🕥 34-minuto de lectura

Ява Карлар, Ява Карлар... - 1

El número total de palabras es 4357
El número total de palabras únicas es 1736
37.9 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
52.1 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
59.2 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.
  (Ике пәрдәле комедия)
  
  КАТНАШАЛАР:
  
  Фәндәс.
  Саҗидә — Фәндәснең хатыны.
  Рәшит.
  Зәйнәп — Рәшитнең хатыны.
  Шәйхи.
  
  БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
  
  БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
  Фәндәсләр фатиры.
  Фәндәс (тәрәзәдән тышка карап тора). Икенче көн инде кар ява. (Нәрсәнедер исенә төшергән сыман, кызу-кызу атлап, өстәл янына килә. Илһамланып җыр яза башлый. Терсәкләре белән өстәлгә таянып уйланып утыра. Шуннан соң ашыга-ашыга уйларын кәгазьгә төшерә. Мыр-мыр итеп кенә укып куя. Сикереп торып баянын ала да диванга утырып көен уйнап карый. Тагын өстәл янына килеп җырның текстын тикшерә. Янә баянын алып уйнап ала. Кәгазьгә карап сүзсез генә шыңшып җырлап карый. Шуннан соң баянын читкә куеп тәрәзә янына килә.) Кар ява да, кар ява. Үзе ямьле, үзе бигрәк ямансу. Күпме карлар яуган бу пычрак дөньяга. Күпме ак төс әрәм киткән ошбу шакшылыкны капларга дип. Күпме генә яумасын ак карлар, кешелек дөньясы кешелек дөньясы булып калыр инде ул.
  Рәшит белән Зәйнәп нишләп яталар икән... (Телефоннан шылтырата.) Алло! Зәйнәп, синме? Исәнме,
  Зәйнәп! Нихәлләрегез бар? Рәшит нишли?.. Ял йортында?.. Үзе генә киттемени?.. Ярар инде, елама...
  Төрле чак була. Ышанасыңмы-юкмы, минем Саҗидәм дә ял йортында... Соң, минем үземнең генә барып кайтканым бар иде бит, шуңа күрә ризалык бирдем инде... Эшләрем тыгыз, бармадым, үзен генә җибәрдем... Әйе... Бик сагындым Саҗидәмне. Әллә нинди төшләр күрәм. Инде аңа багышлап җыр да яздым. Ишеп кар ява башлады да, шундук җыр язарга утырдым... Әйе, икенче көн инде кар ява.
  Шулаймыни... Кайсы тешең? Урт тешеңмени? Менә һава торышы үзгәргәнгә сызлый да инде ул... Кил алайса карыйм. Мин бит хәзер өйдә дә кабул итәм... Дәвалыйм да, кирәк булса, алып та ташлыйм...
  Авырттырмыйм инде, авырттырмыйм... Такси тот та ун минуттан монда буласың... Ярый, көтәм.
  (Телефон трубкасын куя. Телевизорны кабыза. Анда Шәйхи чыгыш ясый.)
  Шәйхи (телевизордан). Без, халык депутатлары, халыкның көнкүреш шартлары яхшырсын өчен бар көчебезне куярга тиеш. Милләтебез мәсьәләсенә килгәндә, раковиналар, унитазлар зур роль уйный.
  Бәдрәфсез һәм ваннасыз халык чын милләт булалмый. Мин депутат буларак кына түгел, ЖЭУ начальнигы буларак та әйтәсем килә: латин графикасына күчү кемгә ничектер, ә минем сантехникларыма бернинди хилафлык китермәячәк. Чөнки минем сантехника инде күптән латинчага күчте. Үзебезнең татар телендә укый алмаучы сантехнигым Дибилмәтев тә унитазлардагы язуларны су урынына эчә. Татарстан мәнфәгатьләрен яклаганда ЖЭУ хезмәткәрләре дә үз сүзләрен әйтергә тиеш.
  Конституцияне яңадан кисеп яңадан теккәндә, ичмаса, кран резьбаларын үзгәртмичә «правая резьба» калдырырга иде. Тиздән халык санын алу уздырылачак. Миндә, мәсәлән, бер генә урыс эшли — дворник Кожевников. Калганнары татарлар. Менә мин уйлап-уйлап тордым да, татарларны төрле төркемнәргә бүлгәнче, бердәнбер урыс Кожевниковны үзебезнең шул зур татар төркеменә кушарга булдым. Хезмәт хакына ун процент надбавка ясыйм дигәч, фамилиясен Кожевниковтан
  Кожиахметовка үзгәртергә вәгъдә бирде.
  Шул вакытны Шәйхи үзе килеп керә. Шундук бара да теш дәвалау креслосына утыра. Авызын киң итеп ача. Аның чыгышы телевизордан дәвам итә.
  Фәндәс (әле телевизорга, әле Шәйхигә карап тора). Запись бирәләрмени?
  Шәйхи. Әйе, сүндер. (Тагын авызын зур итеп ача.)
  Фәндәс (телевизорны сүндереп Шәйхи янына килә). Нәрсә борчый?
  Шәйхи. Син куйган пломба купты бугай.
  Фәндәс (карый). Юк, купмаган.
  Шәйхи. Тел белән кагылгач кытыршы булып тора бит.
  Фәндәс. Тешегезне күптән чистартмаганга ул.
  Шәйхи. Әй туган, кәк депутат итеп сайладылар — теш чистартырга түгел, артны кашырга да ара юк.
  Зәйнәп керә. Затлы тун кигән.
  Зәйнәп. Исәнмесез!
  Фәндәс. Исәнме, Зәйнәп, уз әйдә түргә. (Йөгереп барып Зәйнәпкә тунын салырга булыша.) Әйдә, әйдә, түргә уз!
  Шәйхи. О-о-о, Зәйнәп, нихәл?
  Зәйнәп. Ярыйсы.
  Шәйхи (сәгатенә карап). Ач әле, ач телевизорны.
  Фәндәс (телевизорны ача). Һаман сез әле монда.
  Шәйхи (телевизордан сөйли). Чыгышым ахырына якынлашты. Берничә көннән Яңа ел җитә.
  Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Сезгә саулык-сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар телим. Чыгышымны бер җыр башкарып тәмамлыйсым килә. Бу җырны мәрхүм Тәлгать
  Бариевич бик ярата иде. (Баянга кушылып җырлый.)
  Сандугачлар су дип эчә
  Яфрактагы чыкларны.
  Уйлама, җаныем, юкларны,
  Уйла бергә йоклауны.
  Биек тауның башларында
  Эзли бөркет оясын.
  Синең белән бер йокласам,
  Ник кадалмый дөньясы.
  Карурманны чыгам дисәң,
  Юктыр аның чикләре.
  Синең белән йоклар өчен
  Бер генә төн җитмәде.
  Сандугачлар су дип эчә
  Яфрактагы чыкларны.
  Уйлама, җаныем, юкларны,
  Уйла бергә йоклауны.
  (Шәйхи җыры.)
  Телевизорда — реклама!
  Шәйхи. Ярый, киттем мин.
  Фәндәс. Минем сезгә йомыш бар иде фатир буенча...
  Шәйхи. Аннары... Яңа ел каршылаганнан соң. (Чыгып китә.)
  Зәйнәп (ишек ягына ымлап). Кеше булган!
  Фәндәс. Начар кеше түгел ул... Тик менә һич тотып булмый үзен. Миңа еш килә ул тешләрен дәвалатырга. Килеп керә дә утыра. Авызын карлыгач оясы кадәр иттереп ача. Тешен рәтләгәч чыга да китә. Фатир мәсьәләсен хәл итмәсме дип кайчаннан бирле өметләнеп йөрим. Депутатның вакыты юк инде аның кеше белән аралашырга...
  Зәйнәп (мөлаем кыяфәт белән). Ничек хәлләр?
  Фәндәс. Ярыйсы болай. Кая, күрсәт тешеңне.
  Зәйнәп. Сине күргәч сызламый башлады ул.
  Фәндәс. Шәйхине күргәч куркудан басылгандыр ул. Кызыгыз кайда, әбисендәме?
  Зәйнәп. Әйе. Саратовта.
  Фәндәс. Рәшит кайсы ял йортына китте?
  Зәйнәп. Кызылъярга. (Яңагын тотып.) Уф, тагын сызлый башлады тешем.
  Фәндәс (гаҗәпләнеп). Минем Саҗидәм дә Кызылъярда бит.
  Зәйнәп (җитди кыяфәт белән). Димәк, минем ирем дә, синең хатының да бер үк ял йортында яталар... Уф, үләм, тешем...
  Фәндәс. Утыр креслога, хәзер дәвалыйм тешеңне.
  Зәйнәп. Авырттырма, яме. (Теш дәвалау креслосына утыра.)
  Фәндәс (коралларын әзерли). Ярар. Аларның бер ял йортында булулары минем дә эчне пошыра... Ә икенче яктан... булсалар ни... Анда кеше күп... Кем кем белән бер ял йортында очрашмас...
  Зәйнәп (кәефе күтәрелә). Әйе шул. Карале, тешем сызламый башлады.
  Фәндәс (теш турында бөтенләй онытып). Ә мин аңа багышлап җыр яздым.
  Зәйнәп. Кемгә?
  Фәндәс. Саҗидәмә. Тыңлыйсың киләме?
  Зәйнәп. Килә.
  Фәндәс (илһамланып). Өр-яңа җыр. Берүзе ял йортына китсә дә, мин аны нык сагындым.
  Зәйнәп (коры гына). Шул берүзе киткәнгә нык сагынгансыңдыр син аны.
  Фәндәс (баянын барып ала, урындыкка утыра). Берүзе китте шул. Җитмәсә, синең Рәшитең дә шунда икән. (Йөзенә канәгатьсезлек төсе чыга.)
  Зәйнәп. Җырның исеме ничек?
  Фәндәс. «Кар ява...» дип атала. (Кинәт җитдиләнеп.) Берүзе ял йортына киткән юньсез хатыным
  Саҗидәгә багышлана. (Җырлый.)
  Нигә болай шомлы икән көннәр,
  Нидер көткән сыман — тын һава.
  Киткәнеңә бары ике атна,
  Ә урамда инде кар ява.
  Хәзер инде мин — Вакытның колы,
  Менә тагын төнгә көн ава.
  Бергә йөргән җәйге сукмакларга
  Көне-төне ишеп кар ява.
  Адашмасаң иде кышкы юлда,
  Бу сагышка, ахры, юк дәва.
  Тәрәзәләр өмет белән карый,
  Ә дөньяга инде кар ява.
  (Фәндәс җыры.)
  Зәйнәп (чын күңелдән). Искиткеч җыр.
  Фәндәс (баянны почмакка илтеп куя). Чәй эчәсеңме?
  Зәйнәп. Юк, тагын тешкә ябышачак — кайнар ярамый.
  Фәндәс. Өй салкын бит, җылыныр өчен дә чәй эчү ярый.
  Зәйнәп. Безнең дә өй салкын. Телевизордан берәр кызык нәрсә юк микән?
  Фәндәс. Хәзер кабызам. (Телевизорны кабыза. Анда тагын Шәйхи чыгыш ясый.)
  Шәйхи (телевизордан сөйли). Быел җылылыкны иртәрәк бирергә уйлыйбыз. Туңган халык ул чын милләт булалмый. Җылылык татарларга гына түгел, башка милләтләргә дә кирәк. Әйтик, без татар фатирларына җылы биреп, урыс яки чуаш яши торган фатирга бирми калалмыйбыз. Бу — сәяси генә түгел, шулай ук әхлакый мәсьәлә. Мин депутат буларак та шуны әйтә алам: халыклар дуслыгын ныгытуда ЖЭУлар зур роль уйный алыр иде.
  Шәйхи үзе килеп керә. Телевизорга карап тора.
  Зәйнәп. Сезне телевизордан карап утыра идек.
  Шәйхи. Ә-ә-ә, узган атнадагы запись. (Зәйнәпкә карап тора.) Син һаман монда икән... Мин телефонны калдырганмын. (Кресло янындагы урындыктан телефонын алып кесәсенә тыга.) Сау булыгыз! (Чыгып китә.)
  Фәндәс. Сау булыгыз!
  Шәйхи (телевизордан чыгышын дәвам итә). Мин җитәкли торган ЖЭУда милли проблема юк.
  Минем сантехникларым һәрбер фатирны намус белән обслуживать итәләр — урысныкымы ул, татарныкымы, чуашныкымы. Әле күптән түгел хәтта бер немецка да раковина куйдылар.
  Чыгышымның ахырында мин сезгә мәрхүм Тәлгать Бариевичның яраткан җырларының берсен башкарасым килә. (Баян уйнап җибәрә, баянга кушылып җырлый.)
  Сандугачлар су дип эчә
  Яфрактагы чыкларны,
  Уйлама, җаныем, юкларны,
  Уйла бергә йоклауны.
  Зәйнәп. Сүндер, зинһар! (Фәндәс барып телевизорны сүндерә.) Эчем поша... Рәшит белән синең хатының бер ял йортында. Бу очраклы дип уйлыйсыңмы?
  Фәндәс (уйга кала). Саҗидә булмаса, башка хатын-кыз күп анда, Рәшит булмаса да, ир-ат җитәрлек... Безнең дә синең белән танышу ял йортында булган иде бит.
  Зәйнәп (чыраен сытып). Уф, тешем сызлый башлады.
  Фәндәс. Утыр креслога. (Зәйнәпне теш дәвалый торган креслога утырта.) Ач авызыңны.
  Зәйнәп. Зур итепме?
  Фәндәс (шприц белән килә). Синең авыз ничек ачсаң да зур. Ач, курыкма, мин сиңа авырттырмый торган импортный укол кадыйм.
  Зәйнәп ыңгырашып авызын ача. Фәндәс укол кадый. Зәйнәп кычкырып куя.
  Фәндәс. Булды. Бер биш минут утыр, шуннан соң тешеңне дәвалый башлыйм.
  Зәйнәп (ыңгыраша). Минем башым әйләнә. Нашатырька!
  Фәндәс. Әйдә, диванга ят. (Зәйнәпне култыклап алып барып диванга яткыра.)
  Фәндәс Зәйнәпне диванга яткырып маташканда, Саҗидә кайтып керә.
  Саҗидә (сумкаларын идәнгә ташлап). Комачауламадыммы?
  Фәндәс (котсыз калып). Юк... син нәрсә... Саҗидәм, бәгърем, кайтып җиттеңмени?
  Саҗидә. Рәхәттер сиңа: бер бәгырең кайтып җитте, икенче бер бәгырең диванда сузылып ята.
  Фәндәс (ничек акланырга белми). Мин сиңа хәзер аңлатып бирәм... Син тегенди-мондый нәрсә уйлый күрмә... (Ни әйтергә белми.) Аның авызы хәзер наркозлы...
  Саҗидә (усал тавыш белән). Хәзер авызны башта наркозлыйлармыни?
  Фәндәс (хатынына чишенергә ярдәм итә). Син, зинһар, тегенди-мондый нәрсә уйлый күрмә!
  Саҗидә (ирония белән). Юк инде, кайтуыма диванымда чит хатын яткач, нишләп мин тегендимондый нәрсә уйлыйм. Монда гомумән уйланып торасы юк.
  Фәндәс (тавышын күтәреп). Саҗидә, син, гадәттәгечә, кайнарланып, аңыңны үзең томалап гасабиланасың. Тагын матавык чыгарырга маташасың.
  Саҗидә (җикереп). Кайтуыма диванда Зәйнәп яткач мин нишләргә тиеш! Зәйнәп булмады бу... Теге вакытта курорттан ул синең артыңнан ияреп кайткач, хәтерлисеңме, тормышның ничек асты өскә килгәнне?!
  Фәндәс. Ну, бетте бит инде, ул вакытны ачыкланды барысы да. Зәйнәп Рәшиткә кияүгә чыкты.
  Рәшит синең янга кунакка килгән иде ул вакытта, онытмадыңмы?!
  Саҗидә. Мин аны сиңа ачу итеп кенә чакырган идем. (Бүлмә буйлап ары-бире атлый.) Менә сиңа мә! Яңа ел алды булгач, бер-ике көнгә алдан кайтып Яңа ел каршыларга әзерләнә башлармын дигән идем... Ә монда... кайтмасам да әзерләнәсе булганнар икән.
  Фәндәс (өзгәләнеп). Юк, алай түгел! Ник ышанмыйсың миңа?!
  Саҗидә (Зәйнәпкә таба бара). Син инде берничә ел элек Фәндәс артыннан монда кайтып кергән идең... Һаман да шундый ук сөйрәлчек булып калгансың икән!
  Зәйнәп (авызын ача алмый, көчкә җавап бирә). Минем наркоз! Синең ни хакың бар мине мыскыл итәргә?!
  Саҗидә (мыскыл итеп). Наркоз аның... Сине күргәч минем бөтен башым наркозлана, миемне көзән җыера башлый.
  Зәйнәп (авызын ача алмыйча борын төбеннән мыгырдый). Фәндәс, мин шылтыратып алыйм әле.
  Фәндәс. Шылтырат.
  Зәйнәп (телефоннан көчкә сөйләшә). Алло!.. Зәйнәп... Әйе, мин... Нәрсә булсын минем авызымда?!
  Наркоз! Укол кададылар! Син кайтып җиттең дәмени? Иртәрәк кайтырга булдыңмы? Ә-ә-ә, Яңа ел каршыларга алданрак әзерләнергә дип... Минме?.. Иптәш хатында кунакта... Хәзер кайтып җитәм.
  (Трубканы куя.)
  Фәндәс (сагаеп). Рәшит кайтканмы әллә?
  Зәйнәп (яңагын тотып Саҗидәгә карап тора). Әйе. Мин өемә шылтыраттым. Кайткан.
  Фәндәс (күзләрен акайтып). Рәшит тә Кызылъярда ял итте. (Саҗидәгә.) Син дә шунда идең бит...
  Зәйнәп (борын төбенә мыгырдый). Син дә, Рәшит тә бер үк ял йортында булдыгыз...
  Саҗидә. Шуннан?
  Зәйнәп (яңагын тотып чыраен сыта). Бер үк көнне кайтып төштегез... Син Яңа ел алды дип иртәрәк кайткансың... Ә ничек әле ул Рәшит тә нәкъ шулай уйлаган?
  Саҗидә. Анысын син үзеңнең Рәшитеңнән сорарсың, яме. (Тагын кызып китә.) Теше сызлаган оятсызның! Икәүләшеп утыралар, кайтуыма, мин сиңа әйтим... Бирермен мин сиңа наркоз!
  Зәйнәп (ыңгырашып). Мин теш дәвалатырга дип килдем. Ә сез Рәшит белән бер ял йортыннан бер үк вакытта кайттыгыз. Мин бит өйдән күптән түгел килдем.
  Фәндәс (аптырап). Мин дә пошаманга калдым әле, Саҗидә...
  Саҗидә (кычкырып). Нәрсә, шикләнәсезме?.. Мин Рәшитнең шул ял йортында икәнен белмәдем дә, мин аны анда күрмәдем дә. Бер үк көнне кайтуыбыз да очраклы хәл. Ә менә бу пумала башның монда булуы мине чынлап та шөбһәгә сала.
  Фәндәс (тыныч булырга тырышып). Син, Саҗидә, Зәйнәпкә каты бәрелмә әле. Чынлап та теше сызлый аның. Теше сызлагач кеше килә инде ул... Шәйхи, мәсәлән, инде әллә ничә тапкыр килеп китте.
  Шәйхи атылып килеп керә.
  Шәйхи. Исәнмесез тагын бер тапкыр! Фәндәс, выручай, пломба купты бугай. Кайнар чәй эчкәндә авыртты. (Креслога барып утыра.) Ничек ял иттең, Саҗидә?
  Саҗидә. Ярыйсы.
  Шәйхи. Рәшит монда түгелмени?
  Фәндәс (гаҗәпләнеп). Рәшит монда булырга тиешмени? (Шәйхинең авызын карый.)
  Шәйхи. Ник, Саҗидәнең сумкаларын күтәрешеп кайтканын күргәч, сез монда бергәләп чәй эчәсездер дип уйлаган идем.
  Фәндәс (инструментын шалтыратып савытка ташлый). Сезнең тешләрегез әйбәт. Мин куйган пломбалар да урыннарында.
  Шәйхи. Алайса, погодадан сызлыйдыр. (Зәйнәпкә.) Нәрсә, яңагыңа берне тарттылар да мәллә инде?
  Фәндәс. Укол кададым мин аңа.
  Зәйнәп (еламсырак тавыш белән). Рәшит сумкаларын күтәрешеп кайттымыни?
  Шәйхи. Соң, инде якын танышыңның, бигрәк тә хатын-кызның әйберләрен күтәрешеп кайту бар инде ул. Ярый, рәхмәт, мин Госсоветка киттем. (Чыгып китә.)
  Фәндәс (Саҗидәгә таба бара). Әле ул сине озата ук килдемени?
  Саҗидә (каушавын күрсәтмәскә тырышып). Әйе, ял йортында очрашып, күрешеп йөрдек.
  Күптәнге танышлар буларак сөйләшеп тә торган чаклар булгалады. Бергә кайтырбыз дидек. Бер шәһәргә кайтабыз бит инде... Танышлар... Әйберләремне күтәрешеп кайтты. Бергә кайту ничек тә җиңелрәк, тынычрак. Нәрсәсе бар инде аның?!
  Зәйнәп (борыны белән). Ял йортында болай гына очрашмыйлар.
  Саҗидә (ачу белән). Бөтен кеше дә син түгел бит! Бәлки, син анда себерелеп йөргәнсеңдер. Ә менә мин андый түгел. (Кычкырып.) Нишләп минем фатирда син? Минем ирем белән, ә?!
  Фәндәс (җикерә). Җитте! Зәйнәп, беркая да китмисең! (Телефоннан шылтырата.) Алло! Рәшит, сәлам! С приездом! Бу Фәндәс иде әле... Таныдыңмы... Ничек ял иттең соң?.. Әйбәтме... Минем
  Саҗидәне очратмадыңмы син анда алай-болай?.. Юкмыни?! Ул да шул ял йортына киткәние...
  Күрмәдең алайса?.. (Трубканы ташлый.)
  Зәйнәп (авызын кыйшайтып). Менә бит, көн кебек ачык. Берсе, очраштык, ди. Икенчесе, юк, ди.
  Телефон шылтырый.
  Фәндәс (телефон трубкасын алып). Алло!.. Ә-ә-ә, Рәшит... Ташлыйсы килде... Мә, Зәйнәбеңә бирәм, сөйләш... Әйе, монда ул.
  Зәйнәп (трубканы ала, наркозлы икәнен дә онытып кинәт кычкыра башлый). Сволочь! Паразит!
  Изменщик! Мразь! Кабахәт! Подлец! Подонок! Тварь! Кобель! Дерьмо! Черт! Хайван! Чмо! (Трубканы ташлый.)
  Фәндәс (күзләрен әйләндереп). Акылдан язарга була. (Нишләргә белми арлы-бирле йөри. Аптырагач барып радионы кабыза. Радиодан Шәйхи чыгыш ясый.)
  Шәйхи (радиодан сөйли). Без, халык депутатлары, Яңа ел алдыннан сайлаучыларыбызга нәрсә әйтә алабыз соң — шуны да уйлыйк. Ватандашларыбызга нинди бүләкләр әзерләдек бу юлы?! Бер-беребезгә нинди сюрпризлар күрсәтергә җыенабыз? Яңа елга берничә көн калды. Әйдәгез уйлыйк.
  Фәндәс. Уф, монысы да тәмам туйдырды. (Радионы сүндерә.)
  Саҗидә (Зәйнәпкә карап тора). Мин аңламыйм, нишләп син монда?
  Зәйнәп (тавышын көчлерәк чыгарырга тырышып). Син сорамас микән дип! Кая барыйм мин хәзер?
  Минем бит синеке шикелле бу шәһәрдә әнием яшәми.
  Саҗидә. Иренә теләсә нәрсә әйтте дә, хәзер өенә кайтырга да курка. Саратов себеркесе!
  Зәйнәп. Пошла вон! (Диванга барып ята.)
  Фәндәс (нәфрәтләнеп). Теше сызлап килде ул. Син җавап бир: нишләп Рәшит белән бер үк вакытта, бер үк ял йортына барып, аннан бер үк көнне бергә кайтып төштегез?
  Ишек кыңгыравы зеңгелди.
  Зәйнәп (диваннан сикереп тора). Рәшит килде!
  Ишекне ачалар. Шәйхи керә.
  Шәйхи. Гафу итегез... Мобильныемны онытып калдырганмын. (Эзли. Теш дәвалый торган креслодан табып ала.) Менә бит ул. Гел онытып калдырам мин аны. Сез нәрсә кайгыга баттыгыз? Бербер фаҗига килеп чыкмагандыр бит?
  Фәндәс. Юк, юк.
  Ишек кыңгыравы зеңгелди. Рәшит керә.
  Рәшит. Исәннәрмесез! (Коры гына.) Зәйнәп! Син нишләп монда?
  Зәйнәп (куркып). Теш сызлады.
  Рәшит (Зәйнәпнең яңагына җиңелчә генә суга). Суккач, бәлки, туктар сызлавы.
  Шәйхи. Туктале, Рәшит, депутат алдында хатын-кызга сукмыйлар инде. Ул да бит минем избиратель.
  Фәндәс. Менә карагыз әле, Шәйхулла...
  Шәйхи. Галимуллович.
  Фәндәс. Шәйхулла Галимуллович! Рәшит белән Саҗидә бер ял йортында булганнар... Бергә кайтканнар...
  Рәшит (катгый итеп). Юк! Мин синең хатыныңны анда вабше күрмәдем. Күрәсем дә килми. Мин аның белән анда очрашмадым.
  Фәндәс (сынаулы караш белән). Бит Шәйхулла Галимуллович Саҗидәнең сумкаларын күтәрешеп озатып куйганыңны күргән.
  Шәйхи (кашларын җыерып уйланып торган була). Бәлки, башка кеше булгандыр... Мин алай төптөгәл әйтә алмыйм... Чөнки сез барыгыз да минем избирательләрем...
  Фәндәс. Юк инде, төгәл әйтергә тиешсең. Саҗидә бит үзе әйтеп бирде инде. (Тынлык урнаша.)
  Рәшит. Ну, ярый, озатып куйдым ди... Шуннан ни булган?
  Шәйхи. Да!
  Рәшит. Ә менә минем кайтуыма хатыным өйдә юк. Ул синдә икән. (Нәфрәтләнеп.) Минем иртәрәк кайтуымны көтмәгән идегезме?..
  Фәндәс. Теш дәвалатырга килде ул!
  Рәшит (ачу белән). Имынны мин югындамы?..
  Фәндәс (ясалма ягымлылык белән). Кешенең теше син кайда булуга карамастан сызлый. Хәтта син үлгәч тә кешеләрнең тешләре авыртачак.
  Шәйхи. Да! (Җитди кыяфәт белән.) Мәрхүм Тәлгать Бариевич әйтмешли, үлгән кешенең генә теше сызламый.
  Саҗидә (чарасызлыктан нишләргә белми). Ирләре ирләр төсле түгел. Шәйхулла әфәнде, кайвакыт кайбер нәрсәләрне күрмәү яхшырактыр, минемчә.
  Шәйхи (бармагын өскә күтәреп). Мин — депутат! Бөтен нәрсәне күрергә тиеш.
  Фәндәс (Саҗидәгә чәрелдәп кычкыра). Вон! Анаң янына!
  Саҗидә тиз генә киенеп чыгып китә.
  Рәшит (тешләрен кысып). Ә син чәчбикамал, нәрсә шпрот сыман торчать итеп торасың?! Марш өйгә! (Зәйнәп тунын эләктерә дә кимичә генә чыгып китә.)
  Шәйхи (кыяфәтенә чиксез канәгатьсезлек чыгарып). Һич тыныч яши алмыйсыз сез, әйеме. Сезнең арада гел матавык чыгып тора.
  Рәшит (кырыс кына). Менә сезнең ишеләр телен тыймаганга шулай ул.
  Фәндәс (кулын болгап). Ә нишләп телен тыярга тиеш ул?! Мин — аның избирателе! Ул — минем даими пациентым!
  Шәйхи. Да! Народный избранник белән чамалап сөйләшүегезне үтенәм! Мин, между прочим, тиздән Гаагадагы международный трибуналда эшләячәкмен. Инде күптән чакырып йөриләр. Саграк кыланыгыз. (Чыгып китә. Шундук яңадан борылып керә.) Мобильный калган. (Өстәлдән телефонын алып чыгып китә. Тынлык урнаша.)
  Рәшит (Фәндәскә карап тора). Ну, нишлибез?
  Фәндәс (Рәшиткә карап тора). Белмим.
  Рәшит (тыныч кына). Ял йортыннан кайтып килүче хатыныңны өенә кадәр озатып куюым, минемчә, сиңа көнләшергә һич кенә дә сәбәп булалмый. Таныш хатынга ярдәм итү, сумкаларын күтәреп илтеп кую — фәкать джентльменлык билгесе. (Кыза башлый.) Ә менә кайтуыма хатынымның синдә булуы — Яңа елга миңа бик зур бүләк!
  Фәндәс (ялварулы тавыш белән). Рәшит, тыңла мине. Хәлегезне белим дип, ни эшләр бетереп ятасыз икән дип сезгә шылтыраттым. Зәйнәп өйдә иде. Сине, ял йортына китте, диде. Тешем сызлый, диде. Кил, дидем, дәвалыйм, дидем. Таныш хатынга, үзең әйтмешли, ярдәм итү — джентльменлык ул.
  Сиңа көнләшерлек бернинди сәбәп юк. (Кинәт тавышын күтәреп.) Ә минем шикләнүләрем исә урынлы дип саныйм, чөнки мин теге вакытта ял йортыннан кайткач, син үзең Саҗидә янына шампанскийлар күтәреп килгәниең.
  Рәшит. Ну, ул вакытта синең Саҗидәң белән минем арада бернәрсә юклыгын аңлаштык бит инде.
  Фәндәс (уйга калып). Ә хәзер мин чынлап та шикләнә башладым — теге вакыт өчен дә, хәзер дә...
  Рәшит (иреннәрен нечкәртеп). Син онытма, ул вакытта ял йортыннан синең арттан Зәйнәп кайтып җиткәние.
  Фәндәс (кыю булырга тырышып). Син бит аңладың Зәйнәп белән минем арада берни булмаганны.
  Рәшит (нәфрәт белән). Хәзер инде чын-чынлап шикләнәм — теге вакыт өчен дә, хәзергесе өчен дә...
  Фәндәс (җикереп). Теге вакытта Зәйнәп миңа ияреп кайткач, ник аңа өйләндең соң син?!
  Рәшит (кычкырып). Анда синең эшең юк! Ә син үзең шикләнгәч, ник Саҗидәң белән яшисең?
  Фәндәс (кинәт тынычланып). Мин яратам аны. (Тәрәзә янына китә.) Мин аны шулкадәр нык яратам. Синең гомереңдә дә алай яратканың юктыр.
  Рәшит (шулай ук кинәт тынычлана). Ник алай уйлыйсың?
  Фәндәс (тышка карап). Мәхәббәт иясенә охшамагансың син.
  Рәшит (үзен кулга алып). Ярар, ярар, син психотерапевт түгел, син — теш врачы. Кеше сыйфатлары хакында сүз йөртмә. (Җитди кыяфәт белән.) Фәндәс туган, мин инде элеккеге Рәшит түгел... Тормыш басты... Ул Зәйнәп белән дә бик авыр яшәве... Ну, эш анда түгел... Минем әйтәсем килә... чын күңелдән... ант итәм... Синең Саҗидәң белән минем арада берни юк. Булганы да юк. Сумкалары авыр иде, шуңа күрә озатып куйдым. Син рәхмәт кенә әйтергә тиешсең моның өчен. Көнләшмә. Синең хатының хыянәт итә торган кеше түгел, беләбез бит инде... Үзең дә беләсең.
  Фәндәс (коры гына). Рәхмәт. Мин дә элеккеге Фәндәс түгел... (Кыза башлый.) Мине дә тормыш басты... (Нәфрәт белән.) Әшәкеләндем... Мин элек мондый түгел идем... Тормыш кырысландырды, явызлык өстәде...
  Рәшит (сагаеп). Болай дип нәрсә әйтмәкче буласың?
  Фәндәс (яман усал итеп). Мин сиңа хәзер дөресен әйтәм! Әзер тор! (Саҗидәнең юл сумкасын тибеп аудара. Рәшит янына килеп баса.) Син ял йортында чакта Зәйнәбең гел миндә булды! Син киткән көнне үк очраша башладык. (Мыскыллап елмая.) Китмәссең ял йортына хатыныңнан башка үзең генә!
  Рәшит (Фәндәсне буып ала). Юк! Ышанмыйм!
  Фәндәс (гырылдый). Ы-ы-ы! (Рәшит Фәндәсне җибәрә.) Үтерәләр! (Рәшит аны тагын буа, теге гырылдый башлагач җибәрә. Фәндәс еш-еш сулап хәл җыеп тора.) Бусаң да, бумасаң да, Зәйнәбең миндә булды.
  Рәшит (нишләргә белми, арлы-бирле йөри). Мин дә дөресен әйтергә мәҗбүр. (Фәндәс каршына килеп баса, битенә төкерекләрен чәчеп сөйли.) Беләсең килсә, синең сөекле хатының Саҗидә белән без алдан сүз куешып Кызылъяр ял йортына киттек. Анда без гел бергә булдык! Менә бергә кайтып төштек.
  (Авызын кыйшайтып елмая.) Җибәрмәссең хатыныңны үзен генә ял йортына! (Фәндәс өнсез калып торганда, Рәшит ишекне атып чыгып китә.)
  Фәндәс (җан өзгеч тавыш белән кычкыра). А-а-а-а!
  Ут сүнә. Музыка. Ишеп кар ява. Буран башлана. Фатирга кар тула, һәм ап-ак көртләр хасил була.
  ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
  Рәшитләр фатиры. Зәйнәп үзен кая куярга белми. Елый. Әйберләрен сумкаларга, чемоданнарга тутыра башлый, кинәт бу эшеннән туктый. Шкафтан дару алып эчә. Шундук тынычлана. Телевизорны кабыза. Телевизордан Шәйхи чыгыш ясый.
  Шәйхи. Халыкны сыйфатлы дарулар белән тәэмин итү дә безнең зур бурычыбыз булып тора.
  Бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары дарулары турында кайгыртырга тиешбез. Нервылары бетте халыкның.
  Тынычландыру даруларын үзебезнең бакча артында үсә торган үләннәрдән дә әзерләп була...
  Зәйнәп (сискәнеп телевизорны сүндерә). Йа Ходаем, әллә берәү генә түгел инде бу! (Торып бүлмә буйлап йөри. Барып үзен көзгедән карап тора. Куллары белән билен кысып боргаланып карый.
  Юбкасын күтәреп ботларын күзәтә. Ыржаеп алгы тешләрен карый.)
  Саҗидә керә. Кыяфәте яман.
  Саҗидә (көзге каршында басып торучы Зәйнәпкә мыскыллы караш белән карап). Чибәр, чибәр.
  Зәйнәп. Сама знаю. Сиңа ни кирәк?
  Саҗидә (авызын кыйшайтып). Сагындым сине.
  Зәйнәп (ясалма битарафлык белән). Күптән күрешкән юк шул. Минемчә, безнең икебезнең берсе үләргә тиеш.
  Саҗидә. Мин беләм кем үләргә тиеш икәнне.
  Зәйнәп. Мин дә чамалыйм.
  Саҗидә. Ничек җир йотмый синең кебек оятсызны?!
  Зәйнәп. Сине йотмаганны, ничек мине йотсын әле ул?!
  Саҗидә (үзен кулга алырга тырышып). Әйдә, ихлас күңелдән сөйләшик әле.
  Зәйнәп. Сөйләшеп карыйк, тик барып чыгар микән.
  Кара-каршы утыралар.
  Саҗидә (таләпчән тавыш белән). Син кайчан минем гаиләмне җимерүдән туктаячаксың?
  Зәйнәп (тыныч кына). Мин синең гаиләңә бер ягым белән дә кагылганым юк. Ә менә син үзең кайчан минем күземә чалынудан туктаячаксың?
  Саҗидә. Синең аркада гына очрашабыз түгелме без?! Мин сине мәңге күрмәсәм, үземне дөньяда иң бәхетле кеше дип санар идем.
  Зәйнәп. Бәхетең минем белән генә бәйлемени синең? Син нәрсә, миңа ачу итеп Рәшит белән ял йортына киттеңме әллә?
  Саҗидә (башын читкә борып). Мин үзем генә бардым ял йортына.
  Зәйнәп (күзләрен чекерәйтеп). Ну, син минем Рәшитем белән булгансың бит анда.
  Саҗидә (кырт кисеп). Юк!
  Зәйнәп. Менә син ул оятсыз!
  Саҗидә Минме оятсыз?! Син нишләп яттың минем фатирда?
  Зәйнәп. Соңгы тапкыр әйтәм, бүтән кабатламыйм: тешем сызлады, теш дәваларга бардым.
  Саҗидә (авызын җәеп елап җибәрә). Уф, гарьлегемнән үлә-ә-ә-м. (Кинәт елаудан туктый.) Ярый.
  Минем дә йөрәгем бар. Минем дә түземлегемнең ахыры-чиге бар түгелме! Әзер бул — мин сиңа хәзер дөресен әйтәм!
  Зәйнәп (мыскыллы караш белән). Йә, йә...
  Саҗидә (усал итеп). Әйе, без, Рәшит белән алдан сөйләшеп, бер ял йортына киттек. Анда бергә яшәдек. Менә бер үк көнне кайттык. Без бер-беребезне яратабыз. Аңладыңмы?!
  Зәйнәп (үзен көчкә кулга ала, дару йота). Мин беләм, барысын да беләм. Ә хәзер инде син сумкаңдагы даруларыңны барлап куй. Бер-ике таблетка алдан капсаң да ярый. Чөнки мин дә хәзер сиңа дөресен әйтәчәкмен.
  Саҗидә (тиз генә сумкасыннан бер-ике төймә дару алып каба). Тыңлыйм.
  Зәйнәп (ишетелер-ишетелмәс кенә). Сез ял йортында вакытта мин сезнең фатирда синең Фәндәсең белән яшәдем.
  Саҗидә (куллары салынып төшә, кинәт хәлсезләнә). Кабахәтләр!
  Икесе дә чарасыз тып-тын утыралар, хәтта талашырга да хәлләре юк. Тышта буран улый. Ике хатын шулай хәлсезләнеп берберсенә тонык күзләре белән карашып утырганда, Рәшит кайтып керә. Буран кинәт көчәя.
  Рәшит (хатыннарның әле берсенә, әле икенчесенә карап тора). Нишләдегез сез? Бер-бер нәрсә ашадыгызмы әллә?
  Зәйнәп (ыңгырашып). Подлец!
  Рәшит (кизәнә, ләкин сукмый). Пошла ты! (Барып телевизорны кабыза. Телевизордан Шәйхи чыгыш ясый.)
  Шәйхи (телевизордан). Гаилә ул — җәмгыятьнең иң мөһим ячейкасы. Ир белән хатын мәсьәләсен без уйлап чыгармаган, ә табигать үзе. Ләкин шуңа да карамастан депутатлар да, ЖЭУ хезмәткәрләре дә бу мәсьәләне читтән генә күзәтергә тиеш түгел.
  Рәшит. Понятно. (Телевизорны сүндерә.) Буран, буран... Бар дөньяны томалаган.
  Буран көчәя. Музыка. Рәшит җырлый.
  Бар дөньяны, буран, камап алдың,
  Җитми һава, киләчәкне томалама.
  Ярсуыңнан шашып давыллама,
  Яңа елга юлны син каплама!
  Кушымта:
  Буран, буран, буран,
  Һәр тарафка инде кереп тулган.
  Сулышыңнан һәммәсе дә туңган,
  Тукта, буран, тукта, һәй, буран!
  Бар дөньяны буран камап алган,
  Үзәгемне калын көртләр сарган.
  Шул көртләрне туздырмакчы булып
  Бәргәләнә күңелем буран сыман.
  Кушымта:
  Буран, буран, буран,
  Һәр тарафка инде кереп тулган.
  Сулышыңнан һәммәсе дә туңган,
  Тукта, буран, тукта, һәй, буран!
  (Рәшит җыры.)
  Караңгылык урнаша. Сәхнә яктырганда Рәшит үзе генә каңгырып утыра. Шәйхи керә.
  Шәйхи. Сәлам!
  Рәшит. Сәлам!
  Шәйхи. Ызгыш минем аркада килеп чыкты мәллә?
  Рәшит. Әллә тагы... Но Саҗидәнең әйберләрен күтәрешеп кайтканымны әйтмәсәң дә була иде.
  Шәйхи. Ну күтәрешсәң ни булган! Нәрсәсе бар инде аның!
  Рәшит. Әнә аңлатып кара.
  Шәйхи. Зәйнәп кайда соң?
  Рәшит. Белмим. Мин сезнең белән дорфа сөйләшкәнем өчен гафу үтенәм. Мин сезне сантехник чагыгыздан бирле хөрмәт итәм.
  Шәйхи. Мин дә сине бандит чагыңнан ук беләм. Шаярам, шаярам. Әйе, мин гап-гади сантехник идем. Мин вак-төяккә игътибар итмәдем. Шуңа күтәрелдем мин. Ә син шәлберәеп барасың. Фәндәс тә шулай. Ну аның хет эше блатной.
  Рәшит. Әйе, сез күтәрелеп барасыз, гел югарыга таба юнәләсез. Мин бик шат.
  Шәйхи. Да. Әле син белмисеңдер, мине бит ООНга эшкә чакыралар.
  Рәшит. Сантехник итепме... Ой... Сантехниклар белән җитәкчелек итәргәме дип сорамакчы идем.
  Шәйхи. Син нәрсә инде, ыслушай...
  Рәшит. ЖЭУлар буенчамы?
  Шәйхи. Юк, юридический мәсьәләләрне карый торган бүлеккә. Анда бит тоже сөрсегәннәр, малай, свежий башлар анда да кирәк бит. Вәт, инде чакыру бар миңа. Гаагадагы трибуналга да чакырып йөриләр.
  Рәшит (каушый). Алайса, зинһар, миңа ярдәм итегез.
  Шәйхи. Нинди ярдәм кирәк сиңа?
  Рәшит. Мин Зәйнәпне кыйнадым.
  Шәйхи. Ну и што! Депутат буларак мин төкерәм хатыныңны кыйнавыңа. Ә менә ЖЭУ начальнигы буларак «алай ярамый» дип әйтәсем килә. Ә ир кеше буларак «дөрес эшләгәнсең» дип әйтергә дә могу.
  Рәшит (кинәт җанланып). Сез хәзер зур кеше. Ярдәм итегез. Нишлим, ичмаса, киңәш бирегез. Мин
  Зәйнәпне кыйнадым.
  Шәйхи. Ныкмы?
  Рәшит. Тәпәләдем инде.
  Шәйхи. Милициягә гариза яздымы әллә?
  Рәшит. Юк.
  Шәйхи. Шулай булгач, аптырама бер дә.
  Рәшит. Аннары... Мин бит Фәндәсне алдадым. Аның хатыны белән ял йортында бергә булдык дип.
  Булмадык. Анда мин Саҗидәне күрдем, анысын яшермим. Хәл-әхвәлләрне сораштык та бетте шуның белән.
  Шәйхи. Ә ник алай дидең соң Фәндәскә?! Шулай ярыймы соң инде?!
  Рәшит. Ачу килде. Фәндәс тә бит миңа «Зәйнәп белән булдык» диде.
  Шәйхи. Менә сиңа мә. Берничә ел элек көчкә котылган идегез бер матавыктан. Нишләп соң сез тыныч кына яши алмыйсыз?! Ярый, уйлармын. Берәр җай чыкмасмы... Хыянәт булмадымы?
  Рәшит. Юк!
  Шәйхи. Ярар, ярдәм итеп карармын. Борчылма. (Киң елмаеп.) Уйлама, җаныем, юкларны, уйла бергә йоклауны.
  Рәшит. Беркая да китми торыгыз, зинһар. Мин хәзер, биш минуттан әйләнеп керәм.
  Рәшит чыгып китә. Күп тә үтми, Фәндәс килеп керә. Нервылана. Бүлмә буйлап йөри. Истерикага бирелә. Шәйхи аны көчкә тынычландыра.
  Фәндәс. Рәшит кайда?
  Шәйхи. Хәзер кайта ул.
  Фәндәс. Җүләр мин! Рәшиткә коточкыч ялган әйттем. Аның хатыны миндә ятты дидем.
  Шәйхи. Ник алай дидең соң?
  Фәндәс (калтыранып). Ачуым килде. Бер үк көнне ял йортыннан кайтканнарына ачу килде.
  Алдадым.
  Шәйхи. Рәзве шулай ярый! Ник тыныч кына яшәмисез соң сез?! Ә?! Болай да проблемалар муеннан. Суверенитет куркыныч астында. Башкортстанда татарларны кысалар. Латин графикасына күчә алмыйбыз. Себер татарлары бездән аерылмакчы булалар. Ә сез ял йорты, хыянәт, тегесемонысы... Болай да баш каткан!
  Фәндәс. Гафу итегез, сез бит үзегез беркөнне чыгыш ясадыгыз: гаилә тотрыклылыгы милләт өчен бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе дип.
  Шәйхи. Ну гаиләгезнең тотрыклылыгын депутат хәл итәргә тиеш дигән сүз түгел бит әле бу.
  Фәндәс (еламсырап). Рәшит бит «Саҗидә белән бергә булдык» диде.
  Шәйхи. Юри әйтә. Син ачудан әйткәнсең. Ул да үч итеп әйткән. Зәйнәпнең синдә кунганы булмадымы?
  Фәндәс (катгый итеп). Юк! Ул пумала баш нигә кирәк миңа?!
  Шәйхи. Ярар, бар кайт. Кайгырма. (Фәндәсне иңеннән кага.) Уйлама, җаныем, юкларны, уйла бергә йоклауны.
  Фәндәс. Кайтыйммыни?
  Шәйхи. Әлегә Рәшит белән очрашмый торсаң яхшырак булыр. Өеңә кайт. Борчылма. Җайлармын.
  Фәндәс. Рәхмәт! Сау булып торыгыз!
  Шәйхи. Хуш! (Фәндәс чыгып китә. Шәйхи сәгатенә карый.) Кая олакты бу? (Тәрәзәдән карый.)
  Бураны бик каты дулый, әллә адашты микән? Хәер, болар барысы да адашты бугай!
  ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
  Фәндәсләр фатиры. Фәндәс үзе генә өйдә. Телефон шылтырый.
  
Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.