🕙 6-minuto de lectura
Яз Әкиятләре
Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.
El número total de palabras es 829
El número total de palabras únicas es 433
49.7 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
64.4 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
70.7 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
Яз көне иде. Кояш кыздырмаенча гына җылыта иде. Кечкенә генә Канәфер агачының бөреләре ярылып, юка гына, йомшак кына яфракчыклар кояшка таба башларын суза башладылар. Шулчакта Канәфер агачының янында гына юеш, парлы бакча туфрагыннан Әт эчәгесе куркынып кына тишелеп чыкты. Тишелеп чыкты да, гаҗәпләнеп, тирә-ягына карана башлады. Башын югарыга күтәргән иде, кояшны күрде. Шулчакта ул әллә нинди бер билгесез көчнең үзен кояшка таба омтылдырганын сизде.
Әт эчәгесе, яфракларын җәеп, кояшка үрелергә тотынды. Ул, кояшка бик тиз җитәрмен, дип, тиздән аны кочармын-үбәрмен, дип уйлый иде. Ул җилкенгәннән-җилкенә, үрелгәннән-үрелә иде.
Менә ул кинәт үзендә бертөрле авырлык сизә башлады. Аның сыны калтырый иде. Ул түбән таба карады. Үз уенча, инде ул җирдән әллә никадәрле ерак киткән булырга тиеш иде. Ләкин алай булып чыкмады. Ул әле җирдән бер генә карыш күтәрелгән иде. Ул башын бөкте дә уйга калды.
Күз алды караңгыланып китте. Аның нигә булса да талнасы, тотынасы килә иде. Әт әчәгесе үзенең җиргә ауганын сизми дә калды. Ул үзен бик зәгыйфь, бик көчсез хис итә иде. Ул көчкә генә башын күтәрде дә, чиксез кайгы белән, батып бара торган кояшка карады. Аның яңа гына чыгып килә торган, кан күк кызыл, күбәләк канаты шикелле юка яфраклары дерелдәп киткән күк булдылар. Ул озак вакыт карап торды да, ишетелер-ишетелмәс аваз белән:
- Ник мине калдырасың? Ник мине күтәрмисең? Ник мине алмыйсың? - диде.
Кояш батты. Караңгылык төшә башлады. Чык төшеп, әлсерәгән үләннәрне, сусаган яфракларны чылатты. Алар кыйбладан искән кичке җылы җил белән акрын гына калгып йоклый башладылар.
Әт эчәгесе хәл алды да тагын башын күтәрде. Йолдызлар ачык күктән, күренер-күренмәс җылтыр-җылтыр итеп, түбән таба карыйлар, парлы, җылы җил Әт эчәгесенең нәфис яфракларын сыйпый иде. Менә берзаман әллә кайдан искиткеч авазлар ишетелә башлады. Каршы бакчада сандугач сайрарга тотынган иде. Ул әллә нинди билгесез тойгылар, булуы мөмкин булмаган хыяллар турында җырлый иде.
Әт эчәгесе як-ягына каранды да янында гына рәхәт йокыга талган кечкенә генә Канәфер агачын күрде. Салкын чык аңар көч бирде. Төннең караңгылыгы аны җөрьәтләндерде. Ул, салына алган чаклы салынып, җиргә ятты да, кара елан шикелле борылып-сарылып, яшь Канәфер агачына таба үрмәли башлады. Менә ул аның төбендә инде. Ул башын күтәрде дә, тавышына дәртле аһәң биреп, шыпырт кына:
- Сөям! - диде. Башка сүз әйтмәде.
Канәфер агачы сизелмәслек кенә калтыранып китте. Ул төш күрә иде. Төшендә кояшка сарыла иде, аны үбә иде, аңар мәхәббәт сүзләре сөйли иде.
- Сөям!..
Бу тавыш аны әллә нишләтеп җибәрде. Бөтен төшенә электр йөгергән төсле булды. Ул уянды.
- Сөям!..
Канәфер агачы, гаҗәпләнеп, аска таба карады. Бу сихерле тавыш түбәннән килә иде. Әт эчәгесе белән зифа Канәфер агачы күзгә-күз очраштылар. Канәфер агачы дерелдәде дә:
- Кем син? Син әллә, чынлап та, минем сөйгәнемме? Син миңа төшемдә дә килгән идең түгелме? Ник дәшмисең? Ник җавап бирмисең? - диде.
Аның ялкынлы сузләренә Әт әчәгесе бер сүз белән җавап бирде:
- Сөям!
Канәфер агачы тагы дерелдәде.
- Сөямсең?.. Алдашмыйсыңмы?.. Мин ышанмыйм сиңа.
- Син ышанмыйсың? Кара күккә, ул ни өчен шундый ялтыравыклы йолдызлар белән бизәлгән? Безнең соепгуебезне котлар өчен генә. Бу йомшак җил ни өчен исә? Бары безнең икебезне иркәләр өчен генә. Тыңла! Бу сандугач ник бу хәтле йөрәккә үткәреп сайрый? Чөнки аның сайравы безнең мәхәббәтебез өчен генә, безнең мәхәббәтебез өчен генә.
Канәфер агачы Әт эчәгесенең сүзләренә ышанды. Парлы төнге һава һәм мәхәббәт аны бөтенләй исерткәннәр иде. Ул Әт эчәгесенең сүзләрендә, фетрә! кадәр генә булсын, алдау булыр дип уйлый алмый иде. Ул гыйшкының катылыгыннан калтыранган һәм, чак ишетелерлек тавыш белән:
— Соң, ни өчен алай булгач мине кочагыңа алырга ашыкмыйсың? Ни өчен ашыкмыйсың?.. — диде.
Әт әчәгесе Канәфер агачының бер ботагын кочаклап қысты. Канәфер агачының тагы бөтен төше ут белән тулды. Ул тагы дерелдәде. Аның яңа гына ачылып килә торган яфракларыннан чык тамчылары тәгәрәп төштеләр... Иртә белән чыккан кояш аларны бер-берсенә сарылышкан хәлдә күрде.
Көннәр үтте. Әт эчәгесе Канәфер агачының ботакларына чолганганнан-чолгана бара иде. Көннәр үткән саен, Канәфер агачының яфраклары куера бара, аның яфраклары куерган саен, Әт эчәгесенең кочышлары кызулана бара иде. Ул Канәфер агачының чыбыкларына җан ачысы белән тотынган күк тотына вә өскә чыгарга тырмаша иде.
Менә беркөнне Канәфер агачының яфраклары аркылы кояш нурлары үтми башлады. Әт эчәгесе актык көче белән талпынды, Канәфер яфракларын үтеп, кояш яктылыгына чыкты. Чыккач, ул чиксез мәхәббәт белән кояшка карап торды. Озак карап торды да:
- Сөям!.. Кояш, сине генә сөям! Никадәр мәшәкать чиксәм - һәммәсен синең өчен генә чиктем, - диде.
Әт эчәгесенең яфраклары як-якка тарала башладылар. Алар инде Канәфер агачының бөтен яфракларын күләгәдә калдырганнар иде. Канәфер агачы актык чиккә кадәр түзде. Ахырдан чыдый алмады:
- Мин үләм!.. Миңа кояш калмады!.. Мине аз гына сөйсән, бер генә ботагымны кояш астына чыгар, - диде.
Әт әчәгесе аңар сөкүт! белән җавап бирде. Бары аның яңа ачылган чәчәкләре, әллә кайдан килгән бу ят тавышка гаҗәпләнеп, башларын селкеделәр.
Канәфер агачы актык сулышын җыйды да:
— Үләм!.. Бер генә тамчы кояш нуры!.. - дип кычкырды.
Аның кычкыруыннан сискәнеп, бакчадагы агач яфраклары шыпырдаштылар. Сандугач, куркып, күкрәк төбеннән «фьют» дигән аваз чыгарды да сайравыннан туктады. Ул инде артык сайрый алмады, чөнки куркуыннан саташкан, сакауланган иде. Әмма Әт эчәгесенең яфраклары бары шаркылдашып көлештеләр генә.
Канәфер агачының эчендә актык мәхәббәт очкыны сүнде. Аның яфраклары шиңеп, нәфис яшел ботаклары салынып төштеләр. Ул үлде...

Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.
- Lea el próximo trabajo literario para 6to Grado
- Имче