🕥 33-minuto de lectura
Телсез Күке - 2
El número total de palabras es 4339
El número total de palabras únicas es 1865
35.1 de palabras están entre las 2000 palabras más comunes
50.0 de palabras están entre las 5000 palabras más comunes
57.6 de palabras están entre las 8000 palabras más comunes
Назимә. Безнең бер районда давыл булып узды — агачлар ауган, берничә йорт җимерелгән...
Анысын да син җибәрдеңме?
Хәбиб. Юк, юк, анысын мин түгел. Анысын башка кеше юллагандыр. (Көләләр.)
Назимә. Мин сине тагын төшемдә күрдем.
Хәбиб. Ничек итеп?
Назимә. Әйтмим.
Хәбиб. Ә мин сине бик сагындым. Шундый күрәсем килә.
Назимә. Чын әйтәсеңме?
Хәбиб. Шушындый ерак арадан ялган сөйлиләр димени?
Назимә. Минем бөтен битем яна... Ут кабынамы инде!
Хәбиб. Эсседер.
Назимә. Коеп яңгыр ява, дидем бит.
Музыка көчәя. Вакыт-вакыт эфирда бер-бер артлы һәм берсен-берсе бүлә-бүлә тавышлар яңгырап куя:
— Мин сине сагындым!
— Мин дә сине сагындым!
Музыка.
— Бүген Казанда көн якты.
— Бездә дә чалт аяз көн.
Музыка.
— Бүген төшеңдә күрдеңме мине?
— Әйтмим әле менә!
Музыка.
— Хельсинкига кунакка кил!
— Син бит үзең тиздән Казанга киләм дидең.
— Әйе, килеп бөтен Татарстанны айкап йөрисе бар әле.
Музыка.
Хәбиб. Петербург сабан туендагы очрашуыбызның һәр мизгеле хәтеремдә, һәр сызыгы, һәр чагылышы күз алдымда, һәр хәрәкәтең һәм балкышың күңелемдә.
Назимә. Кичә озак шылтыратмый торгач, мин бик борчылдым. Көне буе үземне кая куярга белмәдем.
Музыка.
Хәбиб. Мин сине шундый сагындым!
Назимә. Андый җыр бар. Беләсеңме?
Хәбиб. Беләм. (Җырлап күрсәтә.) Мин сине шундый сагынды-ы-ы-ым.
Назимә. Сизәсең микә-ә-ән шу-у-у-уны-ы-ы... (Көлешәләр.)
Алар телефоннан сөйләшкәндә эфирда шулай ук татар, фин, рус телләрендә Хельсинкидагы, Мәскәүдәге, Казандагы дикторларның вакытны, һава торышын һәм башка төрле көн саен кирәк мәгълүматларны әйткән авазлары ара-тирә яңгырап куя.
ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Урман. Зариф өе. Тагын бүлмәсенең асты өскә килгән. Шкаф тартмалары ачык. Зариф башын куллары белән кысып караватта утыра. Ыңгыраша. Аның өянәге купкан һәм телсез калган. Сикереп торып шкаф тартмаларын актара. Янә караватына барып утыра да ыңгырашып башын куллары белән кыса. Көтмәгәндә өйнең бер почмагында 1939 елгы хәрби форма кигән фин солдаты пәйда була. Ул әкрен генә Зариф утырган якка карап өйнең бер почмагыннан икенчесенә атлый. Зариф башын күтәреп аңа карап тора. Ул өендәге өрәктән һич кенә дә курыкмый. Гомумән бу күренеш аны аптырашта калдырмый — ул аны тып-тын гына күзәтә.
Фин (авыз чите белән генә елмаеп). Ничек фин солдаты монда килеп чыккан дип аптырама, Зариф.
Мин инде хәзер кайда телим, шунда йөрим.
Зариф (чыраена газап чыгарып). Ы-ы-ы-ы-и-и-и...
Фин (елмая). Алай нык кайгырма, Зариф. Күз чыгып, баш бетмәгән.
Зариф (нидер әйтмәкче булып ыңгыраша). А-а-а-ы-ы-ы-и-и-у-у-у-ы-ы-ы...
Фин (җитдиләнеп). Нәрсә булды соң сиңа? Тагын телең югалдымыни?
Зариф. А-а-а-и-и-и-е-е-е-ы-ы...
Фин. Үтәр, үтәр, анысы да үтәр.
Зариф. М-м-м-м...
Фин. Бу дөньяда барысы да, бөтенесе дә үтә. Бу дөньяда һәрнәрсәнең чиге, азагы бар.
Зариф. Ы-ы-ы-и-и-и-о-о-о-ы-ы-ы...
Фин. Кайгырма! Ул документның кемгә кирәге бар инде хәзер?!
Зариф. М-м-м-м...
Фин (елмая). Их, Телсез Күке, Телсез Күке! Хәтерлисеңме, син мине теге вакытта яклаганда, минем хакта «телсез күке» бит ул дигән идең.
Зариф (авызын кыйшайтып елмаерга тырыша). А-а-а-а-и-и-и-ы-ы...
Фин (кайгылы тавыш белән). Их, Зариф, Зариф, нигә һаман үзеңдә җан газабын асрыйсың?!
Зариф. Ы-ы-ы-а-а-а...
Фин солдаты әкрен генә, гүя йөзеп, өйнең стенасы аша юкка чыга. Зариф өрәк югалган тарафка карап тора да тагын куллары белән башын кысып ыңгыраша. Зиновьев керә.
Зиновьев (акцент белән татарча исәнләшә). Исянмесез! (Зариф аңа төссезләнгән күзләре белән карап тора.) Что?! Опять?! (Түргә уза, бүлмә буйлап йөренә, як-ягына карана.) В этот раз что украли?
Зариф. М-м-м-м... (Калтырана.)
Зиновьев (картка игътибар белән карап тора). Понятно. Язык отнялся. Очередной приступ.
«Скорую» вызвать?
Зариф («Юк» дигәнне аңлатып баш чайкый). Э-э-э-э-э...
Зиновьев. Давай я тебя сам в больницу повезу. Устрою в хорошее отделение, к хорошему врачу.
Зариф (ыңгырашып баш чайкый). Ы-ы-ы-ы...
Зиновьев. Что-то очень нужное украли в этот раз?
Зариф («Әйе» дигәнне аңлатып баш кага). А-а-а-и-и-и-ы-ы-ы...
Зиновьев (як-ягына каранып). Что именно?
Зариф дәшми.
Заявление будешь писать?
Зариф баш чайкый.
Что же тебя так потрясло? (Элек телевизор торган тумбочкага карап тора.) У тебя телевизор был.
Старый, черно-белый. Утащили?
Зариф баш кага.
Очень жалко?
Зариф баш чайкый.
Ну да, из-за телевизора ты болеть не будешь, не такой ты человек. Что же еще украли у тебя?
Зариф дәшми.
Может быть, тебе стало известно, кто тебя грабит?
Зариф башын чайкый.
Ох-ох-ох... (Урындыкка утыра.) Жаль, что нельзя с тобой поговорить. Надолго это у тебя?
Зариф дәшми.
Приступ надолго, что ли, посещает? Немеешь надолго?
Зариф дәшми. Төссез күзләре белән Зиновьевка карап утыра, бераз калтырана.
Лекарства-то есть хоть какие-нибудь?
Зариф башын чайкый.
А нужны какие-нибудь лекарства?
Зариф башын чайкый.
Странный ты старик! Странный, странный, очень странный! (Зиновьев урындыкка утырып папкасын актарырга тотына.)
Бүлмәдә тагын 1939 елгы фин солдаты пәйда була. Ул стена аша үтеп керә һәм, йөзгән сыман, әкрен генә, Зариф ягына карап, өйнең бер почмагыннан икенчесенә юнәлә. Бу өрәкне Зиновьев күрми, ул Зарифка гына күренә.
Фин. Һәй, Зариф, һаман тынгылык бирмиләр үзеңә, әйеме. (Зариф аңа карап тора, ә Зиновьев исә өрәкне күрми дә ишетми дә.)
Зиновьев. Скучно будет без телевизора-то.
(Зариф аңа игътибар итми, әкрен генә атлаучы өрәккә карап тора.)
Фин (Зиновьевка кашларын җыерып карый). Зариф, нәрсә мыгырдый ул?
Зиновьев (кыяфәтен усалландырып). Ну, сволочи, даже старый телевизор унесли! Ты из-за телевизора, может быть, все-таки, так сильно расстроился?
Зариф (Зиновьевка шактый вакыт карап тора). Ы-ы-ы... («Юк» дигәнне аңлатып башын чайкый.
Тагын өрәккә карап ката.)
Фин (Зиновьевка ачулы караш белән карый). Зариф, нәрсә быкырдый бу сәер кеше? Мин урысча аңламыйм бит.
Зиновьев. Зариф абы, все же протокол необходимо составить.
Зариф «кирәкми» дигәнне аңлатып баш чайкый.
Ну, что ты такой упрямый!
Фин. Нишләп сиңа бәйләнә ул, Зариф? Ник җавап бирмисең? (Зариф ыңгырашып куя.) Әй, син телсез калдың бит әле, онытып җибәргәнмен. Үтәр, үтәр. Өянәгең дә үтәр, телең дә кайтыр, Алла боерса. Ә бу кешегә телевизор өчен кайгырам дип әйт тә инде, шул ялган белән котыл. Нәрсә төпченеп утыра ул! (Ачуланып.) Чыгарып җибәр үзен тизрәк!
Зиновьев. Ну тебя же и впредь будут вот так грабить. Они появляются только тогда, когда тебя дома нет, да?
Зариф аңа карап тора.
Фин (нәфрәтләнеп). Нәрсә кирәк аңа?
Зиновьев. Я хотел спросить, когда ты дома, воры не появлялись? Подозрительных людей не замечал в лесхозе, около дома?
Зариф башын чайкый.
Фин (Зиновьевка ымлап). Зариф, игътибар белән кара әле, кемгә охшаган ул?
Зариф Зиновьевны җентекләп күзәтә.
Зиновьев (картның күз карашыннан бераз югалып кала). Что ты, Зариф абы, на меня так смотришь?
Фин. Кара, кара. Берәр кешене хәтерләтмиме ул сиңа?
Зиновьев (кәгазьләрен папкасына тутыра). Ну что ж, мне кажется, что ты не нуждаешься в помощи и не горишь желанием помочь милиции.
Фин (таләпчән тавыш белән). Зариф, куып чыгар син аны! Юньле кешегә охшамаган. Ярый, үзеңә кара, киттем мин. Озак чирләмә, Зариф, тизрәк терел. Сау бул! (Стена аша чыгып югала. Зариф ул киткән тарафка карап тора.)
Зиновьев (торып бүлмә буйлап атлый.) У лесничего телефон есть. В случае надобности можешь позвонить вот по этому телефону.
Телефон номеры язылган кәгазь кисәген өстәлгә куя. Зариф Зиновьевка карап тора. Зиновьев аның кыза башлавын чамалый.
Зариф кинәт сикереп тора да барып ишекне ача. Зиновьев аның ни теләгәнен аңлый һәм ишеккә таба юнәлә. Ишек катында туктап картка карый.
Я же тебе добра желаю. Хочу помочь.
Зариф Зиновьевны этеп чыгарып җибәрә һәм ишекне шапылдатып яба. Авыр музыка. Зариф өйнең түренә атлый.
ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Яр Чаллы шәһәре. Вокзал. Ике авыр сумка күтәреп Назимә басып тора. Сумкаларын җиргә куя. Сәгатенә карап ала. Ыгы-зыгы.
Шау-шу. Кеше авазлары, автобус тавышлары аша төрле яктагы киосклардан чуар музыка яңгырый. Дикторлар бер-бер артлы игъланнарын әйтеп торалар.
— С первой платформы отправляется автобус «Набережные Челны — Казань» рейсом на 8.30.
Тугызынчы яртыдагы «Яр Чаллы — Казан» автобусы беренче платформадан кузгала.
— Готовится посадка на автобус «Набережные Челны — Заинск» рейсом на 9.00. Платформа — шестая. Сәгать тугызда китәчәк «Яр Чаллы — Зәй» автобусына алтынчы платформада утырту башлана.
— Водитель мензелинского автобуса, зайдите в диспетчерскую! Водитель мензелинского автобуса, срочно зайдите в диспетчерскую!
— Объявляется посадка на автобус, следующий рейсом «Азнакаево». Отправка в 9.15, с пятой платформы. Унынчы унбиш минутта кузгалачак Азнакай автобусына утырту башлана. Бишенче платформа.
— Водитель мензелинского автобуса, не слышите, что ли?! Зайдите в диспетчерскую! По-русски не понимаете, что ли?! (Диспетчерскаяда үзара сөйләшкәннәре тышка ишетелеп тора.) Гуля, скажи потатарски, а то заколебал. (Чәрелдәвек тавыш белән Гуля кычкыра.) Минзәлә водителе, ишетмисең, что ли, диспетчерскига кер!
Назимә диспетчер тавышы килгән якка карап куя да, сумкаларын алып, читкәрәк барып баса. Беркавым торганнан соң ул ерактарак зур портфель тоткан бер кешене күрә һәм таң кала.
Назимә (үзалдына). Әллә саташам инде... Күземә генә күренәме... Ул бит инде бу, ул! (Теге кеше бу якка таба килә башлагач, Назимә дә аңа таба атлый.) Әйе, нәкъ үзе! (Каршылыклы хисләр кичерә, нишләргә белми — сөенергәме, көенергәме. Ләкин һичшиксез куану, шатлык өстенлек ала. Ул тирәякны яңгыратып кычкыра.) Хәбиб! (Хәбиб үзенә эндәшкәннәрен ишетеп як-ягына карый һәм шундук
Назимәне абайлап ала.) Хәбиб!
Хәбиб (Назимәне күреп ала һәм аның янына йөгерә). Назимә?!
Назимә (шатлык катыш каушау белән). Хәбиб, синме бу?
Хәбиб (шулай ук аптырашта кала, шуңа да карамастан чиксез шат). Мин. Ә бу — синме?
Назимә (ни уйларга да белми). Ник, күрмисеңмени? Син... ничек монда килеп эләктең?
Хәбиб (чиксез куанып). Хәзер мин сиңа барысын да аңлатам. Иң элек сиңа карап торыйм әле.
(Назимәгә карап тора.)
Назимә (оялып). Әй, бик җентекләп карама әле.
Хәбиб. Ник, ярамый мәллә?
Назимә. Кыяфәтем өчен оялам. Йокым туймады бүген.
Хәбиб (ихлас күңелдән). Син тагын да чибәррәк хәзер.
Назимә (гаҗәпләнеп һәм аңларга тырышып). Өченче көн Хельсинкидан шылтыратканда шулай тиз арада Чаллыга килеп чыгасыңны әйтмәгән идең.
Хәбиб (Назимәне сокланып күзәтә). Син дә бит бүген Чаллыда буласыңны хәбәр итмәдең.
Назимә. Әйе шул.
Хәбиб (шатлыгын бөтен кыяфәтеннән күрсәтеп). Карале, тагын нинди могҗизалы көн! Тагын сине очраттым!
Назимә (сынаулы караш белән карап). Син мине күрергә дип махсус килмәгәнсеңдер бит?
Хәбиб. Минем ике төп эшем бар бу килүемдә. Берсе — Зыятдин бабамның әманәтен үтәү, икенчесе, әлбәттә, синең белән очрашу. (Кызга карап туя алмый.) Бик сагындым мин сине.
Назимә (үпкәле тавыш белән). Син бит мине Казанда булырга тиеш дип уйлагансыңдыр. (Бераз тынычланып.) Иптәш кызларымнан шылтыратып сорадыңмы?
Хәбиб. Дөресен әйтәм, шылтыратып белешеп тормадым. Беренчедән, мин иң элек мондагы эшемне тәмамласам яхшырак булыр дидем. Аннан соң Казанда иркенләп синең белән бергә булырбыз дип өметләндем. Икенчедән, алдан кисәтмичә генә килеп чыгуым сиңа берникадәр сюрприз булыр дип тә уйладым. Ә син үзең телефоннан сөйләшкәндә ник әйтмәдең Чаллыга кайтып китәсеңне?
Назимә. Кичекмәстән кайтырга кирәк булды. Әни чакырды: бабаң авырый, кайт тизрәк, диде.
(Тәмам төшенкелеккә бирелә.) Мин сине бүген дә төшемдә күрдем.
Хәбиб. Очрашасы булганга күргәнсең бу юлы. (Кызның пошаманга калуына борчыла башлый.)
Нишләп кәефең төште? Син шат түгелме әллә?
Назимә (Хәбибкә карап, аның ничек монда килеп чыгуы турында уйланып бимазалана). Шат. Ләкин әллә ничек килеп чыкты.
Хәбиб. Тормыш гел минутлап-секундлап төгәл бармый инде ул. Көтелмәгән мизгелләр дә килеп чыга. Безнең беренче очрашуыбыз да әллә ничек килеп чыкты бит.
Назимә. Әйе шул.
Хәбиб (ихлас күңелдән). Мин сине шундый сагындым.
Назимә (кыюсыз тавыш белән). Мин дә.
Хәбиб. Синең автобусың ничәдә китә соң?
Назимә. Сәгать унда.
Хәбиб. Минеке ничәдә икән?
Назимә. Син соң хәзер кая юл тотасың?
Хәбиб. Назимә, миңа бит Субай дигән авылга барырга кирәк.
Назимә (тагын да ныграк гаҗәпләнеп). Субайга?!
Хәбиб. Әйе. Билетны кайсы кассадан алырга икән?
Назимә (аптырашта калып). Субай автобусының үзендә кондуктор сата билетны. Ник анда барырга булдың соң син?
Хәбиб. Безнең нәсел чыгыш белән шуннан бит.
Назимә (шаккатып). Чын әйтәсеңме?!
Хәбиб. Әйе. Башта инде, әлбәттә, сине Казанга озатып җибәрәм. Ә Субайга ничәдә китә икән автобус?
Назимә (чиксез гаҗәпләнеп). Ике сәгать саен йөреп тора.
Хәбиб (якты елмаеп Назимәгә карап туймый). Их, Назимә, Назимә! Карале син очрашуыбызны!
(Җитдиләнә.) Син генә шат түгел бугай.
Назимә (үзен кая куярга белми). Шат мин, шат. Тик... мин тәмам югалып калдым әле... Миңа әйтмичә килеп төшүең... Казанга түгел, Чаллыга...
Хәбиб. Соң, аңлаттым бит инде. Хәзер сине Казанга озатып җибәргәч, Субайга барып кайткач, туптуры Казанга китәм — әлбәттә, иртәгә инде. Каршы булмасаң, туп-туры синең яныңа киләм. Кунакханә мәсьәләсен хәл итеп куячаклар анда. Син миңа Казанны күрсәтерсең. Казан турында минем сине сөйләтәсем килә. Яме. Субайга автобус кайсы төштән китә соң?
Назимә (саклык белән генә әйтә). Борчылма. Мин дә бит Субайга кайтам.
Хәбиб. Нәрсә дидең? (Ышанмый тора.)
Назимә (үзен кулга алып һәм кыюрак тавыш белән). Минем Казанга барышым түгел. Мин хәзер
Субайга кайтып барам.
Хәбиб (илһамланып). Чын әйтәсеңме?
Назимә. Бабам чирли, шуның янына кайтып килергә кирәк.
Хәбиб. Бабаң шундамыни?
Назимә. Шунда.
Хәбиб. Димәк, бергә барабыз Субайга?!
Назимә. Шулай килеп чыга инде.
Хәбиб (бәхетле икәнен яшерми). Карале, ә, могҗиза өстенә могҗиза!
Назимә (сынаулы караш белән карап тора). Шикләнә башладым әле мин синнән.
Хәбиб. Ник?
Назимә. Егетләргә бик ышанырга ярамый ул.
Хәбиб. Назимә, бәгърем, син ташла әле мондый уй-хисләреңне!
Назимә. Ә хәзер Субайга кемнәргә барасың?
Хәбиб. Минем бабай чыгышы белән шул авылдан. Гәрчә анда инде бер туганнарыбыз булмаса да, юлга мин бабамның васыятен үтәргә дип чыктым. Әманәт дип атасаң да ялгыш булмас. Бабамның бабасы яшәгән нигезне, һич тә булмаса, шул нигез урынын табып баш ияргә тиешмен. Димәк, синең бабаң Субайда яши?
Назимә. Субайдан ерак түгел.
Хәбиб. Нык авырыймы?
Назимә. Менә баргач күрәм инде. Син Субайда кунасыңмы?
Хәбиб. Күз күрер. Барып җитик әле. Аннары, миңа әле Субайдан да арырак бер җиргә барып кайтырга туры киләчәк. Автобус Субайдан соң кая бара?
Назимә. Кире Чаллыга китә. Ә син Субайдан ары тагын кая барырга җыенасың?
Хәбиб. Урманга. Анысы да мәрхүм бабамның гозере.
Назимә (сискәнеп). Нинди урманга?
Хәбиб. Урман хуҗалыгына. Ничек атала әле ул урман? Бәрәкәт урманы дипме?
Назимә (сагаеп). Әйе. Ә син... каян беләсең?
Хәбиб. Бабам сөйләде. Субайдан ерак түгел бит ул?
Назимә. Бер чакрымнан да кимрәк. Субай авылына терәлеп тора диярлек.
Хәбиб. Күке тавышлары да авылга ишетелеп торамы?
Назимә. Әйе, ишетелеп тора.
Хәбиб. Күкеләр һаман күпме анда?
Назимә (каушый). Элек күбрәк булган.
Хәбиб. Урман хуҗалыгы һаман да бармы соң?
Назимә. Бар. Кая китсен ул. Сиңа урман хуҗалыгы ник кирәк соң?
Хәбиб. Субайның үзендә туган-тумачабыз булмаса да, ул тирәдә бер туганыбыз бар безнең. Мәрхүм бабам аны да эзләп табарга кушты. Тик менә миңа мәгълүм түгел — исәнме ул, юкмы. Исән булган сурәттә һаман да шул урманда яши микән, әллә башка тарафлардамы?..
Назимә (киеренкелек белән). Кем соң ул?
Хәбиб. Бәлки, ишеткәнең бардыр: Күке Зарифы.
Назимә (котсыз калып). Күке Зарифы?!
Хәбиб. Әйе.
Назимә (нык дулкынланып). Исән ул!
Хәбиб. Син аны беләсең алайса?!
Назимә (кычкырып диярлек). Беләм!
Хәбиб. Кайда яши ул?
Назимә. Шунда. Лесхозда.
Хәбиб. Кайда? Мин урыс сүзләрен аңламыйм.
Назимә. Шунда инде... Урман хуҗалыгында. Бәрәкәт урманында.
Хәбиб. Димәк, исән?!
Назимә. Исән!
Хәбиб. Син бик нык каушадың. Һаман миңа үпкәлисең бугай, әйеме?
Назимә (нишләргә белми — сөенергәме, көенергәме). Юк, Хәбиб, үпкәләмим. Киресенчә, менә болай көтмәгәндә килеп чыгуың, бәлки, яхшырактыр да.
Хәбиб. Нишләп Зариф бабайны телгә алгач нык каушадың?
Назимә. Чөнки Күке Зарифы — минем бабам. Мин хәзер шуның янына кайтып барам.
Хәбиб (канатланып). Менә сиңа мә! Син — Зариф бабайның оныгы?!
Назимә. Әйе, әйе.
Хәбиб. Төш дисәң, төш түгел бу! Әкияткә дә охшамаган! Син миңа үпкәләмә генә, зинһар.
Назимә. Юк. Ни өчен? (Тынычлана башлый.)
Хәбиб. Бәлки, бабаңны кушаматы белән атаганым өчен ачуың чыккандыр?
Назимә. Юк ла. Кушаматның нәрсәсе бар инде аның. Тик аны хәзер Күке дип кенә түгел, Телсез
Күке дип тә атыйлар.
Хәбиб. Ник?
Назимә. Соңгы вакытта аның коточкыч өянәкләре кузгала. Тотлыга башлый. Торымнан-торымга телсез кала. Бөтенләй сөйләшә алмый. (Күз яшьләрен көчкә тыеп тора.) Өстәвенә шушы көннәрдә тагын бер күңелсез вакыйга булды. Өенә тагын караклар кергән. Субай зиратына, Кәшифә әбинең каберенә дип чыгып киткән. Кайтуына өенең астын өскә китергәннәр.
Хәбиб. Кәшифә — синең әбиеңме?
Назимә. Әйе.
Хәбиб. Кәшифә әби исән түгел икән...
Назимә. Син аның турында да ишеткәнең бар мәллә?
Хәбиб. Бар. Мин сиңа барысын да сөйләрмен.
Назимә. Бабай көн саен аның кабере янына бара. Алар шулкадәр бер-берсен яратканнар. Андый мәхәббәт китапларда гына була торгандыр.
Хәбиб. Каян белдең өен басканнарын, чирләвен?
Назимә. Хуҗалык җитәкчесенең телефоны бар. Шул шылтыратты. Хәле авыр чакта бабай врачлар да чакыртмый, әти-әнигә дә кайтыгыз дими, бары тик мине генә чакыра. Назимә кайтса, тереләм мин, ди ул. Һәм чынлап та шулай. Мин кайтып бераз аның белән утыргач, аның өянәге бетә, теле ачыла башлый, берничә минуттан теле бөтенләй рәтләнә, сөйләшә башлый. Әти белән әни дә кайтырлар иде дә... Әти Красноярскида командировкада. Әнине эшеннән җибәрмәделәр. Менә үзем генә кайтам.
Хәбиб. Әле синең кеше дәвалау сәләтең дә бар икән.
Назимә. Мин бабамны гына дәвалый алам. Мине бик нык ярата ул. Кәшифә әбиемә охшаганмын мин. Шушы хәтле охшасаң да охшарсың икән дип шакката. Әбием яшь чакта җырлаган җырларны җырлатып ардырып бетерә.
Хәбиб. Үзе генә яшиме?
Назимә. Берүзе.
Хәбиб. Карт кешегә ялгыз яшәү... бигрәк тә урманда... бигүк дөрес түгелдер инде.
Назимә. Калага китәсе килми аның. Әти белән әни ялыналар. Мин ялынам — юк, китми урманыннан. Инде караклар бер ун тапкыр басканнардыр йортын.
Хәбиб. Ничә хуҗалык соң анда?
Назимә. Алты-җиде бугай.
Хәбиб. Ә караклар каян килә?
Назимә. Каладан. «Көмеш Күл» дигән шифалы сулы бер күл бар — шунда йөри шәһәр халкы. Юл нәкъ шул бабай торган тирәдән уза. Аның инде урлар нәрсәсе дә калмады. Бу юлысы иске телевизорын алып чыгып киткәннәр. Аклы-каралы телевизор. Юньләп күрсәтми дә иде инде.
Хәбиб. Ай-яй, начар икән.
Назимә. Туктале, минем бабай ник кирәк булды соң сиңа?! Шуны сорамыйм да.
Хәбиб. Ашыкма, Назимә, барысын да сөйләрмен. Зариф бабай турында, мәрхүмә Кәшифә әби турында да кайчан кемнән ишеткәнемне сөйләрмен. Тагын әллә нәрсәләр беләм әле мин. Ашыктырма.
Минем хисләрем ташый. Шуңа күрә ашыктырма. (Ул чыннан да каушый. Ләкин Назимәне очрату шатлыгы барыбер өстенлек ала.)
Назимә. Чыннан да, могҗиза өстенә могҗиза! (Назимә дә Хәбибне очратуына чиксез шат икәнен аңлый башлый — кәефе бераз күтәрелә.) Мин дә сиңа автобуста барганда бабам белән әбиемнең яшь чакларын, ничек бер-берсен яратканнарын сөйләрмен.
Хәбиб. Ярар.
Назимә (сискәнеп.) Әй, әнә бит безнең автобус! Әйдә тизрәк! (Сумкаларын күтәрә.)
Хәбиб (кызның кулыннан сумкаларын тартып ала). Мин күтәрим. Киттек!
Хәбиб белән Назимә автобуска таба юнәләләр.
БИШЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Урман. Утызынчы еллар ахыры. Зариф белән Кәшифәнең яшь чаклары. Алар икесе дә бәхетле. Аланда көлешә-көлешә куышып йөриләр.
Зариф (Кәшифәне куып тота да кочакламакчы була). Тоттым бит!
Кәшифә (ычкынмакчы булып бәргәләнә). Җибәр! Кулың кул түгел. Көрәк хәтле. (Якында гына кәккүк кычкыра башлый.) Тс-с-с. Кәккүк кычкыра. (Туктап тыңлыйлар.)
Зариф (кәккүк тавышын саный). Бер, ике, өч, дүрт...
Кәшифә (кулы белән егетнең авызын томалый). Санама.
Зариф. Ник? (Кәшифәнең кулын ике куллап, кош тоткандай, саклык белән назлый.)
Кәшифә. Куркам.
Зариф. Нәрсәдән?
Кәшифә. Саннардан гомумән куркам мин.
Зариф (елмаеп). Гомумән куркак син.
Кәшифә. Әйе шул. (Җитди кыяфәт белән.) Миңа кайтырга кирәк.
Зариф (кәнагатьсезлек белдереп). Иртә бит әле.
Кәшифә. Синең белән урманда йөргәнемне белсә, әти мине бәреп үтерә.
Зариф. Син саннардан түгел, әтиеңнән куркасың.
Кәшифә. Әти бит ул.
Зариф (бераз ачуланып). Урманда йөрми, кайда йөрик тагын?! Авылыгызга килергә кушмыйсың бит миңа. Шпион шикелле урман авызыннан сезнең Субай авылын күзәтеп, борма-борма юлдан кайчан минем Кәшифәм килер икән дип зарыгып көтеп ятам.
Кәшифә (үчекләп). Читен булса, көтмә!
Зариф. Ник авылыгызга килүемнән куркасың?
Кәшифә (башын аска иеп). Оялам.
Зариф. Бер-беребезне яраткач, аны кешеләр сизсә дә, берни юк инде.
Кәшифә (җитди кыяфәт белән). Миңа беркөнне әти әйтә: «Кызый, сине лесник малае белән күргәннәр»,— ди. «Нинди лесник?» — дип әйтеп ташладым. «Башыңны җүләргә салма, бездә лесник берәү генә — Күке Хәбибрахманы,— ди.— Шуның башкисәр малае белән урманда икегезне күргәннәр,— ди.— Смотри!» — дип йодрык селкеп янады. Җир тишегенә кереп китәрдәй булдым.
Зариф (кашларын җыерып). Башкисәр булырлык нишләгән әле мин?!
Кәшифә. Авылыбызга килгән саен берәрсе белән сугышып китәсең бит.
Зариф. Егетләрегез шундый бәйләнчек булгач...
Кәшифә. Дөресен әйткәндә, авылыбызга килүеңә мин шуңа күрә каршы да.
Зариф. Нәрсәгә күрә?
Кәшифә. Авылыбыз егетләре сине дошман иткәнгә.
Зариф. Син — Субай авылының иң чибәр кызы. Шуңа көнләшеп гел мине кыйнамакчы булалар алар.
Кәшифә. Аңа түгелдер. Син үзең кыргый. Алар белән рәтләп сөйләшә дә алмыйсың. (Көлә.) Урман кешесе урман кешесе инде ул.
Зариф. Көл әйдә, көл.
Кәшифә (серле итеп елмая). Минем синнән күптән сорыйсым килә...
Зариф. Нәрсә сорыйсың килә?
Кәшифә. Нишләп сезнең кушаматыгыз «Күке»?
Зариф (коры гына). Белмим. Урманда яшәгәнгәдер.
Кәшифә. Кызык... Күке Хәбибрахманы... Күке Зарифы! (Үчекли.) Әй, Күке Зарифы-ы-ы, ишетәсеңме?! Ачуың киләме?
Зариф. Юк. Нишләп минем ачуым килсен. Субайда акылга тулы кеше юк бит анда. Субай кешесенә мин бераз скидкә ясыйм, ачуланмыйм да, үпкәләмим дә. (Рәхәтләнеп көлә.)
Кәшифә. Аһ, әле син шулаймы?! Димәк, мин дә тулы түгел?! (Зарифны егарга тырыша.)
Зариф (көлә). Соң, акылга зәгыйфь булмасаң, урман хәтле урманга килеп йөрер идеңмени?!
Кәшифә (Зарифны ныграк җилтерәтергә тотына). Аһ, оятсыз! Нәрсә дип торган була бит!
Моннан соң эземне дә атламыйм!
Зариф (көлүдән туктый). Алайса, мин үләм. (Кыяфәте җитдиләнә. Кәшифәне иңнәреннән коча.)
Минем һәр көнем сине генә уйлап үтә, җанкисәгем!
Кәшифә (Зарифның күзләренә карап тора). Мин дә бит гел сине генә уйлап йөрим, тиле булсаң да.
Зариф (Кәшифәне тәмам кочагына ала). Синнән башка бу дөньяның бер генә дә яме булмас иде.
Кәшифә. Көн туса, минем ике күзем сезнең урман ягында инде. Әйтерсең лә минем өчен яшәүнең бөтен мәгънәсе шул тарафларда. (Зарифның куеныннан шуып чыга.)
Зариф. Әле син белмисеңдер...
Кәшифә. Нәрсәне?
Зариф (горур һәм шул ук вакытта шөбһәле тавыш белән). Мине тиздән армиягә алачаклар.
Кәшифә (кинәт моңсуланып). Ишеттем инде.
Зариф. Каян ишеттең?
Кәшифә. Авылда сөйләштеләр. Авылыбыздан китәсе егетләрне атаганнан соң, сине дә әйттеләр.
Шунда йөрәгем жу итте. Минем әле моңарчы ышанасым килмәде. Үзең бу хакта әйтмәгәч, бәлки, китмәссең дип уйлап йөрдем. Димәк, армиягә алачаклар, дөрестән дә?
Зариф. Әйе.
Кәшифә (сөмсере коела). Бик ямансу булачак икән. (Шаярырга тырыша, ләкин бик моңсу килеп чыга.) Урманда бер күке кимеячәк. Күкеләрнең берсе кычкырмый торачак икән урманнан авылыбыз ягына.
Зариф (башын читкә борып). Сиңа кызык...
Кәшифә (кинәт елап җибәрә). Аптыраганнан шаярам мин, Зариф. Мин инде үземне кая куярга белмим. Өйдәгеләр дә ник борчылуымның сәбәбенә төшенделәр, ахрысы. Куркам мин никтер!
Зариф. Нәрсәдән куркасың?
Кәшифә. Син барасы армиядән куркам! Җибәрәсем килми анда сине!
Зариф. Кирәк бит, кирәк. Егет кеше солдат булырга тиеш ул.
Кәшифә. Синсез бик ямансу булачак. Мин сине шундый сагыначакмын.
Зариф. Сагынып туйгач мине онытмассыңмы соң?
Кәшифә (елаудан туктый). Тиле. Сине онытырлыкмы соң?! Мин сине өзелеп сагынып, зарыгып көтәчәкмен.
Зариф. Хат язарсыңмы?
Кәшифә. Әлбәттә. Ә син?
Зариф. Мин дә вакыт булган саен, җай чыккан саен сиңа хат язармын. Мин сине инде киткәнче үк сагынырга өлгердем.
Кәшифә. Мин дә инде аерылышканчы ук күңелемдә сиңа бер хат яза башладым.
Зариф. Мин матур яза белмим инде, гаеп итмәссең. (Елмая.)
Кәшифә. Ничек язсаң да, ничек әйтсәң дә — минем өчен барысы да матур.
Зариф. Рәхмәт.
Кәккүк кычкыра башлый.
Кәшифә (саный башлый). Бер... ике... өч... дүрт... биш.
Зариф (кулы белән кызның авызын каплый). Санамыйк.
Кәшифә (егетнең кулын үзенең битенә тигезә). Ярар, санамыйк.
Зариф. Кәшифә!
Кәшифә. Ә?
Зариф. Теге җырны җырла әле.
Кәшифә җырлый.
Күбрәк сана, кәккүк, күбрәк сана,
Санга сугып санар саннарны,
Гомер дисбесенең төймәләрен —
Икәү бергә узар елларны.
Күп санама, кәккүк, күп санама
Башка төшәр хәсрәт саннарын;
Өметләрем инде бер өзелсә,
Сине бүтән тыңлый алмамын.
Саный кәккүк үзе белгән көйгә
Айлы төнне, алсу таңнарны;
Ә йөрәкләр үз көенә тибә
Санламыйча сансыз саннарны.
(Саннар)
Кәккүк кычкыруын дәвам итә.
АЛТЫНЧЫ КҮРЕНЕШ
Зариф карт самавыр куеп йөри. Назимә белән Хәбиб килеп керәләр. Зариф аларга карап тора. Назимәне күреп елмая.
Назимә (карт янына йөгереп килә). Бабай! Мин кайттым! (Бабасын елый-елый кочаклый.) Тагын чирләдеңмени?
Зариф. А-а-а-ы-ы-и-и-ы-ы...
Назимә. Тагын өеңне бастылармы?
Зариф (шатлыктан күзләре яшьләнә, кызының чәчләрен сыпыра). К...к...к...ы-ы-ы...
Назимә. Кызым дип әйтмәкче буласың, беләм.
Зариф («Әйе» дигәнне аңлатып баш кага). К...к...к-ы-ы-ы...
Назимә. Бабай, терелә башларга кирәк. (Елмаерга тырыша.) Болай ярамый.
Зариф (авызын кыйшайтып елмаймакчы була). А-а-а-ы-ы-и-и...
Назимә. Син бит һәрвакыт мин кайткач тереләсең.
Зариф «Әйе» дигәнне аңлатып баш кага.
Синең бит мин яныңда булганда телең ачыла, сөйләшә башлыйсың.
Зариф (Назимәне иңеннән кочып караватка утырта. Үзе янәшә утыра да кызыннан күзләрен алмыйча карап тора. Шатлыгы бөтен кыяфәтенә чыга). К...к...кы-ы-ызы-ы-ым...
Назимә (чиксез шатланып). Менә бит, бер сүзне инде әйттең. Самавыр куйдың мәллә, бабай?
Зариф. А-а-а-и-и-ие-е-е.
Назимә. Бик әйбәт. Без сиңа күчтәнәчләр алып кайттык. (Йөгереп барып сумкаларны актара, төрле төргәкләр чыгара. Бу вакытта Хәбиб нишләргә белми аптырап тора. Ул һаман ишек катыннан китми.)
Зариф (Хәбибкә таба атлый). М-м-м... с-с-с-ине-е... ты-ты-тыа-а-аныйм.
Хәбиб (Зарифка таба атлый һәм ике кулы белән картның калтыранган кулын тотып күрешә).
Исәнме, Зариф ага!
Зариф (егетне җентекләп күзәтә). Ат...т...т...тыңны-ы-ы оныт-т-тым.
Назимә. Бабай, юк, юк, сиңа таныш кеше түгел бу.
Зариф. К...к...айда к...к...күрдем...
Хәбиб (каушый һәм картны җентекләп күзәтергә тырыша, ниндидер таныш сызыклар, сыйфатлар эзләгән сыман карый). Юк, бабай, без синең белән таныш түгел.
Назимә. Бабай! Син утырып кына тор әле. Хәзер чәй әзерлим. (Самавыр белән мәш килә.) Ничә чәйнек алып кайтып бирдем инде үзенә. Тефаль да, нимеснекен дә. Юк, самавырдан башка бернәрсәне танырга теләми. Хәер, аның инде бөтен чәйнекләрен урлап бетерделәр бугай.
Зариф (урындыкка утыра, егетне һаман җентекләп күзәтә). М-м-мин с-с-сине б-б-беләм... Онытт-т-тым гына. (Аның һәрбер әйткән сүзе газап белән, авырлык белән чыга.)
Назимә (табын әзерли-әзерли). Бабай, бераз тынычлан. Мин сине ашатам-эчертәм башта. Аннары ул егетнең кем икәнен салмак кына аңлатырмын. Йә үзе аңлатыр.
Зариф (кызына мөрәҗәгать итә). К-к-кияү т-т-т-түгелдер бит?
Назимә (оялып). Юк.
Хәбиб. Чыннан да, соңрак кем икәнемне аңлатырмын. Ерактан килдем мин. Хәбиб атлы булам.
Зариф (хәтерендә казынып йөзен сыта). Н-н-н-нишләп соң йөзең т-т-таныш? Мин б-б-б-беләм б-ббит сине.
Хәбиб (дулкынлануын яшерер өчен башын читкә бора). Мин дә беләм сине, Зариф ага. Мин синең яныңа махсус килдем.
Зариф. М-м-м-илициядән т-т-түгелме?
Хәбиб. Юк, милициядән түгел.
Назимә. Өеңне баскач, милиция килдеме соң?
Зариф. Әйе.
Назимә (килеп бабасының аркасыннан кага). Бабай, маладис, кичкә тәмам телең ачылып җитәчәк.
Мин сиңа шундый шәп дарулар алып кайттым — төрле үләннәрдән, бернинди химиясез.
Хәбиб. Өеңне талаганга бик каты авырып киттеңме?
Зариф (газаплы тавыш белән). Әй, б...б...балала-а-а-ар... М-м-миндә б-б-бер ды-ды-дыкуминт сак-кк-клана иде... Шуны урлаганнар.
Назимә. Кайсы документыңны урладылар, бабай?
Зариф. Фе-фе-еин-е-е-е-я-я.
Хәбиб. Нәрсә дисең, бабай?
Зариф. Фе-фен..нән-дия...
Хәбиб. Финляндия?
Зариф (башын кага). Т...т...тарыныкы.
Хәбиб. Финляндия татарыныкы?
Зариф (тиз аңлауларына куанып елмая). А-а-а-и-и-и-е-е-е.
Хәбиб. Бик кадерле документ идемени?
Зариф. Әйе.
Назимә (пышылдап). Хәбиб, әлегә кем икәнеңне әйтми тор. Нык каушавы ихтимал. Соңрак, яме.
Хәбиб. Ярар.
Назимә (кычкырыбрак бабасына мөрәҗәгать итә). Бабай, Хәбиб вакыты җиткәч үзе сөйләр: кем икәнен дә, ник килгәнен дә, яме. Төпченми тор, зинһар.
Зариф. Ярар. Ашыкт...т...т...ы-ы-ырмыйм. Үзе ашык...к...к..ма-а-а-аыса...
Хәбиб. Мин беркая да ашыкмыйм. Мин сине күрергә, синең белән сөйләшергә дип махсус килдем.
Зариф (авырлык белән аңлата). Аның ды-ды-дыа-а-к...к...к-у-у-ументы м...м...и-и-индә... чакта әле к...к...кү-ү-үүңелем...м...м...мдә өмет бы-бы-быа-а-ар иде... М...м...мин сезгә ял ит...т...ткәч, т...т...телем рәт...т...тләнгәчрәк бы-бы-быа-а-арысы-ы-ын ды-ды-да-а-а сө-ө-өйли-и-им.
Музыка. Назимәнең тагын күз яшьләре тәгәри. Хәбибнең дә күңеле тула. Ул Зарифны иңеннән коча да, башын читкә борып, күңеле тулганны күрсәтмәскә тырыша.
Музыка.
ҖИДЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Зарифның сөйләгәне эфирда яңгырый.
Зариф: Армиягә китәр көн дә килеп җитте. Китәргә берничә көн кала урманда һәр таныш агач белән, үзем утырткан һәрбер үсенте белән хушлашып йөрдем. Мең тавышлы һәм мең шифалы урман авазын тыңлап туймадым. Чит җирләрдә колагымда яңгырап туган якны күңелемдә булса да якынайтып торыр бу сихри авазлар дип уйладым. Субайдан да ике егетне алдылар армиягә. Минем аларның икесе белән дә сугышканым бар иде. Ә менә солдатка китә башлагач, бернинди үзара дошманлык, бернинди үпкә-нәфрәт калмаган иде беребездә дә. Кәшифә мине озата барганга алар фәкать якты көнләшү белән безнең өчен куанып кына карадылар. Кәшифә дә мине озата баруына, миңа карата булган хисләрен яшермәве белән хәтта горурлана да иде шикелле. Чөнки ул инде ата-анасыннан да, авылдашларыннан да мине яратуын яшерми иде. Аның янәшә булуы еракка һәм озакка китүемне күпмедер вакытка бөтенләй оныттырды.
Инде минем туган-тумачам һәм Субай егетләрен озатучылар ерактан кулъяулыклар болгап калганда, Кәшифә әле һаман минем белән янәшә атлады. Без башкалардан арттарак калып бардык.
Әйтәсе сүзләр, җиткерәсе хисләр шулкадәр күп иде ки, алар барысы да буылып бер төенгә тупланды да, без бер-беребезгә бер аваз да сала алмый шактый вакыт тып-тын бардык.
Кәшифә (кулъяулык бирә). Сакла, яме.
Зариф. Ярар. (Кулъяулыкны кесәсенә тыга.)

Has leído el texto 1 de Tártaro literatura.