмәгән бер вакыйга безне гаҗәпләндерде генә түгел, хәтта тирән аптырашта калдырды һәм куркытты да. Соңыннан без үзебезне гафу ителмәслек хис иттек.
Хәзер дә, ул вакыттан соң илле еллар тирәсе узып, олы яшьтә булсак та, Гали белән очрашканда бу мәзәккә охшаш вакыйганы искә төшергәндә елмаю урынына моңсу хисләргә биреләбез.
Менә ничек булды ул мәзәккә охшашлы вакыйга. Ашау-эчүне әбекәебез чаршау белән бүленгән сәкенең безгә бирелгән ягына хәзерли иде. Сәке кырыена ашъяулык җәя, аның сәке буе теге очына шаулап торган самоварны утырта, аның каршына аякларын идәнгә төшереп үзе урынлаша. Аякларыбызны чалыш-чолыш бөкләп, түр якка Гали белән без урынлашабыз. Тамак туйдырырга табын хәзерлеге башлана. Гали күмәч турый. Мин бөрмәле кечкенә капчыгымнан зур шакмак шикәремне алып, аны әбекәйнең тутыгып беткән шикәр ваткычы белән вакларга керешәм. Шикәр миндә генә бар. Галинең дә, әбинең дә шикәре булмый. Ялгыз яшәгән әби шикәр алырга акча каян алсын? Галинең гаиләсе дә хәлледән түгел. Әтисеннән ул ике яшендә калган. Сугыштан яраланып кайткан әтисе мәрхүм булган. Әнисе белән икәү генә яшиләр. Гаиләне алып баручы бер әнисе - ул җәен кырда, кышын ашлык амбарларында андый-мондый вак-төяк хезмәтләрдә йөри. Колхозда труддин өчен түләү кайчак була, кайчак булмый да. Әнисе Галине монда укырга җибәрергә риза да булмаган. Мәктәп директорыбызның: «Улың Гали бик сәләтле, зирәк бала, аны укыту кирәк», - диюенә дә уңай җавап бирмәгән. Директор абый колхоз преденә барып, хәлне аңлаткач, Галинең әнисенә он, тары ярмасы белән ярдәм итәргә вәгъдә биргән. Шуннан соң гына Галине әнисе монда җибәрергә риза булган.
Зур кисәк шикәрне ваклау, аны табында утыручыларга бүлә белү җаваплы эш. Моны мин әтидән өйрәндем. Зур шакмакны вак кисәкләргә ваклыйм, аннан аның иң зур кисәген әбекәйгә, ә ике бер тигезләрен икебез алдына куям. Аннан чәй ясау, ашы башлау нәүбәте җитә. Самовар янындагы кечкенә чәйнекне әбекәй миңа суза. Минем чәем капкачлы кечкенә калай тартмада, шуннан бер чеметеп алам да, чәйнеккә салам. Галинең дә чәе булгалый,- ул аны әтисеннән калган тәмәке капчыгында саклый - ул да сала. Әбекәйнең чәе каен кабыгыннан ясалган капкачлы савытта. Ул да безнеңчә эшли - чеметеп чәен сала. Аннан соң кулындагы чәйниккә самовардан кайнар су агызып, бераз чәйнең чыкканын көтә дә, кояш баегандагы кызгылт-сары офык төсенә кергән сыеклыкны кечкенә чәйниктән кәсаларга сала да, аларны самовардан ак су белән тутырып, безгә суза. Без чәй эчү, аның арасында тәгам кабу, тамак туйдыру гамәленә керешәбез. Көнсаен шулай.
Бер көнне әбекәй өйдә юк чакта Гали, беркем дә ишетмәсен, дигәндәй, яшерен тавыш белән:
- Беләсеңме? Халим, - ди.
- Нәрсәне? - дим.
- Әбекәй бит чәйнеккә чәй салмый, салган кебек кенә итенә.
- Ничек алай? Булмас...
- Салмый, валлаһи, дип әйтәм.
- Ышанмыйм, - дидем мин тагы да, ышанырга хәтта курыктым да.
- Ышанмасаң, әйдә икәү күзәтик, - диде ул мине инандырырга теләп. Мин теләр - теләмәс кенә риза булдым.
Бу сөйләшү кичке чәйдән соң булган иде.
Безнең ниятебезне сизенгәндәй кебек иртә-гәсен көне буе әбекәебезнең самоварын шаулат-канын ишетмәдек. Иртән мәктәпкә китү алдыннан гадәти чәй эчерү урынына ашарга күмәч белән берәр кәса кәҗә сөте генә тәкъдим итте. Әллә ул көнне эше-мәшәкате күп булдымыдыр, төш-өйлә ашыннан соң да безгә чәй эчермәде. Тик кичен ятар алдыннан гына: «Көне буе эчмәдек, әйдәгез, балакайлар, чәй эчеп алыйк»,- дип, безне табынга чакырды.
Без сагайдык, көткән мизгел килеп җитә ахры, дигәндәй бер-беребезгә каранып алдык.
Табында һәркайсыбыз үз урыныбызда: мин шикәр ватам, Гали күмәч телемнәре кисә; әбекәйнең алдында өч кәса, чәй ясарга хәзерләнә. Без көтәбез. Ниһаять, әбекәй чәйникне миңа суза. Мин савытымнан чеметеп чәй алып, чәйник авызына китереп салгандай итәм. Гали дә шундый ишарә ясый да, чәйникне әбигә таба төртә. Хәзер инде әбекәйнең чираты җитте. Без тын да алмыйча, маңгай астыннан гына күзәтәбез. Ул чәйнекне алдына куйды да, баш, имән, урта бармаклары белән каен кабыгыннан ясалган савытына тыгылды, аннан аларны чеметеп тоткан хәлдә чәйник авызына тыкты - чәен сала имеш. Чәйникне самовар борыны астына куеп, кайнар су агызып, капкачын ябып, бераз көткәч, чәй ясый башлады. Башта әбекәй үз кәсасына агызды. Хикмәт, бу нәрсә? Ап-ак су ага. Башта аптырабрак калган әбекәй хәлне тиз аңлап алды. «Ай, балакайларым, чәйне аз салганбыз бит, чыкмаган, - диде дә, ашыгу-кабалану хәрәкәте белән үз савытына тыгылып, чәйнегенә зур чеметеп чәй салды да, күңелсезләнеп, гадәттәгедәй озаграк көттереп чәй ясарга кереште. Сыеграк булса да чәй чыккан иде. Гадәттә без ашыкмыйча гына сөйләшеп, гәпләшеп чәй эчә идек. Бу юлы барыбыз да телдән калгандай тынып утырдык һәм каядыр ашыккандай вакытны сузмый табыннан тордык.
Күзәтү, дөреслек-тугырылыкны табу максаты белән эшләнсә дә, ачышыбыз безгә ләззәт китермә-де, яшьлек-балалык дуамаллыгы гына булды бу. Моны без соңыннан гына аңладык. Әбекәебезнең безгә күрсәткән хезмәте, илтифаты аның бер чеметем чәеннән чиксез күп кыйммәтрәк иде, аңар хәтта бернинди бәя биреп тә булмас дисәм, дөрес булыр иде. Уйланмый эшләнгән бу гамәлебез безне оялтты гына. Әбекәебездә дә уңайсызлану сизелде. Арабызда мөнәсәбәтләр бозылу - сөремләнү ихтималы туды. Ләкин әбекәебезнең акыллылыгы, беркатлы, мәрхәмәтле карчык булуы безне бу кыенлыктан коткарды. Озак та үтмәде безнең арада элекке кебек үк йомшак, бер-беребезгә карата ихтирамлык мөнәсә-бәтләре урынлашты.
Яз җитте. Уку елы азагына да күп вакыт калмады. Язгы чәчү эшләре көннәре дә килде. Әбекәйдә яшәвебезгә ризалыгыбызны белдереп, аңар күп рәхмәтләр әйтү хөрмәтенә без аның бар язгы эшләрен эшләп, хәлебездән килгән-кадәр аңар җи-ңеллек, яхшылыклар кылып калдырырга тырыштык. Кәҗәләр абзарын тизәктән, тапталган саламнан чис-тартып, - ә бу бик авыр эш, - тизәген ике тәгәрмәч-ле арба белән әбекәйнең бәрәңге җиренә түгеп тараттык. Ишек алдын чүп-чардан чистартып, себереп куйдык. Яшелчә бакчасы җирен казып йомшартып, түтәлләр ясап бирдек. Чәчү, утырту эшләрен әбекәй безгә ышанмады. «Калганнарын үзем эшләрмен», - диде ул безгә күп рәхмәтләр әйтеп, безгә озын, бәхетле гомерләр теләп.
Каникулда булып, авылыбызда ял итеп укырга килгәч, без инде эшләнеп бетерелгән, торак хәленә китерелгән интернатта яши башладык.
Ләкин әбекәебезне онытмадык, хәл-әхвәлен белә тордык, аның көнкүрешендәге кыенлык-авыр-лыкларында ягъни яшьлек көче, энергиясе кирәк-вакытта ярдәм итә тордык.
Ун классны бетереп, Аксудан бөтенләй киткәндә дә аның бәхиллеген алып киттек.
* * *
Без Аксу урта мәктәбен бетергәннән соң бер гомер вакыт узды. Хәзер инде без әтиләр генә түгел бабайлар да булдык. Гомеребезнең күп өлеше коммунистлар хакимияте елларында узды. Бүген без, пенсионерлар, базар иктыйсадына күчү дәвере, дип аталган шартларда яшибез. Күп еллар илебезгә хезмәт иткәнебез өчен бирелергә тиешле, ләкин күп киметелгән пенсияләребезне тартып-сузып кына, ә кайчакта озак соңлатып кына китерәләр. Турысын гына әйткәндә, картлыгыбыз әйбәт, дип, тормышыбыз имин, дип куана алмыйбыз. Әмма ләкин язмышыбызга зарлану да тугрылыкка хыянәт итү булыр иде. Хыял, максатыбызга ирештек. Олы шәһәрдәге институтны бетереп, югары белемле специалист исеме алдык. Бәхетебезгә каршы язмышыбыз безне аермады. Икебезне дә бер шәһәргә эшкә җибәрделәр. Балалыкта башланган дуслык сүрелми, ныгый гына бара, диләр. Дөрестер, күрәсең. Гомеребез буена дуслык бәйләнешебезне сакладык, катнашып, кунак-кунак йөреп яшәдек. Хәзер дә, олы яшьтә булуыбызга, тормышыбыз авырлыкларына карамастан, еш очрашабыз. Чәй өстәле артында озын-озак сөйләшеп, әңгәмә сугып утырабыз. Узган гомер сагындыра. Еракта калган, ләкин һаман әле күңел түрендә матур чәчәк булып сакланган бала чакларыбызны, кечкенә авылыбызны, аның кешеләрен һәм ул көннәр өчен мөһим вакыйгаларны дә искә төшерәбез. Аксуда укыган еллар да хәтеребездә нык сакланган. Бигрәк тә әбекәебезне күңелебез җылылыгы белән искә алабыз. Шунда ук елмаеп та куябыз: әбекәйнең чәй ясау вакыйгасы безнең күңелебездә мәзәк хатирә булып кына калган. Бер кеше дә ялгышудан мәхрүм түгел икән. Аңар безнең дәгъвабыз юк, бәхиллегебез генә бар. Урыны җәннәттә булсын мәрхүмәнең.
Яучы бабайның васыяте
Габдулла абзый бригададан нык сизелерлек арып кайтты. Кылган зур эше дә булмады кебек, картлык галәмәте, күрәсең, шул юк кына эш тә йончыткан.
Пенсиягә чыгуына дүртенче ел баруына карамастан, колхоз эшеннән Габдулла абзый һаман әле бөтенләй арынганы юк, диярлек. Игеннәр өлгереп, ашлыкларны кыска арада дәррәү җыеп, сугып алу эшләре белән мәшәкатьле көннәр хакында сөй-ләмисең дә инде. Мондый кызу эш көннәрендә кырга олыларны гына түгел, хәтта мәктәп балаларын да чыгаралар. Һәркайсысына үзенә күрә эш табыла. Мондый кызу эш көннәрендә абзый бригадирның чакыруын көтеп тормый, бригадага үзе чыга, “сүтки” колхоз да, аның киң иген кырлары да аның үзенеке бит, гомере буе шунда иген үстергән. Сугылган бодайның һәр бөртеге аның җанын җылыта.
Менә хәзер көз дә җитте. Тышта октябрь аза-гының салкын җилләре исә башлады, яңгырлар да яугалый, төннәрен җирне бераз туңдырып та чыга. Мондый караңгы көздә, юеш көннәрдә нигә пенсионер бабайны борчырга, яшьләр үзләре өлгерсеннәр, чәчү, уру айлары түгел ләбаса.
Юк, тындырмыйлар.
Кичә кич, караңгы төшкәч, чолан ишеген кагуга, кем болай соңлап йөри икән, дип чыкса, тупсада бригадир егет басып тора.
- Габдулла абзый, ачуланма инде, мин тагы синең ярдәмеңә мохтаҗ, - ди, ялвару тавышы белән. - Иртәгә өч «беларус» белән арпа саламы ташыйбыз, шуны өйдереп, яшьләргә күз салып торырсың - хәмер белән мавыкмасыннар. Үзем ашыгыч йомыш белән «Башак» совхозына китәм, синнән башка, Габдулла абзый, бу эшне башкарырдай кеше юк, - ди.
Башта абзый эченнән, булдыра алмам, хәлем юк, йончып торам, дип отказ бирергә уйлаган иде дә, бригадир егетнең: «Синнән башка ышанырдай кеше юк», - дигән төлке теле абзыйны йомшартты. Аллага шөкер, сәламәтлек бар әле, бер көнгә эшкә чыгуы аңар ни булган, дип уйлап куйды ул. Абзый ризалык бирде.
Бүген Габдулла абзый шул йомышта иде.
Иртә белән бригадага киткәндә, карчыгы Хәерниса түтигә, өйлә ашына кайтып китәрмен, дигән иде. Ләкин кызу эш җибәрмәде. Егетләр әйбәт эшлә-деләр. Кибән кадәрле иттереп төялгән зур арбаларын тарттырып тракторлар берсе килә, берсе китә торды. Азаккы трактор соңрабрак килде - юлда көйсезләнеп торган. Егетләр аны бушатып, түбәсе ябылган корылма эченә рәтләп төягәнче эңгер-меңгер инде. Абзый өенә кайтып җиткәндә, дөньяны көзге куе караңгы-лык та басып өлгерде. Озак кайтмавына борчылып көткән Хәерниса түти абзыйны:
- Син яшь кешемени, сине кем болай эшләтә? - дип шелтәләп каршы алды.
Абзый дәшмәде. Өстәлгә куйган азыкны ашап, каты чыгарып ясалган чәйне эчте дә, бераз черем итим, дип, зур якка чыгып диванга ятты. Ләкин череме булмады. Йокыга китә башлаган гына иде, карчы-гының:
- Бабай, син йокламыйсыңмы әле? - дигән тавышына сискәнеп, күзләрен ачты. Ишек төбендә Хә-ерниса түти тора иде.
- Ни булды, нәрсә кирәк?
- Фатыйма сеңлекәш килгән, сине сорый. Габдулла абзый кирәк, сөйләшәсе сүзем бар, ди.
- Фатыйма, дисеңме, Нинди Фатыйма ул?
- Әшнәң Рахматулла кызы. Элегрәк, хәтерең-дәдер, кияүгә чыкмас борын трактор бригадасында учетчы булып та йөргән иде. Хәзер балалар бакчасында эшли ди, ахры. Син аны яхшы беләсең, туенда да булган идек әле...
- Ә, ул Фатыймамы? Беләм, беләм, ник белмим ди.
Исән чагында әтисе белән Габдулла абзыйлар катышалар, кунак-кунак йөрешәләр иде. Ул чакта Фатыйма бала гына иде әле. Әтисе мәрхүмне фронтта алган ярасы тәки кабергә кертте.
- Нинди йомыш белән килгән соң ул?
- Миңа әйтәсе килми, Габдулла абзыйның үзенә генә сөйлим, ди.
- Миңа гына сөйлим, дип әйтә дисеңме?
- Әйе, шулай, ди.
- Син, карчык, нәрсәдер бутыйсың, безнең арада нинди сер булсын, ди.
- Чынлап әйтәм, шулай, ди. Әйткәнен әйтәм. Хәлсез картка яман сере булмасын белеп торам, шунлыктан, нинди сер ул, дип төпченеп тә тормадым.
Абзый карчыгына сәер генә карап алды, кар-чыгының йөзендә дә бераз гаҗәпләнү чырае сизелә иде.
Чыннан да нинди йомыш белән килде икән бу сеңлекәш? Гаҗәпләнү Абзыйның бөтенләй йокысын ачты.
- Алайса монда керсен. Мин чыгып тормыйм инде, авырайганмын.
* * *
Карчыгы Хәерниса түти чыккач, бераздан Абзый янына егерме биш яшьләр тирәсендәге хатын-кыз керде. Түргә узарга уңайсызланып, тупса янында туктады. Рахматулла әшнәсенең кызы Фатыйма иде бу. Фатыйма сеңлекәшне Абзый күптәннән күргәне юк. Пенсионерның тормышы өе, хуҗалыгы тирәсендә генә бутала бит, очратмавы да табигый. Барыбер ул аны күрү белән төсмерләде. Ул әле нык үзгәрмәгән, бераз гына калынайган булса да, гәүдәсенең килешлеген югалтмаган, йөзе дә элеккечә чибәр, тик күзләрендә кыз вакыттагы чая-шаянлыгы күренми, чыраена моңсулык чыкканлыгы сизелә.
Әтисе мәрхүм булгач, яшь кыз-бала Фатыйма әнисе белән икәү генә калдылар. Ләкин кыз яшьтән үк әнисенең кул арасына керде, соңрак, үсә төшкәч, тормышларының зур ярдәмчесе дә булды. Җиде клас-сны бетерү белән колхозга эшкә йөри башлады. Үткенлеге, эшкә хирыслыгы белән күпләрдә уңай тойгы калдыра иде кыз. Соңрак аны трактор бригадасына учетчы итеп куйдылар. Ир-аттан шәбрәк эшли, дип сөйләделәр аның хакында ул вакытта.
Кыскасы, Фатыйма һәрьяктан җиткән кыз иде.
Ләкин шунысы гаҗәп иде, әллә үзе теләмәде, әллә чыннан да егетләрдән аңа гашыйк булучылар табылмады, - Габдулла абзый мондый хәлләрдән хә-бәрдар түгел, - кыз тиз генә кияүгә чыгып китә алмады. Тиңдәшләре гаилә тормышларын корып, балалар үстерә башладылар, ә Фатыйма кызкай һаман ялгыз йөрде. Аның каравы, соңрак булса да, менә дигән егеткә кияүгә чыкты. Карчыгы Хәерниса түтинең сөйләвеннән белә, бүген аларның ике балалары үсә, әйбәт яшиләр, ди.
Сөйли башлагач, әйтим инде. Фатыйманың кияүгә чыгып, гаилә корып җибәрүенә Габдулла абзыйның да катнашы бар. Бу вакыйгага биш-алты ел бардыр инде, Абзыйның әле дәрманлы чагы, колхозда яшьләрдән калмыйча эшләп йөргән заманы иде.
Бер көнне кырдан өйгә кайтып килә. Кинәт кенә арттан ниндидер хатын-кызның яшьләрчә хас көр тавыш белән:
- Габдулла абзый, исән-саумысыз? - дигән тавышына әйләнеп караса, Фатыйма сеңлекәш икән. Арттан беркем дә килми кебек иде, аяк атлау тавышы да ишетелмәде, игеннәр арасы межа юлыннан килеп чыкты, күрәсең. Кызның өстендә үзенә килешеп торган эш киеме-куртка, аягында итек, кулында язу китабы - ул чакта кызкай трактор бригадасы учётчысы иде. Абзый сәлам кайтарды, әнисенең, исән-саулыгын сорашты. Авылга кергәнче, аны-моны сөйләшеп бардылар. Ни сөйләшкәннәрен барысын да Абзый хәзер хәтерләми, истә калырлык мөһим сүзләр булмады, күрәсең. Әмма берсе хәтеренә нык сеңеп калган. Габдулла абзый кинәт кенә, уйламыйча гына:
- Фатыйма кызым, ник кияүгә чыкмыйсың? - дип әйтеп куйды.
Кыз да уйланып тормады, гадәтенчә туп-туры әйтте дә салды.
- Алмыйлар, абзыкаем, мине никтер егетләр яратмыйлар.
- Юкны сөйләмә, кызым, мондый матур кызны яратучы булмыйча булмас, - диде Абзый.
Кыз тартынып тормады, ачылып туп-туры җа-вап бирде.
- Белмим шул, абзыкаем, хәзергә, сине сөям, чыксаң, мин сине өйләнер идем, диюче егет юк.
Габдулла абзый бер мизгел уйланып барды. Башында, әйтимме, әйтмимме, дигән ике фикер тартышты. Ниһаять тәвәккәлләде.
- Бик һәйбәт егет бар, таныштырыйммы әллә үзеңне?
- Кем ул? - дип сорады кыз һич тә уңайсыз-ланмыйча.
- Син аны белмисең.
- Авылда мин белмәгән егет юк. “Сүтки” кем соң ул?
- Ул, кызым, безнең авылныкы түгел.
Габдулла абзый ул егет хакында белгәне кадәрлесен сөйләп бирде.
Районнан килгән төзү бригадасы колхозның терлекчелек фермасына яңа сарай эшлиләр икән. Кышка озак калмады, килеп җиткәне сизелми дә калыр, ә төзү эшләре шулай әкрен барса, салкыннарга кадәр бу корылма бетмәячәге көн кебек ачык. Төзелешне тизләтү өчен колхоз идарәсе бу мөһим өлешенә үз кешеләрен дә җибәргән. Балта остасы Абзый да шунда эшли икән. Ул егет белән шунда танышкан. Эшлекле дә, үз эшенә оста да икән ул егет. Бигрәк тә егетнең холкы Абзыйның күңеленә хуш килгән - кирәкмәгәнне сөйләмәс, сабыр табигать-ле, олыларга түбәнчелекле икән. Иртән исәнләшеп, хәл-әхвәлне сорашып, каршы алу гадәте дә Абзыйга хуш килгән. Егет кешеләргә ярдәмчел дә икән әле: нәрсә булса авырракны күтәрә башласа, Габдулла агай, тукта, көчәнмә, үзеңә авырлык китерерсең, дип, үзем эшлим, дип, килеп җитүе дә Абзыйның күңелен җылыткан. Егет тәмәке тартмый, хәмер белән мавыкмый - болары да аның уңай сыйфаты икән. Эш арасында егет кыскача үзенең тормыш юлын да сөйләгән. Балалар йортында үскән, техучилищедә укып балта остасы һөнәре алган. Шушы төзү бригадасында өч ел эшли, яшәве төбәк үзәгендә тулай торакта икән.
Шаян-чая кыз Фатыйма уңайсызланып тормады, яшүсмер кыз-бала беркатлыгы белән:
- Матурмы соң ул егет? - диде.
- Әй, балакаем, - диде Абзый сүзен сузып - матурлык туйда, акыллылык тормышта кирәк, дигәннәр борынгылар. Ямьсез түгел, буе да әйбәт, “какрас” сиңа тиң.
Икесе дә бераз тынып бардылар. Фатыйманың ни уйлаганын белергә теләгәндәй, Абзый аңа карап алды. Кызның битләре бераз аллана төшкән, ахры, йөзенә дә рәхәт, ямьле уйлар галәмәте чыккан, хәзер ни булса күңелгә охшардай нәрсә әйтер кебек.
- Болай мактагач, чыннан да әйбәт егеттер инде, син, Габдулла абзый, яман кешене мактамас-сыңдыр дип уйлыйм. Бик теләсәң, таныштыр алайса, - диде кыз уңайсызлана төшеп.
Алар килгән олы урамнан башланып киткән тыкрык чатына җиткәннәр иде, шунда туктадылар.
- Габдулла абзый, - диде кыз бераз шикләнү һәм борчылу тавышы белән, - мине яратмаса, ниш-ләрмен? Мәсхәрә булырмын бит.
Абзыйның бу хакта шиге юк икән.
- Яратыр, яратыр, синең кебек әйбәт кызны ничек яратмасын ди.
Шуның белән Габдулла абзый белән кыз арасында сүз бетте. Алар саубуллашып аерылыштылар. Абзый әле килгән олы урам белән китте, Фатыйма тыкрыкка борылып, рәхәт, өметле уйлар белән өенә таба дәртле атлады.
* * *
Соңлатмыйча вакытында эшләнгән эш хәерле, диләр, тимерне кызу вакытында сук, дигән мәкаль йөрү дә шуңардандыр инде.

Anda telah membaca teks 1 dari Tatar literatur.
Selanjutnya - Гөлниса - 3
- Bagian
- Гөлниса - 1Setiap baris mewakili persentase kata per 1000 kata paling umum.Jumlah total kata adalah 4305Jumlah total kata unik adalah 198835.6 kata termasuk dalam 2000 kata yang paling umum50.4 kata termasuk dalam 5000 kata yang paling umum57.9 kata termasuk dalam 8000 kata yang paling umum
- Гөлниса - 2Setiap baris mewakili persentase kata per 1000 kata paling umum.Jumlah total kata adalah 4258Jumlah total kata unik adalah 210135.6 kata termasuk dalam 2000 kata yang paling umum51.1 kata termasuk dalam 5000 kata yang paling umum59.2 kata termasuk dalam 8000 kata yang paling umum
- Гөлниса - 3Setiap baris mewakili persentase kata per 1000 kata paling umum.Jumlah total kata adalah 4307Jumlah total kata unik adalah 207737.8 kata termasuk dalam 2000 kata yang paling umum53.2 kata termasuk dalam 5000 kata yang paling umum62.3 kata termasuk dalam 8000 kata yang paling umum
- Гөлниса - 4Setiap baris mewakili persentase kata per 1000 kata paling umum.Jumlah total kata adalah 4220Jumlah total kata unik adalah 212236.2 kata termasuk dalam 2000 kata yang paling umum51.8 kata termasuk dalam 5000 kata yang paling umum59.5 kata termasuk dalam 8000 kata yang paling umum
- Гөлниса - 5Setiap baris mewakili persentase kata per 1000 kata paling umum.Jumlah total kata adalah 4224Jumlah total kata unik adalah 213234.8 kata termasuk dalam 2000 kata yang paling umum49.4 kata termasuk dalam 5000 kata yang paling umum56.6 kata termasuk dalam 8000 kata yang paling umum
- Гөлниса - 6Setiap baris mewakili persentase kata per 1000 kata paling umum.Jumlah total kata adalah 4255Jumlah total kata unik adalah 213134.7 kata termasuk dalam 2000 kata yang paling umum49.9 kata termasuk dalam 5000 kata yang paling umum57.4 kata termasuk dalam 8000 kata yang paling umum
- Гөлниса - 7Setiap baris mewakili persentase kata per 1000 kata paling umum.Jumlah total kata adalah 4282Jumlah total kata unik adalah 204033.7 kata termasuk dalam 2000 kata yang paling umum48.6 kata termasuk dalam 5000 kata yang paling umum55.9 kata termasuk dalam 8000 kata yang paling umum
- Гөлниса - 8Setiap baris mewakili persentase kata per 1000 kata paling umum.Jumlah total kata adalah 969Jumlah total kata unik adalah 62446.7 kata termasuk dalam 2000 kata yang paling umum59.1 kata termasuk dalam 5000 kata yang paling umum66.5 kata termasuk dalam 8000 kata yang paling umum