Latin

Иске Сәгать Дөрес Йөри - 1

Le nombre total de mots est de 4305
Le nombre total de mots uniques est de 2079
38.3 des mots font partie des 2000 mots les plus courants
54.1 des mots font partie des 5 000 mots les plus courants
62.8 des mots font partie des 8 000 mots les plus courants
Chaque ligne représente le pourcentage de mots pour 1 000 mots les plus courants.
(повесть)
ЮЛ АЗАГЫ - ЮЛ БАШЫ
Стенадагы иске сәгать, ютәленнән буылган карт сыман, озак гыжылдап, иртәнге алтыны сукты. "Вакыт га-лиҗәнапләренә суык тигән, — дип уйлады Искәндәр. — Суык тигән".
Шулчак аның тәне буйлап салкын тәпиле кырмыскалар йөгереп узгандай булды. Ул юрганын башына ук тартып китерде, җылы эзләп, аякларын арлы-бирле йөртте. Аннары шактый вакыт, кымшанмыйча, күзләрен түшәмгә төбәп ятты. Нәрсә турындадыр уйлыйсы, хыялланасы — шулай итеп иртәнге авыр хисләрдән котыласы килә иде аның. Ләкин, үч иткәндәй, башына бер уй да килми. Әйтерсең, ул белгән-күргән нәрсәләр барысы да кара төн пәрдәсе артында бүленеп калган, әйтерсең, ул үткәнгә җилкәсе белән борылып утырган да киләчәкнең буп-буш чиксезлегенә күзләрен төбәп онытылган иде.
Тәрәзәдән агып кергән сүрән яктылык, ишәйгәннән-ишәя барып, озакламый, бөтен бүлмәне тутырды. Караңгылык әкренләп почмакларга сыенды, пәрдә артларына үрмәләде, анда да сыеныр урын таба алмагач, идән ярыкларына саркып, юкка чыкты. Идәндә, төн диңгезе ярга чыгарып ыргыткан ватык кораб калдыкларына охшап, бер пар чүәк, уч төбе хәтле келәм, урындык башыннан шуып төшкән чуар сөлге генә ятып калды.
Искәндәр кинәт кенә юрганын тибеп очырды да, тезләрен кочаклап, торып утырды. Бармаклары белән чәчен артка сыпырып куйды, күзләрен уды. Инде тагын нишлим, дигәндәй, як-ягына карангач, стенада асылынып торган җепне тартты, брадагы лампочка иртәнге яктылыкка куәт өсти алмады, Искәндәр, җепне янә тартып, утны сүндерде. Аннары ипләп кенә караваттан шуышып төште дә, аякларына чүәк элеп, лаштыр-лоштыр бүлмә буйлап атлап китте. Кухняга керде. Өстәлдә инде атна буе юылмаган тәлинкәләр өелеп ята. Иренеп кенә кранны борды, — тагын җылы су юк. Савыт-саба юмаска сәбәп чыгуына сөенгәндәй, теләр-теләмәс кенә сукранып, кранны ябып куйды.
"Элек тә җылы су сирәк килә иде. Ә савыт-саба гел чиста тора иде. Ничек юды икән ул аларны? Салкын су беләнме?"
Өйдә аның юньләп ашаганы да юк иде. Иртән бер чынаяк чәй эчә дә чыгып йөгерә, көндез кайда туры килсә шунда ашый, ә кич... кич кайтканда, күп чагында алар йоклаган була.
Кофе банкасы эзләп шкафта актарынганда, аның күзе стенадагы календарьга төште. Күкрәкләренә кадәр суга кергән озын кара чәчле кыз артка каерылып караган да, үзенә төбәлгән чит карашны күреп, бермәлгә югалып калган. Менә ул, исенә килеп, алга ташланыр да тар бүлмәне яңгыратып көлә-көлә диңгез эченә йөзеп кереп китәр... "Ерак китә алмассың, — дип елмайды Искәндәр. — Гомерең аз калган". Ул, су кызының кызыктыргыч шәрәлегеннән котылырга теләгәндәй, календарьның соңгы битен әйләндереп куйды. Куйды да, арткы яктагы "Котлы булсын Яңа ел!" дигән сүзләрне күргәч, сәерсенеп озак карап торды. Бүген — утыз беренче декабрь, елның соңгы көне. Ә ул бернәрсә дә әзерләмәгән, аның бернәрсәсе дә юк. Өе ташландык абзар сыман, тәмле-томлы да, аракы-шәраб та алмаган, чыршы хәстәре дә күрелмәгән. Ул бит Яңа елны каршы алырга әзер түгел. Өе генә түгел, аның уйлары, хисләре, хыяллары — гомумән, ул үзе Яңа елга керергә әзер түгел.
Шулчак стенадагы иске сәгать, гыжылдап, озак итеп бер тапкыр ютәлләп куйды. "Вакытка суык тигән", — дип, ачу белән иреннәрен тешләп кабатлады ул. Инде ничә тапкыр шул сәгатьне антиквар кибетенә илтергә җыенды, һаман вакыт тими. Бабайдан калган истәлек дип тота. Бабасы күптән дөнья куйды инде. Ә сәгать һаман йөри. Гүя ул әле һаман бабасы вакытын санап йөри, гүя ул әле һаман бабасы ютәле белән ютәлли, бабасы өчен ютәлли... "Вакытка суык тигән..."
* * *
... Ул көннән соң аның өчен дөньядагы бар нәрсәнең мәгънәсе үзгәргән кебек булды, җансыз әйберләргә җан керде, бүлмәсе көннән-көн зурая барган сыман тоелды, ә тирә-юньдәге түгәрәк дөнья күзгә күренеп кечерәйде. Ул көннәр буе шәһәр ыгы-зыгысына ияреп ихтыярсыз йөри-йөри дә, тын култыкка кайтып сыенган нәни каек сыман, аптырап-сәерсенеп бик озак бүлмәсе уртасында басып тора. Гасырлар артыннан килгән күкрәү авазына охшатып иске сәгать суга башлагач кына, яңадан аңына килгәндәй була. Ул инде ничә еллар буе шушы сәгать белән сөйләшеп, бәхәсләшеп яши. Кайвакытта, бигрәк тә ялгыз калган чакта, борынгы сәгать янында ул үзенең бик кечкенә, уйларының да бик вак икәненә төшенеп гарьләнеп тә куя. Тора-бара сәгатькә ул җанлы әйбергә караган сыман карарга гадәтләнде. Иртәнге алтыда радиодан гимн яңгырый башлагач, иң беренче эш итеп әле кулындагы бүләк сәгатькә, әле стенадагы борынгы сәгатькә карый. Үз кулындагы сәгатьнең дөрес йөргәнен күргәч, сабый бала кебек сөенә. Иреннәрен түгәрәкләп, стенадагы сәгатьне үчекли, ярый инде, миннән булсын яхшылык дигәндәй, диванга басып телләрен күчерә.
Искәндәр тәрәзә төбендә яткан сәгатен әйләндереп ка-рый-карый кулына такты. Аннары кабалана-кабалана киенде дә идән себеркесе эзли башлады. Ләкин — һәй, гөнаһ шомлыгы — өйдә себерке юк иде. Соң, моңа кадәр булгандыр бит инде ул? Хатыны себеркене дә үзе белән алып китмәгәндер... Искәндәр аның идән себергән чагын хәтерләргә тырышты, ләкин исенә төшерә алмады. Зәңгәр джинсы чалбар киеп, тузгыган коңгырт чәчләрен артка ташлый-ташлый идән юганын хәтерли, ә менә идән себергән чагын — юк. Әллә идәнне ул бер дә себермәде микән? Көн саен югач, себереп торуның кирәге дә калмый. Мүкәли-мүкәли килеп, башы белән пианинога бәрелгәч кенә, үзенең гел кирәксез нәрсәләр турында уйлаганын аңлап, башын түбән иде.
Тезләрен юешли-юешли күпме тырышса да, идән чистармады, киресенчә, пычрагы буй-буй булып җәелеп кенә калды. Кул селтәп, юлбарыс тиресенә охшап калган идәнгә караңгы бүлмәдәге иске паласны чыгарып каплады. Шул арада кухняда кофе ташый башлады. Йөгереп барып газны сүндерде дә, кофега ике шакмак шикәр салгач, озак итеп аның ак күбекләре сүнгәнне карап торды.
Каядыр ашыккан, кабаланган кебек, тиз генә юынып алгач, яңадан кухняга чыгып, авызын пешерә-пешерә кофе эчте. Эчеп бетергәч, бөтен эше тәмам булган кебек, тагын туктап калды.
"Нишләргә? Бүген нишләргә? Нинди эшләр бар бүген? — дип үз-үзенә сорау бирде ул. — Беренчедән, өйне тәртипкә китерергә. Аннары, кибеттән кирәк-ярак ташып, бәйрәм өстәле әзерләргә. Чыршы табарга. Уенчык элмәсәң дә ярый, бала-чага юк... — Ул, чыннан да бала-чага юклыгына ышанырга теләгәндәй, як-ягына каранды. — Чыршы кыяфәте булгач, исе аңкып торгач, шул җиткән. Тагын нишләргә?
Ә-ә-ә... Ә кунаклар?! Күптән дәшеп куйган кунаклары бар бит аның. Бүген тагын бер тапкыр исләренә төшерергә кирәк булыр. Инде күптән берсен дә күргәне юк. Телефоны булганнарына шалтыратыр, Ислам белән Шәүкәтләрнең өйләренә кереп чыксаң да була".
Искәндәр почмактагы тумбочка өстендә торучы телефонга күз ташлады. Куе кызыл төстәге телефон иртәнге эңгердә менә-менә сүнеп килүче олы бер утлы күмергә охшап тора. Соңгы арада нигәдер берәү дә шалтыратмый әле аңа. Баштарак, алар киткән көннәрдә, берничә көн телефон тынып тормады. Аны сорап шалтыраттылар, кызының классташлары шалтыратты. Ул, нигә аны миннән сорыйсыз дигән сыман, өзек-өзек кенә җаваплар кайтарды: "Китте ул, китте. Белмим, белмим. Бөтенләйгә китте. Белмим, белмим... Кайтмаска китте... Нишләп шаяртыйм ди инде... Шулай килеп чыкты инде... Бер-беребезне аңламаганбыздыр. Үтсә, үткән инде, нишлисең. Ун елны гына түгел, бөтен гомерен суга салган кешеләр дә бар бит. Хәерлегә булсын... Юк, юк, үкенмим... Үкенмәм. Сөенмим дә... Күптән шулай булырга тиеш иде. Шулай кирәк иде... Җае чыкмый торды. Менә, ниһаять, җепне өзәргә булдык... Аңа да яхшы..."
Искәндәр телефон трубкасын кулга алып бераз әйләндергәләп торды да беренче булып хәтергә килгән номерны җыя башлады. Озак җавап бирми тордылар. Искәндәрнең трубка тоткан кулы тирләп чыкты. Ниһаять, колакны кытыклап торган озын гүләү авазын бүлеп, телефоннан таныш тавыш ишетелде:
— Тыңлыйм сезне...
Искәндәр шатлыгыннан кычкырып җибәргәнен дә сизми калды:
— Ә-әй! Хәмит дус! Йоклап ятасыңмы әллә? Шалтыратам, шалтыратам — җавап бирмисең. Бәйрәм көнне йоклап яту килешми.
— Т-с-с! Кычкырма шулкадәр. Балаларны уятасың. Сәгать ничә икәнне беләсеңме соң син?
Искәндәр, аптырап, әле кулындагы сәгатькә, әле стенадагы сәгатькә карады:
— Бе-ләм...
— Бу вакытта авылдагы карт әтәчләр белән шәһәрдәге карт буйдаклар гына тора...
— Бәйрәм бит...
— Бәйрәм нәрсә өчен? Бәйрәм ул, туган, халык йокласын өчен. Рәхәтләнеп, бөтен кайгыларыңны онытып йоклар өчен ул бәйрәм...
Искәндәр, Хәмитнең шулай акыл өйрәткән тон белән сөйләвенә сәерсенеп, телсез калды. "Нәрсә булган моңа? Иртәнге җиденче яртыда түгел, төн урталарында шалтыратканы булды — алай кырт кисеп сүз кайтармый иде".
— Йокыңны бүлгән булсам, гафу ит. Кичкә безгә киләсеңне тагын бер тапкыр исеңә төшермәкче генә идем...
Телефон тынып калды, бераздан кыштыр-кыштыр килде. Ерактан тонык кына булып хатын-кыз тавышы ишетелде: "Бармыйбыз да, килмибез дә". Телефон тагын шытырдап алды. Хәмит аны уалырдай итеп учына кыса иде, ахрысы. Ниһаять, ул телгә килде. Тавышы, әле генә бозлы судан чыккан сыман, салкын һәм калтыраулы иде:
— Искәндәр... малай... безнең планнар үзгәреп тора бит әле. Хатын бит... Яңа ел ул гаилә бәйрәме, аны һәркем үз өендә йә туганнарында үткәрергә тиеш, ди. Үзең беләсең, хатын-кызга аңлатып буламыни? Үпкәләмә, малай, без әтиләргә барырга булган идек. Нигә эндәшмисең? Иртәгә үзең безгә килеп чык. Барыбер берьялгызың. Күңелсез дә булыр үзеңә. Сөйләшеп утырырбыз. Хатын син яраткан пәрәмәчен дә пешерер...
Телефон трубкасы Искәндәрнең кулын пешерә башлагандай тоелды. Ул аны шапылдатып куйды да ике кулы белән тәрәзә төбенә килеп таянды. "Әйе! — Тәрәзә пәрдәләрен җәһәт кенә ике якка аерып ташлады. — Әйе! Димәк, боҗра, чыннан да, кысыла башлады. Исемлектән бер кешене сызып ыргыттык. Дуслар исемлегеннән. Хәмит, Хәмит... Без синең белән биш ел буе бергәләп юкка гына студент шулпасын эчтек микәнни? Биш ел буе бер бүлмәдә яшәп, болай да кыска гына гомернең биш елын уртак кайгылар, уртак шатлыклар белән уздырдык..."
Сөмбелнең бер кичне әйткән сүзләре кылт итеп аның исенә төште... "Әллә син үзеңне берәр кешегә кирәкмен дип уйлыйсыңмы? Чыгарып ташла башыңнан ул беркатлы уйларыңны. Кеше үз-үзен яратса, шул бик җиткән. Әллә син үзеңне берәр кеше үлә-бетә ярата, синең өчен җанын бирергә әзер тора дип беләсеңме? Шулай булмый торсын. Әгәр дә берәрсе сиңа якты йөз күрсәтә икән, белеп тор, димәк, аңа синнән нидер кирәк, яисә, һич югында, аңа шулай яхшы, аның синең белән уйнап аласы, үзенең шатлыгын сиңа күрсәтеп бер ялтырыйсы килә. Шулай итмәсәң, шатлык шатлык булмый бит, җир астына күмелгән хәзинә була".
Искәндәр, гадәтенчә, аны бүлдермичә генә тыңлап утырды, кайтарып сүз әйтмәде. Шулай итсәң, сүзен тизрәк очлыйсын яхшы белә иде ул.
Төнге сәгать унберләрдә, көтмәгәндә, Хәмит килеп кергән иде. Йөзе әле генә мунча чыккан төсле алсуланып киткән, бүреге гадәттәгедән арткарак шуышып, тәбәнәк маңгаен биегәйтеп җибәргән. Түргә узып тормадылар, кухняга кереп утырдылар. Сүзне Хәмит башлады:
— Малай, хәлләр хөрти бит әле минем, — диде ул еламсы-рак тавыш белән. — Хөрт, малай, эшләр...
— Нәрсә булды тагын? Милиция-мазарга эләкмәгәнсендер бит. Шуннан да зур трагедия юк бүгенге көндә. — Сүзне уенга борырга, Хәмитнең көнаралаш табылып торган борчуларын бүгенге сүз үзәгенә алмаска иде аның исәбе.
— Анысы юк ла... баш ике түгел... Хатын әллә нишләде... Кичә бөтенләй өйгә дә кайтмады. Кайдадыр кунып калган. Кайтуына бугазына ябыштым. Күзгә караган да тик тора. Исерек кеше шикелле елмая. Бер кул белән якасыннан тотып, икенче йодрыкны йомарлап тордым-тордым да, үзем дә сизмәстән, елап җибәрдем. Суга алмадым. Балалар куркыр, дидем. Ә ул, берни булмагандай, чишенде дә малай белән кыз арасына кереп ятты. Шуннан соң гына теле ачылды.
— Кайда йөрдең, эттән туган нәрсә, — мин әйтәм. — Балаларың төне буе тәрәзә төбен саклап чыкты.
— Син төннәр буе кайтмыйсың бит әле, — ди. — Син кайда йөрсәң, шунда.
— И-их, шунда күлмәген күтәреп каеш белән ярасы килде! И-их! Соң мин... Минем белән чагыштыра бит үзен. Мин нәрсә, калсам, шул дуслар белән сөйләшеп калам. Әллә кайда эт типкесендә йөрмим бит. Дуслар очрый. "Әйдә, сөйләшеп утырыйк, күрешмәгәнгә биш былтыр", — диләр. Шунда аларга: "Хәзер мин йөгереп кенә хатыннан рөхсәт сорап киләм. Җибәрсә, утырырбыз", — дип әйтә алмыйм бит инде. Үзең күреп торасың, Искәндәр, шулай каткан күңелне җебетеп, җанны бушатып утыра торгач, таң атканы сизелми дә кала. Бер сөйләшүе бер гомер бит ул андый чакларның. Ә өйдә нишлим мин? Фатирын алып биргән, мебелен тезеп куйган, зарплатасын тиенен тиенгә кайтарып җиткергән. Тагын ни кирәк аларга? Дуслар белән әллә нигә бер рәхәтләнеп күңел бушатып утырырга гына хакым бардыр бит инде минем, ә?
— Үзенә шулай дип әйттеңме соң?
— Әйттем, әйтмәгән кая?
— Нәрсә ди?
— Мин дә нәкъ синең сыман эшлим. Квартираны сиңа гына түгел, семьяга бирделәр, мебельгә минем дә өлешем керде. Телисең икән, претензиясез генә шушында яшә, теләмәсәң, дүрт ягың кыйбла, ди.
— Ә күңел турында, күңел турында аңлатып әйттеңме соң?
— Күңел нәрсә? Күңел ул миндә дә бар, ди.
— Дуслардан башка, кешеләрдән башка, җәмгыятьтән башка яшәп булмаганын, кешенең кешесез тормыш итә алмаганын төшендерергә иде аңа.
— Һәй, малай, бар сүзеңә дә җавабы әзер бит аның. Нәрсә, хатын сиңа дус түгелмени? Хатын сиңа дошманмыни, ди. Сиңа бәгыреннән өзеп балалар тапкан, егерме ел җыеп килгән иң яшерен хисләрен бүләк иткән хатының сиңа ятмыни? Син иң элек аны аңларга тиеш. Бер хатыныңны да аңламагач, аны юата, аның күңелен күрә белмәгәч, нинди дуслар, нинди җәмгыять турында авыз ачып сөйләшергә мөмкин, ди. Син башта хатыныңның күңелен күр, шуннан соң башкалар турында уйла, ди.
— Ә нигә, моңа кадәр әйбәт кенә тора идегез бит әле. Минем Сөмбел сезне гел мактап сөйли иде. Хәмит тырыш, Хәмит йорт җанлы. Хәмит юк-бар белән баш катырмый. Ә мин ялкау, мин булдыксыз, мин өй турында кайгыртмыйм, мин буш куык, мин юк нәрсә турында хыялланып гомеремне уздырам...
...Искәндәр, кызып китеп, тавышын чамасыз күтәрә төште бугай, сөйләнә-сөйләнә, кухняга Сөмбел килеп керде:
— Нәрсә мактанасың, нәрсә әтәчләнәсең тагын?
— Хәмит белән менә бар дөньяны сүгеп утыра идек әле.
— Дөньяны сүкмәгез сез, шул дөньяда яши белмәгән өчен, үзегезне сүгегез. Дөнья нәрсә? Дөньяның гаебе юк. Ул мең ел элек тә шулай булган, мең елдан соң да шулай булачак. Ә менә кеше үзгәрә, кешеләр үзгәрә, халык үзгәрә.
— Кеше белән бергә дөнья да үзгәрә инде... — Хәмит коңгырт күзләрен челт-челт йомып куйды, бумеранг сыман уртадан кырт бөгелеп төшкән мул кашлары турайды.
— О-о! Юк! Пәри башка, җен башка. Бутамагыз әле сез, егетләр. Табигатьнең — үз законы, кешенең — үз законы. Табигатькә кеше кирәк түгел, ә кеше табигатьсез яши алмый. Җәнлек-җанварларны гына карагыз сез: алар табигать законнары буенча яши, алардан табигатькә бер зыян да юк. Ә кеше? Кеше кыра, җимерә, елгаларны туктата, урманнарны кисә, һавага күпме агу очыра... Табигатьнең үз баласы булса, үзен тудырган дөньяга шулай карамас иде ул. Димәк, кеше — табигатьнең үги баласы...
Искәндәр, Сөмбелнең сүзне бөтенләй бүтән якка борып җибәрүенә уңайсызланып, Хәмиткә карап куйды. Хәмит тыр-паеп торган тыңлаусыз кара чәчләрен бармаклары белән аралаган да идән ярыгына карап уйга чумган. Искәндәрнең нидер әйтергә җыенганын күреп, Сөмбел озынча йөзен күтәрә төште. Юка иреннәренең сул почмагына мыскыллы елмаю саркып җыелды.
— Космологик теорияләрең белән Хәмитнең башын катырма әле. Менә сезнең аркада, хатын-кыз аркасында, җирнең үги улы булып беттек тә инде... Җәнлекне ник ата кеше — хатын-кызга энҗе-мәрҗән кирәккә. Урманны нигә кисә кеше — хатын-кызлар бер-берсен уздырып мебель даулаганга. Сугышлар нигә чыга — хатын-кыз аркасында... Безне менә шушылай начар итеп кем тәрбияли — хатын-кыз тәрбияли... — Боларның барысы өчен дә син гаепле дигән сыман, Искәндәр Сөмбелгә карап алды. — Бүген нинди тузга язмаган мәкалә укыдың тагын? Үзең җир, җир дисең, үзең һаман күктә йөзәсең...
Сөмбел тыела алмыйча көлеп җибәрде. Аның тавышы, йолдыз чыңына охшап, бик тирәннән, ерактан килә иде.
— Мин күккә синең янга менәм бит, — дип башлады ул, көлүеннән тыела алмыйча. — Эштән соң сәгать буе чиратта торып, сетка тутырып азык-төлек төяп кайтам. — Аның тавышы, торган саен кырыслана барып, шырпы кабына ябылган кигәвен быжлавына охшый башлады. — Барын-югын әтмәлләп ашарга әзерлим, табак-савыт юам, өйне җыештырам. Аннары сине эзлим. Син өйдә бар да кебек, юк та кебек. Гәүдәң бар, үзең юк. Аягың — җирдә, башың — күктә. Кая-ле, мин әйтәм, бу илаһи затны — сөекле иремне күреп төшим әле, дим дә күккә менәм. Ни әйтсәң дә, безнең гаилә члены, кызыбызның атасы бит ул.
— Ярый, Сөмбел, җитте, арттырыбрак җибәрәсең. Хәмитнең үз борчуы үзенә җиткән.
Хәмит ашыкмыйча гына тураеп басты да ишеккә таба атлады.
— Гафу итегез. Мин болай гына, үтеп барышлый гына кергән идем, гаепләп калмагыз.
Искәндәр, киенеп, аны озата чыкты.

* * *
Урамда ишеп-ишеп кар ява. Кар иреннәргә төшеп эри, муеннарга тула, керфекләргә куна.
— Күптән урамга чыгасы калган, — дип, үзалдына гына әйтеп куйды Искәндәр. — Юк белән баш катырып утырабыз шунда. Без күк белән җир турында фәлсәфә сатып утырабыз, ә монда дөньяның асты өскә килгән, күк белән җир тоташкан. Йә, әйтеп кара, кайда җир дә кайда күк монда хәзер?
— Әй-йе, — дип көрсенде Хәмит. Ул әле һаман үз уйларыннан арына алмый иде, ахрысы.
— Җир, күк, табигать, кеше турында фәлсәфә кору — бөтенләй кирәксез нәрсә. Аңа карап дөнья үзгәрми ул, агайне. Аристотельләр, Гегельләр, Платоннар безгә караганда күпкә акыллырак булган. Алар дөньяны аңларга һәм аңлатырга тырышканнар. Ну, аңлаттылар да ди. Шуннан дөнья үзгәрәме? Юк, юк! Кояш мең ел элек тә көнчыгыштан чыккан, хәзер дә шуннан чыга. Агачларның яфрагы элек тә яшел булган, хәзер дә яшел. Элек тә җирдә яхшы-яман булган, хәзер дә бар.
— Коперниклар булмаса, син мескен әле һаман да Кояш Җир тирәли әйләнә дип йөрер идең...
Искәндәр Хәмитне җиңеннән тартып туктатты.
— Әйләнсен! Миңа димәгәе, Кояш гел синең заводың тирәли әйләнсен. Аңа карап дөнья үзгәрми бит. Безнең ничек уйлаганга карап дөнья үзгәрми. Кояшның ничек әйләнү-әйләнмәве мине тамчы да кызыксындырмый. Кеше акылында Кояш — Кояш булып урын алган. Минем өчен аның яктыртуы, җирне җылытуы, көнчыгыштан чыгып көнбатышта баюы кыйммәт.
— Син, Искәндәр, борынгы муллалар шикеллерәк фикер йөртәсең. Табигать законнарын белми торып, бүгенге фән казанышларына ирешеп булмаганын, менә бу багана башындагы лампочка да янмаганын аңлыйсыңдыр инде, шәт. Галәмгә очу, айга менү турында әйткән дә юк...
— Ә миңа синең галәмеңнең кирәге шул кадәр генә бит, Хәмит. Миңа шушы бәләкәй генә Җир шары да җиткән. Нәрсә калган анда миңа?
Искәндәр озак итеп күккә карап торды.
— Җирнең ресурслары чикләнгән.
— Чикләнсә... Булганы җитәр безгә. Чамалап тотарга кирәк. Ерак юлга чыгам дип, өйдәге бөтен ризыкны биштәргә тутырмыйлар бит инде. Юлга чыксаң, юлда тап. Бер галәм корабына киткән энергия хисабына бер бәләкәй шәһәр ел буе яши алыр иде. Ә без аны һавага очырабыз. Кадерен белмибез. Кая ашыгабыз, белмим. Ашыккан ашка пешкән, ди иде безнең бабай.
— Син, Искәндәр, җир дә җир дисең, ә үзең бер дә җир кешесенә охшамагансың. Менә җир өчен, табигать өчен нәрсә эшләдең син? Берәр агач утырттыңмы?
— һәр елны Кызыл шимбәдә урам себерәм.
— Синең ул урам себерүең шимбәгә әзерләгән көрәк бәясен дә капламый бит.
— Анысы минем эш түгел. Кушсалар, зуррак эшне дә эшләрбез.
— Ә нигә кушканны көтеп ятарга?
Искәндәр аңа җавап биреп тормады, иелеп кулына кар алды да йомарлап күккә ыргытты. Кар йомарламы аларның каршына ук төшеп челпәрәмә килде.
— Күрдеңме? — Ул Хәмиткә күтәрелеп карады. — Җир җибәрми безне, малай. Җирдә туган җан иясе җирдә яшәргә тиеш. Күккә хыял белән генә менәргә кирәк, күңел белән, җан белән генә. Шекспирлар, Бетховеннар кебек. Галәмгә синең гәүдәң түгел, рухың кирәк. Тимер-бетон йортларга караганда, җан җылысы күбрәк кирәк кешеләргә. Кеше барыбер урамда яшәми ул, бер алачык булса да салып керә. Ә менә күңелне тәртипкә китерү кыенрак. Кеше иң элек үз күңеленең ап-ак өен салырга тиеш.
— Телиме-теләмиме, кешенең хыялы, ахыр чиктә, материаль төс ала, чынга аша бит. Кайчандыр оча торган келәм турында хыялланганнар, менә без хәзер самолетта очабыз. Элек тау артындагы кешене күрү турында язганнар, без хәзер телевизор карыйбыз...
— Бу өлкәдә безнең Сөмбел специалист инде. Аның белән килешер идегез сез. Аныңча, без барыбыз да чит планетадан җиргә эксперимент ясар өчен китереп ташланган җан ияләре бит. Шуңа күрә җирнең кадерен белмибез, аның байлыкларын сандыкларга төяп үз йортыбызга алып китәргә җыенгандай яшибез. Кешеләр арасындагы дошманлык, җир бүлү, канкойгыч сугышлар да шул чит планетадан килүебезнең сәбәбе, дип аңлата ул. Аныңча, без — җирнең үги баласы.
— Кем ничектер, минем әле җирдә бер явызлык та, бер зыян эш тә кылганым юк. Күпме алсам, шулкадәр бирәм. Димәк, бурычым да юк.
— Җиргәме, хатыныңамы? Хатыныңа зарплата кайтарып бирү белән Җиргә әҗәт түләүне бутама син, Хәмит. Җиргә без һәрберебез бурычлы. Менә кеше шул бурычны түләргә өйрәнгәч, Җирдә гармония булачак.
— Хатынга күпме бирсәң дә аз... — Хәмит сүзне уенга борырга уйлады, ахрысы. — Ә безгә үзебезгә дә яшәргә кирәк. Син әйтмешли, күңелнең ак өен корырга кирәк. Аннары, күңел белән генә дә яшәп булмый бит әле. Кешеләр үзләре күккә очканда, син хыялында гына күккә ашып утырсаң, ерак китә алмассың. Сөмбел дөрес әйтә ул, без — җирнең үги баласы. Шуңа күрә аны ташлап, үз туган анабыз янына кайтырга омтылабыз без. Инстинкт буенча омтылабыз без күккә.
— Берәр тапкыр үз әниең янына кайтканың бармы соң?
— Нигә? Монысы ни дигән сүз тагын? Әни үткән ел гына өч ай бездә торып китте бит...
— Ә үзеңнең кайтканың бармы? Әллә кайдагы планетаны туган йортыбыз дип, шунда кан тарта дип шапырынабыз, акыллы сүзләр сөйлибез, ә үзебезнең ындыр артындагы әниләребез янына кайту турында исебезгә дә кереп карамый.
Хәмит бармак калынлыгы булып өелгән карны сыпырып төшерде дә якасын күтәреп куйды. Искәндәр, аңа карамыйча гына, сүзен дәвам итте:
— Беләсеңме, Хәмит, соңгы арада бик сәер төшләр күрәм әле мин. Йокыга китүгә, колагыма бик сәер музыка авазы ишетелә башлый. Ул якынайганнан-якыная бара... Карасам, алдымда — фаэтонга җигелгән канатлы ак ат. Үзе күзләрен тутырып миңа карый, карашы шундый ягымлы, шундый таныш. Фаэтонга менеп утырам да һавага күтәрелеп китәм. Очам, очам, әлеге музыка мине һаман озата бара. Бу бит — минем музыка, мин гомерем буе язарга хыялланган музыка. Ул көчәйгәннән-көчәя бара, мин, фаэтонга басып, барабан таяклары белән әле бер йолдызга, әле икенчесенә сугам, йолдызлардан музыка яңгырап түгел, агылып чыга. Мин сабый бала кебек бар галәмне яңгыратып көләм... Минем тагын да югарырак менәсем, яңа йолдызларга кагыласым, тагын да серлерәк музыка авазлары ишетәсем килә. Канатлы атны куаларга теләп, бар көчемә аңа сыдырам. Ак атның җилкәсендә кып-кызыл камчы эзе сызылып кала, менә ул эздән кан тамчылары чәчрәп чыга, канатлы ак ат әкрен-әкрен генә алсу төскә керә, минем күзләрне кызыл элпә каплап ала. Музыка тына, һәм мин бар көчемә кычкырып җибәрәм. Уянып китсәм, бүлмә тып-тын, тәрәзә пәрдәләре генә, иртәнге кояш нурларыннан алсу төскә кереп, шомлы төшне искә төшереп тора. Ул канатлы ат турында да озак уйладым мин. Әле беркөнне альбом актарып утырганда, әнкәйнең күзләрен күреп шаккаттым. Төштәге. Нәрсәгә юрарга икән бу төшне?
— Сөмбелгә сөйләгәнең бармы соң?
— Аңа сөйләдең ни дә, сөйләмәдең ни. Аннары, сирәк күрешәбез бит без. Сөйләшергә вакыт та юк. Ул — көндез эштә, ә мин — кич... Минем хыялый дөньяма бигүк керәсе дә килми бугай аның. Мине бөтенләй буш куыкка саный кебек ул. Кайчан бер җиргә төшәрсең инде, дип көрсенә дә тагын үз дөньясына кереп чума.
— Соң, үзе дә чит планеталар, оча торган тәлинкәләр белән җенләнә түгелме соң?
— Соңгы арада бөтен укыганы — гел шул турыда. Синең янга күккә менәсем килә, шуңа укыйм, ди. Үзең ишетеп тордың бит.
— Җирдә күрешә алмасагыз, күктә бер очрашып сөйләшер, аңлашыр идегез.
— Аның оча торган тәлинкәсе минем хыялый ак йортны күрми, минем хыял аның тәлинкәсенә керә алмый, ахрысы. Йөрибез шулай тегендә-монда очып. Ә гомер уза, заяга уза.
— Менә кайтып та җиттек, — диде Хәмит. Искәндәр, сүзеннән бүленеп, капылт туктап калды.
Кар туктаган. Күк йөзе күтәрелеп, биегәеп киткән. Соры болытлар фонында җир илаһи бер төскә кереп калган. Әйтерсең җир белән күкнең урынын алмаштырып куйганнар. Күк шундый да гадәти, ә җир — саф, җир ак әкияткә төренгән, җиргә аяк белән басарга түгел, кул белән кагылырга да кыймассың.
Искәндәр, шушы матурлыкны гомерендә беренче тапкыр күргәндәй, сак кына басып подъездга керде. Җиңен кайтарып, сәгатенә күз салды.
— Кара син, икенче киткән бит, малай. Тагын эләгә инде сиңа хатыныңнан. Кереп аңлатыйммы? Икәү булгач, бәлки, сүз әйтмәс.
— Кирәк түгел. Күп аңлаштык инде аның белән. Мин сиңа аһ-зарымны сөйләрмен, дип, килгән идем, үзегезнең исәбегез үзегездән артып ашкан икән. Бер уйлаганда, минем хәл җиңелрәк тә әле. Мин — җир кешесе. Хатын да миннән ерак китмәгән. Җирдәге хәлләрне ничек тә ерып чыгарга тырышырбыз. Ә менә сезнең хәлләр катлаулырак. Сез икегез дә — күктә. Күктәгеләргә аңлашу авыррак. Аллалар сөйләшми бит, ым кагып кына аңлаша. И-их, сезне! Бер-берегезгә юл куярга кирәк иде азрак. Ярый, сезгә акыл җыярга дип барып, үзем акыл өйрәтә башладым бугай. Әле үзегездә кунып кал-макчы да булган идем. Хатынга үч итеп.
— Хатының да сиңа үч итеп берәр иптәш кызы янында кунып кайткандыр әле. Йөрисез шунда качышлы уйнап, кеше башы катырып. — Искәндәрнең чын-чынлап ачуы чыга башлаган иде. Ул подъезд ишеген шапылдатып япты. — Керсәң, кер, кермәсәң, әйдә безгә!..
— Сезнең йолдызлы өйдә урын булмас миңа. Үз өемдә, ни әйтсәң дә, җылырак икән. Хуш, тәмле йокы!
— Сәлам әйт. Вакыт бик соң. Тавыш-фәлән чыгара күрмә тагын.
— Әбиеңне өйрәт.
Хәмит авыз тутырып елмайды да, кырт борылып, баскычтан менеп китте.
* * *
Искәндәр, сәгать суккан тавышка сискәнеп, башын чайкап куйды. Иртән иртүк әллә нинди авыр уйлар килә әле бүген. Вакыт та гадәттәгедән акрынрак уза. Хәзер нишләргә инде? Ул бүлмәгә күз йөртеп чыкты да бер баштан икенче башка арлы-бирле йөренергә тотынды. Юл уңайлый гына урын-җирне җыеп куйды, урындыкларны стена кырыена тезеп чыкты, шифоньер астында күзенә нидер чалынган иде, тезләнде дә кулы белән үрелеп шуны тартып чыгарды. Кызына былтыр алып кайткан сары толымлы курчак икән. Бер кулы юк. Курчакны алга-артка аударып карады, ыгы-ыгы килеп елый, тик күзләре генә элеккечә йомылмый, гел ачык тора. Ул курчакны кая куярга белмичә бермәл уйланып торды, тәрәзә төбенә утырткан иде, авып төште, өстәлгә дә, урындыкка да, шифоньер башына да куеп карады, ләкин бер кулсыз курчак кызы кайда да ятышмый сыман иде. Йомылмый торган зәңгәр күзләрен тутырган да гел аңа карап тора. Аптырагач, курчакны шифоньер тартмасына салды да өстенә чүпрәк каплап куйды.
Инде нишләргә? Берничә мәртәбә телефон янына да килеп карады. Трубкага тотынырга кыймады. Хәмит белән сөйләшкәннән соң, телефон аппараты кызыл тәнле салкын бака төсле тоела башлады аңа. Трубканы алсаң, бак-бак дип кычкырыр сыман. Пианиноның буявы куба башлаган капкачын күтәреп, озак кына аклы-каралы клавишаларга карап торды. Бүлмә эче шулкадәр тын иде, шул тынлыкны бозып көй уйнарга җөрьәт итмәде. Йә күршеләр кереп җитәр дип уйлады. Моңа кадәр болай ук кыюсыз түгел иде бит ул. Кызы иртүк пианино "дыңгырдата" башлауга, күршеләре йөгереп керсә дә, сүзне уенга борып кына җибәрә иде. Шушы микәнни инде аның ун ел буе көрәшеп алган җан тынычлыгы, шушы микәнни аның күңел хөрлеге, уй бөтенлеге, шушы микәнни аның иҗат иреге?! Алар киткәнгә иртәгә бер ай тула, шул арада нәрсә кырды ул? Әйе, сырты сызлый башлаганчы урында ауный, теләгән вакытта тора, теләгән вакытта ашый, кая теләсә — шунда бара. Ләкин болар гына аз бит. Аның тормышында нидер тамырдан үзгәрергә, ул бөтенләй яңача яши башларга тиеш иде бит. Кайда ул үзгәреш? Элек аның бар уңышсызлыкларына ул, бары ул гына гаепле кебек тоела иде. Костюмы үтүкләнмәгән булса да, эштә кәефен кырсалар да — нишләсә дә — ул гаепле. Музыка яза алмыйча газаплануына да бары ул, бары тик ул гына гаепле, ул гына сәбәпче иде.
Искәндәр, нәрсәдер исенә төшкәндәй, кабаланып пианино янына килде дә клавишаларга ачу белән суга-суга уйный башлады. Куәтле аккордлардан бүлмә сискәнеп уянгандай булды, стеналар калтыранып куйды. Ул музыка язачак! Аңа үч итеп, бөтен дөньяга үч итеп язачак! Ул ансыз яши ала, ә музыкадан башка яши алмый, ул бары тик музыка өчен генә яши. Хәзер аның үз иреге булачак. Аннан хәзер "ресторан даһие" дип көлмәячәкләр. Аның хәзер иң якын дуслардан гына торган даирәсе булачак. Ул кич белән ресторанга барып берничә сәгать кенә уйнап кайтачак та көннәр буе өйдә бикләнеп музыка язачак. Заяга узган ун ел вакыты турында уйлый-уйлый шашып язачак. Аннары язганнарын тыңларга дусларын чакырачак. Җитте, җитте, ресторан сандугачы булып йөрү җитте. Ул үзенең кем икәнен күрсәтергә тиеш. Юкка гына пединститутның музыка факультетын тәмамламады бит. Югары белемле музыкантның ресторанга нигә кирәге бар? Ресторан белән араны өзәргә! Мәктәптә укытуын укыта алмас. Дүрт мәктәптән китәргә туры килде инде, директорлар белән килешә алмады. Аның музыка иҗат итәсе килә, балаларга да музыканың ничек дөньяга килүе, иҗат газаплары турында сөйлисе килә. Ә мәктәпкә программа кирәк. Аптырагач, ресторанга барып керде. Мәктәптә аның көйләрен тыңлаган кеше дә юк иде. Григка, Равельга иярәсең, шулар йогынтысыннан чыга алмыйсың дип теңкәсенә тиделәр. Монда рәхәт. Монда сүз дә әйтмиләр, кемгәдер иярүдә дә гаепләмиләр. Уйна да уйна гына. Бииләр, җырлыйлар, кул чабалар. Монда Григ та, Равель да, "Бони М" да, "АББА" да, Искәндәр дә бар. Барысына да урын җитә, барысын да тыңлыйлар, барысына да бииләр — уйна да уйна гына. Искәндәргә бу тигезлек яшерен бер эчке ләззәт бирә, үз музыкасының бөтен дөньяга танылган композиторлар әсәре белән янәшә яңгыравы, ресторан халкының аны шул бөекләр белән тиң күрүе күңелендә татлы ышаныч уята иде.
Пианинодагы музыка авазына телефон чылтыравы кушылды. Ул, теләмичә генә куптарылып, трубканы алды.
— Әл-лү... Кем анда?
— Интизар бу, Интизар абыең.
— Абый сиңа тагын...
Vous avez lu le texte 1 de Tatar littérature.
Suivant - Иске Сәгать Дөрес Йөри - 2
  • Pièces
  • Иске Сәгать Дөрес Йөри - 1
    Le nombre total de mots est de 4305
    Le nombre total de mots uniques est de 2079
    38.3 des mots font partie des 2000 mots les plus courants
    54.1 des mots font partie des 5 000 mots les plus courants
    62.8 des mots font partie des 8 000 mots les plus courants
    Chaque ligne représente le pourcentage de mots pour 1 000 mots les plus courants.
  • Иске Сәгать Дөрес Йөри - 2
    Le nombre total de mots est de 4261
    Le nombre total de mots uniques est de 2175
    38.1 des mots font partie des 2000 mots les plus courants
    53.9 des mots font partie des 5 000 mots les plus courants
    63.3 des mots font partie des 8 000 mots les plus courants
    Chaque ligne représente le pourcentage de mots pour 1 000 mots les plus courants.
  • Иске Сәгать Дөрес Йөри - 3
    Le nombre total de mots est de 4266
    Le nombre total de mots uniques est de 2068
    38.7 des mots font partie des 2000 mots les plus courants
    53.5 des mots font partie des 5 000 mots les plus courants
    61.4 des mots font partie des 8 000 mots les plus courants
    Chaque ligne représente le pourcentage de mots pour 1 000 mots les plus courants.
  • Иске Сәгать Дөрес Йөри - 4
    Le nombre total de mots est de 4124
    Le nombre total de mots uniques est de 2054
    38.1 des mots font partie des 2000 mots les plus courants
    54.2 des mots font partie des 5 000 mots les plus courants
    62.4 des mots font partie des 8 000 mots les plus courants
    Chaque ligne représente le pourcentage de mots pour 1 000 mots les plus courants.
  • Иске Сәгать Дөрес Йөри - 5
    Le nombre total de mots est de 4107
    Le nombre total de mots uniques est de 2080
    38.3 des mots font partie des 2000 mots les plus courants
    54.2 des mots font partie des 5 000 mots les plus courants
    63.4 des mots font partie des 8 000 mots les plus courants
    Chaque ligne représente le pourcentage de mots pour 1 000 mots les plus courants.
  • Иске Сәгать Дөрес Йөри - 6
    Le nombre total de mots est de 4136
    Le nombre total de mots uniques est de 2060
    39.0 des mots font partie des 2000 mots les plus courants
    54.2 des mots font partie des 5 000 mots les plus courants
    63.4 des mots font partie des 8 000 mots les plus courants
    Chaque ligne représente le pourcentage de mots pour 1 000 mots les plus courants.
  • Иске Сәгать Дөрес Йөри - 7
    Le nombre total de mots est de 4288
    Le nombre total de mots uniques est de 2075
    39.1 des mots font partie des 2000 mots les plus courants
    55.6 des mots font partie des 5 000 mots les plus courants
    64.1 des mots font partie des 8 000 mots les plus courants
    Chaque ligne représente le pourcentage de mots pour 1 000 mots les plus courants.
  • Иске Сәгать Дөрес Йөри - 8
    Le nombre total de mots est de 742
    Le nombre total de mots uniques est de 492
    53.1 des mots font partie des 2000 mots les plus courants
    66.3 des mots font partie des 5 000 mots les plus courants
    73.3 des mots font partie des 8 000 mots les plus courants
    Chaque ligne représente le pourcentage de mots pour 1 000 mots les plus courants.