- Lea el próximo trabajo literario para 6to Grado
- Йолдыз Кашка Турында Баллада
🕙 7-minuto de lectura
Имче
Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.
El número total de palabras es 905
El número total de palabras únicas es 549
43.9 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
58.5 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
62.9 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
- Улым! Улы-ым!
Габдулла уянды, күзен ачмыйча гына тыңланып ятты. Аның уң күзе авырудан соң нишләптер эренли, яшьләнә башлады, йокыдан торганда, шул күз керфекләре ябышып ката, сулы ачылса да, уңы ачылмый иде.
- Улым! Габдуллаҗан! - дип кабатлады әнисе.
Уң керфекләре ябышкан булса да, Габдуллага рәхәт иде, ул җылы юрган астында. Өйгә тәмле ис таралган, әнисе коймак пешергән булса кирәк. Бу энисе Газизә аның үз энисе кебек назлы, ягымлы, ипле иде.
Шулчак ир тавышы ишетелде:
- Тор, Апуш! - диде ата кеше, аның бу атасы Мөхәммәтвәли дә аны бик ярата, яратып-сөеп кенә, ул аны «Апуш», «Апушым» дип йөртә.
Габдуллага ошый. Әнисенең «Улым, Габдуллаҗан» дигәне дә, атасының «Апуш» дип эндәшкәне дә үтереп ошый иде. Шуңа күрә ул, рәхәтне тагын да озаккарак сузар өчен, уянмаганга салышып ята. Сул күзне ачсаң, уңы интегәчәк.
- Улым, Габдуллаҗан!
- Апуш!
Габдулла киерелгән, сузылган булды да ятагыннан төште. Әнисе аңа җылы су әзерләп куйган иде.
- Ипләп кенә ю күзеңне, эренен каерып алма, башта җебесен! - диде ана.
Җылы, майлы су белән уң куз тиз җебеде, Габдулла иркен күрә башлады. Табын янына утырдылар:
- Я, җитешегез! Бисмилләһир-рахмәнир-рахим| - дип, атасы беренче булып кайнар коймакка үрелде.
Коймак тәмле иде, коймакны каймакка батырып, сыек балны мул кабып, Габдулла рәхәтләнеп чәй эчте. Тәгамгә дога кылдылар: «Әл хәмдү лилләһи әлләзи, әттамәнә вә сәканә вә җәгаләнә мин әл мөслимин».
Атасы доганы, Габдулла да аңласын дигәндәй, татарчалатып әйтеп бирде:
- Безнең тамагыбызны туйдырган, эчерткән вә безне мөселман иткән Аллаһка мактаулар булсын.
- Улым! Габдуллаҗан! - диде энисе. - Сине бүген имчегә алып барабыз.
Габдулла имчегә барасын кичтән үк белгән иде инде. Имче хатын ерак тормый иде.
- Әллә бырачларга гына күрсәтикме? - диде атасы кыюсыз гына.
Әнисе хәл иткән иде инде.
- Бырачлар чуртымны беләме алар? Имче әнә ничә кешене савыктырды.
Киттеләр. Имчегә күчтәнәч мул иде: бер каклаган каз, ике таба коймак.
Габдулланы бил тиңентен чишендерделәр. Имче хатын әллә нинди кипкән үләннәрне бергә катыштырып төйде, аннан шикәр китеген салып онга әверелдерде, шул шикәр онын тагын теге үлән онына бутады. Аннан соң хатын, кулларын бутый-бутый, нидер сөйләнә, имли башлады.
Габдулла куркуыннан бөрешеп килде.
- Әни! - дип, ул анасы итәгенә сарылды.
- Чү, балам, чү, Габдуллаҗан!
- Бераз авыртыр! Түз! - диде имче хатын.
Хатын өйдәге җиткән кызга һәм Газизәгә ым какты, янәсе, баланың кулларын-аякларын каты тотыгыз. Габдулланы, кычкырта-кычкырта, кәҗә тиресен җәйгәндәй, сәкегә җәеп салдылар, имче хатын аның өстенә менеп атланды да, ун кузнен кабыгын ачып, мул итеп, теге измәне кузгә тутырды. Габдулла җан ачысы белән кычкыра, чәбәләнә башлады. Үлән тузаны, шикәр комы күзне кыра, әчеттерә иде.
Ул көнне Габдулла үзенең кайда икәнен белмичә сызланды. Күзен су белән дә, сөт белән дә юып карадылар. Ул төнне өйдәгеләрнең берсе дә йокламады. Икенче көнне дә бала сызланудан туктамады. Габдулланың хәлен атасы шунда аңлап алды:
- Катын сүзе белән йөрсәң! - дип, Габдулланы, төреп, арбага салып, икенче карчыкка алып китте.
Бусы ипле әби булып чыкты, Габдулланың күзен ниндидер төнәтмә белән юдырып, ястыкка яткызды да Габдулланың уң күз кабагы белән бәбәк арасына телен кертте, тел андагы пычракны чистартып чыгарды, кат-кат чистартты. Тел, авырттырмыйча гына, күзгә керә, телгә ияреп чыккан үлән, шикәр валчыкларын тазга төкереп, авызын чайкап, әби тагын күзгә керә, һәр кергән саен, Габдулланың сызлануы кими бара иде. Тора-бара Габдулла кычкыруыннан туктады, ул салмак кына ыңгыраша иде. Әби, Габдулланың күзен тагын төнәтмә белән юдырып, уң күзен чүпрәк белән бәйләп куйды.
- Дивана! - диде әби, үзалдына сукрангандай. - Яхшылап иләмәгән бит... Кылчык белән тулган баланың күзе. - Аннан Габдуллага эндәште: — Чәнчүе беттеме, балам? — диде.
Габдулла баш какты. Озак та узмады, Габдулла йокыга китте.
— Монда калсын, ул озак йоклар. Чәнчүе бетәр, авыртмас, ләкин чүпрәкне өч көн алмагыз. Яктылык сыегайгач кына алыгыз, кинәт ачып, күзенә зыян сала күрмәгез!
Анасы Газизә дә иярә килгән иде. Дәвачы әби, аларны Габдулладан читкәрәк алып китеп:
- Уң күзе чагыр! калмагае! - диде.
- Әстәгьфирулла! - диде куркынган ата.
Газизә тавышсыз гына елый иде.
Бер төн, бер көн йоклагач, Габдулла уянды. Аның уянганын атасы, әнисе, дәвачы әби чәй кайнатып, тәмле пәрәмәчләр пешереп көтеп торалар иде.
Өч көн узганнан соң, Габдуланның күзендәге чүпрәкне алдылар. Ата белән ана түземсезлек белән Габдулланың уң күзенә бактылар. Анда әллә ни үзгәрешләр юк иде.
Ләкин ата белән ана, Габдуллага сиздермәстән генә, бик еш кына аның уң күзенә багалар иде. Аларның куркуы расланды: Габдулланың уң күзе зәгыйфьрәк күрә башлады булса кирәк, уң як кырыйдагы эйберларне ул ачык күрми иде шикелле.
Анасы Газизә ире алдында да, баласы алдында да үзен гаепле сизә иде, ул басынкыланды, тагын да назлырак булып китте кебек, җае чыккан саен, ул, Габдулладан гафу сорагандай, аны артык иркәли, узындыра бара иде. Кәләпүшнең иң затлысын, камзулның да иң кыйммәтлесен Габдуллага кигезә. Бала йоклаганда, аңа озак кына сокланып карап тора, үзе: «Аллам сакласын, я Раббым, Габдуллаҗанымны бәлаказадан, чагырлыктан сакла», - дип пышылдый иде.
Айлар, еллар узды, Габдулла ата-анасының назлы карашы астында тәрбиядә яшәде, ләкин ул оҗмахның бер кырые китек иде: Габдулланың уң күзенә ак төшә башлады. Күздәге каһәр суккан ак отыры олыгая бара иде. Габдулла, укыганда да, тирә-якка караганда да, сул ягы белән күбрәк борыла, сул күзе белән бага иде.
Шулар остенә Габдуллаҗанның монда оҗмахта яшаве ахырына якынлашып килә иде. Ни сәбәпледер, аның үги атасы Мөхәммәтвәли, үги анасы Газизә кинәттән берьюлы хаста ястыгына аудылар. Мөхәммәтвәлинең хәле мөшкелрәк иде. Хатыны бераз йөри алса да, хуҗа инде тормас хәлдә чирле иде. Беркөнне ул янына сөекле хатыны Газизәне чакыртып алды да әйтте:
- Апуш кызганыч... Мин үлсәм, икебез дә үлсәк, аны кем карар?.. Син, бераз хәлең барда, аны кире үз авылына озат... Өчиле Гыйлыфанга хәбәр сал, килеп алсын!
Мәсьәлә хәл ителде. Шулай итеп, Габдулла яңадан, дүртенче тапкыр ятим калды.

Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.