- Lea el próximo trabajo literario para 11.° grado
- Тукайның Мәхәббәт Төшләре
🕙 3-minuto de lectura
Төнге Тамчылар (Кыскартып алынды) - 2
El número total de palabras es 365
El número total de palabras únicas es 262
58.3 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
69.6 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
75.2 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
—Зарар юк, ул болай гына,— диде Хәлил, кызганыч елмаеп. Тиз генә тураймакчы булды, ләкин гөнаһ шомлыгына каршы, бер тотрыклылыгын югалткан гәүдәсе тагын чайкалып китте дә, ава язып, аркасы белән киоскка сөялде. Бары менә хәзер генә Ләйлә ханым, аның агарган йөзенә, азрак кан җәелгән күзләренә һәм өс-башының да бик үк тәртиптә булмавына игътибар итеп, эшнең серен сизеп алды.
— Сез исерек бит, Хәлил абый!— диде ул, коты алынып. Куркынып, тирә-ягына каранды, аннары тавышын әкренәйтеп, йомшаграк булырга тырышып әйтте: — Ходаем, сез исереп килгәнсез ич, сезгә кайтырга кирәк, сез кайтыгыз, Хәлил абый...
Әле эшне төзәтергә була иде. Моның өчен аз гына вакыт тынып тик кенә торырга кирәк иде. Шул арада исен җыеп, ныгып өлгергән булыр иде ул. Ләкин җүләрләр белән исерекләр һәрвакыт ашыгалар.
Хәлил дә, тизрәк акланырга, бөтенесен әйтеп калырга ашыгып, каршысында ташлап китәргә ничектер кыймыйча басып торган Ләйлә ханымга кинәт ике кулын сузды да:
— Ләйлә!.. Ләйлә бәгырем, ...бәгырькәем! — диде, иңрәп-ялварып.— Мин көттем, егерме биш ел буена мин сине көттем... Мин эзләдем, кайтуыңны ишеткәч тә, кичләрен шушы урамга килеп, сине эзләп йөрдем... югалган бәхетемне эзләдем мин... Кичер мине, ташлама мине, Ләйлә!.. Ләйләм!..
— Юк, юк, Хәлил абый!— диде Ләйлә ханым, артка чигенеп һәм агарынып.— Сез ни сөйләгәнегезне белмисез, сез ни хәлдә булуыгызны белмисез!.. Оят ич, килешми ич болай... Гафу итегез!..
Һәм ул кисәк кенә борылды да йөгерә-атлый китеп тә барды. Хәлил күзләрен йомды, сыны каткандай күпмедер вакыт хәрәкәтсез басып торды.
...Тып-тып тамчылар тама. Тып-тып төнге тамчылар тама. Беркемең дә юк, юк синең, беркемең дә юк, юк синең!..
Хәлил бер-ике адым алга атлады, аннары нәкъ каршысында торган салкын цемент баганага маңгае белән сөялде дә калтыранып үксеп җибәрде.
Икенче көнне ул айныган иде инде.
Бөтен газапларыннан, куркыныч-хәтәр уйларыннан, сүнми килгән соңгы мәхәббәтеннән, күптән югалган Ләйләне эзләп йөрүеннән — барысыннан да айныган иде. Кинәт купкан өермә тиз генә үтеп тә китте.
Хәзер инде бу берәүгә дә эчен ачмый, чын сүзен әйтми торган шул ук салкын, йомык, горур профессор Хәлил Ишмаев иде.
Иртәнчәк ул, Мәрвәр ханым тирги-тирги чистартып биргән пальтосын киеп, зур портфелен кыстырып, кафедрасына китте. Мең дә беренче тапкыр аудиториягә керде, мең дә беренче тапкыр татар теленең морфологиясе турында лекциясен укып чыкты. Кеше үзенең күпме еллар буе таптаган сукмагына яңадан кайтып төште. Аның фикеренчә, бу такыр сукмактан чыгу мөмкин түгел, чыгарга соң иде инде.

Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.