Гөлниса - 3
Sanojen kokonaismäärä on 4307
Yksilöllisten sanojen kokonaismäärä on 2077
37.8 sanoista on 2000 yleisimmän sanan joukossa
53.2 sanoista on 5 000 yleisimmän sanan joukossa
62.3 sanoista on 8 000 yleisimmän sanan joukossa
Абзыйның тәҗрибәле шактый зур гомере моны раслый, хәер холкы кызу да, тәвәккәл дә иде аның. Сүз арасында туры китереп, авылда бик һәйбәт бер кыз барлыгын егетнең колагына иртәгәсен бригадага бару белән салды. Егет дәшмәде. Абзыйның сүзләренә игътибар итмәгән кебек кыланды. Яшьләр шундый инде алар, моны Абзый күптәннән белә, борыннарын күккә чөяләр, имеш алар үзләренә үзләре хуҗа, үгет-нәсихәт аларга кирәкми. Абзый, барыбер, үзенекен итте, бәлки егетнең күңелен җәлеп итәрмен, дип, эш арасында да, дүрт-биш минут ял итү вакытында да әңгәмәне һаман шул якка барды. Сөйләшергә уңайлылык та бар иде, бүген төзелә торган корылманың теге очында алар икәү генә эшләделәр. Абзый кызның төсен, буен, чибәрлеген, эшкә уңганлыгын тасвирлады. Ләкин егет һаман ләм-мим сүз кушмады, кыз хакында сораштырмады, тыңлады гына. Ләкин аның сүзләренә егетнең чырае үзгәрүеннән, вакыт-вакыт күз карашының очкынланып, ялтырап китүеннән Абзый аның кызга күңеле тартылуын сизде.
- Карт әнисе белән икәү генә яшиләр, - диде ул, сүзләренә аерым басым ясар өчен сузыбрак әй-теп,- кыз өй эшләренә дә уңган. - Аннан, әтисеннән калган булса да, йорт-каралтылары да әйбәт, төзек, - дип өстәде.
* * *
Габдулла абзыйның тырышлыгы юкка китмәде, егетне Фатыйма сеңлекәше белән таныштырырга күндерде. Икенче көнне эштән соң, кичен кояш баярга дип ашыгып офыкка тәгәрәгәндә олы урамнан аерылган тыкрыктан ике ир-ат атлый иде. Болар Абзый белән Галим егет иделәр.
Егетне кайчан китерәсен Абзый кызга әйтмә-гән иде, хәер, кичә әйтә дә алмый иде. Кыз хакында, өйдә булса ярар иде, дип борчылып килде. Аллага шөкер, өйдә булып чыкты. Кунакларны әнисе Сәлимә карчык каршы алды. Кыз белән әнисе арасында кунаклар килү мөмкинлеге хакында сөйләшү булды, кү-рәсең, кунакларның көтмәгәндә килеп чыгуларына карчыкның исе китеп аптырап калуын Абзый сизмәде. Ишектән кемнәрнеңдер кергәнен, сәлам биреп, хәл-әхвал сорашуларын ишетте, күрәсең, кемнәр анда, дип, түр яктан Фатыйма үзе дә килеп чыкты. Хәлне кыз шунда ук аңлап алды. Йөзенә бераз кызыллык йөгерде, ләкин егеткә тартынмыйча кул бирде (Габдулла абзый белән никтер күрешмәде), - әйдәгез, түргә узыгыз, кунак булырсыз, - дип эчкә чакырды.
- Таныш булыгыз, бу егетне, Галим, дип атыйлар, - диде, яктарак торган Абзый, - Фатыйманың исе-мен атамады, - аны, мөгаен, егеткә әйткән булгандыр инде, - Егет кунакны яхшы хөрмәт итегез, - диде Абзый өстәп, боерган сыманрак тавыш белән, үзе китәргә җыенды.
- Хуш булыгыз, мин китәм.
Әби дә, Фатыйма да,
- Юк, юк, китмисең, гомер дә бер килгән кунакны чәй дә эчерми җибәрү оят булыр, - дип, Абзыйны калырга кыстадылар. Ләкин Абзый ризалашмады. Хәерниса түтиең көтәдер, дип, шуның өстенә мәшәкатем дә бар, дип, чыгып китте. Сәлимә карчык аны капкага кадәр озатты.
- Я, Алла, кавышулары хәерле булсын, диде Абзый эченнән һәм әкрен генә, ашыкмыйча гына өенә атлады.
Сәлимә карчык туры өенә керергә ниятләнмә-де, күрәсең, урамда Абзый аның хайваннар белән сөйләшүен ишетте: Ай, малкайларым, ачыккансыздыр, көтүдән туймый кайтасыз, мескенкәйләрем. Хәзер аш-суы бирәм, салам салам үзегезгә, тамагыгызны туйдырыгыз...
* * *
Фатыйма белән Галим бер-берсенә ошадылар, күрәсең, тиз генә яратышып та өлгергәннәр, мөгаен, танышуларына ике атна да узмыйча өйләнештеләр. Габдулла абзый белән Хәерниса түти туйда хөрмәт ияләре булып түрдә утырдылар. Яшьләр исеменнән аларга бүләкләр дә бирделәр: Хәерниса түтигә күл-мәккә күз камаштырырлык бизәкле материал, Габдулла абзыйга кытайдан килгән (ул чакларда кытайда килгән күлмәкләр модада иде) сорочка.
Шул вакытлардан соң күпме ел узгандыр инде - дүртмедер, бишмедер, - Габдулла абзый тәгаен генә хәтерләми,- ул Фатыйманы күреп, туктап бер тапкыр да сөйләшкәне булмады. Карчыгы Хәерниса түти бер көнне чәй эчеп утырганда сүз арасында аларны искә төшереп, Фатыйма сеңлекәшнең ике баласы, - бер улы, бер кызы үсә инде, дип әйтеп куйган иде, Абзый, күпме вакыт узган, дип хәйран калып утырган иде. Ул заманда Абзый дәрманлы иде әле, колхозда эшләп йөри иде. Хәзер ул өченче ел пенсиядә.
Фатыйманы Абзый тагы да бер тапкыр сөзеп карап алды да, аның:
- Исәнмесез, Габдулла абзый, - диюенә:
- Хәзергә Аллага шөкер, сеңлекәем, - диде дә, каршы стена буендагы урындыкка күрсәтте, - утырыгыз.
Фатыйма утыргач, хәл - әхвәлләрен сорашты.
- Әниеңнең хәле ничек?
- Әйбәттән түгел. Аяклары авырта. Нык сызлый, дип зарлана. Фильшер дарулар бирә, файдасы тими, ди.
- Алай икән. Авыр хәл - картлык галәмәте инде. Үзегезнең исән-саулыгыгыз ничек? Балалар үсә-ләрме?
- Аллага шөкер, тугач, үсәләр инде. Үзебез исән-сау гына яшибез.
- Кияү белән әйбәт торасызмы?
- Яшибез инде шунда...
Яшибез инде шунда, ди кызкай - бу сүзләрне аңларга тырышып, Габдулла абзый бер мизгел уйга калды. Карчыгы беркөн, әйбәт яшиләр, дигән иде. Габдулла абзыйның башындагы шикле уйларны Фатыйма сеңлекәше дә сизенде, ахры, һәм Абзыйга сорашканчы үзе сөйләп бирүне яхшырак тапты, күрәм.
Габдулла абзый, мин сиңа бер мөһим йомыш белән килгән идем, - диде ул уңайсызланып кына.
- Йомыш белән, дисеңме?
- Әйе, бер йомыш белән.
- Я, әйт, нинди йомыш ул.
- Әйтүе дә уңайсызрак инде, абзыкаем. Башка чарам юклыктан гына килдем инде сиңа, гаепләмә-сәң...
- И, балакаем, нинди гаепләү булсын ди без-дән, олы кешеләрдән. Зинһар, тыңлыйм, тартынма.
Фатыйма кинәт, әйтимме, юкмы, дип икелә-неп, каушап калгандай булды. Бераздан уңайсыз-лануын җиңде, кем булса ишетә күрмәсен, дигәндәй, тавышын әкренәйтеп, гәүдәсе белән Абзый ягына авыша төшеп:
- Гаиләмдә иминлек юк, абзыкаем, - диде.
- Нәрсә дидең, иминлек юк, дидеңме, дөрес ишеттемме?
- Дөрес..., дөрес ишеткәнсең, Габдулла абзый.
Абзый аптырабрак калгандай булды.
- Кызым, бу ни дигән сүзең?
- Галим бозылды...
- Аңлап җитмим, балакаем, ничек инде ул бозылды?
- Эчә башлады. Эшеннән туп-туры өйгә кайтмый, кайбер көннәрне кунып та кала. Кая кунадыр, бер Алла белә - әллә бергәләп эчкән иптәшләрен-дәме, әллә бер хатын-кыздамы. Кая йөрисең, дисәм, җавап бирми, минем белән сөйләшми.
- Гаҗәп!
- Хәтта... - Фатыйма башлаган сүзен бетерми туктап калды. Ачык түгел микән, диптер инде, ишек ягына карап алды, - яныма да ятмый, икебез ике урында йоклыйбыз, - диде уңайсызлануыннан күзлә-рен яшереп.
Абзыкайның йөзенә аз гына елмаю чыкты, ләкин аны сиздермәскә тырышты, куе сакал-мыегы да моны яшерде, кызкай моны сизсә, үпкәләве дә мөмкин иде.
- Кая кунганлыгына шикләнәсеңме?
- Бик шикләнәм, Абзыкаем, шуңардан үземне кая куярга белми азапланам да. Ул өйдә булмаганда төннәр буе йокламыйча чыгам.
Габдулла абзый күзләрен идәнгә төшереп уйланып алды.
- Ышанасым килми, кызым. Галим бик әдәпле егет, син сөйләгәндәй бозылырдай кеше түгел ул. Мөгаен, син аны үпкәләткәнсеңдер. Я ачыктан-ачык сөйләп бир әле, нидән башланды соң бу бозылышуыгыз.
Фатыйма үзенең гаебен ачарга исәпләнмәгән иде. Алай да, болай да уйлаштырды, үзен гаепсез итеп күрсәтерлек аңлатма таба алмады, кыен булса да дөресен генә сөйлим дә бирәм, дигән фикергә килде.
- Сөйлим инде алайса. Булды безнең арада бераз сүзләшү. Үзең беләсең, абзыкаем, авыл җирендә мал-туарсыз яшәп булмый. Сыерыбыз бар, танабыз, быелгы бозауыбыз бар. Быелгы бәрәннәре белән сарыкларыбыз да алты баш. Ел саен хайваннарыбыз шул чамада була. Аларга азыгыбыз һәр ел җитәр-җитмәс кенә була. Кышны чак чыгалар. Узган яз хәтта күрше Вәли абзыйдан алып тордык, һаман кайтарганыбыз юк әле. Көз узып бара, кышка да күп калмады инде, малкайларыбызга бүгеннән ни печәнебез, ни саламыбыз юк, диярлек. Ничә тапкыр әйттем Галимгә, соңга калдырма, хәзер үк колхоз идарәсеннән яздырып ал да, хайваннарга кышка җитәрлек азык китереп куй, дидем, Вәли абзыйга бурычыбызны кайтарырлык та булсын, яз соңрак килсә дә, җитәрлек булсын, дидем. Бер әйттем, ике әйттем, колагына да элми. Тагы ничә тапкыр колагына төшердем, ишетми дә. Чыдарлыгымнан чыгып, тиргәп ташладым. Үзең белмәсәң, күршеләреңнән күреп бел, дидем. Соңыннан, әнә Әхмәткә кара, бергә эшлисез бит. Ул күптән китереп, сараена кертеп өеп куйды инде, дидем. Ишетми дә кебек. Шул кадәр ачуым килде үзенә, бөтенләй тәкатемнән чыктым.
- Син, дидем, бу гаиләдә кем, ирме, әллә бер гамьсез малаймы? Син безнең ир заты түгел, күрәсең, дидем. Соңгы сүзләрем ярамады, күрәсең:
- Ә, шулаймени, мин сиңа ир түгелмени! Иди к черту, дип, урысчалатып сүгенде дә, ишекне каты бәреп ябып чыгып китте. Бу хәл, сүзләшү, дип әйтим инде, иртәнге чәй вакытында булды. Кичен Галим эштән өйгә кайтмады. Иртәгәсен иртә белән чәй дә эчмичә эшенә йөгердем. Мине күргәч, тагы да бозылды, кешеләр алдында хур итеп куып җибәрде. Монда эзең булмасын, ди. Мин елый-елый кайтып киттем. Кичен кайтты кайтуын, ләкин нык исерек иде. Шуннан бирле еш эчә, кайбер кичләрен кайтмый да... Кая кунадыр инде, әллә бер хатын-кызга сыена микән? Менә шунысы мине яндыра да, көйдерә.
- Анысы булмас, кызым, ышана алмыйм, - диде Абзый Фатыйманы тынычландырырга тырышып.
- Белмим шул, абзыкаем. Шикләнәм. Йөрәгем әрнеп тора. Әллә ниләр уйлап төнлә йокламыйча чыгам.
Икесе дә бераз гына тынып торгач, Фатыйма үтенү күзләре белән Абзыйга текәлде.
- Габдулла абзый, үтенечем сиңа шул: Галим сине бик ихтирам итә, һаман, һаман сине зурлап, мактап кына исенә ала. Син аңар үгет-нәсихәт бирсәң, рәтләнеп китәр иде, дип уйлыйм.
- Үгет-нәсихәт бирүне сорыйсың мени?
- Әйе, абзыкаем, сине сорыйм, үтенеп сорыйм.
- Алай икән... үгет-нәсихәт бирүне сорыйсың икән... гаилә низагына кысылуны үтенәсең икән...
Габдулла абзый җавап бирергә ашыкмады. Диван артына ята төшеп тонык күзләрен кысып, идәнгә текәлеп, уйга калды. Ә Фатыйма, мөлдерәгән күзләрен Абзыйга юнәлдереп, уңай җавап көтте. Абзый һаман уйланды. Озын секунтлар узды, хәсрәтле Фатыймага бу мизгелләр бер гомердәй озак тоелды.
* * *
Уйланырлык нәрсә бар иде Габдулла абзыйга.
Габдулла абзыйның кече кызы Сәкинә кияүгә йөгереп чыкты. Рәтле егеткә чыкса әле бер хәл, җил-куар тәртипсез бер малайга, - Абзый аны «егет» дип атарга да хурлана, - мәсхәрә итте әти-әнисен. Малае Абзыйлардан биш-алты өй ары-гына йортта үсте. Аны үстергән гаиләнең бар хәлен, малайның баладан үсеп җиткәнче һәр адымын, холкын, гадәтен, кылган эшен күреп, белеп тордылар.
Әтисе - салмыш Зиннәт гаиләчел кеше булмады, эшкә, дөнья көтүгә тырыш, ихласлы адәм түгел иде. Алай-болай гына эшләп, хәмер эчеп, гүләт итеп җиңел генә яшәргә яратучан адәм иде. «Салмыш» дигән яман атны да аңар шул сәбәптән куштылар. Колхозда тотрыклы эшләмәде. Еш кына каядыр китеп, яртышар ел, кайчакта берәр ел югалып йөрде. Аның хакында тегендә урынлашкан икән, аннан башка урынга күчкән икән, кебек хәбәрләр, сүзләр авылда күп йөрде. Ләкин чит җирләргә китеп тә әллә ниләр кырмады, күрәсең, хатынына ярдәм иткәнлеге дә, гаиләсен үзе янына чакырганы да ишетелмәде. Анда да салмыш булды, күрәсең, андый кешене начальниклар яратмыйлар бит. Соңгы вакытта хат-хәбәре дә килми икән, каядыр китеп югалган икән, дип сөйләделәр авылда.
Малайны әнисе ялгыз үстерде.
Әнисе сабыр гына холыклы хатын иде, авылга яман аты чыкмады. Малай атасына охшап туды, күрәсең, баладан ук тыйнаксыз булды. Урамда иң усал, сугыш чукмары малай иде. Үзеннән бәләкәйрәк малай-шалайны кыйнап, кыз балаларны җәберләве белән урамда күп тапкыр тавыш чыгарды. Атасы даими өйдә булмагач, әнисе, мескен, ни эшли алсын, малае тыйнаксыз булып үсте.
Малай мәктәп яшеннән үк тәмәке тарта башлады. Бу хакта әнисенә әйтүчеләр дә аз булмады, тыңлата алмады, күрәсең. Укуга да күңеле булмады малайның, дүртенче класстан мәктәпкә йөрми башлады. Укымады да, колхоз эшенә дә йөрмәде, халык теленчә әйтсәк, ат тизәге тибеп йөрде. Эчүне тиз өйрәнде. Авылда аның хакында, атасыннан калмас, дияләр иде. Хәзер аңа унҗиде яшь, үсеп җиткән адәм баласы диярлек, ләкин белгән һөнәре юк, эшкә дәрте юк, бригада да аны-моны гына эшләштерә, аны да бригадир кушканнан гына, теләмәсә, эшкә чыкмый да, трай тибеп, аракы эчеп йөреп көннәрен уздыра.
Менә шул гөнаһ шомлыгына ябышып чыккан Габдулла абзыйның Сәкинәсе.
* * *
Язгы чәчү мизгелләре дә Габдулла абзыйны дәртләндерә. Кырда чәчүләр ничек барганны үз күзе белән күреп беләсе килә аның. Пенсиядә булуына карамастан бу вакытларда ел саен өч–дүрт көнгә генә булса да кырга бригадага эшкә дә чыга ул. Кырчылар: «Олы башың белән монда нинди эш бетермәк буласын?» – дип, хәтерен калдырмыйлар аның, ә бригадир егет чыгуына шатлана гына. Дәрманына күрә абзыйга я чәчү кыры өстендә, я станның үзендә ук эш тә табыла. Ярдәмем дә тияр, кирәк булса, кыр хезмәткәрләренә файдалы киңәш-ләр дә бирермен дип, быел да яз мәшәкатьләре көннәрендә кырга эшкә чыккан иде, ләкин морадын тормышка ашыра алмады. Кинәт кенә өенә давыллы җилдәй бәреп кергән кара хәсрәт – кайгы аның кырга чыгуын икенче көнне үк туктатты.
Май аеның башы иде, тәгаен генә әйткәндә, бише иде, - бу хәсрәтле көнне Габдулла абзый беркайчан онытмас, шундый төзәлмәс яра булып сызылып калган бу көн аның хәтерендә.
Габдулла абзый бу көнне кырда бригадада язгы чәчүдә иде. Эш көнен тәмамлагач, күпләр иртәгесе эш көне өчен орлык китергән машинада кайтып киттеләр. Машинага төялгәндә, Габдулла абзый, кил, утыр, сиңа дигән урын кузовның түрендә, дип шаяртыбрак аны да чакырдылар, ләкин ул утырмады.
Габдулла абзый гомере буе җәяү йөрергә яратты.
Авылга бүген эшләгән кырдан күп дисәң ике чакрым тирәсе булыр, аякларың исән чакта бу кыска араны машинага утырып кайту гөнаһка тиң, дип уйлады ул. Кич булса да, һава җылы, күктә аз гына болыт кисәге дә юк. Сизелер-сизелмәс кенә биткә җылы дулкын бәрелеп уза. Һавада очуыннан туктап, җепкә асылынгандай, сабан тургае сайрый. Тирә-як киң сәхрә, җир һәм яшел уҗым исе белән тулган һава күкрәккә тулып рәхәтләндерә. Җәяү атлау үзе бер хозур.
Габдулла абзый өйгә күтәренке күңел, рәхәт тойгылар белән кайтып керде. Ләкин кәефе өйгә керү белән челпәрәмә килде.
- Карчык, син өйдәме?
Хәерниса түтинең алгы бүлмәдән: Мин монда, - дигән гадәти булмаган еламсыраган тавышы ишетелде. Керсә, карчыгы шыңшып елап утыра. Абзый куркынып калды, йөрәге сикерә, аяклары калтырый башлады.
- Ни булды?! - Абзыйның фикере ерактагы балаларына - улы белән олы кызына китте, - әллә балалардан яман хәбәр килдеме?
- Юк, алардан, берни юк. Кече кызыбыз оятсыз эш эшләп ташлаган - Хәерниса түти үксеп елап җибәрде, - хур итте безне кызыбыз Сәкинә.
- Ни булган, нишләгән?
- Әнә? зур якта хаты өстәлдә. Укы...
Мәктәп дәфтәреннән ертылып алынган шакмакланган кәгазьне Абзый кулына алды. Анда ике юл гына язылган иде. Ләкин шуны да укый алмады. Яңа язуны ул күзлек белән дә азапланып кына укый иде. Күзлексез бигрәк тә таный алмады. Хәрефләр бер-берсенә кушылып бозылалар, кулы калтыравы моны тагы да көчәйтә. Кабаланып күзлек эзләргә кереште. Өстәлдәге көзге артына гына куя иде, юк. Карчык алгандыр, алса урынына куя белми, дип, сүгенде. Ә менә монда икән, таптым, комод өстендә икән. Аңгы-ра бәрәк, ничә тапкыр монда күзем төште, күрмәдем, дип үзен орышты. Колакчалары булмаган бер-берсенә тоташкан ике түгәрәк пыяланы сул кулы белән күзләренә якын китерде, уң кулындагы кәгазьне укырга маташты. Сүзләрне кат-кат кабатлап, - кәгазьне авыр булса да, зур азап белән укып чыкты. Хатта: «Әти, әни, мине эзләмәгез, ачуланмагыз да, мин кияүгә чыктым... Хәйрүшкә...» диелгән иде. Абзыйның башы әйләнеп китте, чак кына егылмады, өстәлгә тотынып калды. Йөрәге какшаган тәгәрмәчле арбадай чатанлый башлады, тезләре зыр-зыр дерелдәргә тотынды. Бер мизгел нишләргә белми каушап калды, күкрәген әрнү уты тутырды, ул ачуга әверелде. Ишек алдына, аннан урамга чыкканын сизми дә калды. Үзе йөгерә-атлады, үзе кызын эттән алып эткә салып сүкте. «Кияүгә чыктым», дигән бит маңка кыз. Күрсәтермен мин сиңа кияүне, ләгънәт төшкән кыз...» Урамда рәшәткә койма янында чыбык ята иде, шуны кулына алды. Хәзер ул кызын сөйрәп булса да өйгә алып кайтыр, ә Хәйрүш карыша калса, шушы чыбык белән бирер кирәген... Гайрәт орып барып керде Абзый Хәйрүшнең өенә, ләкин олы башы белән батырланып барып керүе юкка гына булды, әнисе генә өйдә икән.
- Кая Хәйрүшең, кая минем кызым? - дип акырды егетнең анасына. Абзыйның усалланган йөзеннән, аның акырганыннан аптырап калган ана хәзер генә колхоз амбарыннан эштән кайтканлыгын әйтте. Ул улының кайда икәнен белми икән.
- Ничек белмисең?
- Каян белим? Ул миннән сорап йөрми. Иртән мин киткәндә өйдә калды, - диде куркынып.
Абзый нишләргә белми аптырап калды. Шул мизгелдә аңа бераз сабырлык та килде. Үзенең олы башы белән монда йөгерүнең ахмаклык икәнен аңла-ды. «Болар качканнар, аларны монда эзләү хәзер мәгънәсез», - дигән фикер башына килде.
Борчылу - нервлануыннан арып, авыраеп кайт-ты да, ашамый, эчми, зур якка чыгып, ятагына егылды. Карчыгының:
- Ашаганың юк бит, әйдә бераз капкалап ал, - дип чакыруына чыкмады.
* * *
Габдулла абзый белән Хәерниса түти өч бала үстерделәр. Икесе, олылары, үз тормышлары белән яшиләр. Икесенең дә көнкүрешләре читтә. Аларның якта урынлашулары әти-әнигә күңелсезрәк булды, билгеле, ләкин соңыннан әкренләп күнделәр. Исән-лек-саулык бирсен Аллаһы Тәгалә аларга, дигән ялвару белән яшиләр. Тормышларның иминлек хәбәр-ләре олыгайган ата-анага шатлык, куаныч китерә тор-ды. Уллары Халим әллә-кайдагы, Себер, дигән җирдә капитан чинында хезмәт итә. Олы кызлары Гайшә кала егетенә кияүгә чыккан иде, монда, якында, Орынбур каласында яши. Гайшәләре берсе ике, икенчесе биш яшендәге кыз балаларын ияртеп ире белән кайтып киткәли. Җәй көннәрендә ешрак кайталар, монда, Сакмар елгасы буе хозурында, ял итәләр. Кайтуы белән Халиме ата-анасын ике-өч елга бер генә куандыра. Билгеле, ул да ялгыз гына кайтмый. Килен һәм мәктәп яшендәге улы, кечерәге кызы белән кайта. Гадәттә җәйнең уртасына - июнь, июль айларына туры китереп кайтырга тырыша. Алар монда вакытта өй, ишек алды гөрләп тора. Шундый куанычлы көннәрдә олы әти белән әни үзләренең чиксез бәхетле икәнлекләрен тоялар. Аллаһы Тәгалә үзе түләсен аларга, ата-аналарының күңелләрен күрергә тырышып яшиләр - күчтәнәч, бүләкләреннән дә өзмиләр, акчалата да ярдәм итеп торалар. Рәхмәт аларга. Ләкин аларның вакытлыча гына кайтып китүләре бик үк канәгатьләндерми олыларны. Монда, үзләре янында, яшәсәләр иде алар. Сагынганда тиз генә барып, оныкларын күреп килерләр иде. Булмады шул. Ярый әле кечкенә кызлары Сәкинә монда, үзләре янында. Ул аларның юанычы.
Сәкинә кызлары хакында да Габдулла абзый белән Хәерниса түтинең яман сүз әйтәселәре килми. Быел ул сигезенче класска күчте. Укытучылары, кызыгыз Сәкинә укуга шәп, дип, мактау сүзе әйтмәсәләр дә, аны укуында өлгерми, дип, тәртипсез, дип зарланганнары юк. Сәкинә класстан класска күчеп килде. Дөрес, зур белем алырга шәһәргә барырмын, дигәнен аңардан ишетмәделәр. Хәерле булсын, һәрбер кеше галим булырга димәгән бит.
Сәкинә төпчек балалары булганлыктан иркә-рәк үсте. Йомыш-фәлән кушып борчымадылар баланы. Кыз җитеп бара. Соңгы елларда, әнисе кушып түгел, үзе теләп әнисенең кул арасына керә башлады. Бигрәк тә дебет шәле бәйләүдә әнисенә ярдәм итә. Әнисе дебетне кыллый, тетә, тарый, аннан эрләп җепкә әйләндерә, ә Сәкинә аңардан бизәкле читләр бәйләп, аларны уртага кушып майдай җылы Орынбур дебет шәленә әйләндерә. Әнисе кызының ярдәмен-нән бик куана.
Ә менә әти кеше әти кеше инде, катырак та, таләпчәнрәк тә. Җәй көннәрендә колхозда эш кызу вакытларда Сәкинәне кырга бригадага эшкә чыгара: теләмичә генә, әтисе кушканга гына эшкә чыга Сәкинә. Холкы да төпчек кызларының әйбәт кенә: аз гына сөйләүчән, әти-әнисенә тавышын күтәрми, ита-гәтле. Бер тапкыр Габдулла абзый мәктәпкә ата-аналар җыелышына барган иде, укытучысы Җәмилә ханым да Сәкинәнең холкын мактап сөйләде, тик аның аз сөйләүчән булуын һәм йомшаклыгын бик хупламады. Зыян юк, кешенең күп лыгырдавыннан азрак сөйләве хәерлерәк, дип уйлап куйды Абзый ул вакытта, Җәмилә мөгәллимәнең сүзләреннән риза булмыйча. Ләкин соңгы вакытта, бигрәк тә сигезенче класска йөри башлагач, Хәерниса түти дә, Габдулла абзый да Сәкинәнең үзгәреп баруын сизгәндәй булдылар. Бу үзгәрү аларны әсәртә иде. Сигезенче класска укуына теләми генә йөри башлады. Теге еллардагы кебек сәгатьләр буе утырып дәресләрен хәзерләми. Еш кына кичләрен я кинога дип, я яшьләр кичәсенә, дип китә; моңарчы булмаган хәл, теге дустыма, я бу дустыма барып киләм, дип чыгып китә дә, озак кына йөреп кайта. Әти-әни кызларының болай йөрүен бик хупламыйлар, ләкин кая йөргәнен дә сорашып төпченмиләр, уңайсызла-налар. Зур бит инде кызлары, үз хәлен үзе беләдер, дип уйлыйлар. Җәмилә ханымның, Сәкинә өлгерешен начарайтты, дигәненә дә бик игътибар итмәделәр. Габдулла абзый моңар: «Хәленнән килгәнчә укыса, шул хәерле булыр, һәркемгә галим булырга диелмәгән бит»,- дигән фикереннән чыгып карады.
Балаларын Габдулла абзый да, Хәерниса түти дә, укы, тырыш, дип көчләмәделәр. Улларының да, олы кызларының да укуына тыкшынмадылар, - кеше булып чыктылар, Аллага шөкер, әйбәт яшиләр.
Аларның күңелен сәерсендергәне кызлары-ның укуга салкынлануы түгел, ниндидер сихер тәэсир иткәндәй кинәт кенә Сәкинәнең холкы бозыла башлау иде. Әллә ни булды кызларына. Элек булмаган хәл, хәзер тиз генә, юктан гына көйсез булып китә, сүз әйтергә ярамый, ачулана, турсаеп йөри. Сорауга, дәшкәнгә сабыр гына җавап бирми, әрләшеп китә. Өй эшләренә дә күңел бирми башлады. Шәл бәйләү-тынып, утырып эшләнүне таләп итә, вак эш ул, аңа чыдамлык кирәк. Әйтерсең кызны алыштырдылар, тыныч кына утыра алмый. Кулына эш бармый, диләр мондый халәтне шәл остасы хатын-кызлар.
Кышкы каникул көннәреннән соң Сәкинә мәк-тәпкә укырга йөрми башлады. Габдулла абзыйның: «Ник укуыңа йөрмисең?» - диюенә, сезнең миндә ни эшегез бар, дигәндәй тавыш белән: «Укыйсым килми», - дип кенә җавап бирде. Әтисе, ник, нинди сәбәптән, дип җентекләп тормады. Укымасаң, бригадага эшкә йөрерсең, - диюе белән чикләнде.
Ләкин колхоз эшенә йөрү фикере кызда булмаган икән. Күп тә үтмәде үзенең теләген әнисе аша әтисенә җиткерде. Гәйшә апасына бик сагынган, шунда барып кайтасы килә икән. Габдулла абзый, алар озак көттермәсләр (якын торалар бит) я иткә, дип, я майга, дип, кайтып китәрләр әле, шунда күрер апасын, дип каршы килеп маташкан иде дә, Хәерниса түтинең, боегып йөри балакаем, бераз дөнья күреп, күңеле ачылып кайтыр, диюенә йомшарды, ризалык бирде.
Бер атнага, дип киткән кыз анда ике атнадан артык торып кайтты.
Охшады күрәсең аңар кунакка йөрү. Озак та узмады тагы да әнисенә үк абыйсы янына барып кайтырга теләвен әйтте. Моңар әнисе башта ук риза бул-мады. Самолет кына оча торган шундый ераккамы? Себер, дигән җир читенә үзеңне генә җибәрмим, - дип кырт кискән иде. Әни күңеле йомшак була, Сәкинә үтенеп, хәтта елардай хәлдә сорагач, Габдулла абзыйга сүз салып караган иде дә, катгый каршы сүз ишетте.
- Беркая бармый, нечево койрыгын селкеп йөрергә, - дип, бу мәсьәләгә нокта куйды. - Терлекчелек фермасына эшкә чыгарам, зав. белән сөйләш-тем инде, - диде әтисе. Балакайны колхозга эшкә чыгарып ник азапларга; тормышыбыз, аллага шөкер, әйбәт, дәүләтебез бер кызыбызны ашатырга җитәр-лек, - дип карышырга уйлаган иде дә, телен тешләде. Ул картының холкын белә, тавыш чыгып китүе мөм-кин иде.
Сәкинә малчылык фермасында бозаулар караучы булып эшли башлады.
Бозауларны ашату-эчерү, асларын чистартып тору, аларны авыру-фәләннән саклау җиңел түгел иде. Монда күбрәге кул-көч эше, шуның өстенә шактый пычрак эш иде. Сәкинә башта күнә алмыйча азапланды. Өйгә елап кайткан көннәре дә аз булмады. Соңыннан өйрәнде. Әйбәт кенә эшли башлады. Шулай кыш узды. Май ае җитте.
Сәкинәнең шулай әйбәт кенә эшләп китүенә Габдулла абзый да, Хәерниса түти дә куаналар иде.
* * *
Ата-анадан качып кияүгә йөгереп чыгу, Габдулла абзыйларның нәселендә булган хәл түгел. Абзыйның күңеле моңар нык кырылды. Хәерниса тү-тигә каты итеп әйтте: «Безнең тупсада кызыңның эзе булмасын», - диде. Бу сүзләрне Хәерниса түти елап, яшьләрен агызып, тыңлады, ләкин каршы сүз әйтмәде.
Габдулла абзыйлар өчен шушы авыр кичерешле көннәрдән соң ярты ел вакыт узып китте. Көз җитте. Яшьләр белән олылар арасында аралашу-бәйләнеш булмады.
Бу күңелсез хәбәрне Гәйшә кызларына шул атнада ук җиткергәннәр иде. Кызлары тиз генә килеп тә җитте, әнисен төрлечә тынычландырырга тырышты. Туй ясарга кирәк, дип тә әйтеп карады. Мәсхәрә ителгән ата-ана моны ишетергә дә теләмәделәр. Гәйшә сеңлесенә бүләкләр дә китергән икән, ләкин әти-әнисенә күрсәтмәде. Кереп, сеңлесен кияүгә чыгуы белән котлаган, бүләкләр дә биргән икәнне күршеләреннән генә ишеттеләр. Улларына да язганнар иде, бәлки ул да яшьләрне котлагандыр, ләкин ул хакта әти-әнисенә берни язмады.
Ачуны вакыт йомшарта.
Ни дисәң дә, Сәкинә - Габдулла абзый белән Хәерниса түтинең иң кече төпчек балалары. Күз бәбәкләрен саклагандай җил-яңгыр тидерми үстер-гән кызлары. Тыштан алар аңар ачулы булсалар да, күңелләрендә һаман Сәкинә иде. Аны сагыналар, аны үз өйләрендә күрәселәре килә. Ана күңеле йомшаграк, Габдулла абзый еш кына Хәерниса түтинең күзләре яшьләнгәнен күрә - кызы хакында сыкрана инде байгыш. Дөресмедер, ялгышмыдыр, бер Алла белә дә, кызкайлары үзе белә, балакайларының яшәеше-тормышы хакында авылда күңелсез хәбәр-ләр йөри ди. Имеш, Хәйрүш белән Сәкинә эт белән мәче кебек яшиләр икән, имеш Хәйрүш исереп кайтып хатынын кыйный икән... Күрше-тирә хатын-кызлар телендә шундый сүз йөри ди.
Ана кеше мондый сүзләргә ничек чыдасын!
Әтисенең башыннан да Сәкинә һич чыкмый.
Кызларының яшәгән йорты яп-якын, бер урамда, аралары бары биш-алты йорт кына. Шуңа карамастан, ят кешеләр кебек, бер-берсе белән күрешми, белешми, сүз кушарга кырысланып яшиләр.
Ярты ел вакыт әни кешене нык йомшартты. Хәерниса түти чыдамыннан чыкты. Күршеләрнең яшь килененнән: Сәкинәне бик сагындым, балакаемны, күзләремдә яшьләрем кипми, хәсрәтемнән авыруга сабышам инде, әтисе йорттан чыккан вакытта кайтып күренеп китсен, дип әйттерде.
Карчыгына белдермәсә дә, эченнән Абзый да кызын сагына, вакыты белән сызлана да иде. Хәерниса түти Абзыйга: «Хәзер инде кызыбызны Хәйрүштән аера алмыйбыз, әллә чакырып алып, ризалыгыбызны белдерикме?» - дисә, бәлки карт риза да булыр иде. Ләкин бәхетсезлекләренә каршы, хәерле күрешү булмады. Көтелмичә килеп чыккан коточыргыч яман вакыйга кызлары Сәкинәдән аларны тагы да ныграк аерды.
Ике атна элек кенә булды бу хәл.
Ул көнне өйлә чәеннән соң Хәерниса түти өстәлне җыеп, савыт-сабаларны юып калды, ә Габдулла абзый, хайваннарны караштырыйм, дип, абзарга чыкты. Сыерына арпа саламы салып, аның янына тәм өчен генә дип, аз гына печән дә өстәде. Башын Абзыйга таба борып карап торган сыеры белән: «Беләм, беләм, хайваным, су эчәсең киләдер; сабыр ит, әнә теге яшьләр янына кереп чыгым да, барыгызга да су китерермен, дип, сараеның тана белән бозау бүлегенә юнәлде. Шул вакыт өйалды тупсасында Хәерниса түтинең ниндидер хатын-кыз белен сөйләшеп торганын күреп, тукталды. Хатын Абзый ягына арты белән баскан, ашыгып-ашыгып нидер сөйли, кулы белән урам ягына төртеп күрсәтә. Хәерниса карчыгы басып каткан, нәрсәдәндер курыккандай йөзе ап-ак булган. Хатынны Абзый хәрәкәтеннән, әчкелт тавышыннан танып алды, Чулак Валетдиннең хатыны Газизә икән - алар Абзыйларга каршы гына торалар. Хатынның сөйләвенә Абзый колак салды.
- Ул Сәкинәне үтерер дә, акыртып-акыртып кыйный, мескенне, - дигәнен аңлап алды. Кулындагы сәнәген бәреп, ашыгып хатыннар янына атлады. Исәнләшмәстән:
- Кем кыйный, кемне кыйный? - дип акырды Абзый килеп җитәр-җитмәс.
- Кем булсын, кияүегез кызыгызны...
Хәлне Габдулла абзый шунда ук аңлап алды. Булыр ул каһәр суккан хулиганнан, - дигән уй йөгереп узды башыннан. Урам як койма буендагы утынлыгыннан саллы таяк сындырып алды да, үзенең олылыгын, кызу йөргәндә тыны кысылуын онытып, урамга чыгып йөгерде. Аның артыннан Хәерниса түти иярде. Килсәләр, Хәйрүшнең урам як капкасы янында дүрт-биш хатын-кыз җыелган. Кайсысы капка, кайсысы койма ярыгыннан ишек алдын күзәтәләр. Кемдер Абзыйның йөгерә-атлый килгәнен күреп:
- Абзыкаем, өйдә яман тавышлыйлар, Сәкинә-нең елаганы да ишетелә... - дип такылдый башлаган иде, ул аны тыңлап тормады, кече капканы ача төшеп, ишек алдына күз төшерде. Өй ишек алдының түрендә, - өй алды ишеге бу якка чыга, - шул якка колагын салды. Өй эчендә нәрсәнеңдер дөбердәп ауганы, идәнгә бәрелеп чыңгырдап савыт-саба ватылганы, шулар арасында елаган хатын-кыз тавышы да ишетелде. Абзый, тынып, колагын очлатып, тыңлады. Таныды - җан кисәге, кечкенә кызы Сәкинәнең тавышы иде бу. Абзый җил капкадан ишек алдына атлап өйгә табан омтылган иде, өйалды болдырында Сәкинә күренде. Аның тузган чәче йөзенә төшкән. Күлмәгенең бер як изүе ертылып салынган, ялангач җилкәсе күренеп тора. Болдырга чыгу белән Сәкинә ачы чырылдау һәм елау тавышы белән сөрән салды.
- Каравыл! Күршеләрем, җан туганнарым, коткарыгыз, ирем үтерә бит мине. Каравыл, каравыл!...
Шул мизгел үк ишектә Хәйрүш күренде. Сәкинә болдырдан ишек алдына ымтылган иде дә, Хәйрүш җибәрмәде, кулыннан тотып өстерәп өйгә алып кереп китте. Өйдә тагы да дөбердәү, шалтырау ишетелде. Абзыйның чыдамлыгы калмады, ачуыннан кечкенә капканы тибеп җибәрде дә өйгә атылды. Кулындагы таягын никтер ишек төбендә калдырды да, өйгә кереп китте.
Өйдә коточкыч күренеш иде.
Күргәненә ышанмыйча, Абзый бер мизгел катып торды. Юрган, мендәрләр идәндә төрле якка бәрелгән. Түрдә шкаф шикелле бер нәрсәләре булган икән, ул стена буена ауган, эчендәге әйберләре өй почмагына коелган, идәндә савыт-саба ватыклары сибелгән. Караватка бөгәрләнеп ауган Сәкинәне Хәй-рүш озын чәченнән учлап тоткан да, уң кулындагы бил каешы белән рәхимсез рәвештә суга-кыйный. Мескен Сәкинә һәр сукканы саен көзән тарткандай селкенеп китә, бәгырь тавыш белән:
- Ой, ой, үтерәсең бит син мине. Үләм бит мин, - ди.
- Мә сиңа, әнчек, мә тагы... - ди Хәйрүш һәр-бер сукканы саен.
Абзый атылып барып Хәйрүшнең кулындагы каешына тотынды. Берәү булса, каршында хатыны-ның әтисен, ягъни каен атасын күреп, оялуыннан йомшарыр иде. Хәйрүш андыйлардан түгел икән шул. Ул, киресенчә, Абзыйны күрү белән аңар яман сүзләр белән бәйләнеп китте.
- Ә, син, картлач, монда икән. Кызыңны якларга килдеңмени? Сиңа да эләгер, - дип, аңар кизәнде. Ләкин суга алмады.

Olet lukenut 1 tekstiä osoitteesta Tatari kirjallisuutta.