- Lea el próximo trabajo literario para 10er grado
- И Күңел, Бил Баглама...
🕙 27-minuto de lectura
Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 09
El número total de palabras es 3495
El número total de palabras únicas es 2117
25.2 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
36.6 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
42.0 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
Мин аның йокыдан торган көенчә күзләренең бетәшүенең ямьсез идекен күрсәтермен, ачуланыр, тагы сугып егар. Мин гакылы юклыгын, яхшылык кылган кешегә зарар итүен, начарлык кылган кешене якын күрүен әйтеп көләрмен. Ул тагы ачуланыр, мине тагы сугып екмакчы булыр, ләкин вөҗданы бу юлы сугарга йебәрмәс, ачуланып калыр. Мин аның шулкадәр гасаби әлмәзаҗ икәнлегеннән, шундый эш өчен кәефе китүеннән көләрмен, аңарга салкын су илә юынырга киңәш бирермен. Ул минем алдымда разый булмаган төсле булса да, мин югында бер мәртәбә генә сынар өчен минемчә кылынып карар, яхшы чыккач, икенче мәртәбә шулай итен, өченче, дүртенче мәртәбә кылып, бөтенләй башка кеше булып калыр. Минем мәкъсудым да шул. Бик күп кеше бу фикер минем башыма кайдан килгән, бу һич булмый торган нәрсә, оңарча килгән, моннан соң да торырмыз , диерләр.
Бу фикер хата, һәм бик зур хата. Безне моңарча кадәр алдап китергән һәм хәзер дә алдап тота торган хата!! Бу гасырда башка халыклар гакыллар ышанмаслык машиналар ижат кылганда, безнең димагымыз уйлый алмас дәрәҗәдә фәннәрне тәрәгькый иттергәндә, бер кечкенә генә нәрсәләрдән бик аз эш, бик аз вакытта бик күп файда хасыйл иткәндә, һәм көннән-көн халык күбәюе сәбәпле, тормыш кирәклеге кыйммәтләнгәнгә, әлбәттә, шулар арасында шул хәлдә торыр өчен башкалар кадәр белергә, башкалар кадәр эшләргә кирәктер.
Әмма бездә берсе дә юктыр. Һәм, болай китсәк, бернәрсә дә булмаячактыр. Иске заманнарда торуларымызга кыяс кылырга ярамый. Чөнки мәшәкать азайды. Һәм дә күршеләремез хәзерге кебек электрик, пар, һава куәтләрен үзләренә хезмәтче итә алмаганга, һәммәбез бер дәрәҗәдәрәк иде.
Хәзердә алар мең чакрым алга китмешләрдер, бу гасырда, нинди милләт булса да, үзенең әүвәлге китеше берлә китсә, заманга карамаса, зәгыйфьләнәчәк һәм бара-тора фәкыйрьләнә-фәкыйрьләнә бетәчәк, башка милләтләргә кушылачактыр. Шуның өчен безгә дә хәзерге китешемезне сакларга тырышудан вә саклаудан һичбер файда чыкмаячак. Китешемез һаман үзгәрәчәк. Ләкин үз ихтыярына бирсәк, бик тупас иттереп, иң кирәкмәгән ягындин үзгәрә башлаячактыр. Хасыйле генә, дөньяда торасымыз килсә, әгәр нәселемез бетмәсен дисәк, үземезнең Конфуций игътикады берлән кереп калган «яңылык — хәрам» дигән сүзне үзгәртергә кирәктер һәм башка халыклар ни беләләр, безгә дә шулар белгәнне белергә тырышырга тотынырга кирәктер. Шуның өчен безгә хәзердә рус мәктәпләрендә бик күп укырга кирәктер.
Рус мәктәпләрендә укыган кешеләремезнең русча киенүләре һәм дә, езнең Конфуций игътикадымызда бик мөкатдәс сайлаган нәрсәләремезне сүгүләре өчен ачуланмаска кирәк. Ачулансак та ачуны йотып калырга өйрәнергә кирәк. Замана аларныкы!! Кышкар, Сатыш гасыры үтте. Һәм дә халкымызда фәкыйрьлек күбәю мәсьәләсен мөляхазә кылып, халыкны баету фикеренә чынлап тотынырга кирәк. Бу безнең хәзер әле Әхмәтҗан абзый белгәч, ул үзе хаҗда вакытта [акча] җыйган управляющиеның баюы —баю түгел,тик бармак санаш уены кебек, әйләндереп йөртү генәдер. Бер халыкның бай булуы ул халыкның никадәр эш кылуы берлән үлчәнгәнгә, эш кылыр өчен аны эшли белү кирәк булганга, без хәзер эш эшләргә өйрәнергә кирәк. Беләмез, ип һаваланып утырмаска кирәк. Безнең белүемез башка халыкка караганда һич чагыштырырлык та түгелдер. Шуның өчен һөнәр мәктәпләренә керик, алаларымызны кертик, карендәшләремезне кертик, фәкыйрьләрне кертик, асыйле, эшкә яраклы кеше булыйк! Әгәр акча булса, һөнәр мәктәпләре ачыйк, булмаса, хөкүмәтнекенә кертик, хасыйле өйрәник, белик, белүемез киләчәктә ярарлык булсын.Тиҗарәт мәктәпләренә керик, тиҗарәт фәнен укыйк, аны белик, яхшылап сату итә башлыйк, бүрек берлә кәләпүштин үтик, омум халык арасында үтә торган нәрсәләргә күчик, эшне белеп йөртик, асхутны чаклап тотыйк, хөкүмәт мәктәпләренең башка бүлемнәренә дә керик, университетның һәммә факультетларын тутырыйк, доктор булыйк, рист булыйк, мөәррих булыйк, риязый булыйк, фәне мигъмар мәктәпләренә керик, сәнаигы нәфисә мәктәбенә керик, хасыйле, һәрнәрсәне укыйк, һәр эшне белергә тырышыйк, белик, эшлик, ул вакытта эшкә өйрәнермез, акчамыз булыр. Кирәк урыннарга сарыф кыла алырмыз. Һәм дә хәзерге кебек хәер сорашмассыз. Бу китешчә китсәк, дәүләт бик тиз бетәчәктер. Дәүләт бетсә, әммә нәрсә бетә. Әүвәл әхлак бозыла, икенче — дин бетә, өченчедин, ул халык үзе бетә. Бу тарих берлә кырык мәртәбә мөсбәт бер мәсьәләдер. Хәзердә дөньяның иң тәрәкъкый иткән халыклары — иң бай халык һәм иң мөтәмәддин халыклардыр. Дәүләт бетте, мәдәният бетте. Гарәпләр Габбасый хәлифәләре заманасында иң бай халыклар иде. Иң мөтәмәддин халыклар иде. Дәүләт бетте, тәмәддин бетте, үзләре дә эләгеп кенә калдылар. Шуның өчен, милләтне алга йебәрер өчен, акча кирәктер ки, ул эш белү берлә генә буладыр. Шуның өчен хәзер бер мәктәп ачтыкмы, аның янына бер һөнәр шөгъбәсе ясарга кирәк.
Мәктәптә ни нәрсә укылса да, тормышында бер нигә ярарлык нәрсә булсын!
Халкымызның иң курка торган нәрсәләре — укыган кешедә диннең бетүедер.
Бу мәсьәлә бик күп сөйләнә торган һәм дә голяма тарафыннан үзләренең
«җәһаләт»ләрен саклый торган бик куәтле бер коралдыр. Хәзер бер эш булдымы — голяма сыйнфы, алар артыннан гавам халкы укыган кешеләрдә әхлакы миллиянең югалуын һәм диннең зәгыйфьләнүен сөйләргә тотыналар.
Бигрәк хөкүмәт мәктәпләрендә укыган кешеләрнең яман атларына кереп, ларга эшләре төшкәндә, мирза әфәнде, диеп сөйләсәләр дә, күңелләреннән аларны мәкруһ күрәләр. Бу да, минемчә, безнең исламиятне белмәвемез. Һәм дә Чынгыз заманында Каракорым сахраларында бабаларымызның алып килгән Конфуций игътикадының исламнан таза итеп урынлашуыннандыр.
Без билетларымызга «мөселман» дип яздырсак та, исламияткә тияләр, ип, зур тавышлар чыгарсак та, тәхлил кылып караганда, боларның бик күбесе баягы Конфуций мәзһәбендәге мөкатдәс нәрсәләремезгә тигәнгә генә булып, сламият бөтенләй читтә каладыр.
Хәзер дә русча укырга ярамый, русча киенергә ярамый мәсьәләләре дә исламиятнең рухы һичбер вакытта кабул итми торган нәрсә булганга, боларны
«дингә мохалиф» дигән сүзне ишеткәндә, диннән морад ислам булмаенча, онфуций игьтикады икәнлеге һәркемгә белергә тиешле бер эштер. Моннан мең өч йөз ел мөкатдәм гыйлемне фарыз иткән дин ничек ул Волга буендагы Әхмәтҗан абзый угылы Кышкарда укып мулла булгач, яисә Фәхри мөәззин угылы Бохарага барып көтү көтеп кайтып, Казанга мулла булгач, яисә Дәмин хәзрәт угылы Мисырга барып әллә нинди ишанлык алып кайткач, хәрамга әйләнгән!! Бик гаҗәп бу! «Бу—дин дә хәрам!» дигән сүзне дә, Конфуций игътикадына багышламаенча, исламияткә аудару иҗтимаг нәкыйзәенен ничек гакыл кабул итә! Хәер, сез иттихады заман шарт, фарыз, мең өч йөз ел мөкаддәм хәрам булган бу елларда, диерсез, яисә иттихады мәкян шарт, фарыз булган Азияда, хәрам булган Аурупада, диерсез, ни әйтсәңез дә әйтерсез, бу игътикадыңыз сездә булса да, Конфуций игътикадыдыр, ислам әйтә дисәңез, сламга бик зур ифтира һәм дә кыямәт көнендә сезне бик зур мәсьүлияткә илтә торган ифтирадыр...
Унбиш миллион халыкка нә укырга бер мәдрәсәмез бар, нә бер һөнәр мәктәбемез бар, нә бер гәзитәмез бар. Ике-өч миллион финнәрнец ике йөз гәзитә-журналлары бар. Авылларына кадәр мөкәммәл мәктәпләре бар, әһәрләрдә әгъдади гали мәктәпләре, һөнәр мәктәпләренең исәбе юк. Яурупаның һәр зур мәктәпләрендә әллә никадәр шәкертләре укыйлар. Әллә никадәр кешеләре бөтен дөньяда шөһрәт тоттылар һәм тоталар. Балкан болгарлары —
бер уч халык, бөтен дөньяга үзләренең барлыгын исбат иттеләр. Бөтен дөньяга шәкертләрен йебәрделәр. Дөньяның һәр кыйсьмендә, һәр зур мәктәпләрдә болгар шәкертләре тутырдылар. Көннән-көн эш башында эшкә сәляхиятле кешеләр мәйданга атылдылар, көннән-көн милләтнең ис- тикъбален тәэмин иттеләр. Без ни эшлимез? Безгә шундый кешеләр кирәкмимени? Әллә безнең шундый кешеләремез һаман шул ярты муллалар тарафыннан идарә кылына торган Кышкар, Сатыш, Саба, Казанның чүплек башына бина кылынган мәдрәсәләрдән чыгармы? Шул педагоглар, ниһаять, шул дин галимнәре, оннан ике мең ел мөкаддәм вафат булган Әфләтун, Аресту фәлсәфәләре аңлар-аңламас язылган китапларыннан, софистларның шул мөгаләталәреннән чыгармы? Вакыт, вакыт. Күзне ачып карарга вакыт! «Лөфыз» низагларына, иһаять, [бәя] бирергә [вакыт] йеткән! «Сөлес» низагсыннан бернәрсә чыкмаган кебек, үзең белмәгән гыйлем мәсьәләсеннән дә бернәрсә чыкмадыгы мәгълүмдер. Чыкса, шул биш-алты гасырда чыгар иде. Яурупалылар бу юлга ничек килеп төшкәннәр? Аларның бу көнге тәрәкъкыйләренә ниләр сәбәп булган? Зинһар шуны гына, тарихы гомуминең бер битен генә укысаңызла? Йа Рабби, бу ни сукырлык, йа Рабби, шулкадәр кояш кебек ялтыраган мәдәниятне күрми, аңламый торган нинди наданлык? Әгәр яурупалылар безнең хәзер мөбтәля булган схоластиканы тәмам башлары әйләнгәннән соң ташламасалар иде, алар бүген безнең кебек рәзаләт, сәфаләт астында изелерләр иде. Кайчанга кадәр шул кәгазь капчык ясарга гасырлары йегкән «Казый», «Тәһзиб»,
«Мөбин», «Тораб»ларны кулдан-кулга йөртермез? Кайчанга кадәр моннан там бер мең ике йөз сиксән биш ел элек беткән хәвариҗларның бәхәсләре берлән башымызны катырырмыз? Кайчанга кадәр үземезнең шул наданлыгымызны күрмәенчә, сукыр төсле, мәсләксез хәрәкәт итүемезне саклармыз. ....
Оят безгә, оят! Бөтен дөнъя җәһаләт астында сакланган вакытта Болгар кебек мөкәммәл шәһәрләр, шулкадәр монтазыйм идарәләр, шулкадәр бөтен дөнъя гизә торган гайрәтле болгарларның угылы түгелме без? Без шулай ук үлдекмени? Без үземезнең кем икәнлегемезне дә белми йөреп беткәнмез... Әгәр бездә аз гына гайрәт, аз гына хәмият булса, безнең һәр эшемездән ике өлеш файда чыгуында һич шөбһә юктыр. Безнең болгарлардагы кабилият бик аз халыкта бардыр. Безнең шул вак-төяк рус мәктәпләренә кергәнемез дә, укысалар, һәрвакыт алдынгы шәкертләрдән саналалар, фәкать безгә хәзер үземезнең эшемезнең ничек икәнлеген белергә кирәк, хәлемезне ислях кылырга ничек тотынырга кирәк булса, шулай хәрәкәт итәргә кирәк. Ләкин мотлакан хәрәкәт кирәк. Бәгъзе кеше, «замана берлә үзе булыр» фикерендәләрдер. Алар яисә эшне аңламыйлар, аңлаганнары әйтсә, зләренең гарзы шәхсияләрен химия өчендер. Иген сатмаенча «замана берлән”
булмаган кебек, милләт кирәклеге дә укымаенча булмаячактыр. Шуның өчен укырга кирәк, үз мәктәпләремездә мәгълүматы ибтидаиядән артык нәрсә алу мөмкин булмаганга, рус мәктәпләрендә укыйк, каралабыз икән, каралыйк.
Аңлаган кеше каралса да, тиз кайтып төшәр.
Әмма безнең мәдрәсәләремездә башы черегән кеше һичбер вакытта эшкә керерлек булмаенча, милләткә бер бәла генә булуында шөбһә юктыр.
Бәгъзеләре төрек мәктәпләренә барып уку фикерең алга тоталар. Һәм тугры килгәндә димләүдән дә качмыйлар. Алар бик зур хата итәләр, чөнки төрекләрнең мәдрәсәләре ислях кылыну мәсьәләсе әллә кайчан мәйданга чыккан эш булып, ислях та кылынган булса да, аларда бөтен исламиның башына бәла булган голямаларның тәхте әсарәтләрендин котылмаганга, ирәгенчә ислях кылынмагандыр. Һәм дә безнен Русиядә тора торган кешеләргә рус мәктәбендә уку, рус рухын белү кадәр файдалы эш бармы?
Монда кемнең шөбһәсе бар?
Безнең һәрвакыт төзен куйган фикеремез Русия мөселманнары булудыр.
Русиядәге шулкадәр безгә бирелгән иркенлек, безнең хактагы гадаләт һичбер мәмләкәттә һичбер милләте мәхкүмәгә бирелмәгәндер. Шуңардан да файдаланырга гайрәтемез, хәмиятемез калмаганмыни?
Йа Рабби, шул схоластиканың тәхте тәсаррыфыннан коткар да, безне да мәгариф-мәдәният юлына күндер. Безнең шулкадәр тарихы бәшәрдә нам казанган бабайлар безне үзләренең угыллары диергә хурланырлык булмасын.
1903 сәнә, Гаяз.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Инкыйраз — сүнү, бетү, юкка чыгу.
Лисан — тел.
Хосусән — бигрәк тә, аерым алганда.
Гыйндендә — каршында, карашында.
Голяма — галимнәр, укымышлылар; бу урында: дин башлыклары, уханилар.
Игьтизар — гафу үтенү, аклану.
Мөкатдимә — кереш сүз.
Манигъ — тоткарлаучы киртә.
Сабит — шиксез, ачык.
Тәнәззел итеп — түбәнчелек белән.
Итагать — буйсыну.
Гарзы шәхсия — үзен күрсәтү.
Җәһаләт — наданлык.
Мотлакан — һичшиксез.
Вөҗуд — булу, бар булу.
Калъб — күңел.
Тәрәкькые милләт — милләтнең алга китүе, үсеше.
Табигъ — иярүче, буйсынучы.
Ригая — хөрмәт, олылау.
Хәмел кылу — юрау, япсару.
Забыт — беркетелү, теркәлү.
Хазир — әзер булып җиткән.
Тәхте әсарәт — тәхет коллыгы.
Хөббе нәфес — үз-үзен ярату, мин-минлек.
Мөстәгыйд — сәләтле, булдыклы.
Кыйтга — кисәк, өлеш.
Мәгъмүр — төзек.
Мөсбәт — исбат ителгән.
Кагыйдәи көллия — гомуми кагыйдә.
Сәляхимтле — сәләтле.
Все это было бы смешно, когда не было бы бы грустно — моңсу булмаса, болар барысы да көлке булыр иде.
Әрбабе хәмият — яклаучылар, башкаларның зарар китерүеннән саклаучылар.
Сәфил — түбән.
Әрбабе каләм — каләм ияләре, язучылар.
Мөстәкыйлән — бәйсез рәвештә.
Әсарәт — коллык.
Затән — нигездә.
Димаг — ми.
Косур — кимчелек.
Әсаслы — төпле, нигезле.
Мәхкәмә — суд.
Истикъбаль — киләчәк.
Тәгъбир — аңлату, әйтеп бирү.
Иншаэ Аллаһе әр-рахмән — мәрхәмәтле Алла теләсә.
Кәрәм — юмартлык, киң күңеллелек.
Дәгъвәтнамә — чакыру кәгазе.
Мүҗәб — нәтиҗә.
Саурый — ат тиресеннән ясалган күн.
Ихсанлы — ярдәмчел.
Әман — коткар.
Ля нөсәллим, лям ля яҗүз, мәмнуг — риза түгел, буйсынмыйм.
Тәкьфир кылу — кяфер ясау.
Билгакес — киресенчә.
Коруне вөста — урта гасырлар.
Рәфаһ — муллык.
Хөсне мөгамәлә —дусларча, тату мөгамәлә.
Хакыйкатән — чыннан да.
Назар — караш.
Рәззак — ризык бирүче.
Әсарәт — әсирлек.
Тәбәддел — үзгәреш.
Низам — тәртип.
Тәэсис ителү — оештырылу, төзелү.
Гонван — атама.
Сайылу — саналу.
Тиҗарәт — сәүдә.
Тәхсил — өйрәнү.
Мохалиф — каршы килгән.
Дин ноктаи назарыннан — дин карашыннан.
Мәкруһ — дин тарафыннан кискен тыелмаган, ләкин җиңелче читкә кагылган эш.
Мөбах — эшләсәң, гөнаһ та, савап та булмый торган эш.
Мәсафә — ара.
Һиҗрәт — читкә күчеп китү.
Мөһаҗир — башка җиргә күчүче.
Мөһаҗир фи сәбилиллаһ — Алла юлы өчен күчеп китүче.
Горбәт — ят җирләрдә калу.
Ысулы изит — ысулы җәдит.
Мәдәд — ярдәм.
Рәд кылу — кире кагу.
Татбикъ — яраштыру.
Мотлакан — шиксез.
Низам — тәртип, кагыйдә.
Тарикь — ысул, юл.
Муафикъ — яраклы.
Бәднам — яман ат.
Карйә — авыл.
Хәмият — башкаларның зарар китерүеннән саклау.
Инсаният — кешелек.
Тәҗвид — Коръәнне дөрес итеп уку кагыйдәләре.
Тәгъзим — олылау.
Милләт намына — милләт исеменә, милләт файдасына.
Мәгыйшәт — тормыш.
Истикьбаль — киләчәк.
Парлак— яхшы.
Җөзьи — вак.
Тәхсил — белем алу.
Мөзакәрә — әңгәмә, фикер алышу.
Ислях — реформа.
Заты гали — бөек зат.
Тәгълим-тәгаллем — уку-укыту.
Бидгать хәсәнә — күркәм яңалык.
Ифтира — ялган.
Рәзил — түбән.
Гомум — масса.
Мәкъбуль — кабул ителү.
Билфигыль — чынлыкта.
Филҗөммә — гомумән.
Тиҗарәт — сәүдә.
Тәнәззел — төшү, начараю.
Гоҗеб — тәкәбберлек.
Игътикад — ышану.
Хосусән — аеруча.
Муанәсәт — аралашып яшәү.
Сәфил — түбән.
Кабил — кабул итү, үзләштерү.
Фөнүне җәдидә — яңа фәннәр.
Кәмаләте нәфес —рухи камиллек.
Тарикать — ишанлык юлы, дини юнәлеш.
Мәхдүм — мулла улы.
Голүме исламия — ислам гыйлеме.
Тәхсил — гыйлем алу.
Сәмәрәи гыйрәт — гыйрәт җимеше.
Ифтира — яла ягу.
Монкарыйз — бетү, юкка чыгу.
Бәнд — мәкалә.
Иттихад — берләшү, бер фикердә булып эш итү.
Мөхакәмә — тикшерү.
Кәнизәк — кол сөяркә.
Куәи шәһвания — җенси куәт.
Ифадә кылу — үтәү.
Рөзаләт — түбәнлек.
Шәргы шәриф — изге шәригать.
Заләл — юлдан язу, бозыклык.
Могарәзә — каршы килү.
Тәләффыз — әйтелеш.
Шивә — җирле сөйләш, диалект.
Кыйты — начар.
Җәмгыяте бәшәрия — кешелек җәмгыяте.
Әфрад — затлар.
Мөстәхикъ — лаек.
Тәһлил — “бер Алладан башка Алла юк” дип кабатлау.
Вирд — билгеле вакытта укыла торган догалар, аятьләр.
Мәсьүлият — җаваплылык.
Бихәбәр — хәбәрсез, мәгълүматсыз.
Кәшеф — ачыш.
Хасыйле — кыскасы.
Таифә — кабилә, халык.
Мәхкәмә — идарә йорты.
Тарикать — ишанлык юлы, дини юнәлеш.
Игътикад — ышану.
Ниһаять — соңгы чик.
Зирагать — игенчелек, авыл хуҗалыгы.
Мөфлислек — банкротлык, бөлү.
Мөстәшрикъ — Көнчыгышны өйрәнүче.
Мөстәкыйлән — бәйсез рәвештә.
Зәваллы — бичара.
Вөҗүд — барлыкка килү.
Мәгыйшәт — көнкүреш, тормыш.
Мәкъсуды биззат — төп максат.
Мөляхәзә — игътибар белән фикер йөртү.
Хәмияте ватания — ватанны саклау.
Халис — саф, чын.
Рәсми хат — язу.
Әсас — нигез, төп.
Муафикь — яраклашу.
Хакьканый — туры, гадел.
Тиҗарәт — сәүдә.
Тәэсис — оештыру, ачу.
Ноктаи имтизаг — төп фикер.
Хаккы пәрвәр — хаклык тарафлары.
Фөръяде фиган — ялвару.
Тарыз — рәвеш, ысул.
Гадәд — сан.
Билфигыль — чынлыкта.
Манзарә — күренеш.
Тәһзибе әхлак — әхлак төзәтү.
Истигъмаль —куллану.
Саутелмәлаһи фисык, вәттәләззез биһ көфер — музыка тавышы —
бозыклык, аның белән ләззәтләнү — көфер.
Мәкруһ — начар, тыелган.
Аләт — корал.
Вакыйган— чыннан да.
Мотлак — һичшиксез.
Хасыйле — кыскасы.
Мөсбәт — исбат ителгән.
Гизле — яшерен.
Мөляхәзә — бәхәс, фикер алышу.
Таэсис — ясау, кору.
Тирес — кире.
Ләтафәте табигыя — табигый гүзәллек.
Нәзафәте табигыя — табигый пакьлек.
Тәдәнни — артка калу.
Тәрсим — рәсем ясау.
Мәмнүгъ — тыелган.
Хәрәм шәриф — изге урын.
Фотограф берлән — фотография белән.
Йаһу — и Алла, Ходаем.
Йаминһу — ант итү, сукрану.
Мәгыйшәт — тормыш.
Могътәбәр — хөрмәтле.
Хосусән — аеруча.
Өрпәк — яулык.
Хазир — шунда ук, күз алдында.
Моталәга — уку, өйрәнү.
Кабилият — сәләтлелек.
Таифә — төркем.
Мохтәсар — кыска, кечкенә.
Мөкәммәл — камил, тулы.
Әһел — кеше.
Рәддия — кире кагу.
Тәхсил — гыйлем алу, уку.
Татбикь — яраштыру.
Һәйәт — астрономия.
Гыйльмел-әрыз — җир турындагы гыйлем.
Хикмәте табигыя — физика; гомумән табигать белеме.
Мөхаләфәт — каршы килү.
Тәкфир — көфер дип белдерү.
Фән әрбабы — фән ияләре.
Фидаи — үзен-үзе аямаучы.
Голүме исламия — ислам фәннәре.
Тәдәнни — түбән төшү.
Тарикъ — юл, юнәлеш.
Мөнхәсыйр — чикләнү.
Истинҗа — таһарәтән соң пакъләнү.
Хәез — күрем.
Нифас — бала тудыру.
Шәргый — шәригатькә бәйле.
Итлак — аталу.
Бани — нигез салучы, төзүче.
Вакыф — изге эшкә бирелгән мал.
Тәгассыб — фанатизм.
Рәзаләт — яманлык.
Тыйб —медицина.
Мөбтәля — дучар булу.
Гад әд — сан.
Фамилия — гаилә.
Мөхәррир — язучы.
Һәйһат — үкенүне белдерүче ымлык.
Кабилият — сәләтлелек.
Хәмият — саклау.
Әрбабе милләт — милләт әһелләре.
Истикьлял — мөстәкыйльлек.
Тәкъдиреннән гаҗиз калу — мактап бетерә алмау.
Гайд — бәйрәм.
Иҗтиһад — тырышлык.
Кәшеф — ачу.
Җәмгыяте тыйббия — медицина җәмгыяте.
Истигъмаль — куллану.
Фаиз — процент.
Ифа кылу — башкару.
Биөмиданә — өметсезлек.
Мәхкәмә — суд.
Хаким — судья.
Мохалиф — каршы як.
Гүаһ — шаһит.
Мәэмүр — чиновник.
Мәэзүн — хокуклы.
Нәфел руза — өстәмә ураза.
Тәэсис — төзү, оештыру.
Мөнаҗәт — ялвару.
Cаилче — хәерче.
Кибари — горур.
Гыйруз — абруй.
Мөляхәзә — фикерләр әйтү.
Мәсләк — юл, караш.
Мөәррих — тарихчы.
Сәнаигы нәфисә — нәфис сәнгать.
Сөкүнәт — тынлык.
Әмразы сария — яшерен чирләр.
Имкян — мөмкинлек.
Хәбесханә — төрмә.
Тәхрире нөфүс — халык санын алу.
Мөнкарыйз — бетү, юкка чыгу.
Матлаб — таләп.
Мөхакәмә — тикшерү, хөкем чыгару.
Ноксанлык — кимчелек, җитешсезлек.
Сайылу — саналу, исәпләнү.
Икьтимад — ышану.
Хаслы — чын, саф.
Музә — музей.
Хитап — мөрәҗәгать.
Тасдыйкан — раслап.
Сәфил — түбән.
Тәсәлсел—эзлеклелек.
Иҗтимаг нәкыйзәен — ике каршылыкның бергә килүе.
Мөкатдәм — элек.
Зиярәт — күрергә, күрешергә бару.
Сәләфләр — борынгы кешеләр.
Тәгассыб — фанатизм.
Зәкъкум — агулы җәһәннәм агачы.
Тәэсис — төзү.
Рәсмән — рәсми.
Исмасам — ичмасам.
Вазгыять — халәт.
Сайә — күләгә, ышык.
Зате гале — бөек зат.
Голуме риязыят — математика гыйлеме.
Галәми — галәмне.
Белгуар — профессор.
Гаҗәбә — кереш сүз, «кызык» мәгънәсендә.
Ниһаятендә — соңында.
Гыйлъмел-нәсәб — нәсел-ыруны өйрәнә торган фән.
Зикер — ишаннарның гел алланы искә төшереп тору сыйфатларына ишарә.
Тәүҗиһ — төшенү.
Мотыйга — буйсыну.
Кәшеф — ачу.
Гипнотизмә — кешенең ихтиярын үзеннән алып һәр эштә гипнотизмә хуҗасына мотыйга кыла торган бер куәттер. Һиндстан мәҗүсиләреарасында күптән мәгълүм булса да. Яурупада соңгы гасырда гына кәшеф кылынмыштыр. (Г. Исхакый искәрмәсе)
Хасыйле — кыскасы.
Лөгать — сүз, сүзлек.
Мөрәккәб — ясалган, кушылган.
Тәһзиб — тәрбия.
Мөгтәбәр — игътибарлы.
Мөталәга — аңлатма.
Дибаҗә — кереш сүз.
Ләтафәт — гүзәллек, матурлык, тү — илтү.
Әсас — нигез.
Гоҗеб — тәкәбберлек.
Назар — караш.
Мөнкарыйз — сүнү, юкка чыгу.
Хәез-нифас — күрем, бала табу.
Тәрәкъкый — үсеш, алга китеш.
Мөзәййән — зиннәтләнгән.
Бәни бәшәр — кешелек (дөньясы).
Мәсгуд — бәхетле.
Дарелсанагать — һөнәрләр йорты, предприятие.
Хәят — тереклек.
Кабилият — сәләтлелек.
Мотлак — һичшиксез.
Иҗтиһад — тырышу.
Мәгыйшәт — тормыш.
Нисбәт — мөнәсәбәт.
Рисалә — мәкалә.
Хәбес — бу урында: күңелгә бикләп куйган хисләр.
Сәбгаи галәм — җиденче күк.
Гам — пәйгамбәр.
Истирахәт —ял итү.
Мәэмүр — берәр эшне үтәүче кеше.
Һәдия — бүләк.
Мөрәккәб — берләштерелгән, кушылган.
Рәисе җәмгыять — җәмгыять рәисе Гараз — максат.
Ләтафәте табигыясе — табигый матурлыгы.
Җәнабе Хак — Алла.
Җәнабе гали — өстенлек иясе.
Мөкаммәл — камил.
Истикъбаль — киләчәк.
Мөкаддәм — элекке.
Мантыйкый — логик.
Тасдыйк —раслау.
Исме мөкаддәс — изге исем.
Мөбаләга — күпертү.
Мөтәшәккир — рәхмәтле.
Хасса —үзенчәлек.
Низаг — бәхәс.
Әһеле — иясе.
Әмин — ышанычлы.
Васый — васыять итүче.
Сонгый — ясалган, аерым кеше тарафыннан язылган.
Тәгъзим — олылау, хөрмәтләү.
Яурупаи Шәркый — Көнчыгыш Европа.
Тәклиф — бирелгән, кушылган.
Фәхри — мактаулы.
Как-төш — чәкчәк.
Нәмунә — үрнәк.
Сәгадәт — бәхет.
Наил — ирешү.
Өрпәк — япма, яулык.
Мөхиббаи — яратучы, хөрмәт итүче.
Вазгыять — халәт.
Вакыйг — чын.
Тәэвил — юрау, аңлату.
Даир — бәйләнешле.
Хөтбә — нотык.
Мәүкыйг — урын.
Иттихаз — алу, тоту.
Ихтирагат — уйлап табылган әйберләр.
Кәшфият — ачышлар, яңалыклар.
Хәйрәт — хәйран итү.
Тәкмил — җитештерү.
Тәдавия — дәвалау.
Тәбәдделат — үзгәрешләр.
Дәрун — күңел.
Лязем — тиеш.
Мәлзум — кирәк.
Голүм, фөнүн — гыйлемнәр, фәннәр.
Санагать — промышленность.
Сәнаигы нәфисә — матур сәнгать.
Гыйльме мәгыйшәте бәшәр— кеше тормышы турындагы фәннәр.
Тарихы бәшәр —кешелек тарихы.
Милләте хаким — хаким милләт.
Иттифак — бердәмлек.
Ихтилаф — ызгыш, каршылыклар.
Мөкавәмәт — каршы тору.
Галиб — өстен чыгучы, жинүче.
Милләте мәхкүмә — буйсынучы милләт.
Тәхте итагать —тәхет (хуҗа) кушканны үтәү.
Гадиләнә — гаделлекле.
Истикълял — бәйсезлек.
Мәнсүб — караган.
Сайә — күләгә.
Ислях — реформа.
Ригая — хөрмәтләү.
Әхлакы хәмидә — мактарлык әхлак.
Малик — ия.
Тиҗарәт — сәүдә.
Рәгьбәт — омтылыш.
Төҗҗир — сәүдәгәр.
Рәкыйб — көндәш, конкурент.
Мөтәдәйин — диндар.
Истибра — бәвелдән соң юыну.
Тәэвил — ялгыш аңлату.
Сәбат — нык тору.
Мөляхәзә — фикер йөртү, игътибар белән уйнау.
Хасыйле — кыскасы.
Бәян шәрәфенә наил — сөйләү бәхетенә ирешү.
Кабил — кабул итү.
Җилд — том.
Гыйльмел-нәсәб — нәсел турында фән.
Мөсбәт — исбат ителгән.
Шаигъ — таралу.
Мәйаль — һәвәс.
Парлак — яхшы.
Тәсадефән — очраклы.
Мөнбит — уңдырышлы.
Казыя — теория.
Димаг — ми.
Куәи хыялия — хыял куәте.
Ләфыз — сүз.
Ноксан — кимчелек.
Ләфыз низаг — сүз көрәштерү.
Шамил — туплаган.
Тәҗвид — Коръәнне дөрес уку кагыйдәләре.
Нишан — билге.
Кәлимәте — телләре.
Дәхи — янә.
Динән — дини яктан.
Папас — поп.
Хәмлә — һөҗүм.
Истигъмаль — куллану.
Хали — буш.
Монсыйф — инсафлы кеше.
Икърар — тану.
Хөсне зан — яхшы уй.
Манигы тәрәкъкый — алга китүдә киртә.
Гам — галәйһи әссәлам.
Нам — исем.
Тыйб — медицина.
Финикә — финикияле.
Мөтәрәкъкый — алга киткән.
Бабиллы — вавилонлы.
Ассури — ассирияле.
Асаре гатика — борынгы әйберләр, истәлекләр.
Аләт — корал Мәгальмәмнүният — зур шатлык.
Сәнә — ел.
Мөкаддәм — элек.
Фәхри — хөрмәтле.
Нәзарәт — идарә.
Җәнаб — олылау сүзе.
Тәгадедде зәүҗат — күп хатын алу.
Мантыйкый — логик эзлекле.
Мөхакәмәгә кадир — фикерле, хөкем йөртә алу.
Тасдыйк — раслау.
Әдәбе рәсмия — әдәп кагыйдәләре.
Ифа кылу — үтәү.
Гыльме әнсаб — нәселләрне өйрәнү фәне.
Мөнәкъкыйд — тәнкыйтьче.
Асаре кадиме — борынгы әсәрләр.
Муафыйк — яраклы.
Ригая — кайгырту.
Мәүкыйг — урын.
Иттихаз — кабул итү.
Иштә — шушы.
Хазыйр — күз алдында булган.
Тәкъдир кылу — бәя бирү.
Мөтәшшәкир — рәхмәтле.
Җәсарәт — батырлык, кыюлык.
Нәмунә — үрнәк, өлге булган.
Эстәү — теләү.
Ислях— үзгәртүләр.
Рәхем — аналык.
Истинҗа— тәрәттән сон пакьләнү.
Җимаг — җенси акт.
Госел — коену.
Сәфил —түбән.
Сарфы лисаны гарәби — гарәп теле морфологиясе.
Гадәд — сан.
Изафә — кушу, тоташтыру.
Тәрбиятел-әтфаль — балалар тәрбиясе.
Мөхаләфәт — каршылык.
Мөәллиф — тезүче.
Кад әлләфәһу әлгабде — моны төзеде, язды.
Икьтидар — көч, сәләт.
Тәҗвид — Коръәнне дөрес уку турындагы кагыйдәләр.
Мөфассал — җентекле.
Мөхәасир— кыскартылган.
Ләфыз — сүз.
Сидрәтел-мөнтәһа — күкнең җиденче катындагы бер урын.
Сәнаигы нәфисә — матур сәнгать.
Догаи кадәри — тәкъдир догасы.
Нәхү — синтаксис.
Мотлак — һичшиксез.
Җәһле мөрәккәб — бернәрсә дә белмәүче, чеп-чи надан.
Дәвери — периодик.
Хәмияте миллия — милләтне яклау, саклау.
Зыя — яктылык.
Сәләхият — сәләт.
Мөәссис — нигез салучы.
Хәйрәт — аптырау.
Сәхтиян — йомшак күн.
Истиганә — ярдәм.
Садакат— тугрылык.
Тәфрика — төрле -төрле.
Ислях — реформа.
Гаид — караган, бәйләнешле.
Гатикъ — иске, кадим.
Вак — тел астына сала торган тәмәке.
Тәгъзим — олылау.
Тишенү — чишенү.
Тәгъзия — кайгы уртаклашу.
Хатимә — ахыр, эпилог.
Мөляхазә — фикер йөртү.
Тарыз — рәвеш.
Назары инсаф — инсафлылык карашыннан.
Мөбтәля — дучар булу.
Мәшрут — шарт ителгән.
Истигъмаль — куллану.
Гасаби әлмәзаҗ — ачулы характерлы .
Кыяс — чагыштыру.
Конфуций — Кытайларның мәшһүр хәкимнәре һәм диннәренең вазыйгы. Миладидан дүрт гасыр элек булган. ( Г. Исхакый искәрмәсе.)
Вагыйз — башлап жибәрү.
Игътикад — ышану.
Тижарәт — саүlә Мөәррих — тарихчы Риязый — математик.
Фәне мигъмар — төзү, архитектура фәне.
Мөсбәт — исбат ителгән.
Мөтәмәддин — мәдәниләшкән.
Тәмәддин — мәдәниятле булу.
Шөгъбә — бүлек.
Җәһаләт — наданлык.
Әхлакы миллия — милли әхлак.
Мәкруһ — начар күрелгән.
Тәхлил — тикшерү.
Мәзһәб —тоткан юл.
Мохалиф — каршы.
Морад — максат.
Иҗтимаг нәкыйзәен — каршылыклар берлеге .
Иттихады заман — вакыт берлеге.
Иттихады мәкян — урын берлеге.
Ифтира — яла ягу.
Мәсьүлият — җаваплылык .
Әгъдади — күп санлы.
Сәляхият — сәләтлелек.
Истикъбаль — киләчәк.
Мөгаләта — аңлы рәвештә буташтыру.
Сөлес — гарәп язуының бер төре.
Мөбтәля — дучар булу.
Рәзаләт — хурлык, түбәнлек.
Сөфаләт — бозыклык.
Там — төгәл.
Хәвариҗ — секта тарафдарлары.
Монтазыйм — тәртипле, законлы.
Мотлакан — һичшиксез.
Гарзы шәхсия —шәхес мәнфәгате.
Химая — саклау.
Мәгълъматы ибтидания— башлангыч мәгълүматлар.
Тәхте әсарәт — тәхет коллыгы.
Гадаләт — гаделлек.
Милләте мәхкүмә — буйсынган милләт.
Тәхте тәсаррыф — кулы астында тоту.
Тарихы бәшәр — кешелек тарихы.
Ике йөз елдан соң инкыйраз.— Повестьны басарга рөхсәт С.-Петербургта 1903 елның 25 июнендә бирелә. Әсәр авторның укучыга мөрәҗәгать итеп язылган кереше һәм йомгаклау сүзе—хатимәсе белән Казанда И. Н.
Харитонов типографиясендә 1904 елда басылып чыга. 96 бит. Имза:
Мөхәммәдгаяз әл-Исхакый. Төп тексттан соң «27 нче ноябрь, 1902 сәнә, ренбург, Ильин фатиры» дип, «Хатимә»дән соң «1903 сәнә» дип куелган.
Повестьның язылу, басылу тарихы бик гыйбрәтле. Гарәп хәрефләре белән төрек телендә язылган һәм берничә вариантта каралама хәлендә сакланган «Тәрҗемәи хәлем» кулъязмасында
(Текстның төп нөсхәсе
Анкарада Сәйдә Арсланбәк кулындагы Г. Исхакый архивында саклана. Биредә текст төрле вариантлардан алынып, ирекле тәрҗемәдә бирелә.) Г. Исхакый түбәндәгеләрне яза: «Бу дәвердә Кырымда чыккан атналык «Тәрҗеман»
гәзитәсеннән башка гәзитә һәм мәҗмугамыз булмаганга, без яшерен гәзитәләр нәшер итә башладык һәм мәкаләләребезне халыкны агарту өчен, һәркайсыбыз үзе фикерли алганча, милли хәятыбызны үзгәртү, яхшырту темасына багышлый идек. Болар арасында һәммәбезне борчыган мәктәп, мәдрәсәләребезне җәдидчә фәннәр укылачак бер хәлгә китерү һ. б. Бу темаларны бер төплерәк әдәби формага салырга теләп, мин «Ике йөз елдан соң инкыйраз» исемендә әсәремне яздым. Бу хыялый романның эченә ул вакытның дәртләрен, аларны үзгәртү чараларын белгәнем кадәр һәммәсен керттем»... «Ул вакытта мин Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсенә фән мөгаллиме буларак килгән идем...

Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.
Siguiente - Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 10
- Piezas
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 01
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 02
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 03
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 04
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 05
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 06
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 07
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 08
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 09
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 10
- Ике Йөз Елдан Соң Инкыйраз - 11
- Lea el próximo trabajo literario para 10er grado
- И Күңел, Бил Баглама...