🕥 34-minuto de lectura

Ява Карлар, Ява Карлар... - 3

El número total de palabras es 4379
El número total de palabras únicas es 1785
37.1 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
50.0 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
57.8 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.
  Саҗидә. Бик каты гырлыйсың икән. «Восход» мотоциклы тавышы чыга.
  Рәшит (стенага борылып ята). Ә син каян беләсең «Восход» мотоциклының тавышын?
  Саҗидә (караватына барып ята). Өйләнешер алдыннан Фәндәснең «Восход» мотоциклы бар иде.
  Әле йөргән вакытта гел мине утыртып катать итә иде. (Татлы елмаеп.) Бар иде бәхетле чаклар.
  Өйләнешкәч сатты мотоциклны.
  Рәшит. Ник?
  Саҗидә. Ник... Акча кирәк булгач. (Елый.) Без бит бик озак йөрдек өйләнешкәнче.
  Рәшит. Мотоциклдамы?
  Саҗидә. Мотоциклда да күп йөрдек. Ул мине әллә кайларга алып китә иде. Тау башларына, урманнарга. (Елаудан туктап көлә башлый.) Бер тапкыр шундый каты егылдык. Фәндәс мотоцикл астында калды, мин читкә очып барып төштем.
  Рәшит. Әйтәм аны күзләрегездә сәерлек бар сезнең. Каты егылган булгансыз икән.
  Саҗидә. Әй, теле! Син кайлардан егылып төштең икән — күзеңдә нур бөтенләй юк. Дару эчмичә йоклый алмам инде мин.
  Тумба тартмасыннан дару алып каба. Рәшит фатирны дер селкетеп гырлый башлый. Саҗидә аһ-ваһ килеп боргаланып ята.
  Әкрен генә ишек ачыла. Шыпырт кына Фәндәс килеп керә. Тун якасы күтәрелгән, бүреген батырып кигән. Әле Рәшит ягына, әле Саҗидә ягына карап тора.
  Фәндәс (аяк очларына басып карават янына килә). Саҗидә!
  Саҗидә (Рәшит дип белеп тибеп җибәрә). Кит! (Идәнгә егылган Фәндәсне күреп шакката.)
  Фәндәс! Синмени?! Теге дип торам. (Фәндәскә торырга ярдәм итә.)
  Фәндәс (пышылдап сөйләшәләр). Менә... Килдем... Кайттым... Сагындым... (Кочаклашалар.)
  Саҗидә. Ничек соң анда?
  Фәндәс. Читен. (Рәшит ягына карап.) Гырлый икән. Кыерсытмыймы?
  Саҗидә. Юк.
  Фәндәс. Минем ашыйсым килә.
  Саҗидә (сикереп тора). Хәзер. (Колбаса белән ипи алып килә.)
  Фәндәс (колбаса белән ипине ашый). Яңа елны синең белән бергә каршыламабыз микәнни?
  Саҗидә. Юктыр инде.
  Кинәт өстә вертолет тавышы ишетелә. Прожекторлар яктырта башлый.
  Фәндәс (куркып). Вертолет инде әллә... Бик түбән оча.
  Саҗидә. Нинди вертолет булсын. Рәшит гырлый.
  Вертолет тавышы якыная. Күктән Шәйхинең сөйләве ишетелә. Аның тавышын ишеткәч, Фәндәс карават астына кереп китә.
  Рәшит торып утыра.
  Шәйхи (күктән). Яңа елга чиста намус белән, биргән вәгъдәләр үтәлде дип керергә насыйп булсын.
  Без, халык депутатлары гына түгел, һәрбер кеше, эшчеме ул, зыялымы — узган ел заяга үтмәде дип мактана алсын иде.
  Бер прожектор Рәшиткә юнәлтелә, икенче прожектор карават астындагы Фәндәсне «капшый».
  Халык алдында гына түгел, бер-беребез алдында биргән вәгъдәләргә, антларга тугры булмау нәтиҗәсендә яңадан-яңа фаҗигаләр туа.
  Вертолет ерагая, Шәйхинең тавышы да ерактан гына ишетелә башлый. Рәшит ята да тагын йокыга китә. Гырлый.
  Еллар уза. Тагын бер ел үтеп китте. Нәрсәне дөрес эшләмәдек, нинди игелекле уй-ниятләребезне гамәлгә ашырмадык — тагын бер утырып уйлыйк әле...
  Тынлык урнаша.
  Саҗидә (карават астына эндәшә). Син бар инде.
  Фәндәс (карават астыннан чыга). Син миңа үзем белән алып китәргә ризык бир.
  Саҗидә. Ник, Зәйнәп ашатмыймыни?
  Фәндәс. Юк шул. Ачтан үләм мин анда.
  Саҗидә. Хәзер. (Тиз генә пакетка ашамлыклар тутыра.)
  Фәндәс (пакетны алып). Рәхмәт!
  Кочаклашалар.
  Саҗидә. Смотри анда!
  Фәндәс. Ну, син нәрсә инде! Сау бул!
  Саҗидә. Хуш!
  Фәндәс тынычланып чыгып китә.
  ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
  Рәшитләр фатиры. Караңгы. Рәшит керә, шыпырт кына тунын салып элә, бүреген элгеч өстенә куя. Идәндә бөгәрләнеп, башыннан аягына кадәр одеялга төренеп ятучы Фәндәскә карап тора. Аннары караватта йоклаучы Зәйнәпкә карый. Барып сейфны ача. Мылтык ала. Зәйнәп янына килә. Мылтыгын сөяп куеп чишенә башлый. Трусиктан гына кала. Ашыга-ашыга
  Зәйнәп янына ята.
  Зәйнәп (кычкырып җибәрә). Көчлиләр!
  Рәшит. Кычкырма! Мин бит бу!
  Зәйнәп (еш-еш сулый). Рәшит?! Уф, котымны алдың, тиле! Нишләп йөрисең?
  Рәшит. Нишләп йөрмәм мин! (Идәнгә ымлап.) Кагылмадымы?
  Зәйнәп. Юк, ничек кагылсын ул миңа?!
  Рәшит (кочаклый). Кил әле, кил, сагындым үзеңне.
  Зәйнәп. Фәндәс ишетә бит.
  Рәшит. Ишетсә, аның ни эше бар.
  Зәйнәп (Рәшитне этә). Юк, юк, без бит килешү төзедек. Син Саҗидә белән яшәп карыйсың, мин
  Фәндәс белән.
  Рәшит. Бирермен мин сиңа! (Елмаеп.) Сагындым!
  Зәйнәпне кочаклап үбәргә тотына. Шул вакытны җан өзгеч тавыш ишетелә.
  Фәндәс. Алай ярамый! (Торып утыра.) Хыянәт!
  Рәшит (мылтыгын алып Фәндәскә төби, Фәндәс одеял астына кача). Нинди хыянәт булсын?!
  Фәндәс (одеял астыннан тавышы тонык кына булып ишетелә). Ник килдең?
  Рәшит. Килмәдем, кайттым. Безнең түбәгә кар күп өелә. Иртәгә менеп көрисе бар. Аннары читен булачак кардан арынуы. Яз көне батабыз алайса.
  Фәндәс (одеял астыннан чыга). Алдыйсың. Мине мыскылларга дип, килешүне инкарь итеп килдең син. Зәйнәпне миңа хыянәт иттерер өчен.
  Рәшит. Тинтәк!
  Фәндәс. Без килешү төзедек, кул куйдык. Болай хыянәт итәргә ярамый. (Кычкырып.) Хыянәт!
  Вертолет тавышы ишетелә. Прожекторлар яктырта. Шәйхи тавышы яңгырый. Фәндәс үрмәләп шифоньер артына поса. Рәшит диван астына керә. Зәйнәп юрганына төренә.
  Шәйхи (каяндыр күктән кычкыра). Мин халык депутаты буларак кына түгел, ЖЭУ начальнигы буларак та түгел, ә кеше буларак әйтәсем килә: биргән вәгъдәләрне үтәмәү — асылда исә ул үз-үзеңә хыянәт итү. (Вертолет тавышы ерагая. Шәйхинең тавышы да ерактан ишетелә.) Тагын шуны да әйтәсе килә, җәмәгать... Халык безгә өмет белән карый...
  Рәшит (диван астыннан чыгып әле Зәйнәпкә, әле Фәндәскә карап тора.) Бер кызыгы да юк моның.
  Ну, нәрсә бирә безгә мондый кәмит?!
  Зәйнәп. Үзең кул куйдың бит.
  Рәшит. Тик кенә ят!
  Фәндәс. (шифоньер артыннан чыга). Миңа инде ике дөнья — бер морҗа.
  Рәшит. Алай димә.
  Фәндәс. Әллә нинди халәт — үтереп ашыйсы килә, шундый нык йокы килә, үз өемә кайтасым килә, ә менә... яшисем килми.
  Рәшит (кычкырып). Андый сүз әйтмә! Яшәргә кирәк!
  Музыка.
  БИШЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
  Фәндәсләр фатиры. Рәшит гырлап йоклап ята. Саҗидә ашамлыклар күтәреп кайтып керә.
  Рәшит (уяна). Кайттыңмы?
  Саҗидә. Кайттым.
  Рәшит. Кар һаман явамы?
  Саҗидә. Аның туктыйсы юк, ахрысы. (Рәшиткә карап тора.) Син берәр җирдә эшлисеңме соң?
  Рәшит (киерелеп). А как же!
  Саҗидә. Кайда? (Алып кайткан әйберләрен урнаштыра.)
  Рәшит. Син аны барыбер аңламаячаксың. Ашарга нәрсә пешерәсең бүген?
  Саҗидә. Нәрсә пешерсәм, шуны ашарсың.
  Рәшит (торып утыра). Син минем яраткан блюдоларым турында да сорамадың никтер...
  Саҗидә. Фәндәс нәрсә ашаган — син дә шуны ашаячаксың.
  Рәшит. Фәндәснең килеш-килбәтенә карап аның ни ашаганын чамалау мөмкин.
  Саҗидә. Бик яратып ашый иде әле. (Бәрәңге әрчергә әзерләнә.)
  Рәшит. Аның иң яраткан ризыгы нәрсә?
  Саҗидә (бәрәңге әрчи). Табада кыздырган бәрәңге.
  Рәшит. Көчле...
  Саҗидә (татлы елмаеп хатирәләргә бирелә). Әле өйләнешкәнче үк... Йөргәндә... Аның общежитиесенә барып бәрәңге пешерә торганыем. Аннан да тәмле нәрсә юк иде. Кара-каршы утырып әлүмин кашыклар белән бер таба бәрәңгене ашап бетерә идек. Бар иде рәхәт, бәхетле чаклар. (Елый.)
  Рәшит (авызын киң итеп ачып исни). Елама, әлүмин кашык табам мин сиңа.
  Саҗидә. Әлүмин кашыкны аны табып булыр... Бәрәңгесен дә өеп пешереп булыр. Тик менә шул общежитиенең кысан гына бүлмәсендәге яктылыкны да, кара ипинең тәмлелеген дә инде мәңге кайтару мөмкин түгел. Бер тапкыр Сигезенче мартка Фәндәс миңа духи бүләк итте. Мин аның хуш исеннән һәм бәхетемнән чак кына аңымны җуймадым. Студент чак... Акча юк. Ә менә шуңа карамастан тамак та тук, киемнәребез дә үзебезгә шулкадәр килешеп тора иде. Бәхет ул һәркемгә килешә, шулай бит... Мин хәзер бернәрсәгә дә кызыкмыйм. Миңа әнә шул Фәндәс общежитиесендәге стаканнан шикәр каба-каба чәй эчү җитми. Миңа бернинди тәм-том кирәкми, мин унсигез яшьлек кыз чагымдагы аның һәр әйткән сүзеннән буыла-буыла көлеп, тончыга-тончыга изрәп пешкән бәрәңге ашавымны сагынам. Миңа бернинди байлык кирәк түгел, миңа яшь чагымда Фәндәс бүләк иткән хушбуй исе генә кирәк.
  Рәшит. Минем яшьлегем болай ук катлаулы булмады. Ничектер гадирәк килеп чыкты минеке. Яшь чакта ашаган бәрәңгене никтер сагынмыйм. Тем более, без бит инде хәзер бананга күчтек.
  Саҗидә (бәрәңге әрчүдән туктый, плитә янында кайнаша). Ә синең яраткан ризыгың нинди?
  Рәшит. Мин рагу яратам. Сандугач телләреннән әзерләнгән рагу.
  Саҗидә. Нәрсә?!
  Рәшит (көлеп). Рагу из соловьиных языков.
  Саҗидә. Ул хәтле сандугач каян тапмак кирәк.
  Рәшит. Татарда сандугачтан да күбрәк нәрсә юк. Син безнең җырларны гына тыңлап кара. Җырда сандугач дигән сүз катнашмаса, ул чын татар җыры түгел.
  Фәндәс керә.
  Фәндәс. Исәнмесез!
  Рәшит. Аллага шөкер. Мактап кына йөрисең икән — как раз бәрәңге кыздырырга җыена идек. Тик менә, кызганыч, сезнең яшь чагыгыздагы комбижир юк хәзер.
  Фәндәс. Минем шаярырлык хәлем юк.
  Рәшит. Ә мин шаярмыйм. Нишләп йөрисең? Ни йомыш?
  Саҗидә. Исәнме, Фәндәс. (Күзләрен тутырып карап тора.)
  Фәндәс. Саҗидә, теге вельвет күлмәгемнең җиңен ямаган идеңме син?
  Саҗидә. Әйе.
  Фәндәс. Бир әле.
  Саҗидә. Нигә ул?
  Фәндәс. Киям.
  Саҗидә. Иске бит инде ул.
  Фәндәс. Булсын. Аны бит син миңа Егерме өченче февральгә алган идең. Сиксән икенче елны.
  Рәшит. Ай-яй, хәтер шәп сезнең икегезнең дә.
  Фәндәс. Аннары, алмаш-тилмәш трусик кирәк миңа...
  Рәшит. Ә трусикларны нинди бәйрәмгә алдылар сиңа?
  Саҗидә. Рәшит, телеңне тый!
  Рәшит (читкә китеп). Шаярырга да ярамый.
  Фәндәс (Рәшиткә). Зәйнәп Яңа ел бүләге сорап теңкәгә тия. Үзең шуңа берәр бүләк алып бир әле.
  Минем акчам юк.
  Рәшит. Хәзер син алырга тиеш аңа бүләкне, дорогой мой! (Ниндидер җыр шыңшый-шыңшый журнал актара.)
  Саҗидә. Ала күрмә!
  Рәшиткә сиздермичә генә Фәндәскә ипи белән колбаса бирә. Фәндәс бер пакетка киемнәрен тутыра, икенче пакетка Саҗидә биргән ризыкны тыга.
  Фәндәс (пышылдап). Ничек хәлләр?
  Саҗидә. Түзәрлек. Тамагың бик ачканда шылтырат. Паркта очрашырбыз, мин сиңа шунда ашарга алып килермен.
  Фәндәс. Ярар. Үзеңнең хәлең ничек?
  Саҗидә. Ярый инде...
  Фәндәс. Сау булып торыгыз!
  Рәшит (үчекләп). Чәй эчеп кит инде. (Фәндәс чыгып китә. Саҗидә елый.)
  Саҗидә (тәрәзәдән карап). Шул арада коры сөяккә калган.
  Рәшит. Ул элек тә трафарет шикелле юка иде инде.
  Саҗидә. Нинди кансыз кеше син! Һәрбер сүзгә нинди дә булса ямьсез-тәмсез сүзне аркылыга китерәсең дә куясың!
  Рәшит. Тынычлан, тынычлан! (Иңеннән кочмакчы була.)
  Саҗидә (аны этеп җибәрә). Кит, якын килмә!
  Рәшит (диванга барып утыра, Саҗидә тәрәзәдән тышка карап тора). Ачуланма. Шундый кеше инде мин, бернишләп булмый. Әйбәт кеше син. Минем менә шушындый хатыным булсын иде дә бит.
  Саҗидә. Ник, Зәйнәбеңә ни булган?
  Рәшит. Берни дә булмаган. Ул да менә дигән хатын. Дөресен әйткәндә, бик сагындым мин аны.
  Безнең дә бит гүзәл хатирәләребез бар. Бер тапкыр «Афродита» ресторанында утырганда күрше өстәлдән бер кара гына кеше Зәйнәпкә бик озак карап утырды. Мин бардым да Зәйнәбемә карап утыручының ике каш арасына суктым. Шуннан соң Зәйнәп мәңге минем белән булачагы турында әйтте.
  Саҗидә. Ә теге кеше нишләде?
  Рәшит. Кайсы?
  Саҗидә. Син ике каш арасына суккан кеше...
  Рәшит. Белмим. Аны сөйрәп алып чыгып киттеләр. Ул бүтән кермәде. Ә бер тапкыр Зәйнәп белән икебез генә табигатькә чыктык. Каманың тын гына аккан бер мәле иде. Зәйнәп, дидем мин аңа, телисеңме, синең өчен Каманың теге ягына йөзеп чыгам, дидем. Телим, диде ул. Тик, зинһар, бата күрмә, мин үзем генә моннан өйгә ничек кайтып җитәрмен, диде. Син миңа шундый кирәк, дип өстәп куйды ул. Шул чагында мин аңладым: чын-чынлап ярата ул мине.
  Саҗидә. Каманы аркылыга йөзеп чыктыңмы соң?
  Рәшит. Юк. Анда бер бик шикле катер бөтерелеп йөри иде, рыбнадзор булды, ахрысы. Минем йөзгәнне күрсәләр, ятьмә куйган, шуңа йөзә дип уйларлар иде. Мин Зәйнәпкә шулай дип аңлаттым да инде. Ул бит болай карап торуга гына иләс-миләс күренә, ә үзе ул бик аңлаучан, кайвакыт бик тирән аңлаучан хатын. Сагындым мин аны.
  Саҗидә (Рәшит янына йөгереп килә). Әйдә сезгә барыйк әле.
  Рәшит. Ник?
  Саҗидә. Җан тыныч түгел. Үзем генә барсам, әллә ничек.
  Рәшит. Үзем генә барыйммы соң?
  Саҗидә. Юк, минем үземнең барып аларның тормышын күрәсем килә.
  Рәшит. Эт тормышыдыр инде, нәкъ безнеке шикелле үк.
  Саҗидә. Әйдә, бергә барып кайтыйк.
  Рәшит. Соң, әйдә. Без синең белән, имештер, ир белән хатын буларак аларга кунакка барабыз.
  Саҗидә. Әйе, шулай булсын. Алай табигыйрәк килеп чыгар. Кунакка килдек дигән сәбәп белән барыйк.
  Рәшит. Киттек. Дөресен әйткәндә, мин үзем дә тыныч түгел, күңел кыбырсый... Барып кайтыйк.
  Киенә башлыйлар. Музыка.
  АЛТЫНЧЫ КҮРЕНЕШ
  Зәйнәпләр фатиры. Фәндәс трико чалбарының балакларын сызганып, майкасын кыстырмыйча, тузан суырткыч белән идәннән тузан суырта. Зәйнәп кайтып керә. Куллары буш, иңендә кечкенә сумка.
  Зәйнәп (чишенә-чишенә). «Идеал» кибетендә шундый матур блузка күрдем. Яңа ел бүләге итеп ал әле миңа шуны.
  Фәндәс (тузан суырткычны сүндереп почмакка илтеп куя). Кыйммәтме соң ул?
  Зәйнәп. Алты мең.
  Фәндәс. О-о-о, минем туннан да кыйммәтрәк бит. Минем андый акчам юк.
  Зәйнәп. Хәзерге ирләр шулкадәр саран. (Көзге каршына килеп.) Ой, битем яна. Тагын буран купты.
  Фәндәс. Рәшит тә саранмы?
  Зәйнәп. Күп сорашма. (Свитерын салып халат кия.) Син миңа бер бүләк тә алмыйсыңмыни Яңа елга?
  Фәндәс. Карарбыз.
  Зәйнәп. Рәшит булса болай вакчылланып тормас иде...
  Фәндәс (тузан суыртканда күчергән әйберләрне урыннарына урнаштырып). Бүләкне аны сорап алмыйлар. Әлбәттә, бүләксез калдырмам...
  Зәйнәп. Ужас, ирләр ничек саран хәзер!
  Фәндәс. Хатын-кызы да аның хәзер бигүк юмарт түгел. Син әле миңа чәй дә куеп эчертмәдең.
  Зәйнәп. Кстати, чәй куеп җибәр әле, зинһар. Аякларым шундый арыды.
  Фәндәс (чәй куя). Алай-болай кунакларың киләсе юкмы бу арада?
  Зәйнәп. Ник сорыйсың?
  Фәндәс. Кунак-мазар киләсе булса, югалып торырмын...
  Зәйнәп. Кунагына карарбыз. Югалып тор, дисәм, күренми торырсың. Бер дә кунак кабул итәсем килми әле.
  Рәшит белән Саҗидә култыклашып керәләр.
  Саҗидә. Исәнмесез!
  Фәндәс (шатланып). Исәнме, Саҗидә!
  Зәйнәп (коры гына). Менә кунаклар киләме дигәниең... Озак көттермәделәр. Хуш килдегез!
  Рәшит (күзен Зәйнәптән алмый). Кунакка килдек... Парлап... Бер-беребезгә кунакка йөрешсәк ярыйдыр бит, в конце концов.
  Зәйнәп. Ужас!
  Рәшит (көлеп). Чакырылмаган кунак чакырылганыннан да яманрак. Ха-ха-ха!
  Фәндәс (читенсенеп). Юк, юк, без кунакларга бик шат. Ашарга гына бернәрсә дә юк түлке...
  Рәшит (чишенә дә бүлмә буйлап арлы-бирле йөри). Ярар, сөйләшеп кенә утырырбыз.
  Фәндәс. Зәйнәп, әйдә, кунакларны урнаштыр инде...
  Зәйнәп. Алар, нәрсә, мебель что ли урнаштырырга?! Узыгыз.
  Саҗидә (кызганып Фәндәснең кыяфәтен күзәтә). Нишлисез?
  Фәндәс. Мин табак-савыт юдым, тузан суырттым. Зәйнәп әле генә кайтып керде. Хәзер, күлмәгемне киим әле. (Күлмәген киеп куя, трико балакларын төшерә.) Ә үзегез ни эшләр бетереп ятасыз?
  Саҗидә (чишенеп түргә уза). Мин эштән кайттым. Рәшит йоклый иде.
  Зәйнәп. Яңа елны кайда каршыларга уйлыйсыз соң?
  Рәшит. Белгән юк әле.
  Фәндәс (куанычлы тавыш белән). Әйдәгез, бергәләп каршылыйк!
  Рәшит. Аңлыйм: синең ашыйсың килә. Бергә каршыласак, авызыңа ризык керәчәк...
  Зәйнәп (ачуланып). Мондый компаниядә утырырга мине кем дип белдегез. Бик матур килеп кердегез парлашып, ике аккош кебек, барыгыз, икегез каршылагыз.
  Рәшит. Син чыркылдамый тор әле, яме. Болай да бәгырь телгәләнә. Бозау суйган көнне свежий бавырны телем-телем кисеп табада кыздыралар бит әле... Шуның шикелле.
  Фәндәс (чыраен сытып). Син юри мине интектерер өчен кыздырылган бавыр турында әйтәсеңме?
  Рәшит. Юк, сине интектерүдән миңа ни файда?
  Фәндәс (хыялланып). Бозау суйган көнне бәлеш тә пешерәлә-ә-әр... Их!
  Бүлмәнең төрле тарафларына утырышалар. Тынлык урнаша.
  Зәйнәп (тырнагын пилка белән ышкып). Нәрсә, берәр уен уйныйк мәллә?
  Рәшит. Бу бит аулак өй түгел.
  Фәндәс. Шешә әйләндерешле уйнасак кына инде. Без яшь чакта уйный идек.
  Саҗидә. Әйдәгез, Шәйхигә шылтыратабыз.
  Рәшит. Шешә алып кил, дипме?
  Саҗидә. Якынлашып килүче Яңа ел белән котлап.
  Рәшит. Җитешербез әле.
  Зәйнәп. Йә, сөйләгез инде, ни эшләр бетереп ятасыз?
  Рәшит. Әллә ни кырган эш тә юк инде... Ә үзегез?
  Фәндәс. Без төнлә елкага чыгарбыз, ахрысы, шулай бит, Зәйнәп?
  Зәйнәп. Посмотрим.
  Саҗидә. Без чыгабызмы, Рәшит?
  Рәшит. Ник, чыгарбыз.
  Фәндәс. Гафу итегез, ә сез елканың кайсысына чыгарга җыенасыз?
  Рәшит. Ә сез?
  Саҗидә. Җитте! Бу нинди мәгънәсез сөйләшү соң?!
  Зәйнәп. Соң, мәгънәле сүз сөйлә. Без тыңларбыз.
  Саҗидә. Моның азагы булыр микән?
  Зәйнәп. Вряд ли.
  Рәшит. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырып булмасмы дигән идем, барып чыкмас ахры.
  Фәндәс. Мин чәй әзерлим әле. (Торып табын тирәсендә бөтерелә.)
  Саҗидә. Балаларыбыз белми.
  Зәйнәп. Нәрсәне.
  Саҗидә. Безнең болай буталганны.
  Зәйнәп. Мин үзем бер дә буталмадым, Аллага шөкер. Безнең кызыбыз кечкенә, аңлатсаң да аңларлык түгел әле. Сезнең улыгыз инде егет кеше — үзе дә мондый кәнитилләрдә катнашырлык.
  Кайчан өйләнә соң инде?
  Саҗидә. Иртә әле аңа өйләнергә. Укуын тәмамлыйсы бар. И Ходаем, тиздән каникулга кайтачак бит ул. Фәндәс! Нишләп син шушындый ихтыярсыз соң, ә?!
  Фәндәс. Нишлим соң?!
  Саҗидә. Оят! Хурлык! (Елый-елый чыгып йөгерә.)
  Фәндәс (аның артыннан чыкмакчы була). Саҗидә!
  Рәшит (Фәндәсне туктата да үзе чыгып йөгерә). Саҗидә, тукта!
  Тынлык урнаша.
  Зәйнәп. Менә, кунаклар килеп китте.
  Фәндәс. Әйе, парлашып кунак булып киттеләр.
  Зәйнәп. Хәзер җавап итеп без барырга тиешме инде?
  Фәндәс. Кая?
  Зәйнәп. Аларга кунакка.
  Фәндәс. Белмим. Кунакка йөрешү бар инде ул... Барып кайтырбыз.
  Зәйнәп (елый). Кунакка?! Нәрсә, бу спектакль чынга авышып барамыни?! (Кызып китә.)
  Култыклашып килеп керделәр, мин сиңа әйтим! Ненавижу! (Ярсый.) Алар чын-чынлап ир белән хатын булып яшәп яталар микән әллә?!
  Фәндәс. Тынычлан, Зәйнәп. Нишләп алай булсын.
  Зәйнәп (истерикага бирелеп). Ә нишләп алай булмасын ди?! Син монда селәгәеңне агызып утыргач та, нәрсә, бөтен ирләр дә синең шикелле дип уйлыйсың мәллә?! Рәшит ул син түгел. (Кул астындагы әйберләрне төрле якка тотып ыргыта.) Без синең белән аеры-чаеры ятуын ятабыз, ә анда аларның нишләп ятканнарын белмибез!
  Фәндәс. Мин бит үзем барып тикшереп кайттым. Анда барысы да тәртиптә. Үзем күрдем аерым йоклаганнарын.
  Зәйнәп. Идиот!
  Фәндәс. Син нишләп минем күңелемә дә шөбһә саласың соң әле? Хәзер мин тагын да ныграк курка башладым. Шулай да, Рәшитеңне белмим, но Саҗидәмә минем ышанасым килә.
  Зәйнәп. Син бу дөньяга әле яңа гына баздан чыктыңмы әллә?!
  Фәндәс. Әйдә, сине дә алып барам. Үз күзләрең белән күрерсең. Шунда мин дә тагын бер кат күреп тынычланырмын.
  Зәйнәп. Мин беркемгә дә ышанмыйм!
  Фәндәс. Үзем алып барып күрсәтермен. Тынычлан.
  Зәйнәп. Хәзер үк барабызмы?
  Фәндәс. Төнлә барабыз. Минем ачкыч бар бит.
  Зәйнәп. Уянсалар?
  Фәндәс. Кунакка килдек, диярбез. Кунакка йөрешү бар бит ул.
  Музыка.
  ҖИДЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
  Саҗидәләр фатиры. Караңгы. Саҗидә караватта, Рәшит иске диванда йоклап ята. Зәйнәп белән Фәндәс керәләр. Рәшит гадәттәгечә гырлый.
  Фәндәс (пышылдап). Күрәсеңме, һәркем үз урынында. Яхшы.
  Зәйнәп (пышылдап). Әйдә, киттек, уятып тормыйк инде. Булды, күрдек — бергә йокламыйлар.
  Фәндәс. Юк, юк. Минем үтереп ашыйсым килә. Берәр нәрсә табып капкалыйм инде.
  Зәйнәп. Ә мин көтимме сине?
  Фәндәс. Бар, күрше бүлмәдә утырып тор. Җылынырсың да. Мин тамак ялгагач китәрбез.
  Аяк очларына гына басып күрше бүлмәгә юнәләләр. Фәндәс алдан бара, Зәйнәп аңа иярә. Күрше бүлмәгә кергәндә Фәндәс ялгыш төчкерә. Рәшит кинәт торып утыра. Фәндәс күрше бүлмәгә кереп шыла. Зәйнәп баскан урынында катып кала.
  Рәшит (караңгыда Зәйнәпне танымый). Саҗидә!
  Зәйнәп (чак кына ишетелерлек итеп). Ә?
  Рәшит. Мин дә болай алмашынып йөрүнең мәгънәсен тапмыйм. Шәйхигә чынлап та шылтыратырга кирәк.
  Зәйнәп (тавышын үзгәртеп). Әйе.
  Рәшит. Нишләп пышылдап кына сөйләшәсең?
  Зәйнәп (авызын каплап). Тешем сызлый.
  Рәшит. Мин инде Зәйнәпне элек рәнҗеткәннәрем өчен дә үкенә башладым. Яратам мин аны.
  Аңардан башка нишләрмен. Мин дә бит инде алай бигүк яшь кеше түгел.
  Зәйнәп. Әйе. (Күрше бүлмәгә таба бара.)
  Рәшит. Туктале, сөйләшик.
  Зәйнәп (авызын томалап). Дару теге бүлмәдә. Йокла. (Кымшанырга курка.)
  Рәшит (торып утыра). Тартып керим әле. Балконга чыгып тартырмын, ахрысы.
  Тумбочка өстеннән сигарет белән зажигалка ала. Сигаретын диванда утырганда ук кабыза. Зажигалкасын яндырып тотып тора.
  Шул саран гына яктылыкта Зәйнәпне күзәтә.
  Саҗидә, син нишләп киендең?
  Зәйнәп (авызын кулы белән каплап). Ни... Чүп түгеп кердем.
  Рәшит. Бу вакыттамы? (Зажигалкасын сүндерә.)
  Зәйнәп (авызын томалап). Чүп чиләгеннән сасы ис килеп тора иде.
  Рәшит. Алай икән. Син төчкердеңме?
  Зәйнәп. Әйе.
  Рәшит. Сәламәт бул.
  Зәйнәп. Рәхмәт.
  Рәшит. Мин тартып керәм.
  Сигаретын суыра-суыра балконга чыгып китә. Зәйнәп шундук икенче бүлмәгә керә.
  Саҗидә (уяна, ыңгыраша-ыңгыраша боргалана). Уф, сәгать ничә икән?
  Бу вакытта Фәндәс күрше бүлмәдән чыгып ашарга эзли башлый. Тапкан бер ризыкны ашый. Караңгыда Саҗидә аны Рәшит дип белә.
  Рәшит, нишлисең син?
  Фәндәс (авызын ача алмыйча ашый). М-м-м...
  Саҗидә. Бигрәк күп ашыйсың син.
  Фәндәс. М-м-м...
  Саҗидә. Рәшит, ә минем бернәрсә дә исбатлыйсым килми. Чөнки минем Фәндәскә бер генә тапкыр да хыянәт иткәнем юк. Хәтта андый уйның башыма да килгәне юк. Шуңа күрә беркемгә бернәрсә исбатламаячакмын.
  Фәндәс. М-м-м...
  Балконда Рәшит йөткерә.
  Саҗидә. Рәшит, балконда кеше бар мәллә?!
  Фәндәс (Саҗидә янына йөгереп бара). Мин бу — Фәндәс!
  Саҗидә. Фәндәс?!
  Балкон ишеге ачыла.
  Фәндәс. Тс-с-с.
  Карават артына кача. Рәшит керә.
  Рәшит (корык-корык йөткерә). Декабрьдә бу кадәр карның яуганы юк иде.
  Саҗидә (торып утыра). Һаман явамы?
  Рәшит. Ява. Утны кабызмыйммы?
  Саҗидә. Юк, юк, мин эчке күлмәктән генә.
  Рәшит. Тешең һаман сызлыймы?
  Саҗидә. Минем тешемнең сызлаганы да юк. Фәндәс гел карап тора минем тешләремне.
  Рәшит. Үзең әйткәниең бит.
  Саҗидә. Кайчан?
  Рәшит. Әле яңа гына.
  Саҗидә. Төшеңдә күргәнсеңдер.
  Рәшит (ята). Шулайдыр. (Авыр сулап куя.) Яңа ел алдыннан беркайчан да быелгы шикелле болай ямансу, күңелсез булганы юк иде.
  Саҗидә. Кышы да бит аның башка еллардагыча килмәде.
  Рәшит. Әллә үзебез кышка башка еллардагыча кермәдекме?..
  Саҗидә. Фәлсәфиләнә башладың әле син.
  Рәшит. Монда философка да әверелерсең.
  Саҗидә. Никләр чемоданнарымны күтәрешеп кайттың, ә?!
  Рәшит. Таныш кешегә ярдәм итү бар бит инде ул. Кем белгән аның болай килеп чыгасын! Кайвакыт кешегә яхшылык эшләү дә ярамый шул. (Шундук гырлап йокыга китә.)
  Фәндәс (пышылдап). Теге бүлмәгә кереп ятып торыйм әле.
  Саҗидә. Бар.
  Фәндәс шыпырт кына күрше бүлмәгә кереп китә. Рәшит гырлап йоклый, Саҗидә тынгысызланып ята. Аяк очларына гына басып Зәйнәп чыга. Дару эчәргә су эзли. Куллары белән стенаны, өстәлне капшый. Даруын каба да, чәйгүннең борыныннан су эчә. Саҗидә аны Фәндәс дип уйлый. Пышылдап эндәшә.
  Фәндәс!
  Зәйнәп (авызындагы суны да йотарга куркып тораташ булып катып кала). М-м-м...
  Саҗидә. Суыткычта пешкән пилмән бар. Салкын килеш тә тәмле бит ул. Алып аша.
  Зәйнәп. М-м-м...
  Саҗидә. Хәзер үзем алып бирәм. (Тора. Шыпырт кына килә.)
  Зәйнәп (котсыз калып). Мин бу, Саҗидә.
  Саҗидә. Зәйнәп?!
  Зәйнәп. Әйе.
  Рәшит уяна. Ике хатын йөгереп барып Саҗидәнең караватына барып яталар һәм юрган ябыналар. Фәндәс күрше бүлмәдән чыга. Бүлмәгә колак салып тыңлап тора. Фәндәс диван яныннан узганда Рәшит торып утыра.
  Рәшит (караңгыда Фәндәсне Саҗидә дип уйлый). Саҗидә!
  Фәндәс (читкә тайпыла да баскан урынында катып кала). М-м-м...
  Рәшит. Карале, Саҗидә... Болай булмый. Нәрсә, башка проблемалар беткәнмени?! Шәйхигә барырга кирәк. Җитте, булды! Мин Шәйхигә мөрәҗәгать итмичә генә Зәйнәп янына кайтып китәр идем дә... Фәндәс бар бит. Ул бит сабый шикелле — теге бланкларга чын күңелдән ышана. Үзебезнең тормышны үзебез хәл итәргә тиешбез. Шәйхи дә түгел, аның әллә кайда бастырылган бланклары да түгел. Кеше ул гомер буе үзенә авырлыклар уйлап чыгара. Күрәсең, адәм баласы тыныч кына яши алмый. Беркавым тыныч яшәсә, аңа кичекмәстән нинди дә булса киртәләр калкуы, проблемалар тууы кирәк. Хәсрәт килмәсә, кеше аны үзе уйлап чыгара, үзе чакырып китерә.
  Фәндәс (шатлыктан очып китәрдәй булып утны кабыза). Рәшит! Әйдә Шәйхигә шылтыратабыз!
  Рәшит (каушап кала). Фәндәс?!
  Фәндәс. Болай дәвам итү мөмкин түгел! Тор әле, тор. Шылтырат Шәйхигә. Син бит сөйләшә беләсең.
  Зәйнәп (яткан җиреннән). Шылтырат, Рәшит, шылтырат.
  Рәшит (Зәйнәпкә аптырап карап тора). Син дә мондамыни?!
  Зәйнәп. Монда булмый. Кая булыйм мин!
  Рәшит (телефон номерын җыя). Менә сиңа мә! (Кат-кат шылтырата.) Мин йоклап ятам, ә монда переворот булырга тора икән. (Трубканы куя.) Алмый.
  Фәндәс. Йоклыйдыр. Әйдә, өенә барабыз. Киен, киен, тизрәк. Яңа ел җитә бит инде. (Киенә.)
  Рәшит (киенә-киенә). Барып нәрсә дибез соң аңа?
  Фәндәс. Мине Саҗидә янына, сине Зәйнәбең янына кайтаруын сорыйбыз.
  Рәшит. Ник аңардан сорап торырга.
  Фәндәс. Кул куйдык бит.
  Рәшит. Нинди беркатлы кеше соң син, ә?! (Чыгып китәләр.)
  Зәйнәп (сикереп торып киенә башлый). Мин дә барам!
  Саҗидә. Син барып йөрмә инде.
  Зәйнәп. Барам, барам. Вдруг ярдәмем тияр.
  Тунын иңенә элә дә чыгып йөгерә. Саҗидә тәрәзәдән тышка карап тора. Музыка.
  СИГЕЗЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
  Саҗидә, җырлый-җырлый, күлмәккә сәдәп тагып утыра.
  Качкан хәтта иң якты йолдыз да,
  Тышта йөри улап буран-җанвар.
  Миңа гаҗәп түгел бу матавык,
  Минем өйдә инде күптән гыйнвар.
  Күптән инде йортны төрле яктан
  Ачы җилләр калын бозга төрә.
  Тәрәзәләр сине көтә, тик рамнарның
  Ярыгыннан һаман салкын өрә.
  (Саҗидә җыры.)
  Елый-елый Зәйнәп керә. Бүреген салып кулына тота. Тунын салмыйча түргә уза һәм урындыкка утыра.
  Саҗидә. И Ходаем, ни булды?
  Зәйнәп (сулкылдап). Ни булганын беләсең бит.
  Саҗидә. Шәйхи нәрсә диде?
  Зәйнәп. Өендә юк ул.
  Саҗидә. Тегеләр кайда?
  Зәйнәп (елый). Эчеп утыралар.
  Саҗидә. Кайда?
  Зәйнәп (авызын җәеп). Бездә.
  Саҗидә. Яңа ел алды бит. Бераз эчсәләр ни булган.
  Зәйнәп (һаман елый). Түбәдән карны көрисе бар иде. Ике ир анда чакта көрәсеннәр иде.
  Саҗидә. Исерсәләр, көри алмаслар инде. Исерек баштан түбәгә менә күрмәсеннәр. Елама. Эчсеннәр инде.
  Зәйнәп (әкренләп елаудан туктый). Эчкәннәренә еламыйм ла мин.
  Саҗидә. Ә ник елыйсың?
  Зәйнәп. Рәшит әйтә: һәркем үз өенә кайтсын, ди, үз хатыны белән яшәсен, ди. Ә Фәндәс курка. Теге
  Шәйхи тутырткан бланклардан перәме коты алынып тора. Рәшит аңлатып карый ул кәгазьләрнең туфта икәнен. Фәндәс барыбер курка. Рәшит тегене һич күндерә алмый. Аптырагач күп итеп аракы алып кайтты. Исергәч Фәндәс кыюланыр да, имеш, бланкларга төкерер дип эчәләр дә эчәләр, ә Фәндәс үз киресен сукалый да сукалый: Шәйхи кушты, Шәйхигә ант бирдек, бланк тутырдык дип һаман мәлҗерәп утыра.
  Саҗидә. Ул гомергә шундый булды. Тынычлан, Зәйнәп, тынычлан.
  Зәйнәп. (беркавым тын утырганнан соң). Өегез матур сезнең.
  Саҗидә. Сезнең дә шәптер. Рәшит бизнесмен булгач...
  Зәйнәп. Әй, бизнесмен... Теле генә әйбәт эшли. Аның бизнесменлыгы...
  Саҗидә (көлеп). Әйтәм җайлы гына котылдың — миңа җибәрдең.
  Зәйнәп. Монда түгел, үзебездә утыра бит инде.
  Саҗидә. Бик әйбәт. Шунда гына утырсын.
  Зәйнәп. Ичмаса, фатир алырлык акчабыз да юк бит. Бизнесмен башы белән сносить итәләр дип көтеп ята кайчаннан бирле.
  Саҗидә. Сезнең фатир шулай начармыни?
  Зәйнәп. Сөйләп бетергесез. Ул йортка йөз ел бардыр инде. Түшәме юка гына. Яңгыр яуса да — кайгы, кар яуса да — хәсрәт. Түбәсе дә юк бит. Шәйхи дә... фатир вәгъдә итеп йөри, ә үзе бирми.
  Саҗидә. Хәзер фатир бирү беткәндер инде ул.
  Зәйнәп. Нишләп бетсен. Бирәселәре килсә, бирәләр.
  Саҗидә. Сносить итәрләр әле.
  Зәйнәп. Үзебез белән бергә сносить итмәгәйләре...
  Саҗидә. Алай бик төшенкелеккә бирелмә.
  Зәйнәп. Ни гаҗәп: син шулхәтле тыныч. Бернинди кайгың юк шикелле утырасың.
  Саҗидә. Күңелгә әллә нинди шатлык керде, Зәйнәп. Яңа ел алдыннан кинәт җан тынычлыгы урнашты. Барыбер начарга таба бармый кеше гомере. Ничек кенә яшәмик, ничек кенә ачуланышмыйк
  — барыбер яктылыкка илтергә тиеш юл. Башкача мөмкин түгел.
  Зәйнәп. Сиңа мондый ышаныч бүген генә килдеме?
  Саҗидә. Әйе, менә хәзер. Фәндәснең күлмәгенә сәдәп тагып утырганда. (Зәйнәпкә беркавым карап торганнан соң). Әйдә чәй эчәбез.
  Зәйнәп. Эчик.
  Саҗидә чәй куя.
  Саҗидә. Туныңны сал.
  Зәйнәп. Әйе шул. (Тунын салып элә.) Мин шуны уйлап куйдым әле: алар тату булгач, нишләп без дошманнар соң?
  Саҗидә. Кемнәр тату, кемнәр дошман — аңламадым?
  Зәйнәп. Нишләп без синең белән дошманнар, ә алар бергә якынлашып килүче Яңа елны каршылап эчеп утыралар?!
  Саҗидә. Син нәрсә сөйлисең! Нинди дошманнар булыйк без синең белән?! Мин сине дошман итмим. Утырсыннар. Бик әйбәт. Син үзең нишләргә уйлыйсың соң?
  Зәйнәп. Белмим. Минем хәтта уйлыйсым да килми.
  Саҗидә. Син югалып кала торганнардан түгел.
  Зәйнәп. Алай димә.
  Саҗидә. Син бөтен кеше югалып беткән сурәттә дә, берүзең калып, дөньяны айкап йөри торган хатын. (Көлә.) Шаярып әйтәм, шаярып. Үпкәли күрмә!
  Зәйнәп (кинәт күңеле йомшара.) Саҗидә! Нишләп мине һәммәсе дә җиңел яшидер, уйсыздыр, һәрбер нәрсә җайлы биреләдер дип саныйлар?! Мин гомерем буе сер бирмәскә тырышып яшим.
  Эчемдәгенең яктырагын гына чыгарам мин тышка. Анда, үзәгемдә ниләр кайнаганын беркемгә күрсәтмәскә тырышам мин. Җан сызлаганда да, төкерәм барысына дигән ясалма кыяфәт белән кыланам бит мин. Тышымдагы кабык буенча гына бәя бирәләр миңа. Җиңел акыллы булып күренәм икән — гаеп үземдәдер. Ләкин эчемдәге ут белән ачуны күрсәтмәскә мин детдомда өйрәндем.
  Саҗидә. Син балалар йортында үстеңмени?
  Зәйнәп. Әйе. Әтием әнине ташлап юкка чыккач, әни шунда илтеп куйган мине.
  Саҗидә. Алай икән... Ә Самарада кемең бар синең? Кызың шунда әниемдә дигән идең бит.
  Зәйнәп. Алдадым. Кызым минем Рәшитнең әнисендә, Зеленодольскида. Мин гомерем буе әнием исән дип алдарга яратам. Чөнки аның исән булуы турында хыялланам.
  Саҗидә. Ул исән түгелмени?
  Зәйнәп. Белмим. Юктыр. Исән булса мине бөтенләйгә балалар йортында калдырмас иде.
  Саҗидә. Ашыйсың киләме?
  Зәйнәп. Юк. Чәй эчәсем килә. (Бер-берсенә карап елыйлар.)
  Саҗидә. Әйдә, матурым, якынрак утыр. Бик тәмле бал бар.
  Зәйнәп. Ой, балга минем аллергия. Битем тимгелләнә.
  Саҗидә. Карлыган вареньесы бар.
  Зәйнәп. Крыжовникныкы юкмы?
  Саҗидә. Юк. Хәзер, өстәге күршеләрдән менеп сорыйм. Аларның бакчасы бик бай, аларда әллә нинди вареньелар бар.
  Зәйнәп. Юк, юк, мәшәкатьләнмә, кешеләрне дә борчыма. Менә бит кәнфит бар. Өстә һаман шул
  СССР тарихын укыткан Гутман яшиме?
  Саҗидә. Гутманнар узган елны Израильгә киттеләр. Хәзер безнең өстә бөтен инструментларда уйный белә торган прокурор яши. Җелегебезне корыта инде гел бер көйне генә уйнап. То скрипкада уйный, то баянда, то рояльдә, то торбада... (Чәй ясый.)
  Зәйнәп. Нинди көй уйный соң ул?
  Саҗидә. Таныш көй түгел. Үзе чыгарган, ахрысы.
  Зәйнәп. Бик читендер?
  Саҗидә. Күнектек инде. Хатыны бик әйбәт аның. Нарсудта судисполнитель булып эшли — алиментчыларның исполнительный листлары белән шөгыльләнә шунда. Син үзең һаман бер җирдә дә эшләмисеңме?
  Зәйнәп. Рәшит эшләтми бит. (Чәй эчәләр.)
  Саҗидә. Хәзер хатыннарны эшләтмәү модада инде ул.
  Зәйнәп. Син поликлиникадамы?
  Саҗидә. Әйе. УЗИда мин хәзер.
  Зәйнәп. Ой, минем тикшереләсем бар иде.
  Саҗидә. Теләсә кайсы вакытта кил, читенсенмә. Тикшерәм. Үз полотенцың белән кил түлке.
  Зәйнәп. Озак дәвам итәр микән бу матавык?
  Саҗидә. Белмим. Үзем дә туйдым.
  Зәйнәп. Саҗидә, алайса, мин синдә куныйм әле. Кайтмыйм мин анда.
  Саҗидә. Ярар. Бик әйбәт.
  Зәйнәп. Синең белән рәхәтләнеп кич утырырбыз. (Канатланып.) Мин дә бу кәнитилнең ахыры яхшы булыр дип уйлый башладым әле.
  
Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.