Latin

Шигырьләр - Хайдар Гайнутдинов - 3

शब्दों की कुल संख्या 3881 है
अद्वितीय शब्दों की कुल संख्या 1995 है
32.7 शब्द 2000 सबसे आम शब्दों में से हैं
46.6 शब्द 5000 सबसे आम शब्दों में से हैं
54.2 शब्द 8000 सबसे आम शब्दों में से हैं
प्रत्येक पंक्ति प्रति 1000 सर्वाधिक सामान्य शब्दों पर शब्दों के प्रतिशत का प्रतिनिधित्व करती है।
җылы биреп дөньяга.
Күтәрелгән саен, йөрәк
кояшка кушылып яна!
Ышанам. Яңгырамас
юату алкышлары.
Гали алкышлауга тиңдер
гомернең агышлары.

Хәерле юл теләп калдык
куллар болгап,
тезелешеп кошлар китте
җылы якка.
Яшел язга туганнарча
сәламнәрен
җибәрә көз кош кәрваны —
очар хатта.
Агач башларында калды
оялары,
калган иде камышлыкта,
кыяларда.
Күренмиләр — кар-буранга
түзалмыйча
җылы якка очкан бугай
оялар да...
Кайтыр алар язлар җиткәч —
сау булсыннар.
Нәрсә бар соң кыйммәтрәк
сау булудан?1
Каршы алырга кошларны
бергә-бергә
ак кар ерып язга киттек
туры юлдан.

***
Гөл үстерүче күрше
апаның якты истәлеге
Үз гомерендә хәтта бер мәртәбә
күрше авылга да бармаган,—
каян тапкан андый гөлләрне ул,
эзләп тапкан икән кайлардан?..
Еллар узгач, исем-акылым китеп,
баш ватам мин шулар хакында:
таныш түгел гөлләр карый иде
тәрәзәдән авыл халкына.
Ә ул апа инде күптән вафат,
онытылып бара исеме.
Гөлләр киткән чыгып авылдан ук
эзләп шундый җанлы кешене...
***
Төнге карлар керә тәрәзәдән
эри-эри.
Гүя яңгыр ява.
Тамчыларга карап алданырсың —
әйтерсең лә тышта җылы һава...
Дөнья керә шулай — җылы сорый,
өметләрне һаман үзенә сава.
Тәрәзәмдә минем төннәр буе
тетри-тетри күңел уты яна.
Шатлык булып керә дөнья миңа,
кайгы булып шакый тәрәзәмне.
Сорый бит ул бары күңел уты —
биреп җибәр аңа шул бәяне.
Шатлыкларын меңгә тапкырлап бир,
кайгыларын үзгәрт куанычка,
тетрәп янган күңел уты белән
көннәреңнең ялга очын-очка.
Төннәр буе шулай тәрәзәмдә
тетри-тетри күңел уты яна.
Дөнья белән алыш-биреш бара:
яшәвемне түлим бу дөньяга.

***
Килмәс идем Аккош күлләренә,
йөрмәс идем җырлап«Карурман»ны,—
түгеләсе килә бушанганчы,
тыеп буламыни моңлы җанны?!
Мөлдерәмә моңдыр күңелемдә,
гомер буе җырлап йөрү язган.
Кая барыйм инде түгелергә,—
бердәнбер бит җирдө — шәһре Казан.
Бүген менә безнең йөрәкләрдән
зәңгәр күлгә бары җырлар тама.
Чыга икән барыбер чыгасы җыр,
җырлап йөрим якты урманнарда.
Килмәс идем хәтта бу дөньяга,
өнсез булып туу нигә кирәк?..
Булмый икән әгәр җырлар җырың,
бу дөньяга килмәү хәерлерәк!

...
(Бер халәт)
Әкрен генә кайтып киләм тар сукмактан,
тау артына озаттым да бер көнемне.
Манарадан күккә ашкан ай яктырта
өметләрдән бушап калган күңелемне.
Үпкәләмим мине ташлап киткән көнгә,
мине бәхетле итмәде — үпкәләмим
Кемнәрнеңдер (көндез түгел) төннәрен дә
беләм бит мин бәхет белән үткәргәнен.
Бәхетсез дә итмәде ич әле бу көн,
нигә юкка башларны ташка орырга?!
Өметләрдән бушап калган күңелләр дә
мөмкиндер бит сүнгән ай күк яктырырга.
Тау артына озаттым да бер көнемне
әкрен генә кайтып киләм тар сукмактан.
Кем уйлаган, бәлки әле көткән бәхет
кояш кебек чыгар капма-каршы яктан.

БЫЕЛ
Урманнарда йөри көз рухы,
килеп чыга тып-тын аланнарга;
әкрен генә килеп пышылдый да
якты көлү кала чаганнарда.
Көзге урман көлә яна-яна!
Уйламый да җирдә салкын барын.
Хәтерләми бугай аланнары
ап-ак көртләр күмеп киткән чагын.
Кошлар инде оча җылы якка.
Ә яфраклар ничек торсын чыдап:
иярергә теләп талпына да
ут бураны булып кала уйнап...
Котыбыңны хәтта эретер төсле,
ут бураны булып уйный урман!
...Гамьсез генә йөрим аланнарда,
салкын кышлар быел килмәс сыман.

***
Бу дөньяда яши белү,
әйе шул, кирәк.
Ватардай булып читлеген
еш тибә йөрәк.
Баш иеп гомер сөрергә,
юк, ашыкмаска.
Горурлыктан күндәмлеккә
сәфәр чыкмаска.
Бары дөреслек хакына
ияргә башны.
Янәшәгә мәңгелеккә
горурлык басты.
Тормыш, әйдә, чыныктырсын,
өйрәтсен ныклап.
Мөмкин дә түгелдер шунсыз
дөньяга чыкмак.
Ватардай булып читлеген
яшенли йөрәк.
Уй-хыяллар исән-саумы,
яшибез, димәк!
***
Болыт көрте күмгән-
күренми дә
күктә балкып яткан кояш юлы.
Табигатькә баккан тәрәзәдән
җәй рәсемен салкын яңгыр юды.
Уңды төсләр спасс яңгырында,
җилләр уйный сары яфрак белән.
Көзләр белән бергә нинди уйлар
уза икән Әнкәй күңеленнән?..
Мин сагышың булып йөрим, Әнкәй
күңелсездер сиңа ялгыз чакта.
Теге тупыл һаман шаулыйдыр ул
ямансулык биреп тирә-якка.
Тегермән күк, җилне тарта да ул
шау-шу коя яфрак арасыннан.
Тыңлыйсыңдыр, Әнкәй, тупыл гына
шомлы хәбәр сиңа сөйләр сыман.
Кайгырмачы, Әнкәй, син барында
кояш кына балкый безнең җанда.
Гел кайтырмын, Әнкәй, һәрвакытта
якты шигырь булып синең янга!

***
Сусылулар коена елгаларда,
офыкларда балкый кызгылт урман.
Җилләр исә әле кыйбла яктан,
ә мин барам менә көзге юлдан.
...Сары алма сыман түгәрәк җир,
өзелер дә кояш нурларыннан,
килеп төшәр кышка,
ак буранга...
Мин сискәнеп куям уйларымнан.
Җан җилбәгәй киткән,
бара идем
табигатьнең көзге юлларыннан...
***
Сискәнеп киттем кояшның
баешлы карашыннан...
Яфрак кебек өзелә көннәр
гомерем агачыннан.
Саклап кала алмам, ахры,
көземә дигәннәрен:
яшәячәк көннәремнең
күрәм өзелгәннәрен.
Талгын гына җилдә дә ул
шыбырдап алыр кебек,
коелыр да барча көне
шәп-шәрә калыр кебек.
Таң кояшына карасам,
инде беттем дигәндә,
заманнарны кичәрмен
күк сыңар көне белән дә!

***
Дусларга
Ни генә күрсәк тә,
юрамыйк яманга.
Лаеклы булыйк без
бу якты заманга..
Юрамыйк язмышка
бәхетсез киләчәк —
болытлы көннәр дә
яшенләп көләчәк.
Табигать кызганмый
биргән бит моңнарны-
ачып сал күңелеңне,
тылсымла дөньяны.
Яшикче риясыз.
Олы җан каршында
йөрәккә әйләнер
мең еллык ташың да!

***
Нәрсә булмас?!
Ай да, бәлки,
кыңгырау булып чыңлар.
Йә йолдызлар, җыелышып,
бер кояш булып чыгар...
Йә зәңгәр төннең офыгы
таң булып чәчәк атар.
Йә ул утлы яшен табып
үз күкрәгенә атар...
Нәрсә булмас! Кеше уйлый,
чикләре юктыр уйның:
әле җирдә бәргәләнә,
әле күкләрдә уйный!

***
Матур булырга язгандыр
гомерләрнең дәвамы:
сулыйбыз кошлар җырыннан
чыңлап торган һаваны.
Җилбәгәй китеп йөрибез
яхшылык уйлап кына.
Әй, күңелләр күтәрелә
якты нур буйлап кына.
Кояш булып карый да көн
йолдыз булып сибелә.
Чыгып җитә алмабыз күк
куанычлар чигенә.
Берәү дә туймас яшәүдән,—
дөнья ал да гөл генә.
Мондый куанычны ләкин
бирер туган ил генә!

***
Кире кайта җылы җилләр,
һавада — киек казлар.
Ә мин менә — мәңге монда...
Яндыра да моңландыра,
уйландыра бу язлар.
Яшел төскә кушыла бара
кош сайрау, шат авазлар.
Ә мин менә — бары тыңлыйм.
Бер яндыра, бер туңдыра,
уйландыра бу язлар.
Кемнәргәдер яңа булып
кабатланалар назлар.
Хисләр — якты дөнья сорый!
Бәрелдерә, сугылдыра,
уйландыра бу язлар...
КАРТ ТУПЫЛ
Кеше тулы Казан урамыннан
бара идем йөгерә-ашыга,
көтмәгәндә генә бер карт тупыл
килеп чыкты минем каршыга.
Өй янында үскән тупыл кебек! —
Сагынып куйдым туган авылны.
Шыбырдады кинәт карт тупыл да.
Әллә мине ул да аңлыймы?
Хәзер инде, мине күргән саен,
шаулап ала бер кат, калкына.
Сәмруг кошка әйләнергә теләп,
әйтерсең лә шулай талпына.
Ул кайтарып куяр иде мине
очып кына туган авылга!
Әй, тупылым, картайгансың инде,
очрарбыз сыман давылга...
***
Карагыз сез язгы дәрткә,—
чәчәк булып ачылган,
кинәт шытып чыга алар
ап-ак карлар астыннан.
Балкый салават күпере,
сузылган ул еракка,
бер башы — күңел түрендә,
берсе — туган туфракта.
...Киенә Җир язларына,
киенә җәйләренә,
ашыга ул, әзерләнә
Тынычлык бәйрәменә!

***
Аякларыңны кызганма — юллар йөр,
күп мәгънә бирер сиңа туган җир.
Үстерер ул сине хәтта мең башка:
аңлатыр кәккүк хәлендә калмаска.
Көнбагыш булып кояшка карар да
сөйләр кыйблаларны ничек табарга.
Буразналар сине үзенә ияртер,
тук башаклар баш ияргә өйрәтер.
Орлык сибеп күрсәтер игеннәре.
Авырмыни боларны сиземләве?!
Укы әле сабыр гына, иренмә:
яшәү әлифбасы — туган җиреңдә.

***
Актыр күңелем, пакьтыр күңелем,
ә шулай да сак бул, күңелем!
Күрәсеңме, җылы яңгыр
коя гына, коя гына!
Шифа булып иңә әнә
яшел үлән кыягына.
Туктый алмый — коя гына
болыннарга, басуларга.
Күкрәп үскән мул игеннәр
агып китте ташуларда...
Актыр күңелем, пакьтыр күңелем,
ә шулай да сак бул, күңелем!

***
Ай эленгән офык читенә үк —
үрелеп кенә хәтта аласы.
Табалмаган идек балачакта —
шушыдыр ул куян калачы.
Нинди генә тәмле ашамлыклар
пешерсә дә Казан каласы,
юк, сатылмый анда — кибетләрдә,-
без эзләгән куян калачы.
Күрсәтә дә түп-түгәрәк аен,
кайтып төшсә үзенең баласы,
ышандыра безне туган яклар:
— Менә бит ул куян калачы!

***
Сорасалар:
— Халык туплый алыр
кайда сезнең җырлар, моң кайда?
Эндәшмибез. .
Чәчәк тоткан килеш
баш иябез тугры Тукайга.
«Көрәшчеләр без!» — дип исбатларга
кирәкми дә хәтта мең дәлил,
миллионнарның йөзен ак итәргә
җитә кайчак, җитә бер Җәлил.

Салкын болытлар эленгән
кыялар түбәсенә.
Биеклеккә сокланып мин кычкырдым эргәсендә.
Авазларым китә ерак, яңгырый таулар аша.
Чак күтәреп биеклекне кыялар ыңгыраша...
***
Өметне мансак та яктыга,
дөньяда хакыйкать, чынлык бар...
Әнкәйнең хәлләрен сорашсам,
тамчылап күрсәтә болытлар.
Кайчакта аяза һавалар,
җып-җылы нур сибә кояшы.
Кайсына ышаныйм, әнием,
кайсысы аларның җыр башы?

ОФЫК
Кузгалып бу киңлекләрдән
җил-буран дулар сыман.
Дулкындай таулы офыклар
чайкалып куяр сыман.

ӘЙЕ!
Мөмкин икән хәтта
үз-үзеңне алдау:
юанулар белән
гомер ялгау-ялгау.
Кирәк икән кайчак
үткәнеңне барлау:
мөмкин икән шулай
үз-үзеңне аңлау.

***
Аккош ята кан эчендә...
Чәчәктән тик көл кала...
Газапларны күтәрә бит
үз өстендә Җир-ана.
...Җиргә капланып үксерлек
җанга күпме сүз сыйган.
Авыр булса да күтәрәм,
Җир улы мин,
Җир сыман.

АК ШИГЫРЬ
Мин кайтырмын. Әнкәй,
салават күперенең
зәңгәр төсе булып
кайнар яшең юып алган
зәңгәр күзләреңә.
Ә хәзергә
без явабыз, Әнкәй,
ак кар булып чәчләреңә.
Шул аклыкны эретерлек
җылы каян алыйм?!.
Ул бары тик
синдә генә иде, Әнкәй...
***
Тормыш бит бу!
Дөнья куа-куа
беттем инде менә өтелеп.
Нурсызланды бугай күңелем дә,
караучысыз калган өй кебек.
Күпме яшерсәм дә, сорашалар,
әллә каян, читтән уратып.
Сорасалар:
— Хәлем бик өйбәт! — дим,
әнкәйләрне була юатып.
Юатырга була сөйгәннәрне,
ышандырып була дусларны.
Бәйләнчекләр очрый калса әгәр:
— Төпченмәче,— дим мин,— юк-барны!
Тик йөрәкне булмый ышандырып,—
чыгар минутларын саный күк.
Елап туйган...
Хәзер ишек шакый
бикләп калдырылган сабый күк...
1981, январь

***
Бер танышка
1
Кемгәдер ул гади челтерәүдер,
күңел кирәк аны аңларга:
челтер-челтер килеп инеш ага —
сусылулар җырлый таңнарда.
Җырлый-җырлый шулай чакыралар,
чакыралар елга ярына;
Дулкыннары — якты:
Сусылулар
тәрәзендә утлар кабына.
Таң алдыннан килү кирәк икән,
гөнаһтыр ул, гөнаһ — соңларга.
Уйлап торма озак,
сәрхүш кебек
йөзеп керик шушы дөньяга.
Сиңа барыбер гади челтерәүдер,—
аңлатсыннар кырлап, чыңлап та.
Ишетмәвең белән бәхетле син,
бәхетледер, бәлки, чынлап та?!
Ялгыз гына калып кайчакларда
су буенда бардыр йөргәнең.
Ишетсәңме кинәт ул җырларны?
Куркуыңнан
ярылыр иде, бәлки, йөрәгең... -
2
Күл буенда йөрим.
Таллар арасыннан
зәңгәр уйчан күзләр
миңа карар сыман.
Йөрим тыныч кына,
як-ягыма карап.
Бүләгем дә әзер:
кулда — алтын тарак.
Көннәр буе йөрим.
Таллар арасыннан
Сусылу да, әйе,
миңа карар сыман.
Нидер кыштырдады!..
Йөрәк дөп-дөп суга.
Сусылудыр, ахры,
чумды кинәт суга....
Әй, курыкмаска иде?!
Чыкмас инде кабат.
Су өстенә аттым—
нигә алтын тарак!..
Кабат чыкмас. Монда
мең мәртәбә өйлән...
Кем күрсә дә, миннән
Сусылуга — сәлам!

ИСКЕ КАРА УРМАН
(поэма)
«Заманнарның үзгәрүен көтәм».—
Балачагымда карт бер юлаучыдан
ишеткән идем бу сүзләрне.
1
Йә көн булып, йә төн булып
офык иңләп ага гомер.
Шул гомергә ак болытлар,
ай-йолдызлар йөзеп керер.
Йөзеп керер якты кояш,
мәрхәмәтле нурын сибәр.
Артыграк кыздырсамы? —
Гөлләр кибәр, сулар кибәр.
Ә гомерләр һаман ага
тауларда һәм үзәннәрдә.
Ул кагылса, чәчәк ата
кибеп беткән үләннәр дә.
һаман ага еллар буйлап
көзләр аша, язлар аша.
Тыныч агар иде, бәлки,
афәтләре кагылмаса...
Нәрсә булмас бу гомердә,
ни очрамас юлаучыга?!
Көртләр күмә аның юлын,
давыллары каршы чыга.
Чайкый гомер елгасында
заман кара болытларын.
Сыга шулай болытларның
яңгырларын, салкын карын.
Чайкый заман хәсрәтләрен,
афәтләрен шул елгада.
Каян килер иде аклык
бу хикмәтле заманага?!
2
Ага гомер.
Ятасыңмы
яшел болын кочагында?
Якындагы шәһәр шавы
таптап үтәр кайчагында.
Тормый туктап — үсә шәһәр.
Болыннарда ятарсың да...
Бервакытны каласың шул
шәһәрнең нәкъ уртасында.
Алып китәр поездлары,
чөелерсең зәңгәр күккә!
Агар гомерең ихтыярсыз
яктылыктан зур тизлектә.
Ризамы агышыннан,
канәгатьме тизлегеннән?
Синме соң ул, син түгелме
гомер елгасында йөзгән?
Заман сиңа шул чагында
үз тамгасын салып куя.
Сынчы кебек, гаме белән,
күз төпләрен уя-уя,
ясый сине,
шаккаттыра —
тораташка әйләндерә.
Аңа бары сәбәп кенә
кирәк булган бәйләнергә:
исәп юкмы буйсынырга,
кушылырга заманага?
Алай булгач, сине, дускай,
кирәк булыр таманларга!
Изеп үтәр күкрәгеңне
машиналар гөрелдесе.
Түзалмыйча кычкырырсың:
— Мин бит әле тере! — дисең.
Юкса, һәркем тели бугай,
гали заттай, шундый зурлык:
«Үз акылым, үз уем бар
заманага уелырлык!»
Беркем әйтмәс:
«Гомер ага...
Дулкыннары кага-кага
бу гәүдәне кинәт кенә
ташламасын иде ярга...»
Догалардан калган сүзләр
юкка чыккан заманнарда
кереп барам онытылып
«Иске кара урман»нарга.
Борынгыдан кичеп килгән
җырлар безнең иң зур терәк.
«Еллар авыр була калса,
яшәр өчен дус-иш кирәк».
Машиналар гөрелдесен
җыры белән баса-баса,
халкым бүген нык ышанып
киләчәккә якынлаша.
Ул җырда юк ялварулар,
аһ орулар, зарланулар.
Бирә бары кешеләргә
җегәр-куәт ул җырулар.
Нинди җырны ярата ул,—
син халыкны тыңлап кара:
«Иске кара урман» белән
якты киләчәккә бара!
һәм җитәрбез максатларга,
җырлар гына исән булсын.
Афәтләрне, хәсрәтләрне
гомер елгалары юсын.
Ярасыннан саркып торган
канын юсын шул елгада,—
каян килер иде пакьлек
бу хикмәтле заманага?!
Замананы юган өчен
каралырмы безнең гомер?!
«Иске кара урман»нары
аклык-пакьлек алып килер.
3
Исәнме соң әле син дә,
таяк тоткан юлаучы карт?
Озайткандыр гомереңне,—
безнең заман шундый юмарт.
Йома-йома күзләреңне,
Таянып имән таякка,
көтәсеңме бу заманның
әйләнүен башка якка?..
Сизгәнсеңдер:
ага гомер,
дулкыннары кага-кага,
гәүдәңне дә күптән инде
ташлагандыр, бәлки, ярга.
Көткәнсеңдер.
Әмма менә
җитмәгәндер түземлегең.
Якты якны күралмыйча
аккан икән синең гомерең.
Кем идең син, кызганыч карт,
сәүдәгәрләр нәселеме?
Безнең гадел, якты чорлар
ташлаттымы кәсебеңне?
Мин ышанам:
«Кара урман»
синнән калган җыру түгел.
Үлемсез җыр чыгаралмас
мәгарә күк кара күңел.
Халык гамен белә алмый
синең кебек түбән затлар.
Ә без сезне аңламыйбыз.
Без — Ирекләр!
Без — Азатлар!
Алып китә үткәннәргә
сезнең хакта уйланулар.
Булган —
заман үзгәргәндә
күп корбаннар,
күп янулар...
4
Кирәк түгел кайгылардан
башларны ташка бәрергә,—
уйлану да җитә кайчак
кешеләргә үзгәрергә.
Мөмкин шундук яктырырга,
мөмкин, әйе, күгәрергә.
...Кояш байый.
Карадым да
шәфәкъ калды күзләремдә.
Шәфәкъ янды төне буе
күзләремнең алмасында.
Ышанмаган идем аның
күздә янып каласына.
Күчте ул ут күзләремнән,
күчте кан тамырларыма...
Янды алар...
Тәңгәл кебек
замана кайгыларына.
Янды алар...
Әйтерсең лә
чәнечкеле тимерчыбык.
Тәннәремне өтеп алды
чатлы-чатлы утлы сызык.
...Феодализмнан калган
төрмәләрне сипләгәндә,
кара патша гомерләрне
зинданнарга бикләгәндә...
Яшь булгандыр юлаучы карт,
яшь булгандыр ул чакларда.
Әзер торганнардыр
аны бирдәүкәләр кочакларга.
Уйламагандыр да, бәлки,
шәҗәрәләр югаласын,
бәхетсез асыл затларның
зиратларга юл аласын.
Коргандыр ул кәеф-сафа:
«Тик баш кына исән булсын!
Исәнлекләр өчен, әйдә,
салып җибәр менә монсын».
Уйламый да яшь сәүдәгәр
төрмәләргә ут кабасын.
...Шәфәкъ яна.
Көйдерә ут,
яндыра ут күз алмасын.
Болай да бит һәммөбездә
янгыннардан калган хәтер.
Бу халыкның күргәннәрен
Болгар әйтер, Казан әйтер.
Китә икән бер асыл зат —
Кителә, димәк, киләчәгең.
Башка халык бәхетенә
сөенү — бар күрәчәгең.
Хөкем ителерсең читләр
язган тарихны ятларга.
Үткәндәге ялгышларны
мөмкин тагын кабатларга.
Кичеп чыкмас гасырларны
мәҗлес җыры, кабак җыры.
һәр дәвердә, һәр заманда
«Карурман»га юллар туры!
Телим дисәң нык басарга,
син халыкны тыңлап кара:
«Иске кара урман»нарны
киләчәккә алып бара.
Заман авыр була калса,
яшәр өчен дус-иш кирәк!
Юлаучы карт! Юк инде ул
дога сүзе — синең терәк.
5
Көн булып та, төн булып та
аккан чакта безнең гомер,
күзләргә утлы елларның
төтеннәре килеп керер.
Атылып чыга күз яшьләрең,—
төтеннәнме, шатлыктанмы?
Ул бит, әнә, янгын түгел,
Ул бит, әнә, ирек таңы!
Ишетелә шат җырлары,
Ишетелә шат авазлар.
Ачык хәзер гомерләргә
җәйләр, көзләр, кышлар, язлар.
«Ком бураны туздырабыз,
урамнардан узабыз.
Ай узабыз, ел узабыз —
якты юллар сызабыз!»
Үткәннәре — үткән инде,
алда әле — киләчәге.
Әллә кемгә тимәс
безнең
өлешләргә тиячәге.
Әмма тигез акмыйдыр шул,
акмыйдыр шул гомерләр дә.
Кешеләрне бу замана
теләгәндер тигезләргә.
Тигезлекне теләүчегә
хәтта җил дә тигезмидер.
Кайбер асылларны ялгыш
җир белән дә тигезлидер.
...Фал китабын актарган күк,
давыллар ача көннәрне.
Карыйк әле, барлыйк әле —
югалттык икән кемнәрне?
...Яңа заман.
Заман белән
бергә ага гомерләр дә.
Бакча ясау, шәһәр салу
Кирәк икән чын ирләргә.
Моның өчен теләк кирәк,
кирәк түгел мәҗбүр итү.
Рух булса, җиңелрәк
максатларга барып җитү.
Ялгышлар да булды кайчак.
Шәхесеннән кояш ясап,
яшәп күрсәтте берәүләр.
Чагылдырды без карасак.
Чагылдырды безнең күзне,
озак карап тордык бугай,—
күктә калды бер кара тап...
Кояш та юк, юк хәтта ай.
Сизмәгәнбез:
яндырган ул!..
Яндырган ул гомерләрне...
Саклап кала алмаганбыз,
югалтканбыз чын ирләрне.
Сызландыра илгә төшкән
бәла-каза — сугышныкы.
Ул тагын да авыр икән,
авыр икән — тынычныкы...
Болай да бит асыл затлар
сугышларда калды ятып.
Өлгергән иде аларны
шушы халык, ил яратып.
Көн булып та, төн булып та
шулай акты, акты гомер.
Күпләреннән чәчәк түгел,
Калды бары кисәү, күмер...
Билгесез югалганнар да
кайтыр әле! Кайчан кайтыр?
Андый чакта чорны чорга
бәйләп «Кара урман» ятыр.
Безгә тиеш югалганны
эзләп табып дәвам итү.
Рухын алып максатларга —
Киләчәккә барып җитү.
Безгә тиеш бакча ясау,
иген игү, шәһәр салу.
Безгә тиеш бу максатта
бер-береңә юллар сабу.
6
Йә көн булып, йә төн булып
офык иңләп ага гомер.
Шул гомергә әкрен генә
ак болытлар йөзеп керер.
Ак болытлар! Аның төсе
һәрбер йортка иңеп кала.
Ак калалар үсеп чыга. ...
Элек монда булган дала.
Дала булса ярар иде,
иген шаулый иде кырда.
Хәзер инде— шәһәр шаулый,
ә игеннәр керде җырга...
Җырда гына яши алмый,—
эзләп китте далаларны.
Алар китте яңа җиргә
үстерде дә калаларны.
Тургайларны калдырмады,
алды үзе белән бергә.
Ияләште микән әле
ул тургайлар яңа җиргә?..
Ага гомер.
Ятам шулай
яшел болын кочагында.
Якындагы шәһәр шавы
таптап үтә кайчагында.
Изеп үтә күкрәгемне
машиналар гөрелдесе.
Түзалмыйча кычкырасың:
— Мин бит әле тере! — дисең.
— Үзең иҗатЛтең! — дияр
машиналар тәгәрмәче.—
Безгә шулай көне-төне
юллар буйлап тәгәрәсе.
Кем гаепле?
Машинамы?
Кешеләрме?
Әйтеп кара.
Баш очыннан ак болытлар
Сыйпап кына үтеп бара.
Ага гомер болыннардан,
ага шәһәр тарафына.
Күрәм бәхетле яшьлекне
кызларның күз карашында.
Карадым мин каерылып-
каерылып үткән юлга.
Сине тагын ниләр көтә,
гомер дигән ярсу елга?
Гөрләп чәчәк ата кинәт
ул сарылса үләннәргә.
Гомер рәшәсе уйный
тауларда һәм үзәннәрдә.
Чәчәк кала гомерләрдән,
кала аннан ак калалар.
Йортлар гомер елгасында
ак корабтай чайкалалар.
Кала бездән якты шәһәр,
кала болын, сулар, таллык...
Кала якты иркен бина
«Карурман»нар яңгырарлык.
Машиналар гөрелдәсен
җыры белән баса-баса,
халкым бүген нык ышанып
киләчәккә якынлаша.
7
Ап-ак булып кала йортлар,
юыла йортлар ул елгада.
Каян килер иде аклык
бу хикмәтле заманага?!
Күзне ачып йомган ара,—
әйтерсең лә мең-мең еллар
офыкларны иңләп-буйлап
аккандыр дип, йә, кем уйлар.
Онытканбыз мең елларны,
бөтенебез таң калганбыз.
Өметләр якты булганга,
шик-куркулар алмаганбыз.
Тик җырларны алганбыз без,
кем баш тартыр юньле җырдан?!
«Иске кара урман»нары
Яңгырыйлар борынгыдан.
Без — исән-сау.
Гомер ага.
Әмма дөнья исән булсын.
Бу дөньяга килгән икән —
бөтен гомер кереп тулсын
калаларга, авылларга,
урманнарга, болыннарга,
һәркем хаклы сокланырга
талдан үргән толымнарга.
Горурланырга хакың бар:
тарихың бар, бар бүгенең.
Без көтмибез кул кушырып
заманнарның үзгәрүен.
Бүген —без теләгән дәвер,
безнең бүген — бәхет, шатлык.
Кайбер ялгыш бар, дисәләр,
андый сүзләр инде артык.
Нинди ялгыш?
Аларны без
үзебез дә бик беләбез.
Бармы — юкка чыгарабыз,
ә сез шуны тик иләгез.
Болгатыгыз,
сезнең гадәт
таныш безгә борынгыдан.
Безнең эшне телгә алып,
авыз чайкап, кулын юган
калыр тарих төпкелендә,
музейда бар сезнең киштә.
Юлаучы карт!
Сездәй затлар
истә әле безнең, истә!
8
Фал китабын укыган күк
давыллар ача көннәрне.
Карыйк әле офыкларны —
таптык соң тагын кемнәрне?
Бар да исән!
Бар да имин!
Офык тулып ага гомер.
Бу агымга ай-йолдызлар,
якты кояш йөзеп керер.
Йөзеп керер ак шәһәрләр,
яңгырар заман җырлары,
тургайларны кайтарырлык
«Әллүки», «Карурман»нары.
Заман бит ул — безнең гомер,
безнең гомер җыелмасы.
Дөрес икән шәхесләре —
юк заманның җуеласы.
Ә гомерләр һаман ага.
Дулкыннары кага-кага
«Карурман»ны күтәрер дә
һәйкәл итеп куяр ярга
заманага!

***
Бигрәк тынгысыз инде син,
әй, балачагым.
Ияртте дә алып китте
хыялым тагын.
Күреп алдым бер кызчыкны —
йөри болында,
чәчәк бәйләмнәре балкый
аның кулында.
«Син кем? Әйдә, дуслашыйк»,— дип
эндәштем аңа.
Ә үземнең, оялудан,
битләрем яна.
Яраттым бугай мин аны,
яраттым бугай.
Безнең дуслашуны хуплап
сайрады тургай.
Бу хәлне сөйләп бирсәм мин
иптәш малайга?..
Көләр генә...
Юк, сөйләмим,
китсә алайга.
Яшеримче яратуны —
болында калсын,
алсу таҗларына йомып
чәчәкләр алсын.
Үскәч килермен болынга,
ул кыз да килер.
Яратуымны чәчәкләр
яңадан бирер.

***
Ишеттем' ерактан:
— Синең кебек һәр
яратала...
Болыныңа айлы чәчәк тездем,
матурлыгын аның син тоярсың.
Җитми калса җирдә иркәләнү,
назлылыгын килеп бер җыярсың.
Якты булсын юлың — кабызып куйдым
урманыңның миләш-баланнарын.
Җылы булсын ягың — сука белән
күмеп йөрдем монда күз нурларын.
Син танырсың мине нәкъ шулардай,
күрмәгән дә килеш сагынырсың,
табынырсың.
Ләкин минем җаным
ул көннәргә чаклы барырмы соң?
Ә ул күчкән булыр табигатькә.
(Күчкән булыр, бәлки, яңгырларга,—
йөгереп чык та сөенә-сөенә чылан!..)
Бу юллардан узу насыйп булса,
һәркем яраталыр минем сыман.

***
Йолдыз атылды —
бер мәхәббәт сүнде...
(гашыйклар юравы)
Эзлим кара урманнардан,
чакырам:
-а-а-у-у...
-а-а-у-у...
Иртәрәк бит әле безгә
кояшка кушылып баю.
Аймыл булган сагынулар, язмышлар...
Җан сыена алмый инде ят моңга.
Кояшның күзе тиярдәй мәхәббәт,
яшьлек бара, каласың инде соңга...
Кайсы аланда дөрлидер учагың,
чакырам да, тавышым китеп тына.
Синең йолдызлар багында төн кунам,
бертуктаусыз җанга йолдыз атыла!

***
Яшим хәзер үткәннәрдә,
юк бернинди сагышым.
Хәтеремдә — шатлыклы чак,
шунда китеп барышым.
Синең янга килүем дә
тик үткәнне сагыну.
Башны күбрәк идердең —
артык булды табыну.
Баш иелгәч, нишли алыйм —
бердәнбер минем җавап:
бәхет сорый алмыйм сиңа
зәңгәр күкләргә карап.

***
Ямьле алан, зәңгәр күктер — түбәсе,
чәчәкләрнең шушыдыр туган йорты.
-Яратасыңмы син мине?
-Яратам!
Кайда очып йөри соң ул бал корты?!
Бер карауда аңлашылыр ымнары:
сөю турында серләшә чәчәкләр.
Кояш нурында, яңгырда коенып,
бал кортларын чәчәкләр көтәчәкләр.
Ямьле алан, зәңгәр күктер — түбәсе.
Килдек чәчәкләрнең туган йортына.
Җыйма берүк, кызыкма син аларга!
Кошлар сайрый,
һич булмаса, җыр тыңла!
Бал кортлары очсын, сибелсен орлык,
шытып чыксын матур-матур чәчәкләр.
Яратуның мәгънәсен белергә
гашыйклар бит нәкъ монда киләчәкләр!

***
Язлар җитсә, өр-яңадан
күңелләр канатлана.
Тик бу язлар күңелләрне
яндырып кабатлана.
Төсләре бар сокланырга,
ауныйм дисәң — чирәме.
Якты язмыш юрап кала
урамнарда чегәне.
— Сине бер кыз көтә! — диләр.—
Аның да юк сөйгәне.
...Ишетелә һәр тарафтан
сайрар кошлар көлгәне...

КЫЙССА
(халык әкиятеннән)
Аңлыйм дисәк читлектәге
былбыл тавышын,
кичерергә кирәктер шул
аның язмышын...
Таң атса да, кич булса да,
тели идең бер теләк:
«Очып килче кошлар булып,
сине сагына йөрәк!»
Кабул булды теләкләрең:
әверелдем дә былбылга,
очтым зәңгәр киңлекләрдән
син яшәгән авылга.
Эзләп таптым бакчагызны,
кундым гөл сабагына.
Мин бәхетле — яши алсам
гел синең янда гына.
Тәрәзәңнән карый калсаң,
очына-очына ссГйрадым.
Матуррак күреним дип
алсу гөлләр сайладым,
Нәфис куллар тотты мине —
ул сөйгән ярым иде.
...Бакчаларга карый-карый
читлектә сайрыйм инде...
***
Куенымда идең.
Мине менә
кочагына алды караңгы төн.
Сизмәдеңме, кая китте икән
учаклардан чыккан зәңгәр төтен?
Сузыла-сузыла күккә ашкан төтен
болытларны эзләп юл чыккандыр.
Хәтеремдә минем, көннәр буе
син теләгән идең: «Яңгыр! Яңгыр!»
Безнең теләк капма-каршы булып
көн узармы, аймы, ел узармы?..—
Учаклардан очкын бөрки-бөрки
кабызасым килде йолдызларны!
Кабызасым килде — кабызмадым...
Нигә әле каршы килергә соң?!
Шулай кирәктер дә:
Ул теләгең
җиренә җиткән булса, яусын, яусын!
Әй, түгелде яңгыр — нәкъ учакка,
каплап алды безне караңгы төн.
Теләгеңне яңгыр болытына
ирештергән, ахры, зәңгәр төтен...
***
Бик вакытлы ялгыштың син.
Ачылдың минем алда.
Күпме йөрер идем әле
ышанып гел ялганга?!
Хәзер танма, юк, акланма,
мохтаҗ түгел мин аңа.
Кирәк, бер тапкыр булса да,
дөреслеккә тантана!

...
Әкият кызы Гөлчәчәкка
Хыял иле.
Анда төн — зәңгәр балкыш,
яңгырамас ят аваз синең өчен.
Анда һәрчак ява йолдызлы яңгыр.
Ул ил өчен бик изге синең исем.
Анда һәрчак син дә мин генә булам,
йөрибез без кочып ак каеннарны,
хәлен белеп һәр җиләкнең,
үләннең,
Күзәтәбез шифалы яңгырларны;
йөгерәбез яфраклардан чык коеп,
сөйләшәбез тик мәхәббәт телендә.
Әкият дөньясыннан чыктың...
Ә хәзер
яшисең син минем хыял илендә!

***
Киттем.
Әнә, карап калды
тәрәзәңнән кара шом.
Ә кайчандыр җылы иде,
якты иде карашың.
Ул — сөйгән чагым иде шул,
утка табынган сыман.
Ә син...
күпләр яратканга
сөенгән чагың булган.
Күңелең күпне теләгән,—
кочып алдың барсын да.
Узды еллар.
Башкалар юк,
мин калганмын каршыңда.
Сулып төштең,
нәфрәтләндең.
Әйтерсең, миндә — ялгыш.
Югалтулардан ачынып
яудырдың гына каргыш.
Сау бул!
Киттем.
Карап калды
тәрәзәңнән кара шом.
....Күрдем шунда нәфрәтнең
кап-караңгы кояшын...
***
Бик күрәсем килгән ул кыз бала
күкнең әллә шушы катында:
күләгәсе булып кашларының
карлыгачлар оча якында.
Бакчаларга керсәм, алмаларның
кызыл уты каба йөрәккә,—
ирененең төсе чагыла бугай...
Ул яшидер шушы төбәктә.
Йөргәндер ул, бәлки, урманнарда —
каеннарга күчкән сылулык.
Ә чәчәкләр откан елмаюын,
кайсылары алган моңсулык.
Сары чәче сыман арыш кыры,
зәңгәр, күктә тоям карашын.
Мин ашыгам, безнең күрешүнең
якынайтам, имеш, арасын.
Җавап көтәм арыш кырларыннан,
җавап көтәм урман ягыннан.
Карлыгачлар аулыйм.
Алмаларга,
каеннарга барып сарылам...
***
Ә кайчандыр җәйге урманнарга
йөргән идек бергә җиләккә.
Сарыла хәзер гомер тәрәзәңә
әверелеп карлы сурәткә.
Җылы сулыш өрмә,
кар сурәтне
җанландыра алмас синең җан.
Эреп кенә бетәр...
Хәтер булып
калсын шулай, калсын агурман.
Ярый әле җәйдән ядкарь булып
күзләреңдә яшел төс калган.
...Төнге шәһәр буйлап киләм менә,
тәрәзәләр инде ут алган.
Светофор кебек, рөхсәт диеп,
яшел күзгә насыйп — янарга.
Яшьлек үзе синең яннан гына
үтеп бара килер язларга.

***
Якты яз калган сыенып
каеннар йөрәгендә —
җылы сулыш өрә кышның
зәмһәрир җилләренә.
Шаулата да урманнарда,
кырларда кар суларын,
ут булып күчә күңелгә,
кузгата ярсуларын.
Сөю сагындырган икән,
әй, шундый сагындырган,
сары гөлләрне дә бу яз
ал итеп кабындырган!
Башны исәм дә, күземдә
тургайлы күге кала.
Кайсы йолдыздан яралдың,
әй, кыз бала, кыз бала?!
...Нидер сөйли миңа карап
ал гөлләр яна-яна...
***
Шаулый һаман колагымда,
һаман да шул ук хәбәр:
«Син дип белеп, башкаларн
ярата калсам әгәр?!.»
Түзмәдем мин, җиргә ятып
сыендым йөрәк белән,—
табигатьнең ялгышмасын,
бутамасын да беләм...
Тәңрегә .тәңгәл рухым
илаһи итәр барсын:
йөрәгем белән сыендым —
табигать тылсымлансын!

***
Узмагандыр яратыр чак,
килер әле бер заман.
И Мәхәббәт, ят итмә син,
мин дә бит синең балаң.
Туңмасын дип салкыннарда,
ышанып бәхет барга,
сөюемне утка төрдем,
ут калды — давылларда...
Мәхәббәтнең улы бит мин,
кайда соң син, кыз бала?
Сөюемне утка төрдем,
ут ярсый — давылларда...
***
आपने तातार साहित्य में से 1 पाठ पढ़ा है।
अगला - Шигырьләр - Хайдар Гайнутдинов - 4
  • भाग
  • Шигырьләр - Хайдар Гайнутдинов - 1
    शब्दों की कुल संख्या 3933 है
    अद्वितीय शब्दों की कुल संख्या 1583 है
    39.2 शब्द 2000 सबसे आम शब्दों में से हैं
    52.8 शब्द 5000 सबसे आम शब्दों में से हैं
    60.3 शब्द 8000 सबसे आम शब्दों में से हैं
    प्रत्येक पंक्ति प्रति 1000 सर्वाधिक सामान्य शब्दों पर शब्दों के प्रतिशत का प्रतिनिधित्व करती है।
  • Шигырьләр - Хайдар Гайнутдинов - 2
    शब्दों की कुल संख्या 3891 है
    अद्वितीय शब्दों की कुल संख्या 2098 है
    34.3 शब्द 2000 सबसे आम शब्दों में से हैं
    49.6 शब्द 5000 सबसे आम शब्दों में से हैं
    58.2 शब्द 8000 सबसे आम शब्दों में से हैं
    प्रत्येक पंक्ति प्रति 1000 सर्वाधिक सामान्य शब्दों पर शब्दों के प्रतिशत का प्रतिनिधित्व करती है।
  • Шигырьләр - Хайдар Гайнутдинов - 3
    शब्दों की कुल संख्या 3881 है
    अद्वितीय शब्दों की कुल संख्या 1995 है
    32.7 शब्द 2000 सबसे आम शब्दों में से हैं
    46.6 शब्द 5000 सबसे आम शब्दों में से हैं
    54.2 शब्द 8000 सबसे आम शब्दों में से हैं
    प्रत्येक पंक्ति प्रति 1000 सर्वाधिक सामान्य शब्दों पर शब्दों के प्रतिशत का प्रतिनिधित्व करती है।
  • Шигырьләр - Хайдар Гайнутдинов - 4
    शब्दों की कुल संख्या 3602 है
    अद्वितीय शब्दों की कुल संख्या 1966 है
    35.3 शब्द 2000 सबसे आम शब्दों में से हैं
    49.3 शब्द 5000 सबसे आम शब्दों में से हैं
    56.5 शब्द 8000 सबसे आम शब्दों में से हैं
    प्रत्येक पंक्ति प्रति 1000 सर्वाधिक सामान्य शब्दों पर शब्दों के प्रतिशत का प्रतिनिधित्व करती है।