🕙 1-minuto de lectura

Тылсым

El número total de palabras es 105
El número total de palabras únicas es 85
48.2 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
62.2 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
70.3 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
Cada línea representa el porcentaje de palabras por cada 1000 palabras más comunes.
  Изсәләр дә, кылыч чапсалар да,
  Юлыкса да юлда мең үткел,
  Шигырьле тел — фанилыкка бәйсез
  Үлемгә баш бирми андый тел.
  
  Гамәлендә азат адәми зат —
  Амин тотсын яки чукынсын —
  Әмма сүздә шигъри куәт булса,
  Ул сүз, — димәк, үзе бер тылсым!
  
  Шигъри сүзем минем — саф тылсымым —
  Авыр чакта сезгә кагылсын —
  Савыктырсын, горур итсен берүк,
  Кеше итсен безне бу тылсым!
  
  Кардәшләрем! Сезнең җанда туган
  Шигырьләрне әйтер суз көчен
  Ни өчендер Ходай мина биргән —
  Өлешемә тигән көмешем...
  
  Дөньялыкта яман сүзләр булмый,
  Яман әйтүчеләр булмаса —
  Булсын сүзем сүзләр чишмәсендә
  Сүзләр чылтыратыр
  Колаша,
  Китсен сузем фани бу денъяга,
  Йөрер юлы аның ак булсын —
  Савыктырсын, горур итсен берүк,
  Кеше итсен безне бу тылсым...
Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.