- Lea el próximo trabajo literario para 11.° grado
- Тукайның Мәхәббәт Төшләре
🕥 36-minuto de lectura
Төнге Тамчылар (Кыскартып алынды) - 1
El número total de palabras es 4627
El número total de palabras únicas es 2143
39.3 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
55.9 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
64.1 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
(Кыскартып алынды)
І
Апрель киче. Юеш, җылы, томанлы. Караңгы, тын урамнарда тып-тып тамчылар тама. Күңелгә нидер әитмәкче, нәрсәнедер искә төшермәкче була бу тамчылар... Тып-тып... Нәрсәне икән соң, нәрсәне генә оныттың икән лә син, кеше?
Нәкъ шундый караңгы, җылы кичләрнең берсендә Хәлил Ишмаев
Ләйлә ханымның Ленинградтан кайту хәбәрен ишетте. Кайда, кем алдында диген!.. Эштән кайтып керсә, боларда Зәйнәп исемле хатын
Мәрвәр ханым белән кухняда сөйләшеп утыра. Менә шул хатын аны күргәч исенә төшердеме, әллә кызыклы хәбәрне юри аның алдында әйтер өчен көтеп утырганмы, ләкин ничек кенә булмасын, Хәлил кереп өстен салырга да өлгермәде, бу кычкыра биреп әйтеп тә куйды:
— Әй-й, Мәрвәр җаным, оныта да язганмын лабаса, миңгерәү түгел диген инде син мине!.. Теге ни... Ләйлә Ленинградтан кайткан бит!
— Кайсы Ләйлә? — диде Мәрвәр ханым, гадәтенчә исе китмичә генә, ә Хәлил пальтосын элеп маташкан җирендә бер мәлгә тынып калды.
— Соң теге, әлеге Гайшә апаның сеңлесе, доктор Үзбәковның балдызы була инде... Беләсең инде син аны, бик яхшы беләсең... Ләйлә туташны!
— Ә-ә! — дип сузды Мәрвәр ханым һәм, ни өчендер, башын каккандай итте.— Кайчан кайткан?
— Әле күптән түгел булса кирәк, үзем дә кичә генә ишеттем... Ул бит, җаным, Ләйләне әйтәм, анда бик зур кешедә кияүдә ич. Әллә латыш, әллә яһүд шунда. Гел заграницага йөреп тора икән. Ә Ләйлә үзе бер дә үзгәрмәгән, ди, һаман шулай карлыгач кебек сылу да, чибәр дә, ди... Ә өстен күрсәң, баштанаяк заграничный, ди, җаным! Соң шулай булмый ни, ире ни бит, әллә яһүд, әллә латыш...
Мәрвәр ханым аның сүзен бүлде:
— Ə озакка микән?
— Белмим, җаным, белмим. Торыр әле, торыр, беренче кайтуы бит. Йөрер әле Казан хатыннарын шаккатырып, шуның өчен генә кайткандыр да әле, җаным!
Мәрвәр ханым авыз эченнән генә нидер мыгырданып куйды да шунда ук алгы якка ваемсыз гына кычкырып әйткән булды:
— Хәлил, ишеттеңме, Ләйлә кайткан, ди әнә...
Хәлил тиз генә җавап кайтара алмады. Бу гади-ваемсыз сорау юри аны сынар өчен бирелгән мәкерле сорау иде. Үзенең шушы секундта ни кичерүен ул сүзе белән генә түгел, тавышы белән дә сиздермәскә тиеш иде. Ләкин... ләкин кеше күпме генә качарга, яшеренергә, ялганларга өйрәнмәсен, тормышның кайбер минутларында аптырап, югалып кала икән ул. Некъ шундый хәтәр бер минут кичерде Хәлил дә...
Ләкин дәшми тору озакка китсә, тагын да хәтәррәк буласын сизеп, ул, исе китмәгәндәй:
— Шулаймыни? — дип кенә куйды да, вакыты юк кешедәй ашыгып, ясалма эшлекле-салкын кыяфәтен сакларга тырышып, тизрәк үзенең кабинетына узды.
..Калын портфелен урындыкка ташлады, ишекле-түрле бер-ике тапкыр йөреп алды, аннары язу өстәле янына утырып, башын йодрыклары белән учлады... Ләйлә кайткан... Ләйлә кайткан... Ләйлә,
Ләйлә! Йа Хода, нигә бу көтелмәгән хәбәр, бу кечкенә факт, чоңгылга төшкән таш кебек, кинәт аның бөтен җанын шулхәтле сискәндереп җибәрде соң әле?.. Күптән киселгән сынык бит инде ул, күптән онытылган иде бит инде! Аңардан башка да узды бит гомер, уза иде бит әле, чәнчелгере!.. Ә ул кайткан... Нигә, ни өчен? Әлбәттә, аның өчен,
Хәлил Ишмаев өчен түгел инде. Ләйлә өчен Хәлил юк ул, юк, күптән төтенгә әйләнеп таралган, беткән, юкка чыккан кеше... Кайткан икән, шәһәр таптап йөрер дә кире китәр. Сорашып та тормас... Сукмаклары да аларның очрашмас, юк, очрашырга тиеш түгел! Бәс, шулай булгач яшел әшләпәңне батырыбрак ки дә, алдыңа карап кына, үз юлың белән йөри бир!
Яшендәй китереп суккан бу хәбәрдән соң бер көн узды, ике көн узды, өч көн дә узды шикелле... Кафедра мөдире профессор Хәлил
Ишмаев институтка барды, институттан кайтты, тып-тын аудиториядә башларын салындырып, йокы белән көрәшеп утырган студентларга мең дә беренче кат лекциясен сөйләде, тагын каядыр керде, нидер эшләде, аннары, арып, авыр портфелен сөйрәп кайтырга чыкты. Кайткач, Мәрвәр ханымның ашын ашады, чәен эчте, нәрсәдәндер зарлануын тыңлаган булып утырды. Соңыннан иренеп кенә газеталар караштыргалады... Бөтенесе дә гадәт буенча гына, акылдан тыш, теләктән тыш эшләнә иде. Әмма ни генә эшләмәсен, әлеге хәбәр, тып-тып тамган тамчыдай, аның миенә өзлексез бер нәрсәне тукып торды: «Ләйлә кайткан!» «Ләйлә кайткан!» «Кайткан... кайткан!..» Юк, моны... моны аңлый белергә кирәк, дуслар! Әгәр кешенең, очрашу-күрү түгел, исенә төшерүдән дә катгый рәвештә тыелган беренче иң газиз, иң саф мәхәббәте менә шулай, күктән иңгәндәй, кинәт әйләнеп кайтса, әйтегезче, зинһар, ул кеше нишләргә тиеш? Аңлагыз, сүз сөяп куйган бүрәнә турында түгел, ә тере кеше турында бара. Сүз, ниһаять, исемле, дәрәҗәле, олы яшьтәге кеше турында бара... Чынлап та, менә ул үзенең еллар буенча тырыша-тырыша тапкан бик кадерле тынычлыгын бозмас өчен, көчләнеп-азапланып булса да, хатын итеп яшәгән
Мәрвәренең каһәренә юлыкмас өчен ни эшләргә, нинди калыпка керергә, нинди сабырлык һәм чыдамлык күрсәтергә тиеш?
Моннан егерме җиде ел элек Хәлил Ишмаев, педагогия институтын бетереп килгән чагында, доктор Максут Үзбәковның әнесе мәрхүм Мисбах белән танышып, бик дуслашып киткән иде. Алар Чехов урамында торалар иде. Менә шул Мисбах янына барып йөргәндә,
Хәлил доктор Үзбәковның уналты-унҗиде яшьлек балдызын күрде.
Бер күрде, ике күрде, аннары, ничектер, бик табигый рәвештә танышып та киттеләр, сөйләшә, көлешә, уйный-шаяра да баптладылар.
Кызның исеме Ләйлә иде. Гаҗәп: кайчагында кешенең исеме үзенә, ничектер, бик туры килеп, бик килешеп тора. Гүя менә бу кыз да ак күбәләк кебек нәфис, җинел, нечкә җанлы булганга күрә Ләйлә исемле иде. Ләйләдән башка бүтән бер исем дә аңа һич туры килмәс кебек иде. Һәм әйтерсең ак күбәләккә охшаганга күрә дә, аңардан чәчәкләр дөньясына хас табигый садәлек, назлы-нәфис сөйкемлелек анкып тора иде. Хәлил аңа җитеп килгән, инде гашыйк булырга ярый торган кыз итеп карарга да курка иде. Ә ул кыз тотты да үзеннән ун-унике яшькә олы, карап торырга әллә ни матурлыгы да, маһирлыгы да булмаган, киресенчә, Тәкәнеш якларыннан ияртеп килгән, пединститут та кырып-юып бетерә алмаган «гыйбадлыгы» кузга бәрелеп торган
Хәлилгә чәчәк йөрәген ачты да куйды. Хат аша искиткеч бер самимилек һәм батырлык белән үзе ачты ул... Мондый кыюлыкны, мондый тирән ышануны, мондый һичбер исәп-хисап белән бәйләнмәгән керсез, хыялый мәхәббәтне бары унҗиде яшьлек кыздан гына көтәргә мөмкин иде. Һәм Хәлил өчен бу мәхәббәт диңгез төбеннән табылган саф энҗе бөртеге кебек гаҗәеп бер байлык иде, ак итә, пакы итә, иктылыкка илтә торган гомерлек бәхет иде. Хәлил моны бөтен йөрәге белән сизде, анлады һәм үзе дә сәенеп, дәртләнеп, рухланып Ләйлә туташны чын-чынлап яратып китте. Соңыннан бу хәлне сизгән-белгән кешеләр дә мона бер дә гаҗәпләнмәделәр, киресенчә, алар балалыктан яңа чыгып килгән япь-яшь кызның акылга утырган, сабыр-басынкы егеткә мәхәббәт тотуын, шуның канаты астына керергә теләвен хуплап каршы алдылар... Хәзер инде Хәлил шул ак кубәләкнен нечкә мәхәббәтен куркытмыйча, сак кына ике учына алырга тиеш иде.
Лекин аның куллари, әллә бәхетенә, әллә бәхетсезлегенә каршы, богауланып өлгергән иде инде. Хикмәт шунда: Ләйлә туташны кургәнчегә кадәр үк, ул шушы Мәрвәре белән шактый нкынаеп йөри башлаган иде. Тынгы белмәс активист, сизгер-уяу, сүзгә оста, өркетергә ярата, кыскасы, яшълер арасында бик ялтырап йеруче кызларның берсе иде ул... Аның шактый югары урыннарда утырган ишле туганнары да шул заманның (ягьни теге заманның) бик гайрәтле кешеләре иде. Аларга курку катыш хөрмәт белән карамыйча мөмкин түгел иде. Менә Хәлилне дә, ни сәбәптәндер, кызның шул туганнары да бик кызыксындырды. Дөрес, бу кызыксынуда ачык билгеләнгән ниндидер яшерен исәпләр юк та кебек иде, әмма шулай да андый шәп кешеләрнең сеңелләре белән яратышып йөрү, ә киләчәктә, бәлки, туганлашып та китү ихтималы аны ихтыярсыздан мавыктыра иде. Ничектер, менә шул кешеләр арасына керсә, аның алдында киң мәИданнар ачылып китәр кебек иде. Шуңа күрә дә ул Мәрвәр тирәсендә яратучы булып, ягъни яратам дип үзен ышандырырга тырышып, башта бик егетләнеп, бөтерелеп йөрде. Әмма Ләйләне күргәч, бу тырыша-тырыша үзен котыртып йөрүләр кинәт җимерелде дә куйды.
Баксаң, чын мәхәббәт тә, чын акынлык та юк икән, бары коры мавыгу да үз-үзеңне алдап маташу гына булган икән.
Әйе, эш узмаган иде әле. Чая кызга кагылмаган-тимәгән, хәтта өйланешик дигән сузне дә ычкындырмаган иде әле ул. Чигенергә мөмкин иде, бик мөмкин иде. Ләкин кем җәтмәсенә эләгүен егет, бичара, бер дә аңламаган икән шул. Кыз моның чигенергә чамалавын сизеп алгач та, һич ялварып яки тарткалашып тормыйча, егеткә бары шуны гына әйтте: «Бел: мин синең чын Иозенне фаш итәчәкмен!» — диде. Фаш ителү! О, бу, иң гөнаһсыз кешенең дә котын ала торган, гаять куркыныч сүз иде. Ә бит бергә яратышып йөргәч, егетнең кызга төрле уйларын яки шикләрен әйткән чаклары да булгандыр. Хәер, әллә ни хәтәр сүз әйтмәсә дә, төймәдән дөя ясап булмыймыни?! Моның мисаллары күз алдында бит. Юк, институтны тәмамлап, аспирантурада калырга әметләнеп йөргән чакта гына «фаш ителепә куйсаң, беттең дигән сүз!
Алла сакласын!..
Кыскасы, Мәрвәр әнә шул бер янавы белән Хәлилне бөкте дә салды. Кая ул чигенү! Песи булды егетең, бөтенесеннән ваз кичеп, тизрәк
Мәрвәр итәгенә капланды. Әйе, ул заманда, теләсәң, «мәхәббәтне» дә кешедән буып алырга була иде.
Ә Ләйлә, берәүгә бер сүз әйтмичә, кинәт кенә Ленинградка китте дә барды. Аның ниләр кичереп, нинди хәлдә китүен Хәлил күз алдына китерергә дә курка иде. Ак күбәләк әйтерсең кара мунча тирәсеннән иркен кырга очты... Көн яктысында әреп югалды... Тик күпмедер вакыт узгач кына, аның Герцен институтында укуы ишетелде, аннары инде, фин сугышы алдыннан булса кирәк, Зәйнәп ханым әйткәнчә, бер яһүдкәме, әллә латышкамы, һәрхәлдә, зур дәрәҗәле инҗенер кешегә иргә чыгуын сөйләделәр. Ул кеше, имеш, безнең чит илләр белән сәүдә алып бара торган оешмаларда эшли. Сугыш вакытында Ләйлә үзе дә ире белән кайсыдыр илдә торган, шунда совет хезмәткәрләренең балаларын укыткан, имеш. Булыр, төшеп, югалып калыр өчен яратылмаган иде ул. Бәхетен, һичшиксез, табарга тиеш иде.
..Куп еллар узды, күп җилләр исте, күп сулар акты... Күпме кешеләр тормыш юлында очрап, тиеп-кагылып үттеләр, онытылдылар, әзсез югалдылар. Әмма ләкин Ләиләне Хәлил бервакытта да онытып бетерә алмады. Гел генә күз алдында тормаса да, күңеленең әллә кайсы гына почмагында, яшеренеп кенә, ул яши бирде. Тик Хәлил уткәннәрне бик сирәк кенә исенә төшергән минутларда ак күбәләк шул яшеренгән урыныннан гүя терелеп чыга иде дә, кунарга чәчәк эзлагандай, аның хыял күгендә тын гына талпына башлый иде. Я
Хода! Ниндидер әйтеп биргесез үкенечле һәм татлы сагыну Хәлил йөрәген әрнетеп, телгәләп җибәрә иде. Югалган бәхет, онытылмаган мәхәббәт, соңга калган үкенү, зарыгып сагыну — менә шул газаплары белән ләззәтле иде бу минутлар! Әйе, бары тик минутлар!
Ә Мәрвәр белән бергә аның егерме биш ел гомере узып та китте. Гаҗәпләнерлек берни дә юк — тордылар, хәтта әйбәт тордылар.
Мәрвәре күптән инде бик тырыш, бик уңган хозяйкага әверелде, кызыл кисеп, активист булып йөрүләре әллә кайчан бетте, ләкин сизгер улулыгы нәкһ элеккечә калды, һәм шушы көнгә кадәр ул Хәлилне һәртәрле ялгыш адымнардан, ата күркә шикелле саклап килде. Тормышлары да үзләре теләгән эздән тәгәрәде. Институтны тәмамлагач,
Хәлил татар теле кафедрасында аспирант булып калды... Гәрчә ул татар телен яратып бетермәсә дә һәм аның киләчәгенә зур әмет багламаса да, гыйльми дәрәҗәгә ирешер өчен, бернигә карамыйча, гомерен шуңа багышлады. Акрынлап аспирантураны да бетерде, кандидатлык диссертациясен дә яклады, ахыр килеп, бик тырыша торгач, татар теленең зур сары портфельле профессоры да булып куйды... Кеше үзенең түшәменә җитте бугай. Ул канәгать, язмышыннан да, тормышыннан да канәгать. Аңардан: «Вөҗданың сафмы, намусыңа каршы берәр нәрсә эшләмәдеңме, үкенмисеңме, газапланмыйсыңмы?» — дип сораучы юк. Хәер, кем сорасын? Ят кеше түгел, ул үзе дә үткәненә борылып карарга, күңелендә казынырга яратмый иде.
Ләкин ни өчен соң егерме биш ел буена күренмәгән бер хатынның бары шушы шәһәргә кайтып килүе аны кинәт сискәндереп җибәрде?
Нигә әле ул аның күптән мәрткә киткән күңелен төртеп уятты, күптән сүнгән хисләрен, онытылган уйларын яңадан кабындырып, дөрләтеп җибәрде? Күрәсең, хикмәт монда бер Ләйлә ханымда гына түгел. Күрәсең, кайчандыр яшь кенә кызыйга булган мәхәббәттән тыш, аның эчендә озак еллар буенча ниндидер бүтән кичерешләр дә акрынлап җыела килгән. Ленинградтан кайткан ханым исә, кинәт искән язгы җилдәй, әнә шул эчендә боз катлавы сыман туңып яткан кичерешләрен әретеп, кузгатып җибәрүче генә булды, ахрысы... Нинди вакытта диген! Тып-тып язгы тамчылар тамган апрель кичләрендә бит, җитмәсә!.. Ах, Ләйлә, Ләйлә!
Шулай да беренче өермә бөтерелеп, йөгереп узды шикелле. Бераздан Хәлил дә исен-акылын җыеп өлгерде. Аның эчендә ниләр купканын берәү дә, хәтта соңгы көннәрдә аеруча уяу йөргән Мәрвәре дә сизмәде. Чын хисләрен гомере буена яшереп тотарга өйрәнгән гадәте
Хәлилгә бу юлы да бик нык ярдәм итте— ул һаман җитди-йомык кыяфәтен бик оста саклаучы, олы, таза гәүдәсен текә тотып, ашыкмыйча гына йөрүче шул ук профессор Ишмаев булып кала бирде.
Инде акылын җыеп бераз тынычлангач, бу көтелмәгән исәрләнүен үзе үк хөкем итәргә тырышып карады: «Я, нәрсә булды соң әле, нигә бу кадар мин зиһенемне җуйдым, диванага әйләнә яздым, тиле шәкерт!» — диде ул, үз-үзен тпелтәләп... Ләйлә ханым кайткан, имеш!
Кайтса соң? Күптән, һай, күптән югалган Ләйлә бит ул аның өчен!
Кайтса да, китсә дә, аңа хәзер барыбер түгелмени?.. Юк, болай ярамый, килешми, оят!.. Онытырга кирак бу кысыр хәсрәтне, күңелдән йолкып атарга кирәк бу мәгьнәсез яну-көюләрне... Үткәнгә кайту юк ул, юк!
Шулай диде аңа айнык акылы. Шулай качарга теләде ул һәртөрле вәсвәсәдән... Бөтенесен: җилкенү-талпынуларын, газаплы уйларын салкын акылы белән әнә шулай буарга тырышты. Әмма ләкин бер генә теләген ул һичничек тә җиңә алмады. Бу аның Ләйләне күз кырые белән генә булса да бер күреп каласы килү теләге иде. Әйе, бернинди максатсыз, бары тик коры кызыксынудан гына, үзенә насыйп булмаган Ләйләсен бик тә күрәсе килә иде. Ниндирәк икән ул?
Кайчандыр күбәләктәй җиңел-сылу кыз хозер, кырыктан узган хатын булгач, нинди кыяфәткә керде икән? Бер күрүдә таный алыр идеме икән ул аны? Бик нәфис, бик чибәр иде бит ул, шайтан алгыры!
Керфекләре кара, ә күзләре якты соры иде, шунлыктан кара каймалы булып күренәләр иде ул күзләр. Озаграк карап торсаң, шул күзләрнең төбендә акрын гына эреп югалган шикелле тоя идең үзеңне... Хәзер ничек икән? Сакландымы икән аның кара каймалы якты күзләре, нурда югандай бик чиста көрәнсу йөзе, җиргә тияр-тимәс кенә йөргән камыштай нечкә, зифа гәүдәсе?.. Хәер, әнә күргән хатыннар аны бик сакланган, хәзер дә шундый ук сылу-чибәр дип әйтәләр. Гаҗәп түгел.
Ул бит явызлыгыннан чыбыктай кибә яки ваемсызлыгыннан камырдай күперә торган хатын булмаска тиеш иде. Нәфислекне бик нечкә тоя торган гаҗәп сизгер җан бар иде аңарда... Юк, күрәсе иде үзен, ничек тә күрәсе иде. Шушында, шушы шәһәрдә генә йөри ич ул, кайтып төшкән җире дә моннан ерак түгел— Чехов урамында гына югыйсә!
Ләкин махсус барып күрү турында сүз дә булырга мөмкин түгел.
Мәрвәр ханым сизә калса, утыз сигезле башмаклары белән бөтен саф хисләреңне таптап изәр. Яшьлекнең гөнаһсыз бер хатирәсе бу, кеше күңеленең нечкәреп бер сөенүе, үткәннәре турында сагышлы бер уйлануы дип тормас. Карт алаша, күрсәтермен мин сиңа Ләйләне, закон минем якта, дип кенә җибәрер.
Димәк, очраклы туры китереп кенә очрашу турында хыялланырга мөмкин. Ләкин вакытлы гына кайткан кешене алай очрату, ай-һай, бик шикле шул! Кайда йөри, нинди урамнардан йөри ул, кайларда була, кемнәргә керә? Берәр күзәтүче ялларгамы яки үзеңә якынрак чат башында сагалап торыргамы?.. Һе, кызык булыр иде бу: яшел эшләпәсен өч яктан яньчеп кигән, култык астына зур портфелен кыстырган мәһабәт профессор чат башында басып тора. Ә үткәнс-үткәннәр, аның ни өчен басып торганын гүя белеп, мыек асларыннан гына көлеп узалар. Көт, профессор, көт, бәхетеңнән каршыңа...
Мәрвәрең килеп чыкмасмы?
Шулай да Хәлил, эшкә барганда да, кайтканда да, һәрбер ят хатынга игътибар беләнрәк карап уза башлады. Бәлки, шуларның берәрсе «ул» булып чыгар. Өмет, өмет! Бер генә чаткысы да кайчак кешене тилегә сабыштыра: тукта, әнә «ул» килә түгелме соң? Әнә тагын «ул»! Бер-бер артлы әллә ничәү!.. Хәлил хәсрәтле итеп әче елмая: егерме биш ел буена аның Ләйләгә охшаганрак бер генә хатынны да күргәне булмады.
Ә өмет дигәнең аны һаман каядыр дәшә, каядыр өстери иде. Кай кичләрен ул, эштән кайтышлый, сагаеп кына Үзбәковлар торган урамга да барып чыккалады. Монда «аның» очравы бик мөмкин бит!
...Чехов урамы. Апрель киче. Тып-тып төнге тамчылар тама...
Тәрәзәләрдә ут, пәрдәләр төшерелгән... Әнә каршы якта ике катлы агач йорт, шуның югары катында Үзбәковлар тора. Ике якка ачылмалы парадный ишек, сары баскыч югарыга алып менә. Моннан егерме биш ел элек шул баскычтан аңа каршы Ләйлә йөгереп төшә иде...
Күпме хатирәләр! Китап битләре арасында кипкән чәчәктәй сакланган хатирәләр!
..Ике тапкыр ул каршы яктан гына доктор квартирына карап узды. Тәрәзәләре якты, челтәр пәрдәләр корылган, түшәмнән асылынган өч чатлы люстра да күренә... Докторның бөтен семьясы өйдә булса кирәк. Ләйлә дә шулар арасындадыр инде. Йөри микән, утырып тора микән, әллә берәр яры чыгып китәргә җыена микән?.. Бу нәрсә аңа бик ихтимал төсле булып тоелды. Театрга яки кинога дип чыгуы мөмкин ләбаса. Нинди шәп форсат булыр иде бу. Һәм Хәлил, кичегүдән курыккандай, ашыгып, урам аша чыкты да, гәүдәсен туры гына тотып, салмак кына атлап, докторларның парадный ишеге яныннан узып китте. Бераз барып, кире борылды, тагын парадный ишеккә кырын гына карап узды. Ләкин ишекнең ачылырга исәбе юк иде. Ун тапкыр, егерме тапкыр узсаң да ачылмас, ахрысы, бу таза ишек... Өйнең акты тәрәзәләре югарыдан урамга һавалы, ваемсыз карыйлар, гул тубәндә юеш тротуар таптап йөрүчене күрмиләр дә, белмиләр дә алар... «Бу нинди балалык!» — диде Хәлил, үз-үзенә ачуы килеп. Олы башы белән түбәнсенеп йөрүенә кинәт хурланып куйды.
Болай урам таптаганчы, туп-туры гына керергә иде дә: «Ләйлә ханым, мин сезне күрергә килдем»,— дип әйтергә иде. Кем гаеп итәр иде? Бер дә гөнаһсыз, бик табигый теләк ич бу! Ләкин юк, мөмкин түгел, җантеләкләргә кемдер салган богау бар... Һәм шул богауның авырлыгын соңгы көннәрдә аеруча нык сизгән Хәлил, Үзбәковлар өе яныннан берничә тапкыр узгач, башын түбән иеп кенә, үз квартирына таба атлады. «Кирәкмәс, булмас, йөрүдән мәгънә юк», — диде ул, киткән саен, ләкин барыбер Чехов урамына кичләрен барып чыкмыйча түзә алмады. Тагын батыраеп килгән булды, челтәр пәрдәле тәрәзәләргә карап узды, туктап, төнге тамчылар тавышына колак салып торды, аннары, үз-үзеннән оялып, юашланып, башын түбән иеп, кире кайтып китте.
Бер кайтуында күңеленә әллә ничек кенә Дәрдемәнд сүзләре дә килде:
Агарды чәч,
Куарды баш,
Сары юллар сызылды,
Өмидләр, кем...
Өмидләр, кем...
Дәригһь, бер-бер өзелде!
Әмма язмыш рәхимле икән. Кичләрнең берсендә аңа, ниһаять,
Ләйлә ханым белән очрашырга туры килде.
Ул көнне университетның гыйльми советында чит шәһәрдән килгән бер егет кандидатлык диссертациясен яклады. Профессор Хәлил
Ишмаев оппонентларның берсе иде. Диссертацияне яклау күптән килгән тәртип һәм кагыйдә буенча үтте. Булачак яшь галим, кирәк дәрәҗәдә әдәп һәм тыйнаклык саклап, кирәк дәрәҗәдә генә бәйсез һәм кыю булырга тырышып, бераз гына дулкынланып һәм бераз гына масаеп, диссертациянең кыскача әчтәлеген сөйләп чыкты. Оппонентлар да, коры рәсмилеккә беркадәр җылы хәерхаһлык кушып, кубрәк мактап, азрак тәнкыйтьләп, кыскасы, бөтен шартын китереп, диссертация турында уз фикерләрен әйттеләр. Ахырдан булачак галим өлкән галимнәргә түбәнчелек белән үзенең рәхмәтен белдерде, тиешле вәгьдәләрен бирде, аннары гыйльми совет членнары, шар салып, егетебезне бик хаклы рәвештә кандидат ясап куйдылар.
Шуннан соң инде максатына ирешкән бәхетле егет, күптән килгән йола буенча, үзенең оппонентларын һәм утырышта булган кайбер якын кешеләрен «Казан» ресторанының аулак бер бүлмәсенә кичке ашка алып китте. Әзер табынга унбишләп кеше утырды, тамада итеп мондый мәҗлесләрнең берсеннән дә калмый торган бик борынгы кандидат Кәли иптәшне сайладылар. Кәли иптәш аягүрә басты, тамагын кырды, көлдерергә теләп нидер әйтте, көлүче булмагач, пычак сырты белән шешә муенына сукты һәм коньякларны, столичныйларны рюмкаларга салырга кушты... Монда инде яңа кандидат, яшь килендәй, баштан ук алдына карап, тыйнак кына утырырга тиеш иде, чөнки хәзер аның исеменә мактау сүзләре китәчәк. Һәм, чынлап та, рюмкалар күтәрелгән саен, мактау сүзләре егетнең бик дөрес уйлый белә торган өметле башына ява гына торды.
Мондый мәҗлесләр Хәлилгә бик таныш иде. Ул моның шикелле
«юу» мәҗлесләрен котылгысыз бернәрсә итеп санарга һәм анда артык сөенмичә-көенмичә генә чыдап утырырга күнеккән иде инде. Чамалап кына эчү, чамалап кына ашау, чамалап кына сүз кыстыру һәм ахырдан шулар бәрабәренә, килеп, мәҗлесне бизәп утыруы өчен рәхмәт ишетеп китү — менә аның күнеккән гадәте шул иде.
Ләкин бүгенге мәҗлескә ул башта ук күңеле тартмыйча килде.
Кәефе начар, җаны тыныч түгел, йөрәгендә ниндидер бер суырылмас сызлавык утыра кебек... Ни калган миңа монда дип, эче пошып, хәтта үкенеп тә куйды. Шулай да хуҗа егет бик зурлап каршы алгач, өстәлнең түренә үк узып, алдына карап, сүзсез генә утыра бирде.
Мәҗлес башланды, яшь кандидат хөрмәтенә тостлар күтәрелде. Һәм, гаҗәп хәл, моңарчы бик сакланып кына эчә торган Хәлил бу юлы, кеше рәтеннән, салган бер рюмкасын эчеп бетерә барды. Шулай эчеп, бераз җиңеллек табарга уйлады, ахрысы... Ләкин исерү алып килгән бу җиңеллек гадәттәге ваемсыз, кәефле җиңеллек түгел иде. Ничектер болытлардан ачыла башлаган күктә тулы ай күренгәндәй, аның да бераз яктыра төшкән хыял күгендә... Ләйләсе акрын гына калкып чыкты. Һәм аңа шул җитте, шул минуттан ул, барысын да онытып, үз эченә йомылып, бары Ләйлә турында гына уйланып утырды. Бу кызыксыз, шау-шулы мәҗлестә ялгызлыкка бирелеп, Ләйләне генә уйлап, Ләйләне генә сагынып утыру ана гул ниндидер моңсу, хәсрәтле бер рәхәтлек китерде.
..Ул тагын һәм тагын эчте, исерә башлавын бик ачык сизсә дә, юри тыелырга теләмәде. Чөнки, эчкән саен, акылын-җанын буып торган тышаулардан үзен бушана барган шикелле тойды. Уйлары гаять ачыкланып, тирәнәеп, үткенләнеп киткәндәй булды. Мәхәббәт турында, язмышлар турында, заман һәм кешеләр турында тирән фикерләр, әче хакыйкатьләр күңеленә килде. Ләкин монда аларны әйтерлек сылтавы да, кешесе дә юк иде, алар барысы да хәзергә, эсседә кузгалган умарта күчедәй, аның эчендә генә кайный иде.
Ахырда ул үзенең шактый нык исерүен аңлады. Мәҗдес әле кызып кына барса да, кузгалырга вакыт җиткәнлеген чамалады. Ә бераздан ул, үзен ничек тә айнык тотарга тырышып, урыныннан торды һәм, тотлыга биреп, кайтырга рөхсәт итүләрен сорады... Мәҗлестә утыручылар аңа бик сәерсенеп карадылар, шунда гына аның исереп киткәнлеген сизеп алдылар, ләкин шулай да гаҗәпләнгән булып:
«Профессор, бу ни эш бу?.. Сөйләмәгез әле, Хәлил Кәримович, утырыгыз әле, утырыгыз, сездән башка мәҗлеснең яме китә бит!» — дип кыстарга, юмаларга тотындылар. Профессор, артык сүз ычкындырмас өчен, бары кулын күкрәгенә куеп, башын гына чайкады, мәҗлес хуҗасының кулын кысып, аркасыннан какты һәм, гәүдәсен аеруча текә тотып, ишеккә юнәлде. Аны кемнәрдер түбәнгә кадәр озата төштеләр, пальтосын, эшләпәсен кидерделәр, портфелен кулына бирделәр. Кемдер аңа: «Хәлил Кәримович, озатып куйыйм сезне булмаса!» — дип тә карады, ләкин ул елмаеп кына башын селекте дә үз аягы белән ашыкмыйча гына чыгып китте.
Чыккач та, ул аулак урамга борылды. Мондый кыяфәттә үзәк урамнан кайтуның хәтәр булуын яхшы белә иде, әлбәттә. Булган икән шул, шактый күп булган икән, хәерсез! Күпме генә туры барырга тырышмасын, аяклары әледән-әле чалыш-чолыш атлап киткәлиләр иде.
Әмма аның акылы гаҗәп ачык, үткен иде, бик кыю, бик кызу эшли иде. Моңарчы эчендә генә кайнаган уйлары хәзер, ялгыз калгач, атылып чыгарга гүя юл эзлиләр иде. Һәм менә ул, ниндидер бер ярсулы рәхимсезлек белән, үзенең үткән тормышын, эшен, гамәлен тәнкыйтьләргә тотынды; искиткеч батыраеп, үз-үзенә ачы хакыйкатьләрне ярып әйтә башлады.
Я, ничек яшәдең син моңарчы, профессор Хәлил Кәримович Ишмаев? Профессор! Син, егерменче елларның ахырында Бөгешле авылыннан җәяүләп чыгып киткән чабаталы йолкыш малай, менә кем булдың бит! Молодец! Дан сиңа, дан! Ләкин әйт, ничек ирештең син моңа? Акылың, талантың бик зур булып, башка галимнәр белән гадел рәвештә ярышып, фән дөньясына үз буразнаңны ерып килеп кердеңме? Шундый чын галим булып күтәрелдеңме син? Я, әйт, курыкма!
Әйе, хакыйкатьне әйтмичә булмый... Син, иптәшкәем, болганчык авыр бер заманда күп кенә укымышлы ирләр нахакка сөрелгәннән соң бушап калган урынга килеп утырдың. Сиңа беркем белән бәхәсләшергә дә, нидер исбат итәргә дә, үзеңнең ниндидер принципларыңны, карашларыңны яклап маташырга да туры килмәде.
Хәер, дөресен генә әйткәндә, алар синдә беркайчан да булмады да.
Син баштан ук үзеңнән өстеннәргә буйсынып, алар авызына карап, алар әйткәнне генә кабатлап килдең. Конъюнктурага яраклашып, нәрсәнедер мактадың, нәрсәнедер яманладың; каһәргә юлыккан кешеләрне тизрәк гаепләргә ашыктың; хаклыгына үзең дә ышанмаган теорияләрне яклап, мәкаләләр язган булдың... Ә асылда, бу минеке дип горурланып кулыңа тотарлык бер җитди, төпле хезмәтең дә юк синең!
Ни өчен болай булды соң бу? Ни өчен ул, ташу өстендәге йомычка шикелле, җиңел генә чайкалып акты да акты? Үзе генә гаеплеме ул моңа? Әйе, аның яшисе, эшлисе, үсәсе-күтәреләсе килә иде. Иленә һәм халкына ихлас күңелдән хезмәт итәсе килә иде. Әмма ләкин ул елларның кырыс шартлары аны, аны гына түгел, бик күпләрне әнә шулай ирекле кол итте; мөстәкыйль фикерләүне, шәхси намусны үз кулың белән буарга мәҗбүр итте. Бер ише кешеләр, җан саклауны, хәвеф-хәтәрсез яшәүне бөек идеаллар хакына дигән сылтау белән аклап, ихтыярсыз курчакка, обывательгә әверелде. Менә фаҗиганең тамыры кайда!.. Замана үзгәрде, кеше язмышы белән уйнау бетерелде, кешегә намусы кушканча яшәргә, иҗат итәргә мөмкинлекләр туды, ә шулай да теге еллардан канга сеңеп калган коллык зәхмәтенең һаман чыгып беткәне юк. Кем әйтмешли, эчкә кереп оялаган куян һаман калтыранып утыра әле. Шуны озын колагыннан сөйрәп чыгарырга көчең җитми, батырлыгың җитми синең... Кызганыч бәндә син! Кукраеп йөрүче буш куык син!
...Хәлил ниндидер бер урам чатында тукталды. Кулын тирләгән маңгаена куйды, күзләрен йомды һәм бераз вакыт тик кенә тынып торды. Якында гына нәрсәдер тып-тып тама. Хәлил газап тулы күзләрен ачты. Я Хода, яз ич бу, яз! Ләйлә ич бу, Ләйлә! Тамчылар шуны тукыйлар бит аңа: ак күбәләгең яз булып, яшәрү булып, яңару булып кайтты, диләр!..
Хәлил тирән итеп бер сулады, кулы белән йөзен иягенә чаклы сыпырды, аннары кисәк кенә кузгалып, чалыш-чолыш атлый-атлый китеп барды. Ул болай ашыгып кая баруын, нишләргә теләвен ачык кына белми иде, ләкин бара торгач, ааклары үзләре аны бер киң урам чатына китереп чыгардылар. Бу Чехов урамы иде. Каршы чатта, биек цемент баганада, бик якты булып электр яна. Аңардан өчдүрт метрда гына газета-җурнал киоскы тора, Хәлил бу таныш чатны күргәч тукталып калды һәм, үзенең ни хәлдә булуын исенә төшереп, бераз куркып-борчылып та куйды. Ләкин киң урам буш иде, тын иде.
«Al, менә килден,— диде Хәлил, башын салындырып. — Я, ни күрдең, ни таптың? Кем көтә сине монда, исерек җүләр!» — Һәм оятыннан, хурлануыннан кая таба барырга белмәгәндәй, каршы чатка таба атлады. Барып җитәрәк кенә, тротуар буенда торган киоскнын икенче ягыннан бер ханым килеп чыкты да Хәлил яныннан кызу-кызу гына үтеп китә башлады. Хәлил аны күз кырые белән генә күреп өлгерде.
Әмма үзенә һич исәп бирмәстән, бөтенләй танымыйча-нитмичә, гүя актыккы өметен сынар өчен генә, ул ят хатынга дәште:
— Ләйлә... Ләйлә ханым!..
Ханым ишетте. Ишетү генә түгел, артына борылып карады һәм кинәт тукталып та калды. Башта, куркуыннан булса кирәк, аз гына артка чигенгәндәй итте, аннары, күпмедер вакыт өнсез калып, Хәлилдән күзләрен ала алмыйча карап торды. Тик шуннан соң гына ул, артык гаҗәпләнүдән пышылдап:
— Хәлил абый!.. Хәлил абый, сезме бу? — диде, ниһаять.
Хәлил дә, үз күзләренә үзе ышанмыйча, өнсез катып калган иде.
Берьюлы айнып киткәндәй булды ул, ләкин шул ук вакытта бөтен зиһене чуалып, бөтен реаль чынлыкны югалтып, ниндидер галәм бушлыгына чумгандай хис итә иде үзен. Тик иреннәре генә: «Ләйләмени бу, Ләйлә шушымыни, төш кенә түгелме, я Рабби?! — дип әйтергә тырышкандай кыймылдыйлар иде. Шуңадыр инде Ләйләнең сүзләре дә аңа каяндыр бик ерактан килеп ишетелгән шикелле булды. Күпмедер секунд үткәч кенә, ул, телгә килеп:
— Әйе, бу мин, мин, Ләйлә!— диде, бер үк вакытта көләргә дә, елап җибәрергә дә әзер торган чырай белән.
Тагын алар, бер-берсенә карашып, бер мизгел тынып калдылар.
Шул чагында Хәлил, үзенең чын хәленә кайтып, исерек булуын исенә төшерде, һәм, шуны сиздерүдән гаять куркып, арты белән киоскка таба аз гына чигенә төште. Ләкин аны-моны сизеп өлгермәгән Ләйлә ханым, чын шатланудан яктырып:
— Менә нинди көтелмәгән очрашу! Просто гаҗәп! — диде һәм Хәлилгә кулын сузды.
Хәлил, түбәнчелек белән башын иеп, аның кулын кысты.
— Нинди җилләр ташлады сезне бу якларга?.. Шулай соң гына... — диде ханым, инде тынычлана төшеп.
— Болай... кичке прогулкага чыккан идем,— диде Хәлил, тотлыгыбрак, һәм, шулай дигәч кенә, кулында портфеле барын исенә төшерде. Ләкин ханым мона игътибар итмәде булса кирәк.
— Килмисез дә, күренмисез дә,— дип сөйләнеп китте ул.— Ничек диләр әле, алты яшәр кайтса, алтмыш яшәр күрешә килер, диләрме?..
Ә сез үзгәргәнсез, Хәлил абый, бик нык үзгәргәнсез... Сәламәтлегегез ничек соң? Ничек кенә торасыз?..
— Рәхмәт, зарарсыз,— дип кенә куйды Хәлил.
Ләйлә ханымның үзен бу кадәр тиз кулга алуы һәм шулкадәр гади, табигый сөйләшүе аны тәмам хәйранга калдырды. Әйтерсең бу ханым аңа беркайчан да мәхәббәт хаты да язмаган, әйтерсең аулак урамнарда, башын аның күкрәгенә салып, матур хыялларын сөйләп тә утырмаган, курка-калтырана чәчәк иреннәреннән дә үптермәгән, кыскасы, алар арасында берни дә: өзелеп яратышу да, әрнеп аерылышу да булмаган.
Әйе, гаҗәп бу, бик гаҗәп!
— Мәрвәр ханым ничек сон, исән-саумы? — диде Ләйлә ханым, шундый ук әчкерсез табигыйлек белән.
«Бусы бигрәк тә инде»,- дип уйлады Хәлил, ачынып, һәм телартеләмәс кенә җавап бирде:
— Рәхмәт, тап-таза!
Ул үзе, исерек булуын сиздерүдән һаман әле куркып, сорашырга яки ни дә булса әйтергә кыймыйча азаплана иде. Бары томанланган күзләрен Ләйлә ханымнан аера алмыйча, гүя белергә, танырга, танып күңеленә сеңдереп калырга теләгәндәй, аңа тик йотылып карап тора иде. Әйе, бу — ят хатын, бөтен килеш-килбәте, хәтта өс-башы белән дә ят хатын... Бөтенесе бик модный, бик затлы, бик бай... Әйе, мондый байлыкка һәм, ихтимал, югары бәхеткә ирешкән хатын үткәннәрне оныта, онытмаса, аларга салкын, битараф карый аладыр шул!..
Ләкин шул ук вакытта бу — Ләйлә. Дөрес, шактый нык үзгәргән, әмма матур булып үзгәргән Ләйлә бу... Ничектер, буйга үсә төшеп, бераз тулыланып киткән. Кыз чагындагы самими нәфислегенә үзен бик карый белә торган хатыннарга гына хас нәзакәтле гүзәллек өстәлгән...
Хәзер аны гамьсез ак күбәләккә түгел, ә горур аккошка охшатырга мөмкин булыр иде... Ә йөзе шул ук тулы иренле бик чиста йөз, күзләре дә шул ук кара каймалы якты күзләр... Ах, аныкы буласы иде бит, аныкы буласы иде бу зифа сын, бу нәфис йөз, бу якты күзләр!
Ләйлә ханым, Хәлилнең бу кадәр йотылып карап торуыннан борчыла башлап, як-ягына җәһәт кенә каранып алды да ашыгып әйтте:
— Нигә без чат башында басып торабыз әле. Әйдәгез безгә, апалар ятмаганнардыр әле, мине көтәләрдер... вакытыгыз булса, сез дә кереп чыгарсыз.
Хәлил, авыр гына көрсенеп, башын чайкады:
— Юк, Ләйлә, бүген мин сезгә бара алмыйм, мөмкин түгел.
— Алайса мине озатып куегыз.
— Рәхәтләнеп!— диде Хәлил, ничектер ашыгыбрак, һәм үз хәлен онытып җибәрдеме, кинәт кузгалуы булды, Ләйләгә таба чайкалып та китте. Ләйлә ханым читкә тайпылып өлгерде. Соң дәрәҗәдә гаҗәпләнеп, ул Хәлилгә карады.
— Ни булды сезгә, Хәлил абый?

Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.