🕙 2-minuto de lectura
Янмый Торган Кыз
Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.
El número total de palabras es 273
El número total de palabras únicas es 208
50.3 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
64.6 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
68.2 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
Үзенең дошманы - Туктамыш артыннан килгәндә, Тамерлан Ока елгасының урта агымы буйларына барып җитә һәм монда аның гаскәрен бөтенләй тар-мар итеп, Иделгә кадәр куып китә.
Шөһрәтле Болгар тпәһәрен Тамерлан утка тота һәм кешеләрен кылычтан үткәрә. Җиңүчеләр, дәрәҗәгә дә, картлыкка яки яшьлеккә дә карамыйча, мондагы кешеләрне һич тә кызганмыйча, бөтенесен дә диярлек юк итәләр, исән калган хатын-кызлар һәм балалар әсирлеккә алына.
Болгарларда ул вакытта патшалык иткән Габдулла хан, шәһәрне саклап кала алмавын аңлагач, гаиләсе һәм кайбер якыннары белән шәһәрнең иң нык ташпулатларыннан исәпләнгән Хөкем палатасына кереп бикләнә. Шәһәргә кергәч, җиңүчеләр бу бинаны бүрәнәләр һәм янучы матдәләр белән әйләндереп алалар да яндыралар. Габдулла хан һәм аның белән бергә бинага бикләнүчеләр, хан кызыннан башкалары, барысы да һәлак булалар.
Болгар ханының бу кызын үзенең акыллылыгы һәм яхшылыгы өчен изге дип атаганнар, гадәттән тыш матурлыгы өчен аңа «хур кызы» дигән исем биргәннәр.
Тәңре бу гадел кызны газаплап үтерергә ирек бирмәгән.
Янгыннан соң җиңүчеләр Хөкем палатасы эченә керәләр һәм болгарларда изге кеше дип йөртелгән Хисаметдин исемле мулланың ак киеме итәгендә янмыйча утырып калган хан кызын күрәләр. Үлгән ханның матур, акыллы бу кызын, аның кече энесе белән, Тамерлан үзенең пайтәхете! булган Сәмәркандка алып китә...
Канлы һәлакәттән, Габдулла ханның бу кызыннан тыш, кызнын, ике туганы Галибик белән Алтынбик тә исән калалар... Габдулла ханның якыннары аның бу улларын Кама елгасының аръягына урлап качалар, сугыш беткәнгә кадар, алар шунда, артык куркыныч булмаган җирдә качып торырга тиеш булалар. Ләкин, сугышлар тынса да, бу ханзадәләргә үзләренең туган шәһәрләренә әйләнеп кайтырга туры килмәгән. Биредә аларның аталарының токымы бөтенләй өзелә.
Качып котылган патша уллары бу чорга кадәр үк яшәп килгән Казанга барып урнашалар. Шулай ук Казанга тар-мар ителгән Болгардан һәм аның тирәләреннән шактый күп кеше күчеп килә.

Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.
- Lea el próximo trabajo literario para 5to Grado
- Ике Сабан